Без әкият яратабыз.
методическая разработка (подготовительная группа) по теме

Тазеева Гульнур Агзамовна

Балаларны татар теленә өйрәтүдә театр уйнау зур урын алып тора. Уен аша балаларның сөйләм теле камилләшә, баей. Ә әкиятләрне уйнау баланың төрле яктан үсешен белем өлкәләре интеграциясе аша тормышка ашыра. Аларның сөйләм теле үсә, дикцияләре, интонация белән уйнарга өйрәнәләр. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sertotams_urdk.docx20.21 КБ

Предварительный просмотр:

Сертотмас үрдәк

Катнашалар:

Аучы, эт- Актырнак, тавыклар, чебиләр, әтәч, кәҗә, сарык, песи, үрдәк, керпе, кучн, аю, төлке.

Пәрдә

Татар халык көе яңгырый. Башта көчле, аннан акрынрак. Татар халык киеменә киенгән алып баручы сүзен башлый:

Тәрбияче: Борын-борын заманда, бер урманда, яшәгән ди аучы. Булган ди аның эте, тавыклары, әтәче, кәҗәсе,сарыгы, песие,бытбылдык үрдәге. Бик матур һәм тату гына яшиләр икән болар.

Пәрдә ачыла

    Татар халык бизәкләре белән бизәлгән өй, җиләк – җимеш, яшелчә бакчасы, койма ишек алды тулы мал – туар. Йорт хайваннары тавышлары яңгырый.

Тавык: Чебиләрем, чибәрләрем, чеп – чеп, килегез яныма, кая югалдыгыз?

   (“Чеп – чеп чебиләрем” көенә биеп алалар) Тавык, чебиләре белән ишек алдына кереп китәләр. Өйнең ике ягыннан бер – берсенә каршы, кәҗә белән сарык чабып чыгалар, сөзешәләр, билбауларын алып, татарча көрәшкән булып кыланалар, аннан дуслашалар.

Кәҗә:  Әйдә бәрән дус, анда безгә Хуҗабыз тәмле печән алып кайтты, авыз

     итик әле!

Бәрән:  Әйдә, кәҗә дус, ах!   Нинди тәмле исе печәннең!

Кулларын бер – берсенең җилкәсенә куеп ишек алдына кереп китәләр.

“Песи көе” яңгырый,             ул шул көйгә өй тирәли әйләнеп йөри. Аны карарга бөтен җәнлекләр чыга, түгәрәк барлыкка килә, кырыйларына аучы чыга.

Аучы: Ай, минем җәнлекләрем, ай минем матурларым, уңнаннарым,           булганнарым.

(Җәнлекләр түгәрәккә басып, әйлән – бәйлән оештыраләр. Аучы утыра.

 Җ:   Әйт әле, син аучы

         Ничек песиләр йөри? (2 тапкыр)

Аучы:  (күрсәтеп)

       Менә шулай, менә шулай,

       Шулай песиләр йөри.

Җ:   Әйт әле, син аучы

       Ничек әтәчләр чукый? (2 тапкыр)

Аучы:  (күрсәтеп)

          Менә шулай, менә шулай,

          Шулай әтәчләр чукый

Җ:      Әйт әле, син аучы

           Кәҗә ничек сикерә? (2 тапкыр)

Аучы:   (күрсәтеп)

           Менә шулай, менә шулай,

           Шулай кәҗә сикерә.

Җ:      Әйт әле, син аучы

           Ничек үрдәкләр оча? (2 тапкыр)

Аучы:   (күрсәтеп)

          Менә шулай, менә шулай,

          Шулай үрдәкләр оча.

Уен бетә.

Аучы сүз башлый:

    Мин ауга китәм, Актырнак минем белән бара. Бәлки без берничә көн торырбыз,сез үзегез генә каласыз, карагыз аны,капканы беркемгә дә ачмагыз, безнең өйдә юклыкны беркемгә дә әйтмәгез.

Үрдәк:   Юк-юк-юк-юк-юк-юк-юк.

Чебиләр:  Ярый,әйтмәбез,чеп – чеп – чеп.

Песи:  Беркемдә белмәячәк.

Әтәч:  Кик – крик – күк, әйтмәбез берүк!

Аучы белән Актырнак китәләр, хайваннар кул болгап калалар, җырлап алалар.

       Хуҗабыз китте ауга

        Алды Актырнакны да.

      Ә без калдык өй саклап,

      Хәзер өебез аулак.

Тәрбияче: Көн үткән дә, төн үткән,

                   Вакытлар бик тиз үткән.

