Гаилә бәйрәме
материал (старшая группа) по теме

Галимуллин Ильшат Рашитович

"Гаилә бәйрәме"нә сценария

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Сценария для праздника семьи81 КБ

Предварительный просмотр:

                         Гайлә бәйрәме.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар спальныйда.Залга әби белән бабай чыга.Өй күренеше.Бабай газета укый,әби бәйли.Спальныйда татар халык көе ишетелә.

Әби:   Тыңла әле,карт,тыңла, үзебезчә җырлыйлар.Балалар кайтканчы иркенләп тыңлап

        калыйк,кайтсалар хәзер шайтан көенә                    

        борырлар.И, үзебезнең монга җитәме соң.Безне

        яшь чакларга кайтара торган җырлар.          Бабай:   Әйе, мин сыздырып тальянда уйный идем,ә сез                                                                                

        кызлар кушылып җырлый идегез, аннан соң        

        биер идек. Без яшь чактагы уеннар уйналып        

        беткән шул инде,сагынып сөйләргә генә калды.

Әби:  Һай,картым , онытып та торам икән. Бүген

        оныгыбыз Ләйсән балалар бакчасында гайлә бәй-

         рәме булла диде.Уйныйбыз , җырлыйбыз, биибез

        диде.Әти-әниләре эштә булгач , без барырбыз инде.

 Бабай:  Белмим шул, безне кертерләр микән анда,бик

           ерак та бит.Барып җитә алырбыз микән?

Әби:   Я, ярар картым,киреләнмә.  «Чакырган җиргә бар                          

         куган җирдән кит»-ди бит халык. Барыйк.

Бабай:  Әйдә барыйк булмаса, оныкларның һөнәрләрен

             күреп кайтырбыз.Кузгалдык.

Әби,бабай ишектән чыгып китәләр.Балалар залга чыгып тезелә.Әби белән бабай керә.

Бабай:  Исәнмесез,оныкларым.Бәйрәм шушында була-

           мы?

Әби:   Керергә мөмкинме?

Т-че:  Исәнмесез, әйдәгез, рәхим итегез.Узыгыз.Киләсе

         кунаклар килеп беттеләр ахрысы.Бәйрәмне башлар

       га рөхсәт итегез.

        Кадерле кунаклар.Сезнең барыгызны да бәйрәмегез белән котлыйбыз.Сезгә сәламәтлек , шатлык-куанычлар ,гайлә бәхете телибез.

      Кояш сезгә бөтен нурын сибә,

      Сезнең өчен йөзә болытлар.

      Сезнең өчен сайрый бөтен кошлар

      Сезнең өчен уйный дулкыннар.

      Ал кояш----күгебездә

      Ә шатлык---күңелебездә

      Килегез , кунаклар безгә

      Гайлә бәйрәме бездә.

      Безнең бакчада—бәйрәм,

      Бик күңелле көн бүген.

      Иртәдән үк кояш көлә,

      Бизәп  зәңгәр күк йөзен.

Сыздыр әйдә гармуныңны

Без җырлаган көйләргә.

Бәйрәмебезне башлыйбыз—

Калсын сагынып сөйләргә.

                 Җыр:  «Кояш гомере телим»

Йокысыннан тора кояш

Елмаеп көлеп кенә.

Болыт арасына да ул

Елмаеп килеп керә.

Уятканда да уята

Нурларын сибеп кенә

Кем үстерә әни кебек

Иркәләп сөеп кенә.

Шушы кояштай тормышның

Кадерен белеп кенә.

Әйдәгез бер яшик әле

Елмаеп көлеп кенә.

 

Т-че:    Баланың иң якын киңәшчесе дә,хәленә керә

       белүче дә, шатлыгын уртаклаша белүче дә кеше—

     әни .Татар халкында шундый мәкаль бар. «Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да,анаң каршындагы бурычны үтәп бетерә алмассың.Нәрсә дигәнне аңлата бу,балалар.Әйе, без әниләрнең сүзен тыңларга,кадерен белергә,булышырга, зур үскәч аларны ташлап китмәскә

карарга тиешбез.Әни---дөньяда иң якын,иң изге кеше ул. Әйдәгез, әниләребез турындагы иң матур, чын йөрәктән чыккан шигырьләребезне сөйләп китик әле.

                  Бәйрәм бүген.

Күтәренке күңелле , бар да көләч шат бүген

Күктә кояш елмая, яшерә алмый шатлыгын.

 Бик зур үстем инде мин

 Әниемә булышам

 Үз ботинкамны үзем

 Кияргә тырышам.        Алмаз.

 Башка башка эштә дә

 Файдам бар әнигә

 Уйнап кайткач , пәлтәмне

 Үзем эләм чөйгә дә.

