Гаилә бәйрәме
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Гаилә бердәмлеге

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gail_byrme._tuly.doc59.5 КБ

Предварительный просмотр:

 

 Кояш сыман әнием якын булса,әтием дә шундый кадерле!

Алып баручы: Хәерле көн,хөрмәтле әти-әниләр,балалар,кунаклар!

 Бүген бездә гаилә бәйрәме.

Безнең гаиләләр җыелган,ял итәр өчен бүген.

Сүзләрнең иң матурларын әйтмичә мөмкин түгел.

Алып баручы:Гаилә ул-җылы учак.Учак янына аның әгъзалары җыела.Гаилә никадәр нык булса,аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.Гаиләнең терәге –ир-ат,әти кеше.Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше –гаилә башлыгы.

 Без иң   якын кешеләребезне - әтиләрне кунакка чакырдык.   Ил терәге -ир-егетләр булса, гаилә терәге - әтиләр.  23 февраль– Ватан сакчылары көне уңаеннан  барлык әтиләрне, малайларны,егетләрне, дәү әтиләрне бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлыклар телибез.

Ә ана кеше турында минем аерым әйтәсем килә.Ана кеше үзенең бөтен булган күңел җылысын ,байлыгын,матурлыгын үзенең нарасыена бирә.

Әни! Күпме наз,күпме җылылык бар бу сүздә.Әниләр безгә тормыш бүләк иткән,йомшак кулларында тибрәтеп ,бишек җырлары көйләп үстергәннәр кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр,телебез дә “әннә” дип ачылган.

Әниләрне иң кадерле дибез,

Әтиләрсез яшәп буламы?

Таба алмам алыштырыр кеше-

Әйләнсәм дә бөтен дөньяны.

“Балам” диеп бер дәшүе дә бит

Җылы сала җанга, күңелгә.

Кайгыртуың өчен рәхмәт, әти.

Шулай булсын иде гомергә.

Әти безнең терәгебез,

Әти безнең яклауы.

Кирәк чакта минем белән

Дустым кебек уйнаучы.

Мин әтинең көчле кулларына

Күкрәгенә килеп сыенам.

Әйтерсең лә, кояш җылысында,

Нурларында аның коенам.

Авыр чакта җилкәсенә

 Башны куеп, зарны сөйләп

Бер еларга, бушанырга

Сабыр җанлы әти кирәк.

 Уйнап-көлеп шаярырга

 Кызык уйлап чыгарырга,

 Китап укырга бергәләп

 Сабый җанлы әти кирәк.

Ваемсызланып йөргәндә.

 Тиккә вакыт үткәргәндә,

 "Сабак укытырга" әзрәк

 Усал, кырыс әти кирәк.

Яңа һөнәр өйрәнгәндә 

Акыллы киңәш бирергә,

Эшне эшләргә төгәлләп

Алтын куллы әти кирәк.

Тормыш сынаулары баскач 

Ялгышмыйча атлар өчен,

Булыр өчен җирдә те

Әтиең булу кирәк.

Минем әти бик уңган,

Бар эшне дә булдыра.

Өйдә рәхәт яшәргә

Бөтен шартны тудыра

Әти белән бергәләп

Уйныйбыз да, көләбез

Тәртипсезлек эшләсәк

Ачулана - беләбез.

Минем әти эш сөючән

Бик көчле, киң күңелле.

Тагын әле шаян да ул,

Күтәрә белә күңелне.

Җыр: ””

 Әтиләр! Балалар сезнең белән чын мәгънәсендә горурланалар һәм сезне яраталар. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларыгыз бакчага йөргәндә дә, мәктәптә укыганда да, аны бетереп чыгып тормыш мәктәбен үткәндә дә, аларга үрнәк әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, аларга таяныч булып яшәгез.

Җыр:

        Сөекле әниләрне

         Кадерлибез,зурлыйбыз.

         Чын күңелдән һәммәгезне

         Бәйрәм белән котлыйбыз!

                Зәңгәр күктә ал кояш,

                Сүнмәсен балкып торсын.

                Әниләрнең нурлы йөзе,

                Гел көлеп кенә торсын.

    Синең өчен кайгыртучы әниең булу нинди зур бәхет.Аны ярату гына җитми,аның сүзен тыңларга,акыллы ,тәртипле булырга  да кирәк.

               Бүген-Әниләр бәйрәме,

                Бүген җирдә тантана

                Кояш шуңа көлә бүген

                Гөлләр шуңа шатлана.

           

               Син-әнием,минем өчен

               Бу дөньяда бер генә

               Елмайганда йөзләреңнән

               Бар өйгә нур бөркелә.

             

              Иң кадерле кешебез син

               Сөекле әниебез!

               Син булганда без бәхетле

               Тыныч рәхәт яшибез!

     

                      Бәйрәмең,әнием,

                Күңелле булсын,

                Тик сиңа җырыбыз

Яңгырап торсын.

   Җыр:” Әниемә”.

              Тәмле ашлар пешерә

               Минем әнием

               Бөтен эшкә өлгерә

               Минем әнием!

         

               Әнием матур минем

               Күзләре якты,көләч

              Шундый рәхәт була

              Ул өйгә кайтып кергәч.

