Каз өмәсе.
план-конспект занятия (старшая группа) по теме
Предварительный просмотр:
Күңел ачу.
“Әбиләрдә каз өмәсе”.
Сәхнәдә өйнең эчке күренеше. Өстәлдә йолкынган казлар.
Балаларның җырлый-җырлый килгәннәре ишетелә.
Бабай: Нәни дуслар килә ахры, ә әбинең һаман эше бетмәгән.
Балалар “Каз канаты”н җырлап килеп җитәләр.
Балалар: Исәнмесез, бабакай.
Бабай: Исәнмесез, оланнар, исән-сау гына килеп җиттегезме?
Балалар: Сез чакырдыгыз, без килдек
Каз каурыен суерырга.
Әби чыга.
Әби: Э-эй, авылыбызның нурлары, өмәбезне дәвам итәргә килеп тә җиткәннәр.
Балалар: Исәнмесез, әбекәй,
Йортыгызга бәрәкәт иңсен!
Өстәлләрегез сыйлы булсын!
Әби: Әйдәгез, әйдәгез, узыгыз, утырыгыз. Менә суерасы канатлар. Инде иртәннән үк сезне көтәләр.
Идәнгә түгәрәкләнеп утыралар.
Әби: Әйдәгез әле, балалар, шушы каурыйларны тиз генә, чиста итеп суерып алыйк. Соңыннан җырлап-биеп, күңел ачып алырбыз.
Бабай: Кызларыбыз, егетләребез бик уңганнарга ошаганнар, куллары да җитездер, эшебез бик тиз бетәр.
Утырып канат суералар.
Малай: Кызлар, әллә бу эшне җырлый-җырлый эшлибезме соң?
Балалар: Әйдәгез.
Малай: Ә кайсы җырны җырлыйбыз?
Җыр: “Каз өмәсе”.
Бабай: Карап-карап торам да, бигрәк матур эшлисез, матур итеп җырлыйсыз. Беләсезме, без яшь чакта менә ничек уйный идек. Такмак әйтешә идек.
Уен: “Такмак әйтеш” (канат алган һәр бала такмак әйтә).
Бала: Болай озак уйнасак безнең каурыйлар бүген суерылып бетми бит.
Бергә: Бетә, бетә. (тын гына эшлиләр).
Бала: Нәрсә бик тынып калдык, әллә җыр башлыйбызмы?
Әби: И- и, без яшь чакталарда җырларга бик ярата идек. Мин үзем “Ай, былбылым” җырын гел җырлый идем.
Балалар: Без дә беләбез.
Җыр: “Ай, былбылым”.
Бабай: Бу җырны җырлагач яшь чаклар искә төшеп китте әле. Ул вакытта уйнаган уеннар дисеңме.
Әби: Чынлап та, карт, исеңдәме, кич утыруларда “Мәкаль әйтеш” уенын уйный идек. Әйдәгез, шуны уйнап алыйк. Мәкальең яртысы минем телемдә, ә икенче яртысы яулыкның төенендә. Әйтә алсагыз төен чишелгән була.
Уен: “Мәкаль әйтеш”.
Бала: Уйнадык та, җырладык та, әллә бер биеп алабызмы?
“Парлы бию”.
Бала: Озак биедек ахры, әйдәгез, эшебезне тәмамлыйк.
Утыралар, каурыйлар юк.
Бала: Ой, кая минем мамыклар?
Икенче бала: Минеке дә юк.
Әби: Берәү шаярткан ахры. Хәзер беләбез кем икәнен. Көлдертешле уйныйбыз. Үзем көлдертәм. Кем көлә, шул яшергән була.
Уен: “Без, без, без идек”.
Бабай башта басмый, балалар көлмиләр.
Әби: Әйдә әле, карт, син дә бас.
Бабай: Юк, юк, минем уйныйсым килми.
Минем кебек карт кешегә,
Андый уен килешми.
Бергә: Чык бабай түгәрәккә.
(уенда бабай көлә).
Бергә: Ә-ә, белдек, белдек. Бигрәк шаян бабай икәнсең.
Бабайга җәза бирәләр. Бабай тизәйткеч әйтә.
Балалар: Без дә беләбез.
Тизәйткеч әйтәләр.
Бабай: Бигрәк күңелле булып китте бит әле. Бик матур да эшлисез. Һөнәрләрегез дә күптер. Әйдәгез, “Йөзек салышлы” уйнап алабыз.
Уен: “Йөзек салыш.”
Әби: Ничек күңелле булды. Мин дә яшь чакларыма кайтып килгәндәй булдым. Балалар, каурыйларны су юлына сибәр вакыт җитте. Әйдәгез, коймак белән чәй эчкәнче каурый сибеп кайтыйк.
Бию: “Каурый сибү”.
Бәйрәм чәй өстәле артында коймак белән чәй эчү белән тәмамлана.