Балаларда декоратив - гамәли сәнгать әсәрләре аша эстетик зәвык тәрбияләү
консультация по теме

Сайфутдинова Дамира Гаязетдиновна

       Балаларда эстетик зәвык тәрбияләү бик мөһим дип уйлыйм. Чөнки зәвыклылык балага олы тормыш юлына баскач та һәрвакыт кирәк. Кечкенәдән үк балаларны матурлыкны күрә белергә, аңа карап соклана белергә өйрәтергә кирәк. Эстетик тәрбия алган бала иҗат итәргә дә сәләтле була. Матурлыкны күрә алган бала беркайчан да начар юлга басмас дип уйлыйм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avgust._konf.2012.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

Без тирән үзгәрешләр һәм социаль – икътисади үзгәртеп корулар чорында яшибез. Белем бирүнең беренче баскычы булган мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең эше дә көннән-көн яңара, матур традицияләргә байый. Без, педагоглар, яшь буынны тәрбияләүдә яңа чаралар, белем бирүнең нәтиҗәле методларын эзлибез, тәрбия эшендә халкыбызның күркәм традицияләренә, педагогик тәҗрибәсенә ныграк таянабыз. Балаларның физик, интеллектуаль һәм шәхси үсешен тәэмин итү, иҗат мөмкинлекләрен ачу һәм үстерүгә зур игътибар бирелә. Тәрбия белем бирү эшендә бертөрлелектән арына барып, заман таләпләренә җавап бирә торган программаларны, яңа технологияләрне көннән – көн киңрәк кулланабыз.

Мин К.В. Закирова, Р.А. Борһанованың “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы”на таянып эшлим. Бу программаның төп бурычларының берсе –балаларның сәләтләрен ачу, юнәлеш бирү һәм үстерү өчен шартлар тудырып, нык белемле, зирәк акыллы шәхес формалаштыру. Бу программаның иң уңышлы ягы – тәрбия белем бирү процессында милли – төбәк компонентларын кертү. Яңа социаль – икътисади шартлар балаларда милли аң, нәниләрне үз халкының тарихы, традицияләре, мәдәнияте белән таныштыру бурычын куя. Балалар, иң беренче чиратта, үзе яши торган төбәкнең табигате, туган халкының үзенә генә хас гореф-гадәтләрен, сәнгатен, әдәбиятын, мәдәниятен аеруча яхшы белергә тиешләр.

Балаларда халык иҗаты, милли – гамәли сәнгать, халык һөнәрчелеге белән кызыксыну хисе уяту максатыннан, сынлы сәнгать әсәрләре, декоратив – гамәли сәнгать үрнәкләре белән таныштырам.

Балаларда эстетик зәвык тәрбияләү дә бик мөһим дип уйлыйм. Чөнки зәвыклылык балага олы тормыш юлына баскач та һәрвакыт кирәк.   Кечкенәдән үк балаларны матурлыкны күрә белергә, аңа карап соклана белергә өйрәтергә кирәк. Эстетик тәрбия дәресләрдә һәм көндәлек эшчәнлек вакытында тормышка ашырыла. Сынлы сәнгать шөгыльләрендә, балаларның сәнгатьне аңлый алу сәләтләрен, эстетик зәвыгын, иҗади фантазияләрен үстерү, милли сынлы сәнгате турында белемнәрен баету бурычлары куела. Мин үземнең эшемдә балаларның декоратив – гамәли сәнгатебез турында белемнәрен тирәнәйтү, милли орнамент белән кием – салымнарны, өй җиһазларын, савыт – сабаларны бизәргә өйрәтү, республикабыз архитектурасы турында мәгълүмат бирү, татар һәм рус халык рәссамнары, аларның иҗаты белән таныштыру бурычларын да тормышка ашыру максатын куям.

Программа бурычларын үтәүгә һәр педагог мөмкин кадәр иҗади якын килергә, шул ук вакытта нәниләрнең шәхси мөмкинлекләрен, яшь

үзенчәлекләрен һәрчак истә тотарга тиеш. Шушыларны истә тотып, мин халкыбызның борын – борыннан килгән һәм хәзер дә әһәмиятен югалтмаган чигү сәнгате аша балаларда эстетик зәвык тәрбияләүне  бурыч итеп куйдым. Чигү сәнгатендә халкыбызның дөньяны эстетик күзаллавы, дине, тарихы, гореф –гадәтләре, фантазиясе, яраткан төсләре чагыла. Яшь буынны тирә – юнебездәге гүзәллекне күрергә һәм шулар нигезендә иҗат итәргә өйрәтү гаять зур һәм кирәкле эш дип саныйм. Ләкин чигү осталарыбызның төрле төстәге җепләр белән үрелеп барган матур уй – хыялларын күзаллау, моңын тоемлау, аннан ләззәт таба алу үзеннән – үзе генә бирелми. Моның өчен балачактан ук нигез салырга кирәк.

         Чигү сәнгате белән таныштыруны күп еллардан бирле алып барам. Күпъеллык тәҗрибә шуны күрсәтә, чигү эшчәнлеге белән шөгыльләнү балаларның иҗади сәләтен үстерә, эстетик яктан камилләштерә, чисталыкка, пөхтәлеккә, хезмәт сөяргә

өйрәтә.Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү, аның белән башкаларны сөендерү балаларда үз-үзләре белән горурлану хисләре уята. Балалар кечкенәдән дөрес итеп төсләр

сайларга, үзләренә охшаган бизәкләрне сайлап алырга өйрәнәләр. Кечкенәдән энә тоту, тегү – чигүнең башлангыч күнекмәсен алу алдагы тормышта һөнәр сайлауда, көнкүрештә бик зур роль уйный. Чигү белән шөгыльләнү балаларда түземлелек, сабырлык, башлаган эшеңне ахырга хәтле җиткерү кебек сыйфатлар тәрбияли.

