"Коела җиргә яфраклар" проекты.
материал на тему
Предварительный просмотр:
Проект эше.
“Коела җиргә яфраклар”
( беренче кечкенәләр төркеме өчен)
Проектның төре: практик юнәлешле уен.
Проектның дәвамлылыгы: 1 атна.
Проектның максаты: тере һәм тере булмаган табигатьтәге кайбер бәйләнешләрне ачуга шартлар тудыру.
Проектның актуальлеге: һәр ел фасылының үзенчә матур булуын күрсәтү, аңлату.
Бурычлар:
- табигатьнең матурлыгына соклану, аны саклаучылар булып үсү теләген уяту.
- Чагыштыру, сәбәп һәм нәтиҗә бәйләнешләрен ачу, гади нәтиҗәләр чыгару сәләтен үстерүгә җирлек булдыру.
- Кечкенәләргә көзге табигатьтәге үзгәрешләр турында башлангыч белемнәр бирү.
Проектны оештыру формасы:
- Танып-белү эшчәнлеге (аппликация, рәсем ясау,әвәләү, музыка, сөйләм үстерү)
- Экскурцияләр
- Дидактик уеннар
- Балаларның хезмәт эшчәнлеге
Проектның методлары:
- Эзләнүле: тәҗрибә, күзәтү
- Үзлегеңнән күзәтү
- Бергәләп күзәтү
- Күрсәтү: театральләштерү
- Сүзлек: әңгәмә, матур әдәбият уку, әти-әниләргә консультация бирү
- Аңлату, күрсәтү
- Музыка тыңлау
Проектның этаплары:
- Әзерлек этабы.
- Проектның темасын уйлап, максатын, бурычларын кую.
- Проектның перспектив-тематик планын төзү.
- Әти-әниләрне проект планы белән таныштыру, аларга консультацияләр бирү
- Проектта кулланылачак материалларны әзерләү.
- Төп өлеш.
- Табигатьтәге яфракларны сенсорик гамәлләр белән өйрәнү, тикшерү һәм ничек барлыкка килүләре турында гади нәтиҗәләр ясау.
- Саф һавада йөргәндә, режим вакытларында, шөгыльләрдә төрле дидактик уеннар уйнау.
- рәсем сәнгате, кул эшләре.
- Көз темасына рәсемнәр карау.
- Музыка тыңлау.
- Көз турында шигырләр уку.
- “Коела җиргә яфраклар” – әвәләү.
- “Матур яфраклар” - рәсем ясау.
- “Көзге бакчада” – сөйләм үстерү шөгыле.
- “Көз бәйрәме” – җырлы- биюле чара.
- Балалар һәм ата-аналар белән берлектә өйдә яфраклардан аппликацияләр ясау.
- Әти-әниләр эшләреннән күргәзмә оештыру.
- Төркемне бизәү.
- Балаларга көз бүләкләре – күчтәнәчләр әзерләү ( көзге яфраклардан ясалган чәчәкләр бирү).
- Йомгаклау этабы
Ата-аналар белән берлектә өйдә яфраклардан аппликацияләр ясау ,
әлеге эшләрдән күргәзмә оештыру.
Җиһазлау:
- Группадагы табигать почмагы
- “Ел фасыллары” турындагы альбом
- Көзге яфраклар
- Көз турында рәсемнәр
- Пластилин, төсле буяулар, төсле кәгазьләр
Көтелгән нәтиҗәләр:
1. Сабыйлар тере табигатьтә булган сезонлы үзгәрешләр турында белемнәр алдылар;
2. Аяк астында яткан яфракларның һәрберсенең үз матурлыгы барлыгына, аларның кирәклегенә, файдалы булуына инандылар;
3. Балаларның күзәтүчәнлеге, кызыксынучанлыгы үсте;
4. Матурлыкны булдыру, аны саклау теләге туды;
5. Ата-аналарда балалар бакчасы, тәрбиячеләр белән үзара тыгыз мөнәсәбәттә булу теләге барлыкка килде;
6. Әти-әниләр арасындагы дуслыкны, татулыкны ныгытты, аларны бердәм коллективка туплады.
Перспектив- тематик план “Коела җиргә яфраклар”
№ | Эшчәнлек төре | Тәрбияче белән балаланың бердәм эшчәнлеге | Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге | Әти-әниләр һәм балаларның бердәм эшчәнлеге |
1. | Практик-гамәли эш – көзге яфракларны күзәтү | Дидактик уен “Бу нинди яфрак?” | Яфракларны тотып карау, яфраклардан “салют” ясау. Дидактик уен “Зур, кечкенә” | Бакчадан кайтканда яфракларны җыеп, киптерегә куярга |
2. | “Матур яфраклар” – рәсем ясау | “Принт” (басу) алымын кулланып, төрле төстәге буяуларга манчып, көзге яфраклар ясау | Сүзле уен “Яфраклар буйлап атлыйбыз” | Бакча юлында яки өй тирәсендә үскән бер агачның көзен ничек үзгәрүен күзәтергә |
3. | “Коела җиргә яфраклар” яфракларны әвәләп ясау | Пластилинны чеметеп алып, алдан әзерләнгән төрле төстәге кәгаз тасмаларга сылап, күләмле, кабарынкы яфраклар ясау. | Дидактик уен “Ничә яфрак?” | Көзге яфраклардан төрле аппликаияләр ясау. |
4. | “Көзге бакчада”- сөйләм үстерү шөгыле. | Көз сурәтләнгән рәсемнәр карау. Сүзле үстерешле уен “Яфрак ява” | Дидактик уен “Мин сиңа әйтәм, син тап!” | Көз турында шигырьләр укырга, җырлар тыңларга. |
5. | “Көз бәйрәме” – җырлы- биюле чара | Яфрак тотып бию Көз турында шигырьләр сөйләү, җырлар җырлау. | “Гөмбә җыю” уены. “Кояш һәм яңгыр” уены. | Ял көннәрендә гаилә белән паркка яки якындагы урманга бару. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Яфраклар коела
Максат . Формаларын күрсәтеп ,бөтен биткә тутырып ,яфрак рәсеме ясарга өйрәтү. Көз төсмерен күрсәтә торган төс атамаларын хәтердә ныгыту. Нәфасәти кабул итүне үстерү, балаларны...