Статья по творчеству Р.Гаташа
статья по теме

Шарифуллина Гузелия Нурмухаметовна

Статья посвященная творчеству Р.Гаташа на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gatash_r.docx21.65 КБ

Предварительный просмотр:

Рәдиф Гаташ иҗатында газәл һәм робагый жанрлары.

   Рәдиф Гаташ исеме, әсәрләре укучыларга яхшы таныш.  Ул куп санлы китаплар, әдәби тәнкыйть, пулицистик мәкаләләр авторы. Рәдиф Гаташың төп жанры – лирика. Ул иҗатының беренче чорында ук шушы жанрда  язылган әсәрләре белән укучы күңеленә үтеп керә һәм үзенең сәләтле шагыйрь итеп шунда таныта.

   Рәдиф Гаташ күпсанлы газәлләр авторы. Газәл – Шәрык, шул исәптән татар, сүз сәнгатендәге иң популяр һәм иң озын тарихлы жанрларның берсе. Газәл жанрының тел-стиле нәфис, эчтәлеге нәзакәтле булырга тиеш.  Газәлне икенче төрле “мәхәббәт җыры” дип тә атарга мөмкин [Гаташ 2001: 7]. Шагыйрь , гәрчә газәлнең аерым элементларын күптәннән кулланып килсә дә, махсус  бу жанрда чагыштырмача соңрак иҗат итә башлый. Аларның һәммәсен диярлек гашыйк лирик каһарман бергә җыеп тора. Ул шатлана, кайгыра, куана, әйтерсең, һәр газәлдә ул рухи  халәтнең бер мизгелен сөйгәненә, тирә –юньгә, эмоциональ мөнәсәбәтен рәсемләп бара.

     Мәхәббәт хакында инде исәпсез-хисапсыз газәл язылган. Рәдиф Гаташ бу хакыйкатьне яхшы белә .

                  ... Нәкъ Хәлил без, алдык вәгъдә билгесе...

                  Галиябану өчен җанны кызганмыйк!

                  ...Яшәү матур, Гаташ, гөлләр – мәңге яшь, -

                 Кулда бит Сөю әләмең –кулъяулык [Гаташ 2001:73].

   Әмма “шәкерт” үзенчә фикерли, үзенчә сөя, сөелә. Шигырьләренә “кулъяулык” кебек милли детальләрне, Хәлил, Галиябану кебек чын татар персонажларын да кертеп җибәрә.

    Шагыйрь газәлнең күп кенә шәкел таләпләрен дә саклый,аның бу ңанрында шигырьре биш-сигез бәеттән гыйбарәт. Рәдиф Гаташ, объктив кыенлыкларга да карамастан, үз газәлләрендә гаруз казанышларын да файдаланырга омтыла. Шагыйрьнең “Рәхмәт, Газәл” парчасында шундый юллар бар:

Рәхмәт, Газәл! Ярдәмеңә таяндым.

Бар дөньяга төрки сүзне таныткан

    Шагыйрь ирләр мәйданына таяндым.

   Әгәр дә әдип үзенә кадәрге рухи казанышларга таяна, аларны иҗади файдалана икән, аның бүгенгесе генә түгел, ышанычлы киләчәге дә бар[Миңнегулов 2003:284].

   Шигырь белән яшәп, әдәбиятның шул канатыннан башка тормышын күзалдына да китерә алмаган Рәдиф Гаташны халыкның язмышы, киләчәге борчымый калдырмый, әлбәттә аның хыялы – милләтен аңлы-белемле, күп телләр белеп, ябырылып шигырь укыган, шундагы рухи бөеклекләргә күтәрелеп, сәнгать серләрен тирәнтен аңлап, кичереп, сафланып, чистарынып яшәгән кавем ясап күрү.

    Рәдиф Гаташ барлык газәлләрендә дә уй-хис, рухи халәт тасвирлана.  Лирик каһарманның каршылыклв кичерешләр өермәсе шигырьнең эчке динамикасын тудыра, укучы һәм тыңлаучының күңел кылларын кузгата.

   Рәдиф Гаташ классик ңанрлар белә беррәттән, поэзиянең башка шәкелләреннән, шигырь элементларыннан да баш тартмый.  Шагыйрь укучылар яратып укый торган, милли образ-детальләргә бай робагыйлар яза. Робагый – гарәби чыгышлы сүз. Аның тамыр мәгънәсен «дүрт» төшенчәсе тәшкил итә.

   Рәдиф Гаташ үзенең робагыйларында да үзе булып , моңа кадәрге шигъри иманына тугрылыклы булып кала. Шагыйрьнең күпчелек дүртьюллыклары мәхәббәт темасына язылган.  Лирик герой һаман да сөя, бу изге хис белән яна, көя. Аның өчен мәхәббәт һәм яшәеш аерылгысыз, игезәкләр кебек.  “Ничәнче кат яшәү бу?” робагыенда шагыйрь болай ди:

                                 Әллә дөньяда бер яшәп киткәнмен?

Һәммәсен бер күргәндәй хис итәмен...

Хәтта сөю – таныш... Мең еллар элек

                                Синең өчен үлмәдемме, иркәм, мин?

   Лирик каһарманның мәхәббәте пакъ, рухи, самими.  Аны матди байлыклар, тәхет – кәнәфиләр кызыктырмый.  Сөю хисе – аның өчен иң зур байлык, яшәү мәгънәсе.