Мин “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны чигәргә өйрәтү программасы”н төзедем. Бу программа ике елга исәпләнгән. Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә атнага берәр мәртәбә үткәрәм. Балалар чигү түгәрәгенә бик теләп йөриләр, теләп шөгыльләнәләр. Түгәрәкләрдә әти-әниләргә бүләккә кулъяулыклар чигәбез, аларны бәйрәмнәрдә бүләк итәбез. Эшләрдән күргәзмәләр оештырабыз. Бу эш әти – әниләр белән тыгыз элемтәдә торырга, аларга киңәшләр белән ярдәм итәргә, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә.

Чигү түгәрәге эшен  без куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнүдән башлыйбыз. Кайчы, энә, уймак кебек эш коралларын дөрес тотарга, дөрес  кулланырга өйрәнәбез. Бу кагыйдәләр һәр дәреснең башында искә төшерелә.  Аннары   чигү җепләре белән танышабыз, тукыма, бизәк сайлыйбыз. Аның белән генә тукталып калмыйбыз, чигү сәнгатенең төрле алымнарын кулланабыз. Балаларга сәйлән белән чигү бик ошый.  Без балалар белән сәйлән кулланып косынкалар чиктек. Менә узган уку елында чигүнең тагын бер төре - тасмалар белән чигүне өйрәнә башладык. Бу алымны да балалар  бик  тиз төшенделәр. Интернетта чигү сәнгате буенча бик күп материал табарга мөмкин. Тасмалар белән чигүне дә мин шуннан алдым. Китап кибетләрендә чигү сәнгате буенча төрле китаплар да сатыла.

Балаларны чигү сәнгатенә өйрәтү бик зур түземлелек, сабырлык сорый торган хезмәт. Ләкин балаларның тырышып, теләп эшләүләрен күрү, аларның хезмәтләренең нәтиҗәсен күрү зур шатлык китерә, яңа эшләргә рухландыра.

Сүзне тәмамлап шуны әйтәсе килә: эстетик тәрбия алган бала иҗат итәргә сәләтле була.Татар халкы элек-электән зәвыклы бала тәрбияләүгә

игътибар иткән. Ана кеше кызына чигү үрнәкләре аша чигелешләрдәге төсләрнең килешүен, ярашуын күрсәтә белгән, кызында матурлыкны күрә белү хисләре, аны тудыра белү тәрбияләгән. Мәсъәләнең мөһимлегенә басым ясап, гади генә итеп, шагыйрь сүзләре белән “Матур күренәсе килми, әйтегез, кайсыгызның?” дип сорыйсы килә. Кечкенәдән матурлыкны күрә белү, балаларны дөрес итеп киенә белергә, өйне зәвык белән бизәргә, тышкы кыяфәтеңә игътибарлы булырга өйрәтә. Матурлыкны күрә алган бала беркайчан да начар юлга басмас дип уйлыйм мин. Матурлык үрнәкләре белән йогынты ясап, әхлакый-эстетик яктан камил кеше тәрбияләп булуына ышанабыз.

 

Татарстан Республикасы  Кукмара  муниципаль районы шәһәр тибындагы Кукмара поселогы 10 нчы номерлы “Ромашка” муниципаль бюджет

мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Тәрбиячеләрнең август киңәшмәсендә

Балаларда декоратив – гамәли сәнгать  әсәрләре аша эстетик зәвык

тәрбияләү” дигән темага ясалган чыгыш

Д. Г.Сәйфетдинова, беренче категорияле

татар теленә өйрәтүче тәрбияче

2012


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация по методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик тәрбия бирү» "" 2011-2015 год

Презентация по  методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик  тәрбия бирү» "" 2011-2015 год...

Зурлар төркемендә сәнгати-эстетик үсеш буенча "Кышкы күңел ачулар" темасына рәсем эшчәнлеге конспекты.

Конспектта ФДБС таләпләренә туры китереп эшчәнлекнең максаты, методик алымнар, ярдәмлек, оештыру (мотивация, актуальләштерү), барышы, тәмамлау (рефлексия) өлешләре чагылдырыла....

2 нче кечкенәләр төркемендә "Сәнгати-эстетик үсеш" өлкәсеннән (Әвәләү) оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Сәнгати-эстетик үсеш өлкәсеннән (Әвәләү) оештырылган белем бирү эшчәнлегеТөркем: 2 нче кечкенәләр төркемеТема: Печенье Максат: түгәрәк формадагы предмет әвәләргә, уч белән басып, түгәрәк фор...

“Балаларда театр сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү”

ldquo;Балаларда театр сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү”. Ата-аналар өчен чыгыш....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда дөньяга карашның бер өлеше буларак эстетик-сәнгать идеалы формалаштыру

Максат:мәктәпкәчә яшьтәге балаларның традицион булмаган "ташландык" материалларны иҗади эшчәнлектә куллану юлы белән сәнгать-иҗат сәләтләрен үстерү....