"Алсуда кунакта"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)
Занятие по экологическому воспитанию для детей второй младшей группы.
Цель занятия: продолжить знакомить детей с домашними животными.
Задачи:
- закреплять знания детей о домашних животных и их детенышей;
- развивать речь и обогатить словарный запас детей;
- формировать бережное отношение к животным.
Методы и приемы: сюрпризный момент, художественное слово, вопрос-ответ, рассказ, беседа, похвала, мульдимидейное техника, рассматривание иллюстраций.
Использованные игры: "Автобус", "Узнай по голосу", "Накорми животных", "Найди маму", "Позави правильно", "Мы уже большие".
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
alsuda_kunakta.docx | 34.77 КБ |
Предварительный просмотр:
Казан шәһәре Мәскәү районы “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 126 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Экологик тәрбия бирү буенча
кечкенәләр төркеме өчен
“Алсуда кунакта”
темасына оештырылган белем
эшчәнлегенең план-конспекты
Төзеде: 1 кат. тәрбияче
Вафина З.Г.
Тема: Алсуда кунакта.
Максат: балаларның йорт хайваннары белән таныштыруны дәвам итү.
Бурычлар:
- Балаларны йорт хайваннарын һәм аларның балаларын аерырга өйрәтү;
- Балаларның сөйләм телләрен үстерү, сүз запасларын арттыру;
- Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү. Игътибарлыкны, хәтерләү сәләтен камилләштерү;
- Хайваннарга ярдәм итәсе килү теләге уяту, сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлар: руль,курчак, чәчәкләр, агачлар, хайваннар һәм аларның балалары макетлары (сыер, ат, кәҗә, сарык, эт), аларның “өйләре”, печән, солы, сөяк макетлары, хайван тавышлары белән аудиоязма,магнитофон,алмалар.
Методик алым һәм ысуллар:
әдәби сүз (табышмаклар, шигырь),уен, сөенечле мизгел, сорау-җавап, сөйләү, күрсәтү, аңлату, ял минуты, техник чара, рәсемнәр куллану, мактау.
Алдан башкарыла торган эш:
шигырьләрне яттан өйрәнү, атрибутларны әзерләп кую.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче:- Исәнмесез, балалар!
Балалар:- Исәнмесез!
Тәрбияче:- Әйдәгез, түгәрәк ясап басып, бер-беребезгә матур көннәр телик.
Кулларга без тотындык,
Бер-беребезгә елмайдык.
Җылы күчте кулларга,
Рәхәт булды дусларга.
Тәрбияче:- Бик яхшы. Балалар, бүген мин бакчага килешкә, өстәлдә шушы хат ята иде. Мин аны укымадым әле, сезне көттем. Кемнән микән бу хат? Сез ничек уйлыйсыз?
(Балалар җаваплары.)
Тәрбияче:- Әйдәгез, хатны ачып укыйк, аны кем калдырган икәнен белербез.
(Хатны укыйлар.)
Исәнмесез, минем нәни дусларым. Сезгә хат яза - Алсу дустыгыз. Мин сезне бик сагындым. Бик тә сезне күрәсем килә. Мин сезне үземә авылга кунакка чакырам. Сезне үземнең нәни дусларым белән дә таныштырырмын.
Тәрбияче:- Балалар, Алсу язган икән бит безгә хатны. Ул безне кунакка чакырган. Барабызмы соң кунакка?
Балалар:- Әйе.
Тәрбияче:- Балалар, авылга юл ерак. Җәяү генә барып булмый. Әйдәгез, автобус белән барабыз.
Тәрбияче:- Әйдәгез, автобус безне көтә. Сез әзерме?
Балалар:- Әйе.
Тәрбияче:- Балалар, автобус нинди өлешләрдән тора соң? Искә төшереп китик әле.
Балалар:- Кабина, руль, тәгәрмәчләр, кабина.
Тәрбияче:- Әйе бик дөрес. Ә без нәрсәләргә утырып барабыз?
Балалар: -Утыргычларга.
Тәрбияче:- Әйе, бик дөрес. Балалар, үпкәләштән булмасын өчен, шоферны санамыш ярдәмендә билгелик. Кем саный?
Бала:
Әке-пәке-эремчек
Син калып тор, ә бу чык.
Тәрбияче:- Менә, шофер да билгеләнде. Әйдәгез, юлга кузгалыйк. Юлыбыз, күңелле үтсен өчен җырлап барыйк.