 Әниемнең эше күп

 Бәйли миңа оек.

 Бүген бөтен уенчыкны

 Үзем куйдым җыеп.

 Әнием китә эшкә

 Ә мин чебеш карыйм

 Ипи турап ашатам

 Мин дә эшкә ярыйм.

 Тавышлары булмаса да

 Әллә каян ишетәм        Айзилә

 Аяк очларына басып

 Керә әни ишектән.

 Уянмасын ди ул мине

 Таң йокысын бүлмәсен

 Күзләремне йоммаганым

 Уянганны күрмәсен

 Куанып ятам әнинең

 Исән-сау көннәренә

 Аяк очларына басып

 Су сибә гөлләренә.

 Атасы дип балалар дип

 Үзе дә сизми бугай

 Аяк очларында йөрде

 Гомере буе шулай.

 Тыңлап ятам мин әнинең

 Бар  гомерен   ишетәм

 Аяк очларына басып

 Чыга әни ишектән.

     

Тып-тып тама тамчылар,җырлап бәйрәм көенә

«Бәйрәм бүген»,диеп гүя,тамчылар да сөенә.

Җырлыйсы килеп кенә,тора бүген безнең дә

Көтеп алган бәйрәме,бүген һәммәбезнең дә

Җыр күтәрә күңелне , бар да көләч,шат бүген

Бүген әни бәйрәме , сигезенче март бүген.

Ришат:  Син әнием минем өчен ,бу дөньяда бер генә

              Елмайганда йөзләреннән , бар өйгә нур бөркелә

     Тыңлап бишек моңнарыңны, елавым басылган бит

Теллем дә минем иң әвәл, «әннә»дип ачылган бит.                            «Әниләр бәйрәме»  Илназ.

Нигә бүген бөтен җирдә,чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,беләбез һәммәбез дә.

Бүген әниләр бәйрәме,бүген җирдә тантана

Кояш шуңа көлә бүген, гөлләр шуңа шатлана

Әниләрнең бәйрәменә куана шулай алар

Әниләрне котлый бүген ,җирдә барлык балалар.

Миндә котлыйм әнкәй сине,теләгем бар минем дә

Мәңге шулай кояш кебек,балкы күңел түрендә

Т-че: Кая барма,шунда әнкәй йөзе,

          Кая барсам әнкәй күңелдә

          Әни генә шулай синең өчен

          Җанын биреп йөри гомергә.

         Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә

         Аларгадыр бөтен авырлык

        Әнкәйләргә күктә йолдызлардан

        Я кояштан һәйкәл салырлык.

        Җан җылысын тоя күңелебез

        Әнкәй көчен тоя кулыбыз

        Үпкәләмәсеннәр әнкәйләргә

        Гел изгелек кенә кылыгыз.

Әнием минем матур, күзләре якты көләч

Шундый күңелле була, ул өйгә кайтып кергәч.

Мин елышам әнигә,әни миңа елыша

Битләре аның кайнар,ә куллары йом-йомшак.       Алсу.

Конфет та кирәк түгел, кирәк түгел курчак та,

Чөнки мин әниемне,алдым инде кочаклап.              

               «Челтәр элдем читәнгә».

Юриме әллә чынлапмы, минем әни турында    Фирүзә.

Сөйли бөтен иптәшләре,--ут уйната кулында.

Сыйпап та караганым бар,аның җылы кулларын

Тик аларны күргәнем юк ут уйнатып торганын.

Бәхәсләшеп тормыйм инде,зурлар яхшы беләдер,

Өлкәннәр аның кулында ут уйнавын күргәндер.

Т-че:  Әйе,әниләрнең йомшак куллары,ягымлы ,тәмле

        сүзләре балагаюлдаш була. Әни-әнкәй сүзләре кай-

       сы гына телдә әйтелсә дә ул һәркемгә якын,изге сүз.

      Баланың шатлыгын,кайгы-хәсрәтен дә алар беренче-

     ләрдән булып уртаклаша,акыллы киңәшләрен бирә.

Рашит:   8 нче март ,әни бәйрәме,бүләк итәрмен

                                                             чәчәк бәйләме

 Ничек табарга,кайда чәчәк бар,

  Кая карама каплаган ак кар.

  Әнигә шигырь бирдем бүләккә,--

  Гомергә ди ул калыр йөрәктә.

Т-че:  Балалар әниләр кебек үк сезне яратучы әтиләре-

     без дә бар бит әле.Алар сезне кечкенә вакытта уйнат-

     каннар,кирәк вакытта ашатканнар,иркәләгәннәр,

     матур ягымлы сүзләр әйткәннәр.Алар иң көчле,

    иң әйбәт һәм иң батырлар.Алар безнең яклаучыларыбыз да,саклаучыларыбыз да.Безнең яраткан һәм зур хөрмәткә лаеклы әтиләребез!Без шундый әтиләребез белән горурланабыз.Әйдәгез,аларга да шигырь җырларыбызны бүләк итик әле.

