ОД "Кыш билгеләре"
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

ОД "Кыш билгеләре"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vos_goda_kysh_bilgelre.docx19.26 КБ

Предварительный просмотр:

                                                  Тема: “Кыш билгеләре”

Бурычлар:

  1. балаларның кыш турындагы белемнәрен ныгыту;   
  2. кар һәм аның сыйфаты һәм үзлеге белән таныштыру, сорауларга җавап бирүгә күнектерү;
  3. балаларда уңай эмоциональ халәт булдыру, эстетик хисләр тәрбияләү

Җиһазлар: П. И. Чайковскийның “Вальс снежных хлопьев” аудиоязмасы, савытларда кар, экранда фил рәсеме, уечык фил, кыш турында лэпбук,коллектив эш өчен ватманда кышкы пейзаж күренеше, кар бөртекләре.

                                                             Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче: Исәнмесез балалар! (Исәнмесез!) Хәлләрегез ничек? (Әйбәт.)  Карагыз әле бүген күпме кунаклар килгән. Алар белән елмаеп исәнләшик әле. (Исәнмесез!) Таныш булыйк минем исемем Айгөл Госмановна. Ә синең исемең ничек? (Балалар белән танышу.) Балалар тыңлап карагыз әле ниндидер көй иәетелә. Сез нинди хәрәкәтләр ясар идегез бу көйгә? (Чайковскийның “Вальс снежных хлопьев музыкасы яңгырый.) Нәрсә турында икән бу көй, сез ничек уйлыйсыз? (Кар бөртекләре, кыш турында.) Әйе балалар урамда ап-ак кар, көннәр суык, тышта кыш. Сез кышны яратасызмы? (Балаларның җаваплары.) Урамда нинди уеннар уйнарга яратасыз? Кардан нәрсәләр ясыйсыз? (Кар бабай.)  Сез ничек уйлыйсыз кар бабайны нинди кардан ясап була? Беләсегез киләме? Әйдәгез без буген кардан тәҗрибәләр ясап карыйбыз. Хәзер өстәл янына килик әле. Сез ничек уйлыйсыз бүлмәдә кар озак торса нишли? (Эри.) Ә нишләп эри? (Чөнки бүлмәдә җылы, кар җылыда эри.) Карны кулыгызга алып тотып карагыз әле. Кар нинди? (Салкын.) Кар нинди төстә? (Ак.) Карны кулга алгач ул нишли? (Эри.) Эрегәч нәрсә барлыка килә? (Су.) Кулларыгыз карны тоткач нинди? (Юеш, салкын.)  балалар кар йомарламнары ясап карагыз әле, ясап буламы? Кар бабайны да без менә шушындый җепшек  кардан гына әвәли алабыз икән. Балалар минем кулларым бик туңды, сезнең кулларыгыз туңдымы? Әйдәгез кулларны җылытып алабыз.

Без суыктан курыкмыйбыз

Куллар белән колакларны (колакларын, борыннарын ышкыйлар),

Борыннарны ышкыйбыз.

Кулларны чәбәклибез (кул чабалар),

Аякларны күтәтәрәбез (аякларын күтәрәләр).

Урында сикерәбез (урында сикерәләр).

Аннары йөгерәбез (урында йөгерәләр).

Балалар, ә сезнең урамга чыккач, шушы ап-ак шикәр кебек карны ашап карыйсыгыз киләме? (Балаларның җаваплары.) Балалар кар салкын, шуңа да аны ашарга ярамый, тамак авыртуы килеп чыгачак. Менә бу савытта эрегән кар, ул суга әйләнгән, карагыз әле анда күпме пычрак. Шуңа күрә карны ашарга ярамый.

Балалар безгә буген бер кунак килгән, экранга карагыз әле, нәрсә икән бу. (Фил.)(Экранда фил рәсеме.) Әйе балалар бу фил, ул бик туңган, чөнки фил җылы якта яши, ә анда кыш булмый, гел җәй генә булып тора ди. Балалар, филнең бик тә кыш турында беләсе килә икән. Әйдәгез аңа кышның билгеләрен әйтеп күрсәтик әле. (Кыш көне салкын,кар ява, салкын җил исә.) Ә хәзер филебездә җылынып китәр, җырлы-уен уйнап алыйк әле.

