Коелган яфраклар
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Көз турында алган белемнәрен камилләштерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koelgan_yafraklar.docx37.29 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Коелган яфраклар

Максат: Көз турында алган белемнәрен камилләштерү.

Бурычлар: - Ел фасылының характерлы үзенчәлекләре белән танышу.

                     - Көзге матурлыкны күрә һәм саклый белергә өйрәтү.

                     - Тирә-юньдәге агачларның яфраклары турындагы күзаллауларын ныгыту.

Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү: - Балаларны игътибарлы булырга өйрәтү. Көнкүреш приборлары белән сак эшләргә кирәклеген аңлату.

Социальләштерү: - Балаларда ягымлылык хисләрен тәрбияләү.

Аралашу: - Сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзлек байлыкларын арттыру. (бичура, газ, мич, сандык).

                      -тирә-юньдәге күренешләргә кызыксыну уяту.

Нәфәсәти сәнгать: - чиста, пөхтә эшләргә өйрәтү;

          - эшләгән эшнең нәтиңәсен күреп соклану.

 Музыка: - көйгә хәрәкәтләрне туры китереп эшләргә өйрәтү.

  • эмоциональ халәт тудыру.

Эшчәнлек барышы.

Балаларны  ишеккә артлары белән утыртып пазло җыйдыртам( 5 әр бала итеп бүләм)

Т-че: Балалар, нәрсәләр килеп чыкты?

Б-р: Яфраклар.

Т-че: Кайсы агач яфраклары болар?

Б-р: Каен, өрәңге.

Т-че: Каенның яфрагының төсен әйтегез әле? (сары). Өрәңгенеке? (кишер сары).

Т-че: Балалар, карагыз әле, безгә буген кунакка кояш килгән. Ул гади түгел, ә тылсымлы. Кем ул тылсымлы, серле кояшны кулына алып матур сүзләр өйтә, шул бала дөньядагы иң  ягымлы, акыллы балага әйләнә. Әйдәгез, сынап карыйбыз. (кояш итеп ясалган шарны матур сүзләр әйтеп, кулдан-кулга йөртү); матурым,алмам, хөрмәм, акыллым, гүзәлем, җимешем, үскәнем, кояшым, сандугачым, былбылым.

Т-че: Дөрес икән бит балалар, чыннан да без барыбыз да тәмле телле икәнбез, Ләкин соңгы вакытта күктәге кояш үзенең нурларын азрак сибә? Ни өчен икән? Менә мин сезгә табышмак әйтәм.

                            Кырлар буш кала,

                            Яңгырлар ява

                            Җирләр дымлана,

                             Бу кайчак була?

Б-р: Көз.

Т-че: Әйе, балалар. Көз икәнен каян белдегез? Көзнең нинди билгеләрен әйтә аласыз?

Б-р: - яфраклар саргайды.

         - агачлар яфракларын койдылар.  

         - яшелчәләр өлгерде.

         - ашлыклар җыелды.

         - кошлар җылы якка киттеләр.

         - көннәр суынды.

         - көннәр кыскарды.

         - яңгырлар ешрак ява башлады.

        - карлар төшкәли.

        - урманнарда гөмбәләр үсте.

Т-че: Әйе, шулай шул, әйдәгез, минем янга килигез, рәсемнәрне карап алыйк. (ноутбуктан слайдлар карау). Сез дә көзнең нәкъ шул билгеләрен әйттегез, Молодцы. Ә көз көне ничек итеп киенергә кирәк?

Б-р: Җылы итеп, калын итеп.

Т-че: Җылы итеп киеник тә, бергәләп ялгыз яшәүче Сәрвәр әбинең хәлен белеп кайтыйк. Балалар, башта нәрсә киябез?

Б-р: Носки (киенү имитациясе һәм һәрберсен әйттерү).

Т-че: Кунакка барганда күчтәнәчсез барып булмый. Әбигә нәрсә алырбыз икән? Әйдәгез, җиләк-җимеш алабыз. (кәрзин белән җиләк-җимеш). Балалар, әбигә барырга ике юл бар. Уң якта озын юл, сул якта юл кыска. Миңа уң кулыгызны күтәреп күрсәтегез әле (күтәрәләр). Ә хәзер сул кулыгызны күрсәтегез. Шулай булгач без озын юлдан барабызмы, кыска юлданмы?

Б-р: Кыска.

Т-че: Ни өчен?

Б-р: Чөнки кыска юлдан барсак тизрәк барып җитәбез.

Т-че: Әйдәгез, кузгалыйк. Менә килеп тә җиттек. Әбине чакырыйк.