  Бәйрәм икәнен белгәннәр

  Матрёшкалар да килгәннәр.

  Гайлә бәйрәмендә

  Биеп китик дигәннәр.

          Урынымны җыештырып

          Күлмәкне киям үзем

          Әтием «Кул арасына

          Керә»-ди-Алинә кызым.

          Идәннәрне юып алам

          Юышам керләрне дә

          Һәр көн иртән сулар сибәм

          Үстерәм гөлләрне дә

          Иртән торуыма мине

          Әнә күпме эш көтә

1  Һәммәсе дә әзер                          2    Кайтып керер әти

  Чәй кайнаган күптән                    Әниемне үбәр

  Мичтә бәлеш пешкән                    Мине күккә чөяр

  Тик әтинең кайтып                        Су китергәнемне

   Җитәсе бар эштән                          Әни  аңа сөйләр

                                                              И сөенер әти

                                                              Улым уңган дияр

3 Сагынып , зарыгып                 Илгизәр.

   Барыбыздан

   Әтиемне мин көтәм

   Ул кайтудан да зур

   Шатлык бармы икән.

Әтием белән икәү,без гел бергә йөрибез,

Бергә утын кисәбез,бергә карлар көрибез.

Әгәр Барсак урманга,бергә җырлап алабыз      Дәниф.

Яшерелгән гөмбәне икәү эзләп табабыз.

Язлар җиткәч балыка,таң аткач ук барабыз

Тота алмасак әллә дип сатып кына алабыз.

Бергә ишкәк ишәбез,бергә кәрзин үрәбез

Бик күңелле яшибез,менә шуңа күрә без.

            «Солдат булам» җыр

Әти чигүче дә түгел,балта остасы гына

Гаҗәпләнеп туя алмыйм,аның осталыгына.    Тәлгать.

Ул ясаган тәрәзәләр булмаса да бик зурдан

Аннан олы кояш чыга--өй эче балкый нурдан.

Балта белән юынган диеп әйтәләр начар эшкә

Аның эшен күреп кеше болай сөйләмәс һичтә.

Кешеләр тунмасын дип бураннарда,җилләрдә

Җан җылысы тула бит ул,үзе салган өйләргә.  

Әни почмакка бастыра мине,нигә икәнен беләсез инде

Торам төз генә,телләшми генә,

 сер бирми генә,сөйләшми генә               Айзат.

Чыкмый тынным да,еламыйм хәттә,

Елау турында уйламыйм хәттә

Әзер мин монда көн дә торырга—

Өйрәнәм бит мин солдат булырга.

Солдат булырга ,сакта торырга.

   Әнием пешермәгән ризык юктыр дөньяда

   Кызыгып карап торгач өйрәтә ул миңа да

   Ниләр генә белми ул,йөзем белән икмәкләр,

   Гөбәдия,кабартма,коймаклар,тәбикмәкләр.

   Өчпочмаклар,бәлешләр, исемсезләре шактый

Балалар башкаруында «Бас кызым әпипә»

    Бүлмә эче ыгы-зыгы,безнең өйдә зур бәйрәм

    Әти чәчәк бүләк итте,әниемә бер бәйләм.     Талия.

    Идәннәрне юды,аннан сулар сипте гөлләргә

    Бүгенге көн ошамаган ,бер дә башка көннәргә.  

Бас,бас,катырак бас

Бии икән дисеннәр

Безнең кызлар табаныннан

Ут чыгара дисеннәр.

1.   Каеш будым билемә                2.Иңемә мылтык астым

   Тасма тактым җиңемә        Әти каршына бастым

   Йолдызлы бүрек кидем          -Килдем иптәш командир

   Мин солдат булдым дидем.  -Әйдә берәр фәрман бир.

3.Бераз утын ярырсын             4 Шуннан китте и китте

   Аннан суга барырсын               Мине чын солдат итте

-Була дидем фырт кына               Бетте ялкау гадәтем

  Һәм борылдым кырт кына.       Санаулы һәр сәгатем.

5 Иртүк торам юынам              6  Бүлмәдә тәртип хәзер

   Сөлге белән уынам                    Ни кирәксә шул әзер

   Ялт иттерәм тешләрне              Солдат буллу шулай ул

   Аннан эшлим эшләрне.             Өйрәнгәч бик уңай ул.