Уен “Көн – төн”

Тәрбияче: Аучы белән Актырнак бер төн өйгә кайтмаганнар, икенче төн өйгә кайтмаганнар, өченче төн өйгә кайтмаганнар. Аучы белән Актырнакка бер – бер хәл булмаганмы дип борчыла башлаганнар, эзләргә кемне җибәрик дип уйлана башлаганнар.

Тавык:  Әйдә, кәҗәне җибәрәбез.

Җ: Юк, ул оча белми.

Кәҗә: Әйдә әтәчне җибәрәбез.

Җ: Юк, ул йөзә белми.

Бәрән: Әйдә үрдәкне җибәрәбез. Ул оча да белә, йөзә дә белә, йөри дә белә.

Үрдәк: Ярар, иртәгә юлга чыгармын!                                  

  Экранда елга рәсеме. Үрдәк “йөзеп” килә дә, ярга чыга.

Каршысына керпе килеп чыга.

Керпе: Кая барасың?

Үрдәк: Сиңа гына сөйлим, тыңла әле. Безнең хуҗабыз Аучы һәм этебез Актырнак ауга киттеләр, әле һаман кайтмадылар. Мин аларны эзлим! Күрмәдеңме?

Керпе: Юк күрмәдем. Өегез еракмы, тычканнар күпме?

Үрдәк: Әйе! Менә бу юл туп – туры безнең өйгә алып бара.

Керпе:  Үрдәк, барысына да сереңне сөйләмә. Сак бул.

Экранда алан рәсеме. Үрдәк каршына куян очрый.

Куян:  Үрдәк кая барасың?  

Үрдәк:  Сиңа гына сөйлим, тыңла әле. Безнең хуҗабыз Аучы һәм этебез       Актырнак ауга киттеләр, әле һаман кайтмадылар. Мин аларны эзлим! Күрмәдеңме?

Куян:  Бакчагызда кәбестә бармы?  Өегез еракмы?

Үрдәк:  Әйе! Менә бу юл туп – туры безнең өйгә алып бара.

Экранда куаклар рәсеме. Үрдәккә аю очырый.

Аю:  Үрдәк кая барасың?  

Үрдәк:  Сиңа гына сөйлим, тыңла әле. Безнең хуҗабыз Аучы һәм этебез       Актырнак ауга киттеләр, әле һаман кайтмадылар. Мин аларны эзлим! Күрмәдеңме?

Аю: Юк күрмәдем. Өегез еракмы, умарталарыгыз күпме?

Үрдәк:  Әйе! Менә бу юл туп – туры безнең өйгә алып бара.

Үрдәккә төлке очырый.

Төлке:  Үрдәк кая барасың?

 Үрдәк:  Сиңа гына сөйлим, тыңла әле. Безнең хуҗабыз Аучы һәм этебез       Актырнак ауга киттеләр, әле һаман кайтмадылар. Мин аларны эзлим! Күрмәдеңме?

Төлке:  Әйе, күдем мин аны, әйдә күрсәтәм.

Үрдәк:  Ах, сез нинди матур. Ягымлы, ярдәмчел!

Төлке:  Әйдә үрдәк!

Үрдәк:  Әйдә.

Төлке үрдәкне оясы янына алып килә.

Төлке балалары:   Әни, әни син безгә ашарга нәрсә алып кайттың?

Төлке:  Үрдәк ите, ашагыз.

Үрдәкне балалары янына алып килә. Төлке балалары аңа ташлана һәм ашап бетерәләр.

Тәрбияче:  Куян бакчага килгән, тик койма аркылы үтә алмаган. Аю умартаны таламакчы булган тик, умартага якын килә алмаган. Төлке тавыкларны урламакчы булган, тик келәткә керә алмаган, капканга эләккән.

    Шулай итеп, бер бытбылдык үрдәк аркасында бөтен йорт харап була язган.

Салмак кына татар халык көе яңгырый.

Пәрдә ябыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без спортны яратабыз"

Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен спорт бәйрәме...

Без уйнарга яратабыз(Мы любим играть)

Оценка знаний детей с помощью игр, диологов и работой на интариктивной доске (на татарском языке)....

«Без Тукай абый иҗатын яратабыз”

«Без Тукай абый иҗатын яратабыз” (             Воспитатель по обучениюродному языку МБДОУ«Детский сад №6 «Колосок» Хафизова Гульус...

«Без Тукай абый иҗатын яратабыз”

«Без Тукай абый иҗатын яратабыз” ( ...

Без Тукайны яратабыз

     Максат: балаларның күңел күтәренкелеген булдыру, сүз байлыгын үстерү, шигырьләрне сәнгатъле  итеп сөйләүдә, әсәрләрне сәхнәләштерүдә, тамашачылар алдында оста чыгыш яса...

Без әкият яратабыз.

Укылган әкиятләр буенча, әти-әниләр белән берлектә  кул эшләре....