Б-р: Әби, әбекәй.

Т-че: Никтер әби күренми.  (Төчкергән тавыш)

Сандык эченнән бичура чыга.

Бичура: Исәнмесез.

Б-р: Исәнмесез.

Т-че: Без танымыйбыз, кем син?

Бичура: Бичура мин, Сәрвәр әбинең өен саклап торучы йорт иясе мин.

Т-че: Таныштык та, сандык эчендә нишли идең?

Бичура: Җылынырга кердем, чөнки әбием өйдә юк, мичкә ягучы юк.

Т-че: Балалар. Мичкә ни өчен ягалар?

Б-р: Суык булганда өйне җылытырга.

Т-че: Мичкә нәрсә ягалар?

Б-р: Утын, газ ягалар.

Т-че: Әйе балалар, көннәр, төннәр суынгач, без мичкә ягып өйләребезне җылытабыз, Тик өлкәннәрдән башка бу эшне эшләргә ярамый. Газ плитәләренә тотынырга ярамый. Шуклансаң нәрсә булырга мөмкин?

Б-р: Янгын чыгарга мөмкин.

Бичура: Ярый килдегез әле, мин боларны белми идем. Сандыктан чыгып мичкә ягарга уйлаган идем.

Т-че: Әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк. Бичура да җылыныр.

                                 “Күрсәт әле үскәнем” уены:

  1. Күрсәт әле үскәнем

Ничек җилләр исәләр?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай         җилләр исәләр.

  1. Күрсәт әле үскәнем

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай кошлар очалар.

  1. Күрсәт әле үскәнем

Ничек яфрак коела?

Менә шулай, менә шулай

Шулай яфрак коела.

  1. Күрсәт әле үскәнем

Ничек яңгыр сибәли?

Менә шулай, менә шулай

Шулай яңгыр сибәли.

Бичура: Рәхмәт балалар, җылынып та киттем, Сандыгымда җылыну өчен яфракларга төренеп яткан идем.

Т-че: Кая, нинди яфраклар? (Бичурага яфраклар бирә). Әйдәгез, балалар яфракларны күңелләндерәбез. Агачтан өзелеп төшкәч күңелсезләнмәсеннәр. Алар күңеллеләнсеннәр өчен нәрсәләр кирәк?

Б-р: Күз, авыз, борын.

Т-че: Ә кайда бу эшләрне башкарырбыз икән, Бичура?

Бичура: Кайгырмагыз, җаен табарбыз.

              Әпсен-төпсен кирәкле әйберләр монда булсын ( өстәлдәге япманы ала). Яфракларга күз, авыз ябыштыру.

Т-че: Бичура мин яфраклар турында шигырь беләм, сөйләп күрсәтим әле.

                                  Оча яфрак, уйный яфрак

                                   Һаваларда әйләнеп.

                                   Бүген, бүген, бүген, бүген

                                   Яфракларның бәйрәме.

Бичура: Мин дә әбиемнән бер шигырь отып алган идем, мин дә сөйлим әле.

                                     Сары, сары, сап-сары,

                                      Агачның яфраклары

                                      Җил исә, ява яфрак

                                      Көзнең матур чаклары.

Т-че: Яфраклар нинди матур булдылар. Бичура инде безгә кайтырга да вакыт. Күчтәнәчләрне сиңа калдырабыз. Әби белән бер сыйланырсыз.

Балалар, кунакта ошадымы? Иң ошаганы нәрсә булды? ( саныйлар). Бичура сиңа да рәхмәт, без кайтырга кузгалыйк.

Гөлсәрия ГАБДРАХМАНОВА,

тәрбияче МБГБУ Б.С.Рәхимов исемендәге Кенә төп гомуми белем бирү

мәктәбе

                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие по теме "көзге яфраклар"

Данный материал о том, как сохранить опавшие листья деревьев от холода во всем их великолепии...

Коелган яфраклар

Открытая деятельность....

Көзнең серле яфраклары

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән кичә...

"Яфраклар бәйрәме" күңел ачу чарасы

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек группасы өчен көз бәйрәме...

Сценарий проведения мероприятия с писателем Гузалией Галлямовой и ее книги"Яфраклар биюе"

Сценарий проведения встречи с писателя родного края на татарском языке.На мероприятии зачитываются стихи , песни на слова стихов писателя, а также танцы под татрские народные мелодии. ...

"Коела җиргә яфраклар" проекты.

"Коела җиргә яфраклар" проекты....

Көзге яфраклар

Конспект занятия для детей младшей группы на татарском языке...