      Җыр: «Без әтине яратабыз»

Әни миңа әкият сөйли,кулларында бәйләве

Нигә көн дә булмый икән , бу әниләр бәйрәме.

Сеңлемнең бүләге, һәммәсенә ошады

Ул сөтен дә эчеп куйды, боткасын да ашады.

    Әти белән әнине,чүт кенә кызык итәм

    Үзләренә әйтмәгез,сездән башка серемне

    Беркем белмәсен бүтән.

    Алар эштән кайтуга,бар өйне җыештырам

    Аш пешерәм,чәй куям,ә үзем күренмичә

   Чыланга кереп торам.

   Алар кергәч,юынгач,һәм ашарга утыргач

   Берни булмаган сыман,уеннан кайтып керәм.

   Нәрсә диярләр икән,бу эшләрне эшләгән

   Кем дип белерләр икән,мин дип белерләр микән.

Әй,ачу чыкты абыйга

Шундый иртә торган ул.

Мин торганчы бөтен эшне

Бетергән дә куйган ул.

      Утыннар да кисеп керткән,

      Ишегалдын көрәгән.

      Аның күпме эшләгәнен

      Әнием дә күрмәгән.

Әнием мактый абыйны

Әй,уңган улым син,ди,-

Бөтен эшкә өлгергәнсен

Минем уң кулым син,-ди.

     Ә абыем рәхәтләнеп

     Көлеп тора бер читтә.

     Көл,әйдә,көл , синнән әле

     Үч алырмын ничек тә.

Әниләр бәйрәме тагын

Килеп җитәр бер елдан

Шул чакта күрерсез менә-

Кем өлгер дә,кем уңган.

     Әтигә йомышы төшмәгән кеше юк

     Аның бит кулыннан килмәгән эше юк.

    Бура да бурый ул,чыгара белә мич

    Терлекче,игенче,гармунчы,итекче,

   Комбайнчы,шофёр,кирәксә була ич.

   Кемгәдер булышам, эшләсәм игелек,

   Әйтәләр: «Гел инде әтине бу егет».

   Әйтәләр ихластан,мин моңа ышанам

   Әти бит үзе дә гел миңа ошаган.

Т-че: Әле безнең зур ихтирамга , олы хөрмәткә лаек булган әби-бабаларыбыз да бар бит. Аларны хөрмәтләп җырлар,шигырьләр,биюләр бүләк итик әле.

     Без әбине яратабыз

     Ул да безне ярата.

     Якты йөзе,йомшак сүзе

     Барсы безгә карата.

     Әби безгә тәмле ашлар

     Һәммәсен пешерәм –ди.

     Балаларым сез дигәндә

     Барсына өлгерәм –ди.

     Әби шулкадәр ,сагынган

     Башлардан сыйпап ала,

     Яныннан узып киткәндә

     Аркадан сөеп кала.    

Мин бар чакта яныңда,әбекәй син кайгырма

Мине бәләкәй димә,мин бик күп эшләр беләм.

Мин сиңа булышырмын,идәнең юышырмын,

Кереңне юышырмын,урыныңны җыярмын,

Савыт-саба юармын,гөлләргә су сибәрмен,

Арысам да түзәрмен,минем бит әнием дә:

«Булыш»-ди әбиеңә.

Эшләр беткәч икәүләп,чәй эчәрбез бик тәмләп.

Көләч булырга кояштан

Өйрәнгән минем әни

Җитез булырга җилләрдән

Өйрәнгән минем әни

Иртә торырга әтәчләр

Өйрәткән бугай анны

Юмарт булырга туган җир

Өйрәткән бугай аны.

Әни сүзе яшәү сүзе

Икесе дә миңа бер

Я Ходаем әниемә

Бирсәнә озын гомер.

Т-че:Рәхмәт сезгә. Тормышта төрле гыйбрәтле хәлләр ишетелеп тора.Берничә бала тәрбияләп үстергән әби-бабайлар картлык көннәрен картлар йортында үткәрергә мәҗбүрләр.Әтисе һәм әнисе исән булып та,ятим балалар йортында тәрбияләнүче балалар шактый.Балаларыбыз тигез гайләдә ,сәламәт булып үссеннәр,ә безгә картайган көнебездә алар янәшәсендә булырга язсын.Һәр ата-ананың да изге теләге кабул булсын,балаларыбыз безгә карата рәхимле-шәфкатле булсыннар иде. Бер-беребезгә ягымлы булыйк,матур сүзләр генә әйтешеп яшик.Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшы икән,иртәгә эшегездә җиңелрәк булыр.Монда кабынган елмаю йортларыгызда да дәвам итсен.

Бәйрәмебезне әти-әниләр ,балалар бергә татарча биеп тәмамлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...

"Безнең гаилә-тату гаилә"

Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи....