Җырдай моңлы татар теле
материал (подготовительная группа) на тему

Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле,

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bzhyrday_monly_tatar_tele.docx45.83 КБ

Предварительный просмотр:

Бәйрәмчә бизәлгән залга мәктәпкә хәзерлек группасына йөрүче татар һәм рус балалары  кереп,4 рәткә төзеләләр.

Балалар чәчәкләр белән күнегү ясагач ,төрлесе – төрле якка басалар.

1.Хәерле көн,хөрмәтле кунаклар!

2.Добрый день,дорогие гости!

3.Хуш килдегез!

4.Очень рады ,Вам!

5.Әссәләмәгаләйкем!

      Бергә: Әссәләмәгаләйкем!

“Әссәләмәгаләйкем” – күмәк бию.

А.Б.           Туган җирең Идел буе,

                  Һәр телнең бар туган иле,

                  Туган җирең кебек назлы,

                   Җырдай моңлы татар теле.

  1.        Ямьле илдә без –

       Иң матур гөлләр

       Гөрләп үсәбез

       Без бәхетлеләр.

  1.        Дөньяда иң-иң матур ил

             Ул -  минем туган илем.

             Дөньяда иң – иң матур тел,

             Ул -  минем туган телем.

  1.        Туган телемдә сөйләшеп

        Яшим мин туган илдә

       “ Туган ил “ – дигән сүзне дә

       Әйтәм мин туган телдә.

  1.        “Балам” – диеп, туган телдә

               Эндәшә миңа әткәм,

               “Әнием” – дип әнкәемә

              Мин туган телдә әйтәм.

  1.         Иң изге хисләремне  мин

        Туган телдә аңлатам ,

         Шуңа күрә туган телне

         Хөрмәтлим  мин, яратам.

  1.          Әле укый белмәсәк тә,

          “Туган  телне” җырлыйбыз.

          Бу – Тукай абый бүләге,

          Иң гүзәл бер җыр дибез.

“Туган тел “          җыр .

А.Б.       Балалар, без сезнең белән туган тел турында бик күп мәкальләр дә белбез бит әле,әйдәгез шуларны искә төшерик әле:

      1.Иле барның теле бар.

       2.Иң таталы тел – туган тел.

       3.Әдәп башы – тел.

       4.Тел күрке – сүз.

 (ишек шакыган тавыш ишетелә)

А.Б.   Балалар, әллә инде безгә тагын кунаклар килгән?Ә ... .Әбекәй  килгән  икән?(Әби керә).Балалар,әйдәгез әле әбекәй белән матур итеп исәнләшик. Исәнмесез.

Балалар. Исәнмесез, әбекәй!

Әби: И – и – и,балалар, исәнмесез!Менә урамнан узып барганда бик матур  бер татарча җыр ишеттем .Тукта әле , мин әйтәм , кереп карыйм әле бу йортка (гаҗәпләнеп залны карап йөри). Балалар бакчасы икән бу.Бакчагызны яратасызмы соң?

Балалар:  Яратабыз.

Әби: Балалар, сез матур итеп татарча сөйләшәсез икән ,әллә соң урыс телен белмисезме?

Балалар:Беләбез.

А.Б.    Әбекәй,безнең бакчада балалар татарча да, урысча да сөйләшә.Алар ике телне дә өйрәнәләр.

Әби:  И – и, рәхмәт төшкерләре, бигрәк уңган балалар булып чыктыгыз әле.

А.Б.   Әйе,безнең балалар барысын да булдыра;менә дигән  иттереп җырлый – бии дә,шигырьләр  дә сөйли алар.Хәзер аларны тыңлыйк әле.

“Яхшы бел”        (шигырь)                Шәйхи Маннур

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

Татарчасы – туган тел,

Безгә газиз булган тел

Әти – әни,әби – бабай

Безне сөя торган тел.

 Тел кешене дус итә

  Бер – берсенә беркетә

  Бел балам син рус телен

  Һәм онытма үз телең.

“Дәү әнидә кунакта “      (шигырь )

А.Б. Әбекәй,без балалар бакчасында шигырь сөйләп ,җыр җырлап кына калмыйбыз,төрле уеннар да уйныйбыз.

