Балаларны диалогик сөйләмгә өйрәтү.
статья по теме
Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү мөһим мәсьәләләрнең берсе. Чыгышта балаларның диалогик сөйләмен үстерүдә уеннарның әһәмияте чагыла.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dialogik_rech.doc | 31.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Балаларда кечкенәдән әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрннең изге һәм җаваплы бурычы.
Бала тәрбияләүдә иң җаваплы чор – 7 яшькә кадәр, чөнки әхлаклылык сыйфатларының нигезе нәкъ шушы вакытта салына. Димәк, балага үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү балалар бакчасында һәм гаиләдә башлана.
Кеше борынгы заманнардан ук баласын ана теленә өйрәткән, тел хәзинәсенең матурлыгын, аһәңлелеген аның күңеленә сеңдерергә тырышкан.
Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә, ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барабыз. Бу максатларны тормышка ашыруда нәфис сүз, әдәби әсәрләр һәм халык иҗаты әсәрләренең әһәмияте гаять зур. Матур әдәбият әсәрләре балаларны әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләүдә булышлык итә.
Балалык еллары өчен гаҗәеп кызыклы, тылсымлы, гыйбрәтле тормыш дәреслеге бар. Бу - әкиятләр. Аларга халыкның педагогик культурасы, милли үзаңы, әхлак сыйфатлары, күңел матурлыгы, нәфис зәвыгы тупланган. Бала әкиятләрне тыңлап, уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнә, күңеле белән гаделлек, дөреслекнең җиңүен тели.
Әкиятләр балаларда матурлыкка, изге эшләргә соклану, усаллыкка, явызлыкка нәфрәтләнү, шулай ук яклаучысызларны кызгану, кайгырту кебек хисләр тәрбияли. Татар халкының “Өч кыз”, “Гөлчәчәк” әкиятләре балаларны өлкәннәргә карата мәрхәмәтле, рәхим-шәфкатьле, ярдәмчел булырга өйрәтсә, “Ялкау малай”, “Батыр әтәч”, “Куркак юлдаш” әкиятләре аша бала ялкаулык, куркаклык, дорфалык кебек сыйфатларны батырлык, тырышлык, кешелеклелек сыйфатлары белән чагыштырырга өйрәнә.
Балаларны әкиятләр белән таныштырганнан соң, эчтәлеге буенча сораулар биреп, бирелгән сорауларга җавап кайтара белергә өйрәтәбез, үзләреннән иптәшләренә сораулар бирдертәбез. Сөйләшкәндә сүзләрне ачык, башкалар аңларлык итеп әйтергә күнектерү өстендә эшлибез. Әкиятләрне сәхнәләштерү дә диалогик сөйләмгә өйрәтүдә зур нәтиҗә бирә.
Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү, сәнгатьле сөйләргә өйрәтү, ана теленә, халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан балалар белән курчак театрлары куябыз. Иң элек һәр әкиятнең эчтәлеге белән танышабыз, ә аннары курчаклар белән ничек эшләргә өйрәтәм.
Тәрбия эшенең мөһим чарасы – уен да балаларга әхлак тәрбиясе бирүгә, аларда хезмәт күнекмәләре формалаштыруга ярдәм итә. Бәйләнешле диалогик сөйләмгә өйрәтүдә рольле-сюжетлы уеннарның әһәмияте бик зур. Уен барышында баланың холык-фигыле, сәләте ачыла, бер-беренә игътибарлылыгы, ярдәмләшә белү-белмәве күренә. Нинди генә уен булмасын, (“Гаилә”, “Мәктәп”, “Чәчтараш”, “Ашханә” һ.б. ) бала бер-берсе белән аралаша. Аларны ягымлы итеп сөйләшергә, “тылсымлы сүзләр”не кулланырга, кибеттә яки автобуста кызларга, өлкәннәргә урын бирергә, сорауга ачык итеп җавап бирергә өйрәтәбез.
Һәр уенда да телефоннан сөйләшү моментын кертергә тырышам. Моның нәтиҗәсе дә күңелле: матур сөйләмгә өйрәнү белән берлектә, әдәплелек сыйфатлары да арта. Уен вакытында башкалар фикере белән хисаплашырга, көчсезләрне якларга, иптәшләренә булышырга өйрәтәбез.
