кунак каршылыйбыз
материал (старшая группа) по теме

Муртазина Миляуша Фаритовна

кунак каршылыйбыз

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kunak_karshylyybyz.docx38.87 КБ

Предварительный просмотр:

  • Балаларны халкыбызның кунакчыллык, тыйнаклык,  дуслык кебек күркәм сыйфатлары белән таныштыру.
  • Милли ризыклары белән таныштыру  (чәкчәк, коймак, кыстыбый, бәлеш, өчпочма
  • Татар халкының гореф- гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү; табын әдәбен, үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен, кунакчыллык, чисталык, пакълык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

Кунак каршылыйбыз

Балалар карагыз әле, шундый матур кояш  безгә карап елмая. Әйдәгез  без дә кояшка   чын  күңелдән елмаеп, барысы  белән дә исәнләшәбез

Бар шундый яхшы гадәт ( куллар як- якка  җәелә)

Сәламнәр  бүләк итү( куллар төшә)

Малайларга сәлам

Кызларга сәлам

Олылар һәм кечеләр

Барыгызга да сәлам

Тәрбияче: Бүген без  сезнең  белән татар халкының күркәм  гадәтләреннән берсе  кунакчыллык  турында сөйләшербез. Әби –бабаларыбыз элек- электән үк бик кунакчыл  булган, кунакка  ачык йөз, сый- хөрмәт күрсәткән.

-Әйтегез әле, кешеләр ни өчен бер-берсенә кунакка йөриләр?(балалар җавабы) Хәл белергә, бер-берсен күрергә

-Ни өчен кунак килгәнне яратабыз?   (балалар җавабы) кунак килгәч, күңелле була, кешеләр бер- берсен бәйрәм белән котлыйлар

 Т:Шулай шул, кунак чакуру , кунак килү бик күңелле

Ә кунак чакыру  өчен сәбәпләр  бик күп. Туган көн, сабан туй, яңа ел, яңа йортка күчү  һәм башка бәйрәмнәр уңаеннан  кунак  чакыралар, яки кунакка баралар.

-Кунакны каршы алырга ничек әзерләнәбез?(балалар җавабы)

өйләрне  чиста, матур  итеп  җыештырабыз

Матур  киемнәр   киябез

Тәмле  ризыклар  пешерәбез

Т: Безнең татар халкы кунакларны нинди ризыклар белән сыйлый икән? Әйдәгез әле экранга күз салыйк

( милли  ризыклар күрсәтелә)

-Кунакны  нинди сүзләр белән каршы алабыз?(балалар җавабы)

Исәнмесез, рәхим итегез,  түрдән   узыгыз, әйдүк- әйдүк

Әби-бабаларыбыз элек-электән үк кунакчыл булган, кунакка ачык йөз, сый-хөрмәт күрсәткән. Бүген безгә авылдан бик хөрмәтле кеше- Ак әбиебез кунакка киләчәк балалар.

(Әби керә. Өстендә матур итеп тегелгән күлмәк, башында ак яулык,аягында читекләр. Кулында ашъяулыкка төрелгән әйбер)

Әйдәк- әйдүк  Ак әби ! Түрдән уз!

Рәхим итегез

Сезнең  килүегезгә  без бик шат

Әби:Исәнмесез, балакайларым,

Менә мин килеп җиттем.

Бакчагызның шау тормышын

Бер күреп китим, дидем.

Әссәламегаләйкем, улларым, кызларым!

Балалар:(Балалар Ак әбине каршы алалар, исәнләшәләр) Вәгаләйкем әссәләм, исәнмесез әбекәй

Тәрбияче:Кәефләрегез ничек, әби? Исән-сау гына килдегезме?  Килүегез өчен бик зур рәхмәт. Сезнең  киләсен алдан белеп, көтеп  тордык

Әби: минем киләсен кайдан белдегез, әллә мендәрләрегез  ишелеп төштеме?

Т: Әби ник алай дисең?  Мендәрнең ни катнашы бар монда?

Әби: Кунак килү турында  төрле юраулар бар бит Сез белмисезмени?

Мендәр ишелсә кунак килә

Самовар җырласа кунак килә

Лилия . Мин дә бер юрау беләм. Песи битен юса, кунак килә

Т:  Зур рәхмәт сезгә, менә бит нинди кызыклы әйберләр белдек

Әби:Бик сөенә-сөенә килдем балалар.Балалар, безнең халкыбыз хуҗаларга ихтирам, хөрмәт йөзеннән кунакка һәрвакыт күчтәнәч белән йөргән. Бу матур гореф-гадәт хәзергә кадәр сакланган. (кулындагы төенчекне сузып) Менә мин дә сезгә күчтәнәч итеп ипи алып килдем. Икмәк- ул тормыш тоткасы. Шуңа күрә аның кадерен белергә кирәк.

Тәрбияче:Күчтәнәчең өчен рәхмәт әби. Аяк кулларың сызлаусыз булсын. Әйдәгез әле балалар кунакны сүз белән генә сыйламыйлар, Ак әбиебезне табын артына

чакырыйк.(Балалар әбигә урын тәгъдим итәләр.)

Әби:  Сез балалар кунакны бик матур каршы ала беләсез , ә табын янында утыра беләсезме соң?

Т: Балалар, Ак әбиебезгә үзебезнең тәрбияле балалар булуыбызны, табын янында әдәп кагыдәләрен белүебезне әйтеп үтик әле.(балалар җавабы)

Авызда  ризык  булганда  сөйләшергә ярамый

Терсәкләрне  өстәл  өстенә  куймыйлар

Аякларны  селкеп  утырырга  ярамый

Ашаганда, кашыкны  тәлинкәгә бәреп , тавыш чыгарып утырырырга  ярамый

Т: Ә менә болар нәрсә балалар?

Тастымаллар

Алар  ни өчен кирәк?

Алга  ябу өчен

Ә тастымалга авыз сөртергә ярыймы?

Иренне , авызны сөртү өчен без кәгазҗ  салфетка кулланабыз

-Кунакның күңелен ничек итеп ачалар?(балалар җавабы җырлыйлар, бииләр, уеннар уйныйлар

Кунакны сыйлау- үзе бер хөрмәт, ләкин аның күңелен дә күрә белергә кирәк балалар

Луиза шигырь

Безнең балалар  әби турында  матур җыр да беләләр

Җыр

Мин дә сезгә бер күчтәнәч алып килдем

Мөнәҗәт

Әдәпле кунак, китәр вакытын үзе белер- ди халык. Миңа балалар кузгалырга вакыт җитте, кайтыр юлым бик ерак. Мине шулай зурлаганыгыз өчен зур рәхмәт  сезгә!  Бәхетле булыгыз,сәламәт булып,игелекле балалар булып үсегез.

Т: Бик зур рәхмәт  әбекәй сиңа . Син биргән  үгет –нәсихәтләрне без һәрвакыт истә тотарбыз.