Кулъяулык”       (уен)

Кулъяулыгым   яшел – яшел,

Яшел чирәм шикелле,

Әкрен генә куеп китсәм

Сизмәсләр дә шикелле.

  • Кулъяулык кемдә?
  • Миндә
  • Рөстәм, син нишлисең?
  • Мин табышмак әйтәм,ә сез җавабын табыгыз.

а)    Боз һәм кар эреде

       Сулар йөгерде,

       Елап елгалар,

       Яшьләр түгелде.

           Көннәр озая,

           Төннәр кыскара.

           Бу кайсы вакыт

           Я, әйтеп кара?

Балалар: Яз – яз.

А.Б. Балалар, без сезнең белән яз турында җыр   да беләбез әле,әйдәгез  шушы җырны җырлыйк әле.

                   “Яз җитә”       (җыр)

(уен дәвам итә )

б)  Ә мин шигырь сөйлим.

      “Безнең бакчада “              (Резеда  Вәлиева)

Йөри безнең бакчада

Бик күп төрле балалар,

Төрле – төрле телләрдә

Сөйләшә белә алар.

Дустым сүзен дүрт телдә

Өйрәндем мин үзем дә,

Әйтә беләм дүрт телдә

“Исәнмесез!”-  сүзен дә.

в)Ә мин җырлармын инде.(Туп – туп,кызыл туп )

г) Кызлар,әйдәгез,суга барабыз.

      “Чиләкләр  белән бию

Көтмәгәндә  бабай килеп керә.

Бабай: Кая киеп югалды соң бу карчык, ә?Хәзер тиз генә әйләнеп кайтам диеп чыгып китте дә,юк булды бит,ә ,Күпме көттем,кайтмады ,инде менә кайчаннан бирле эзлим,һаман табалмыйм .Эзлим – эзлим, һич кенә дә табалмыйм.Инде нишләргә?

Бала:  - Кого эзлишь,дедушка?

Бабай:- Как кого  эзлим? Карчыкны эзлим.

Бала: -  Почему  злишь?

Бабай: - Злишь түгел,эзлим. Карчыкны эзлим .Потерял,әбикене потерял, шуны эзлим .Тукта,тукта,кем әле ул минем белән сөйләшә? – Ә –ә,монда балалар икән бит.Нәрсә,әллә сез по – татарски белмисез?

А.Б.   – Исәнмесез, бабакай!Нәрсә сөйлисең син,бабакай? Безнең балалар урысча да,татарча да беләләр,хәтта урыс балалары да  татар телен өйрәнәләр.Кил,утыр әле бабай,ял итеп ал,моның  шулай  икәнен үзең дә күрерсең,ишетерсең.

Бабай:- Туктагыз әле,оланнар.Мин бит әбиегезне югалттым ,менә аны эзләвем иде әле, миңа аны табарга кирәк.

(Бабай әбине эзли, ә әби кунаклар арасында  яулык белән битен каплап, бабайдан качып утыра).

Анда да юк ,монда да юк, кая булыр соң бу карчык? Әй монда кунаклар да бар икән бит әле.Сез,минем карчыкны күрмәдегезме  соң? – Юкмы?– Ә – ә?

Әби: Әй,карт,бер генә дә тынгылык бирмисең инде,моннан да эзләп таптың бит, ә?

Бабай: И- и, карчык, мин сине кайчаннан бирле эзлим бит инде.

Әби:Картым, мин монда балаларның күңел ачуын карыйм. Бигрәк тә уңган, бигрәк  булган  балалар,җырлыйлар, бииләр дә ,матур итеп шигырь дә сөйлиләр,бигрәк  булган  балалар инде. Барсын да булдыралар, рәхмәт төшкерләре.Менә шулар белән,күпме вакыт үткәнен сизми дә калдым, ачуланма инде, картым.Балалар шундый итеп күңел ачалар, аларга карап үземнең дә сабый чакларым искә төшеп, уйныйсыларым килеп китте.

А.Б.  Әйдәгез соң әби – бабай,бала чакларыгызны искә алып,безнең белән уйнап алыгыз.