              Бу бәйрәмне һәрбер җирдә

              Зурлап каршы алалар

              Бәхетле елмая бүген

              Җирдәге бар аналар.

 

       

Халык гаиләдә атаның урынын югары бәяли. Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзен уйлап сөйләве, җаваплы кешеләргә итагатьле булуы, иҗтимагый активлыгы игътибарга лаек. Халык авыз иҗатында һәм педагогикасында ата кеше гаиләне саклаучы итеп күрсәтелә.

Мәкальләргә күз салыйк әле...Мин мәкальләрнең яртысын әйтәм, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Агач жимеше белән, кеше эше белән.

Һөнәрле үлмәс, Һөнәрсез көн күрмәс.

Эш остадан курка. 

Ялкауның һәрчак йокысы килә.

Калган эшкә кар ява.

Ялкау кеше ярты кеше.

Батыр бер үләр, куркак мең үләр.

Батыр ярасыз булмас.

Уңган кеше-алтын кеше.

Ана күңеле балада, бала куңеле далада.

Әткәй шикәр - әнкәй бал.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Эш беткәч уйнарга ярый

Корал эшләр, кул мактаныр.

        Безнең әтиләр кем булып кайда гына эшләмиләр икән? Аларга карап балаларда үзләренә һөнәр сайлыйлар.

Җыр: “Шофер буласым килә”

Ә хәзер барыбыз бергә уйнап алабыз. Мин сораулар бирермен, ә сез ашыкмыйча уйлап җавап бирерсез. 1. Аны әниләр ясый. Ул зур да, уртача да кечкенә дә була. Ашап туйганнан соң, әтиләр  аңа еш таяна. Авылда аның урыны һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игългыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата. (МЕНДӘР)

2.  Ул элек чит илләрдә генә бар иде. Хәзер безнең газета-журналларда да басылып чыга. Кайчак озын, кайчак кыска була. Гади халыкка аның әлләни файдасы юк, әмма эшмәкәрләргә бик кирәк.   (Реклама)

4.  Аны бөтен кеше ярата. Ул бер дә искерми. Аннан башка тора алмаучылар да бар. Ул елата, моңландыра, күңелне күтәрә, әниләр аның белән баласын йоклата. (Җыр)

5.  Аны малайлар ныграк ярата.Тотып йөрү өчен "мөгезе" дә бар. Ул ике яисәөч тәгәрмәчле була. Малайлар аңа атланса, урамнан бик озак кайтып керми. (Велосипед)

6.  Ул елга бер тапкыр гына килә. Аны һәркем көтеп ала. (Туган көн)

7.  Үзе кечкенә генә, вакыт-вакыт елап та ала. Шуңа да карамастан аны һәркем ярата.(Бала)

8.  Җирдә яшәүче кешеләр өчен дә иң ягымлы, иң кадерле, безне ничек бар -

шул килеш - барлык яхшы якларыбыз һәм кимчклекләребез белән яратучы кешеләр. (Әтиләр һәм әниләр.)

  “Моряк” биюе

       Әтиләр! Тиз генә уйлап җавап бирик әле, сезнең иң бәхетле чагыгыз кайчан иде? Яхшылап уйлагыз. Әгәр яхшылап уйласагыз - иң бәхетле чак - балачак дигән нәтиҗәгә килгәнсездер. Ә хәзер бераз гына балачакка кайтып килик әле.

“Моряк” биюе көен куям, әтиләр бергәләп биеп алабыз

 Малайлар башкаруында җыр “Солдат булам”

Әтиләр башкаруында җыр Солдатта булган диләр”

 

Хөрмәтле әтиләребез һәм егетләребезне котлап кызларыбыз чыгыш ясый. Сәхнәдә кызлар биюе.

              Ир-егет булу кыен. Чөнки , барыннан да элек, төрле хәлләрдә үзеңә

җаваплылык алуны , кыю, батыр,көчле булуны таләп итә.

Хәзерге әйгебез егетләребезнең көчен сынауга багышлана

Куллар белән идәннән күтәрелү

Көчле егетләребезне котлап кызларыбыз чыгыш ясый. 

Сәхнәдә татар халык биюе.

        

 Ә хәзер бәйгенең иң күңелле җиренә җиттек, “Күңелле эстафета” га малайлар һәм әтиләр командасын чакырабыз.

 1.Руль тотып ярышу.(Баланы аркага атландырып ).

 2. Шарларны шартлатма.(күзне бәйләп,шар алып куела).

 3. Әни үз баласын таба.(күзне бәйләп).

4. Морской узел бәйләргә.

5.Самолет ясау.

6.Самолетларның ягулык багын тутыру.

7.Әниләргә бүләк әзерләү.

Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларыгыз бакчага йөргәндә дә, мәктәптә укыганда да, аны бетереп чыгып тормыш мәктәбен үткәндә дә, аларга үрнәк әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, аларга таяныч булып яшәгез.

Синең өчен кайгыртучы әниең булу нинди зур бәхет.Аны ярату гына җитми,аның сүзен тыңларга,акыллы ,тәртипле булырга  да кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...

"Безнең гаилә-тату гаилә"

Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи....