Проект " Нәни эколог"
проект по окружающему миру (старшая группа)
Предлогаю проектную работу по экологии . Думаю это очень актуальная тема.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
nni_ekolog.docx | 43.99 КБ |
Предварительный просмотр:
Проект “Нәни эколог”
Проектның дәвамлылыгы: 1 ел
Катнашучылары: мәктәпкә әзерлек төркеме балалары
Проектның төре: танып белү.
Теманың актуальлеге: Экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул узенең актуальлеге, үткенлеге белән буген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фәнтехника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк, җитештерү эшчәнлегенең тизлеге арткан саен, экологик проблемалар күбәя бара, әйләнә-тирәнең пычрануы кешеләрнең сәламәтлегенә зур зыян китерә. Экология проблеманың глобаль проблема булып, аның үзебез яши торган урында да чагылуы тәрбиячедә борчылу тудыра. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, культуралылык-болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора. Бу эшләрне ата-аналар, тәрбиячеләр белән берлектә башкару аңны, фикерләүне экологияләштерә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү, экологик культураның нигезен үз вакытында яшьтән салып калдырырга кирәклегенә басым ясый.
Әгәр завод-фабрика пычрак төтеннәрен, суларын чистарту җайлан-маларын кулланса, кешеләр калдырган чүп-чардан урманнарга ут чыгу куркынычы янамаса, кыргыый җәнлекләрне аулауда хокук бозулар булмаса һ.б., без киләчәк буын өчен чиста табигать калдырабыз дип әйтә алыр идек.
Максат:Табигатьне яратырга, сакларга, аңларга, матурлыгына сокланырга, табигый байлыкларны ишәйтергә омтылучы экологик яктан культуралы, әхлакый аңлы, иҗади фикер йөртүче шәхесләр тәрбияләү.
Бурычлар:
- Терек һәм тере булмаган табигать, аларның үзара тыгыз бәйләнештә торуын балалар аңына җиткерү;
- Балаларда табигатькә карата эмоциональ-уңай караш тәрбияләү: сәнгать әсәрләрен, матур әдәбиятны җиткерү, табигатькә экскурсияләр оештыруны тәэмин итү;
- Уеннар аша балаларны иҗади фикерләүгә өйрәтү: хәлнең экологик дөрес чишелешен табарга юнәлеш бирү;
- Әйләнә-тирә мохитның пычрануын булдырмау юллары белән таныштыру;
- Тәҗрибәләр белән шөгыльләнеп, тикшерелгән әйберләр турында яңа мәгълүматлар алу, нәтиҗәләр чыгарырга өйрәнү;
Әзерлек этабы:
Төркемдә шартлар тудыру;
Экологик почмак булдыру;
Табигать почмагында яшьүзенчәлегенә туры килгән гөлләр булдыру;
Фикерләүне үстерү өчен уеннар булдыру, әти-әниләр белән анкета;
Төп өлеш:
Тәҗрибәләр, әкиятләр уйлап чыгару, табигать почмагында күзәтүләр, балалар бакчасындагы кечкенә урманчыкта елның төрле вакытларында туган як агачларын, куакларын, үләннәрен күзәтү.
Нәтиҗә:
Тере табигатьнең матурлыгы белән хозурлану, соклану хисләре тудыру. Әйләнә-тирә мохитның үзара мөнәсәбәтен фәнни юл белән аңлатып бирү. Кешеләр эшчәнлегенең нәтиҗәләрен күрү, кешенең табигатьнең бер кисәге булуын ачыклау, табигатьне ярату, аның байлыкларын саклап калырга омтылу.
Көтелгән нәтиҗә:
Табигатьтә үз-үзенне дөрес тоту;
Әйлә-тирә мохитның пычрануы аркасында килеп туган шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен белү.
Йомгаклау:
Экскурсияләр, ачык шөгель ” Урманга сәяхәт” ;
Иртәнге гимнастика “Урманда кунакта”:
Экологик шөгель презентация “Нәни эколог”;
Тәрбиячеләр өчен мастер класс “Экологлар сәяхәте” ; экологик бәйрәмнәр “Җир көне”, “Кошлар көне”, “Урманда көзге бәйрәм”.
1. блок.“Нәни эколог”
КВН “ Тапкырлар, зирәкләр иленә сәяхәт”.
Анкета. “Безнең гаиләдә экологик тәрбия.”
Диагностика. “Кишәрлек, урман, җәнлекләр, җиләк-җимеш, урман турында ниләр беләбез.”?
2.блок.
Экологик компентентлык.
Экологик тәрбияче.
Тренинг.
3.блок . Практик өлеш.
“Табигать хәзинәсе – тәрбияче кулында нәрсәләргә төрләнә?” (Табигать материалларыннан уенчык ясау.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Проект на тему Экология
Проект на тему Экология....
проект -презентация по экологии "Зимующие птицы" для средней группы
Краткое, последовательное изложение материала для проведения работы по созданию экологического проетка "Зимующие птицы" для детей среднего дошкольного возраста...
Презентация к проекту "Мы юные экологи"
* «Любовь к Родине начинается с любви к природе* В современных условиях, проблема экологического воспитания дошкольников приобретает особую остроту и актуальность.* Экологическое обр...
Проект-презентация по экологии " Мир цветов"
Проект рассчитан на детей от 4х до 5 лет- средней группы. Данная программа способствует развитию у детей экологического и художественно- эстетического предста...
ПРОЕКТ: «ЭКОНОМИКА И ЭКОЛОГИЯ РОДНОГО КРАЯ»
ПРОЕКТ: «ЭКОНОМИКА И ЭКОЛОГИЯ РОДНОГО КРАЯ»...
Проект "По тропинкам экологии"
Здоровый образ жизни...
Проект "Мы- юные экологи"
Экологическое образование дошкольников - это не просто дань «модному» направлению в педагогике. Это воспитание в детях способности понимать и любить окружающий мир и бережно относиться к н...