Уен “Автобус”
Алга таба барабыз
Выж-ж, выж-ж. (куллар хәрәкәтләнә)
Тиз йөри машинабыз.
Юл тап-тап, юл тап-тап. (аяклар белән тыпырдау)
Тавыш еракка китә
Уу-уу-ууу. Уу-уу-ууу.(кулларны авызга куеп, кайтаваз ясау)
Бик күп җирләрне үттек.
Тип-тип-тип,
Тип-тип-тип. ( аяклар белән тыпырдау)
Авылга килеп җиттек.
Тәрбияче:- Менә, авылга кайтып та җиттек. Әнә безне Алсу көтеп тора.
Алсу:- Исәнмесез, дусларым! Әйбәт кенә килеп җиттегезме?
Балалар:- Әйе.
Алсу: - Бик сагындым сезне, дусларым!
Тәрбияче:- Бездә сине бик сагынып килдек, Алсу дус. Балалар, карагыз әле, нинди матур монда табигать. Сез нәрсәләр күрәсез?
Балалар:- Матур агачлар үсә, чәчәкләр күп. Кошлар сайрый.
Тәрбияче:- Әйе, бик дөрес. Авыл табигате бик матур.
Алсу: - Балалар, әйдәгез, мин сезне үземнең дусларым белән таныштырам. Тик мин сезне сынап та карыйм. Сез аларны тавышларыннан танырсыз микән?!
Уен “Тавыштан таны”.
Алсу:- Балалар, мин сезне үземнең дусларымның өе янына алып барам, ә сез тыңлап карап, ул өйдә кем яшәгәнен белергә тиешсез.
(балалар һәрбер өй янына барып карап тыңлыйлар, хайваннар тавышы белән аудиоязма куела, шуны тыңлап, балалар һәр йортта нәрсә яшәгәнен белергә тиешләр.)
Тәрбияче:- Булдырдыгыз, балалар. Әфәрин. Сыер, ат, сарык, кәҗә, эт болар нинди хайваннар соң?
Балалар:- Йорт хайваннары.
Тәрбияче: - Ә нишләп аларны йорт хайваннары дип атадылар микән? Сез ничек уйлыйсыз?
Балалар:- Алар кеше янында яшиләр, аларны кеше тәрбияли.
Тәрбияче:- Әйе, сыер да, ат та, кәҗә дә, сарык та, эт тә - йорт хайваннары. Аларның кешегә нинди ярдәме тия соң?
Балалар:- Сыер- сөт, ит бирә.
Ат-ит бирә, йөкләр ташырга булыша.
Кәҗә – сөт, йон бирә.
Сарык – йон бирә.
Эт – йортны начар кешеләрдән саклый.
Алсу:- Әйе, бик дөрес. Минем дусларым- минем зур ярдәмчеләрем. Аларның ашыйсылары килгәндер, аларны ашатырга кирәк.
Тәрбияче:- Балалар, Алсуга ярдәм итәбезме?
Балалар:- Әйе.
Алсу:- Балалар, менә бу азыкларны хайваннарга дөрес итеп бирергә кирәк. Әйдәгез, эшкә керишик.
Уен “Хайваннарны ашат”
Алсу:- Әмир, печәнне нәрсә ярата?
Бала:- Печәнне сыер ярата. Сыерга печән бирәбез.
Алсу:- Әйе, бик дөрес.
Тәрбияче:- Әминә, солыны нәрсәгә бирәбез?
Бала:- Солыны атка бирәбез.
Алсу:- Әйе, бик дөрес. Кәҗә белән сарыкны нәрсә белән сыйлыйбыз?
Бала:- Кәҗә белән сарык печән ярата, аларга печән бирәбез.
Алсу:- Әйе, бик дөрес.
Тәрбияче:- Этебез койрыгын болгап тора. Аны нәрсә белән сыйлыйк соң?
Балалар:- Эт сояк ярата, аңа сояк бирәбез.
Алсу:- Бик тырыштыгыз, балалар. Зур үскәнсез икән инде. Аргансыздыр, бераз ял итеп алыйк.
Физкультминутка “Без инде хәзер зурлар”
Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары – артка
Уңга, сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез,
Кулларны биетәбез,
Бер алга, бер артка сузып,
Күңелле ял итәбез.
