Уенчыкларны саклап тот
план-конспект занятия (младшая группа) на тему
Кечкенәләр төркемендә "Уенчыкларны саклап тот" дигән темага дәрес конспекты.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
uenchyklarny_saklap_tot.docx | 22.35 КБ |
Предварительный просмотр:
Уенчыкларны саклап тот.
Максат: Уенчыкларны сакчыл тоту турында белемнәр бирү. Балаларның логик фикерләрен, сүз байлыкларын үстерү.
Әйләнә тирәдәге предметларга сакчыл караш, ярдәмчеллек тәрбияләү.
Җиһазлау: Уенчыклар китабы, такта, уенчыклар.
Геройлар: Белмәмеш.
Сүзлек: Белмәмеш, саклау, сакчыллык, җыештыру.
Кулланылган әдәбият: “Гөлбакча” Балалар букчасы өчен хрестоматия. Төзүчеләр: Ф. Ю. Юсупов, З. Ф. Камалова. К.: 1990.
Правила- повидения для воспитанных детей. Г. П. Шалаева, О. М. Журавлева. М.: 2006.
Бәйрәмнәр бәйләме: Балалар бакчалары тәрбиячеләренә, сыйныф җитәкчеләренә ярдәмлек Төз: В. Г. Гомәрова. Ф. Я. Зарипова. – Казан: Мәгәриф; 2005 – 207б.
Игрушки: А. Барто – Москва; 2005-61л.
Алдан эшләнелгән эшләр: Шигырьләр ятлау. Рәсемнәрне карау. Рәсемнәр буенча әңгәмә үткәрү. Үткәрелгән әңгәмәләр буеча нәтиҗәләр чыгарырга өйрәтүне дәвам итү.
Балалар группага керәләр.
Т.: Балалар карагыз безгә күпме кунаклар килгән. Әйдәгез алар белән исәнләшәбез.
Б.: Исәнмесез!
Т.: Балалар, карагыз әле безнең идәндә уенчыклар ята. Безгә кунаклар килгән ә безнең группа җыештырылмаган. Әйдәгез әле аларны тиз генә урыннарына җыеп куябыз(уенчыкларны җыеп урыннарына кую)
Т.: Балалар, бу уенчыкларны кем туздырып ташлады микән.
Б.: Белмибез!
Группага ишек шакыганы ишетелә.
Т.: Ишетәсезме кемдер ишек шакый?
Кем микән ул?
Группага йөгереп Белмәмеш керә.
Б.: Баалар кая минем уенчыклар?
Т.: Балалар кергәч без нишләргә тиеш әле?
Б.: Исәннәшергә!
Т.: Дөрес балалар , кергәч без исәннәшергә тиешбез.
Б.: Ә мин исәннәшә белмим.
Т.: Әйдә безнең белән бергәләп кабатла.Исәнмесез!(кабатлыйлар)
Б.:Бу бик җиңел икән! Мин хәзер гел исәнләшеп йөричәкмен!
Балалар кайда соң минем уенчыкларым?
Т.: Ә син аларны кайда калдырдың соң?
Б.: Менә шунда уйнаган җиремдә идәндә. Балалар күрмәдегезме?
Бал.: Ә без аларны җыештырып куйдык.
Б.: Ә нигә сез аларны алып куйдыгыз.
Бал.: Чөнки уйнагач уенчыкларны урыннарына алып куярга кирәк.
Б.: Ә нигә аларны урыннарына куярга кирәк?
Бал.: Чөнки алар пычраналар. Башка балаларга уйнарга калмый.Ватылалар.
Т.: Дөрес. Белмәмеш хәм сиңа да икенче тапкыр уйнагач уенчыкларыңны урыннарына җыеп куярга кирәк булачак.
Б.: Ярар, мин башка вакытта гел уенчыкларымны җыеп куярмын.
Ә менә мин сезгә үземнең китабымны алып килдем анда уенчыклар я
салган. Әйдәгез карыйбыз.
Китапның беренче битен ачалар. Анда Аю ясалган. Аюның бер аягы юк.
Т.: Балалар нишләп аюның бер аягы юк икән?
Ислам шигырь сөйли.
Аю идәнгә егылган,
Шунда бер аягын сындырган.
Барыбер ташламыйм мин аны,
Чөнки бик яратам мин аны.
Т.: Менә нишләп аюны аягы юк икән. Әйдәгез аңа булышабыз яңа аяк куябыз. 1 Бала чыгып аякны беркетеп куя.
Китапның икенче битен ачалар. Куян рәсеме ясалган.
Т.: Балалар ә бу куянга ни булган?(колагы юк)
Т.: Белмәмеш әллә син өздеңме?
Б.: Әйе шул уйнаганда өзелде.
Т.: Балалар Белмәмешкә әйтегез әле уенчыклар белән ничек уйнарга кирәк.
Бал.: Сак уйнарга пычратмаска, җыртмаска, өзмәскә.Кабатлыйбыз сак уйнарга.
Т.: Дөрес балалар . Әйдәгез куянга аңа колаклар куйк бәлки ул әле елмаеп та куяр безгә.
1 бала чыгып беркетә.
Китапның өченче битен ачалар.
Курчак рәсеме.
Т.: Ә бу кучакка ни булган.
Бал.: Бер кулы юк.
Т.: Шигырьне кем сөйли?
Бер бала шигырь сөйли.
Кичә Ләйлә көйсезләнеп
Атып бәрде курчагын
Уйнысы килгәч ул аны
Эзли башлады тагын
Т.: Менә нишләп кулы юк икән курчакның.
Кулын беркетәләр.
Т.: Белмәмеш син хәзер уенчыклар белән ничек уйнарга икәнен аңладыңмы?
Б.: Юк шул аңлап җиткермәдем, балалар, тагын бер тапкыр әйтегез әле.
Бал.: Уенчыкларны уйнаганнан соң урыннарына алып куярга кирәк.
Уенчыклар белән сак уйнарга кирәк.Аларны пычратмаска кирәк.
Кабатлыйбыз сак уйнарга.
Т.: Менә хәзер аңладыңмы?
Б.: Әйе, менә хәзер аңладым. Мин хәзер уенчыкларны гел саклап тотармын. Сез дә Шулай саклагыз.Ярыймы.
Ә хәзер мин башка балалар янына барыйм аларга да уенчыкланы саклап тотарга кирәклеге турында аңлатыйм.
Саубулыгыз!
Бал.: Саубулыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
5-6 яшьлек балаларның тормышында уенчыкларның роле (әти-әниләр җыелышында чыгыш).
Уенчыкның бала өчен күңел ачу чарасы гына түгел, эффектив үсеш инструменты да, хәрәкәтләрне камилләштерүче, сөйләмне активлаштыручы ярдәмлек булуы турында әйтелә....