   Рәдиф Гаташ робагыйларының лирик каһарманы – тынгысыз каршылыклы зат: ул эзләнә, матурлыкка, гармониягә омтыла, вакыты белән кырыс, хакыйкать алдында туктап та кала.

   Шигырьнең робагыйлары мәхәббәт тематикасы белән генә чикләнеп калмый. Аларда классик дүртьюллыкларга хас булган кайбер башка мәсьәләләр дә гәүдәләнеш таба.

   “Әллә дөньяда  бер яшәп киткәнмен...” циклындагы робагыйларында автор Хафиз, Тукай, Дәрдмәндкә мөнәсәбәтле уй-кичерешләрен дә гәүдәләндергән:

Тукай да сәяхәт иткән...җай булган.

Әстерхан, Уфада озак – ай булган...

Пайтәхетне дә күргән, ...әмма горур

    Рух тәхетендә чын таңлы Тукай булган!

   Шагыйрьне “Җырда ни генә юк бүген” робагыенда тормыштагы әхлаксызлык, әдәбияттагы зәвыксызлык күренешләре дә борчый:

                                 Нинди фал бу? Арка бирдек әдәпкә:

     Җырда – фәхеш, исерек рухы, гыйбәт лә.

   Рәдиф Гаташ робагыйлары – XX гасыр ахырында иҗат иткән шагыйрьнең үз-үзе, дөнья җәмәгать, тарих,  киләчәк белән әңгәмәләре, җан сәхифәләре, яҗа гасырда, меңьеллыкта яшәячәк инсаннарга сөюнең, ирләр мәхәббәтенең олылыгын, изгелеген бөек татар телендә васыятьнәмәсе, иҗат мөрәҗәгать догасы.

                                   Үз бәямне көтәм әле җирдә мин:

Инде матур сүзләр төзә беләм мин.

                                   Сөю сүзе... Кемгә кирәк ул бүген?

...Һаман яхшы санда түгел илдә мин!

- дип яза “Һаман яхшы саналмыйм” робагыенда. Кешенең, аеруча иҗат иясенең, үзүзенә  ышынычы, башкарган эш гамәлләренең кыйммәтен белүе зарур. Бу –  һич тә тәккәберлек, мактану, масаю түгел, ә тыйнаклык белән керешкән инсани горурлык.  Хатыйп Миңнегулов Рәдиф Гаташка мөрәҗәгать ите шундый сүзләр яза: “Рәсми бүләкләргә, затлы кәнәфиләргә, күп мал-мөлкәткә ия булмасаң да, син бәхетле, бай шагыйрь. Чөнки синең олуг Сөю турында таш бәгырьләрне дә кузгатырлык, “туң заманны да эретерлек” шигырьләрең бар” [Миңнегулов 2003:283].

   Рәдиф Гаташ – бөтен рухы, фикерләве, тел-стиле, хис-тойгылары, чынбарлыкны тоюы, сәнгатьчә рәсемләве белән милли шагыйрь. Кырык еллык иҗатында ул – татар поэзиясенең шигъри мөмкинлекләрен арттыруга, жанр хәзинәсен баетуга да зур өлеш керткән автор. Ул классик әдәби казанышларны, милли фольклор байлыгын дәвам иттерә, башка халыкларның эстетик тәҗрибәсен дә иҗади үзләштерә.

Кулланылган әдәбият.

  1. Гаташ Р. Газәлләр. – Казан: Мәгариф Нәшрияты, 2001 -143б.
  2. Миңнегуллов Х. Шигъри сүзгә тугърылык.// Юлдаш, 2001.№6,1-2б.
  3. Миңнегулов Х. Гасырлар өчен тыңлап... – Казан: Мәгариф,2003 267-284 б.
  4. Гаташ Р. “Гөлләр су сорый” – Казан: Тат.кит.Нәшр. - 1984.-15б
  5. Гаташ Р. Тел ачкычлары.- Казан: Тат.кит.нәшр, 1973 –20б


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Статья. Детское творчество в изобразительной деятельности.

Этот материал можно использовать в работе с родителями....

Методическая статья "Проблема творчества в развитии детей дошкольного возраста".

В статье даётся анализ проблемы творчества детей и способы  её решения через использование нетрадиционных техник и материалов в практической деятельности педагога....

Статья "Народное творчество как средство социально - личностного развития детей".

Социально - личностное воспитание  является важнейшей стороной формирования и развития ребенка и предполагает становление его отношения к родителям, окружающим людям, к коллективу, к Родине....

Статья «Совместное творчество ребёнка и взрослого».

Ребёнок открыт миру, готов к движению вперёд, но у него мало опыта – источника творческих идей. Общество часто поощряет вариативное поведение в детстве и препятствует ему во взрослом состоянии.Т...

Статья «Художественное творчество как средство познавательного развития»

laquo;Истоки способностей и дарований детей находятся на кончиках пальцев…»                              ...

Статья " Детское творчество"

Любовь к творчеству в любых проявлениях, во всех возрастах способствует формированию целостной, гармоничной и разноплановой личности. Но не надо исключать и то, что увлечение лепкой или игрой на бараб...

Статья «Детское творчество».

ОВ статье дается описание детского творчества, что влияет на обогащение детского опыта в разных видах продуктивной деятельности: игре, изобразительной и музыкальной деятельности, тем самым э...