Тәрбияче:- Булдырдыгыз,балалар, молодцы!
Тәрбияче:- Балалар, безнең хайваннарның балалары болыннан кайтмаган икән бит. Алар әниләрен таба алмыйча адашып йөриләр икән. Әйдәгез, булышыйк әле аларга.
Уен “Әниләрен тап”, “Дөрес итеп чакыр”
Тәрбияче: - Балалар, сыерның баласы нәрсә була әле?
Балалар:- Бозау.
Тәрбияче: - Сыер баласын ничек итеп чакыра?
Балалар:- Муу-ууу.
Алсу:- Менә бозау әнисе янына килде.
Тәрбияче: - Атның баласы ничек атала?
Балалар:- Колын.
Алсу:- Әйе, бик дөрес. Ничек итеп чакырсан кайтыр микән ул?
Балалар:- Иго-го. Иго-го.
Алсу:- Колын да әнисе янына килде.
Тәрбияче:- Кәҗә баласы ничек атала әле, балалар?
Балалар:- Кәҗә бәтие.
Тәрбияче:- Аны ничек итеп чакырасы соң әнисе?
Балалар:- Мәә-мәәә.
Алсу:- Кәҗә бәтие дә әнисен тапты. Сарыкның баласы ничек атала, балалар?
Балалар: - Бәрән.
Алсу:- Аны әнисе ничек чакыра соң?
Балалар:- Бәәә-әә. Бәә-әә.
Тәрбияче:- Молодцы. Этнең баласы ничек атала, балалар?
Балалар: - Көчек.
Тәрбияче:- Аны ничек итеп чакыра әнисе?
Балалар:- Хау-хау-хау.
Алсу:- Булдырдыгыз, балалар. Бик зур рәхмәт сезгә. Балалар, мин сезгә күчтәнәч әзерләп куйдым. Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез табышмакның җавабын табып, күчтәнәчкә нәрсә әзерләгәнне белерсез.
Алсу битле кыз үсте,
Кызарып җиргә төште.
Балалар:- Алма.
Алсу:- Әйе, мин сезгә алма әзерләдем.
(Алсу балаларга кәрҗин белән алма бирә.)
Балалар:- Рәхмәт.
Тәрбияче:- Рәхмәт, сиңа Алсу. Синдә бик күңелле булды. Без ял да иттек, хайваннарга да булыштык. Ә хәзер инде безгә кайтырга вакыт. Безне бакчада көтәләр.
Алсу:- Рәхмәт сезгә, дусларым. Сез миңа бик нык булыштыгыз. Мин сезне тагын кунакка көтеп калам.
Тәрбияче:- Балалар, әйдәгез автобуска утырып, юлга чыгыйк. Саубул, Алсу.
Алсу:- Саубулыгыз, балалар.
Балалар:- Саубулыгыз.
Балалар автобуска утырып кайтып китәләр.
Уен “Автобус”
Алга таба барабыз
Выж-ж, выж-ж. (куллар хәрәкәтләнә)
Тиз йөри машинабыз.
Юл тап-тап, юл тап-тап. (аяклар белән тыпырдау)
Тавыш еракка китә
Уу-уу-ууу. Уу-уу-ууу.(кулларны авызга куеп, кайтаваз ясау)
Бик күп җирләрне үттек.
Тип-тип-тип,
Тип-тип-тип. ( аяклар белән тыпырдау)
Бакчага кайтып җиттек.
Тәрбияче: - Балалар, бүгенге эшчәнлегебез ошадымы сезгә? (балаларның җаваплары). Нәрсәләр белдегез? (балаларның җаваплары). Без әле тагын Алсу янына барырбыз. Тагын күп нәрсәләр күрербез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты
Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...
Дәу әнидэ кунакта
Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...
Доктор Айболитта кунакта
Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....
"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.
Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...
"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.
Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга: Исәнмесез,балалар!...
Мияубикэ-бездэ кунакта (Котенок у нас в гостях)1 младшая группа
дать понятие детям, что кошка домашнее животное. рассказ воспитателя о ее повадках, о внешнем виде.(глаза лапы, когти) Рисовать лапки нетрадиционным методом( с кончиками пальцев)...
"Күчтәнәчтә кунакта" бәйрәм.
Ел ахырында куела торган иҗат концерты сценариясе. Кунакка дәү әни һәм актырнак килә....