Һәр көк иртән балалар белән диалогик бәйләнешле сөйләмгә өйрәтүне дәвам итү максатыннан, төрле темаларга әңгәмәләр планлаштырам. Көн дәвамында һәр бала белән сөйләшеп чыгарга кирәк. Син нәрсә эшләргә яратасың? Әти-әниеңнең исемнәре ничек? һ.б. сораулар биреп, нәниләрне әңгәмәгә тартам. Балалар белән индивидуаль әңгәмәләр сөйләм культурасы тәрбияләүгә булышлык итә. Бу эш прогулка вакытында күзәтүләрдән соң, картина караганнан соң да дәвам итә. Әңгәмә вакытында үземә мондый таләпләр куям: сорауларны төгәл итеп бирергә; җөмлә төзү күнекмәләре булдырырга; лексик күнегүләр кулланырга.
Балаларның сөйләм телен үстерү һәм ныгытуда иң камиль ысуллардан – театральләшкән уеннар санакла. Үз чиратында, бу төр уеннар, балаларның әдәби әсәрләрнең эчтәлеген белү, рольләрне башкарганда мимика, хәрәкәт һәм интонация белән әйтелергә тиешле фикерен аңлатуны үз эченә ала.
Театрәльләшкән уеннар зур төркемдәге балалар белән генә уздырыла, әмма 1 кечкенәләр төркеменнән үк балаларны сәнгатьле сөйләмгә, кешеләрнең кәефләрен, хайваннарның хәрәкәтләрен, күрсәтә белүдә системалы эш алып барылырга тиеш. Кече яшьтәгеләргә эчтәлеге һәм үзенең сәнгатьлелеге белән балаларны үзенә тартып торган такмак һәм такмазаларны өйрәткәндә төрле уен алымнары куллану зур нәтиҗә бирә. Мәсәлән,бер генә мизгелгә мин йомшак куян уенчыгы күрсәтәм, аннан аны яшереп, бергәләп куянны чакырабыз:
- Куян, син кайда?
- Яшел тугайда.
- Куян, син кайда?
- Калын урманда.
Балалар телендә диалог формасында төзелгән шигъри әсәрләр дә аерым бер төркемне тәшкил итәләр. Бу әсәрләрне кара-капшы икәү яисә бер генә бала да башкара ала. Аларны әйтешләр дип атыйлар. Бу әсәрләр балаларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итәләр. Шуның өчен аларны дәрес һәм уен вакытларында даими кулланырга кирәк.
- Песекәем, песекәй,
Кая бардың, мескенкәй?
- Мин бардым тегермәнгә.
- Песекәем, песекәй,
Нишләдең соң син анда?
- Он тарттырдым мин анда...
Шуны да истән чыгармыйк: һәр баланың үз үзенчәлеге бар, шуны истә тотканда гына, тәрбиянең нәтиҗәлелегенә ирешергә мөмкин.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сәнгать эшчәнлеге аша балаларның иҗат итү сәләтләрен үстерү.
Кеше тормышының, гомеренең иң истә кала торган, иң сагындыра торган вакытлары, хатирәләргә бай чаклары була. Әйтеп бетергесез күңелле истәлекләр бигрәк тә балачак белән бәйле. Ә шул балачакның ...
Тема: “Балаларның юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен тотуы. Велосипед һәм аннан файдалану"Эшне үтәде: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә
Программа эчтәлеге :Белем бирүче: Балаларны велосипед һәм аннан ничек файдалану, аны буеңа һәм яшь үзенчәлегенә карап сайларга өйрәтү. Велосипед өчен кирәкле юл билгеләре белән танышт...
Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме)
1.Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбия...
“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.
Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...
Балаларны яклау коне
Шаян музыка Исәнмесез безнең шаян дусларХуш киләсез, рәхим итегез,Балаларны яклау көне беләнТәбрикләргә рөхсәт итегез! Кояшның да бүген йомшак нурыБезне бире сөеп китердеТату, акыллы, ...
Перспектив план"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыру"
Мәктәпкәчә яштәге балаларны фольклор әсәрләре беләнтаныштыру эшенң перспектив планы № Тема Уртанчылар төркеме Зурлар төркеме Мэктэпкэ хэзерлеклэр торке...
Беренче кечкенәләр төркемендә хезмәткә өйрәтү төрләре һәм аларны балаларның үзләштерүе.
Баланың үсешендә шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә. Программада(яшь ягыннан мөмкинлекләреннән искә алып) хезмәткә омтылыш, иң гади эшчәнлек күнкемәләре, эш...