| Гаилә” сюжетлы - рольле уен. Максат: гаилә әгъзаларының бердәм булырга тиешлеген искәртү; балаларда өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелек ,ихтирамлылык кебек сыйфатлар тәрбияләү,ямьсез эшләр белән аларны борчырга ярамаганлыгын төшендерү; үзара ягымлы сөйләшергә гадәтләндерү, һәртөрле ситуациядә дә югалып калмаска өйрәтү. Атрибутлар:Өстәл, урындыклар; кухня кирәк - яраклар; үтүк, үтүкләү өчен өстәл; урын-җир кирәк яраклары;диван, кровать;курчаклар, аларга киемнәр;машиналар,телефон; Тәрбияченең җитәкчелек итүе: гади сюжетларны берләштереп, уенга яңа төсмер кертү; тормышчан мисаллар кулланып уенны боету; сюжетларны мөстәкыйль башкаручыларны хуплау; аңлашылмаучылык булганда уңай хәл итү; Кадерле кунакны каршы алу; Туган көнгә чакыру; Тыңлаусыз бала белән кибеткә бару;
|
|
|
"Балалар бакчасы” сюжетлы -рольле уен. Максат: балалар бакчасы, бакча хезмәткәрләре турында белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү; һәр җирдә яктылык , чисталык, матурлык - барысы да балалар өчен генә әзерләнүен аңлату; режим моментларының төгәл үтәлешенең ни дәрәҗәдә кирәклеген төшендерү. сюжетларны берләштерүдә, роль сайлауда булышлык Атрибутлар: Диван, кровать, өстәл, урындыклар;зоопарк( җәнлекләр: йорт хайваннары, кошлары,китаплар, сюжетлы рәсемнәр,курчак киемнәре, урын - җир кирәк яраклары,машина төрләре,музыка кораллары;курчаклар, телефон,пароход,поезд, автобус уенчыклары Максат: балаларда оештыру һәм алып баручы ролен башкару осталыгын формалаштыру,үзләренеңэш - гамәлләрен, уенны алып баручы һәм башка катнашучыларның гамәлләренә яраклаштырырга өйрәтү. бакчага, бакча хезмәткәрләренә карата ярату хисе тәрбияләү; Проблемалы ситуацияләр чишү: Әнинең эшкә барасы бар, ә Алсу бакчада калырга теләми. Бакчада Искәндәрнең иртәнге ботканы ашыйсы килми
|
|
|
"Китап кибете” сюжетлы -рольле уен. Максат:(тәрбияченең җитәкчелек итүе): Китапларның кибеткә килгәнче нинди юл үтүе, күп төрлелеге турында мәгълүмат бирү (урман - утын - опилка - кәгазь - китап) Искергән кәгазьләрне утилизацияләү турында сөйләү; Китапханә белән танышу; Атрибутлар: Китаплар күргәзмәсе, китап укучы балалар турында сюжетлы рәсемнәр җыелмасы,макулатура җыйнау өчен тартма,язучылар портретлары(рәсемнәре) Проблемалы ситуацияләр чишү: Китап ертылган - нишләргә? Әгәр дөньяда китаплар юкка чыгып бетсә ,ни булыр? Беренче тапкыр китап кибетенә бару(үз - үзеңне ничек тотарга?) |
|
|
"Кибет” сюжетлы-рольле уен. Максат: Балаларга икътисади белем бирү Акча, чек, касса, товар турында башлангыч мәгълүмат бирү; Актив сөйләмдә бу сүзләрне куллану; Атрибутлар: Уенчыклар күргәзмәсе,яшелчә,җиләк җимеш муляжлары, матур тартмалар,пакетларга бүленгән ярмалар, конфетлар, сумка,үлчәү,чек, акча –кәгазьләр,касса,телефон Тәрбияченең җитәкчелек итүе: кибет өчен яңа товарлар тәкъдим итү. чекларның кабат кирәк булу очрагын күрсәтү. Бүләк сайлаганда юнәлеш бирү. Телефоннан шалтырату мөмкинлеген әйтү. Проблемалы ситуацияләр чишү: Кибеткә нәни кыз керә.Уенчык алырга акчасы җитми. Аслан әнисеннән рөхсәтсез генә машина алган да кире кайтара. Кибеттә товар беткән.
|
|