Бабай: Ә – ә,була ул! Нигә уйнамаска?!Рәхәтләнеп уйныйбыз,хәзер карчык табылды инде ,уйнасаң да була,әйе ме карчык.

Әби: Болай булгач уйныйбыз инде.

Бабай:Туктагыз әле,без бала чакта менә “Чүлмәк” – дигән  уенны яратып уйный идек, шуны уйныйбызмы,балалар.

Балалар:Уйныйбыз.

А.Б.  Бабай,безнең балалар да ул уенны беләләр.

Бабай:Алай булгач, килегез парлашып түгәрәккә басыгыз әле, менә шулай .

                 “Чүлмәк “     уены

Бабай:бигрәк тә җитезләр, һич тә узып булмый үзләрен.

Әби: Мин дә үземнең бала чакта уйнаган уенымны искә төшердем,әйдәгез, уйнап алый әле.Ул – “Зәңгәр чәчәк” – дип атала.Балалар,шулай  түгәрәктә калыгыз, ә мин уртага басам .Әйдәгез,уенны башлыйк.

                    “Зәңгәр чәчәк”    уены

А.Б.     Әби,бабай,бик күңелле уйнадыгыз,рәхмәт сезгә, хәзер утырып бераз ял итеп алыгыз инде, ә балалар сезгә биеп күрсәтерләр.

                 “Самавар” белән бию

А.Б.         Биючеләр биегәндә

                Идәннәре бөгелә

                Биючегә сүз әйтмәгез,

                Бииселәре килә.

Кыз: Бик матур көй уйнар өчен

          Бер гармунчы табыгыз

          Бер гармунчы тапмасагыз

          Бергәләп кул чабыгыз.

Малай:Мин нәни генә булсам да

               Сызгырып гармун уйныйм

               Үсеп – буйга җиткәчтен дә

               Уйнармын диеп уйлыйм.

Биючеләр:Уйнат уйнат гармуныңны

                   Без биеп алыйк әле ,

                   Без биегән көйләргә шул

                   Сез кул чабыгыз яме.

Татар халык биюе .

А.Б.          Кулны кулга алыгыз

                 Уйнап – көлеп  калыгыз ,

                Күңел ачып калыр өчен

                Сезнең балачагыгыз .

“Кәрия – Зәкәрия”  уены

Татар  халык  уен  җыры

Бу бик яхшы укучы,

Бу бик яхшы укучы.

Аның укуы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

                        Кушымта:Кәрия – Зәкәрия коммая,

                                             Кәрия – Зәкәрия коммая,

                                             Кәри комма, Зәкәрия,

                                             Зәкәрия коммая.

  Бу бик яхшы җырлаучы,

 Бу бик яхшы җырлаучы.

 Аның җырлавы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

                         Кушымта .

Бу бик яхшы биюч,

Бу бик яхшы биюче.

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

                       Кушымта.

Балалар  ярымтүгәрәк  ясап  басалар

А.Б.  Туган  оясыннан  аерылган кош

         Канатына мәңге юл тапмый.

         Туган телен яратмаган кеше,

          Башкаларның телен яратмый.

Балалар: Хушыгыз.

                 Хушыгыз,Хушыгыз,Хушыгыз.

                 Яңадан кунакка килегез.

                 Без сезне һәрвакыт көтәбез.

                 Сез шуны белегез,белегез.

             

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Татар теле иленә” сәяхәт-дәрес.

Татар теленнән  гомумиләштерү дәресе...

Татар теле-туган телем -бәйрәм кичәсе

Кичәнең максаты:  туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү....

Татар теле – туган телем

Разработка утренника для разновозрастной группы...

Балаларга татар теле өйрәтү программасы “Минем өем” (4-5 яшь)

Максат: Татар теленәкызыксынууяту, аралашутеләгетудыру. Бурычлар:1.Сүз байлыгыбулдыру, сүзләрнесөйләмдәактивлаштыру.2.Гади диалогтакатнашабелү, хәтер, зиһенүстерү.3.Бер-береңне тыңлау, ишетүсыйфа...

Мероприятие "Татар теле-туган телем"

Мероприятие с детьми старших групп...