                       Җырлы-уен: “Эх, бергә уйныйбыз”.

Балалар карагыз әле мин сезгә нинди китап алып килдем. Монда кыш турында шигырьләр, табышмаклар, уеннар, мәкаль, әйтемнәр, сынамышлар, кар бөртекләренең төрләре дигән кесәләр бар. Әйдәгез без шушындагы табышмакларга, сорауларга җаваплар табып карыйбыз. Һәрбер дөрес җавап өчен менә шушы түгәрәккә кыстыргычлар кыстырып барырбыз.

  1. Йолдыз-йолдыз вак кына,

Ак мамык сымак кына.

Өс киемеңәкуна.

Тәнгә тисә су була. (Кар бөртеге)

  1. Тәнкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән,

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчан? (Кыш)

  1. Кыш җиткәч елгалар нишли?
  2. Кыш көне нинди уеннар уйнап була?

Балалар, бу түгәрәк нәрсәгә ошаган? (Кояшка) Ә бу аның нәрсәләре? (Нурлары.) Сез дөрес җаваплар биргәч, кояш үзенең нурларын сипте, филгә дә җылы булып китте. Ул сезгә рәхмәт әйтә. Тагын карый әле, бу китапта уеннар да бар, әйдәгез берәр бармак уенын уйнап карыйк әле.

Бабай бармак –кыш була,

Кар бураннары туза.

Әби бармак – яз килә,

Карлары эреп бетә.

Әти бармак – җәй җитә,

Җиләк кызарып пешә.

Әни бармак- көз икән,

Сары яфраклар сипкән.

Чәнти бармак ни икән?

Кыш, яз, җәй, көз бит үткән.

Балалар, әйдәгез фил кыш турында онытмасын өчен аңа рәсем бүләк итәбез. Ләкин бүләк иткәнче без аны тагында матурлап кар бөртекләре ябыштырыйк. Эшне башлаганчы мин сезгә үзегезгә парлар сайларга тәкъдим итәм. Карагыз әле, бу рәсемдә нәрсәләр ясалган? (Болытлар, өй, агачлар.) Кайсыгызның кар бөртекләрен агачлар өстенә яудырасы килә? Кайсыгызның өй өстенә төшерәсе килә? Кайсыгыз болытлардан җиргә төшерә? (Балаларның җаваплары.) Ә сез беләсезме фил йоклаганда басып йоклый икән. Аның озын борыны хортум дип атала. Ул хортумы белән суны суырып алада авызына сала, өстенә коя, үләннәрне, агач яфракларын өзеп ашый икән. Ә тагын ул кешелшр кебек баш түбәсендә дә тора ала икән. Кызыкмы? Менә балалар безнең рәсем әзер. Балалар бүләкне филгә бирер өчен аны экраннан безнең янга төшерергә кирәк. Сез хәзер барыгызда күзләрегезне йомыгыз, кулларыгыз белән каплагыз, мин тылсымлы сүзләр әйтәм, сездә минем арттан кабатлагыз “Бибиди бабиди бум!”  Менә балалар фил безнең янда. Бүләгебезне аңа бирик. Шулай ук, минем аңа китапны да бүләк итәсем килә. Ул инде хәзер кыш турында бер кайчанда онытмас, җылы якта калган дусларына сөйләп күрсәтер. Балалар фил сезгә бик зур рәхмәт әйтә. Әйдәгез без тылсымлы аны сүзләр әйтеп җылы якка озатыйк. Күзләрны йомдык, куллар белән капладык “Бибиди бабиди бум!”

Балалар миңа бүген сезнең белән бик тә күнелле булды. Ә сезгә күнелле булдымы? (Балаларның җаваплары) Монда миннән сезгә татлы, баллы бүләк. Сау булыгыз балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләрен өйрәтү буенча шөгыль...

" =, # билгеләре, математик табышмак, зурлык"

=, # билгеләре турында белемнәрне ныгыту, язарга күнектерү; арифметик мисал төзергә өйрәтү, аны чишү; +, ˗ билгеләре белән эшләүне дәвам итү. ...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

Юл билгеләре иленә сәяхәт.

Балаларга юл билгеләренә танырга, юл йөрү кагыйдәләрен аңларга өйрәтү....

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү....