Көзге байлыклар.
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Көзге байлыклар.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kozge_baylyklar.docx19.14 КБ

Предварительный просмотр:

Көзге байлыклар.

Исәнмесез, хәерле көн балалар. Шәйхи Маннурның “Көз” шигырен тыңлап китегез әле:

           Көзге урман

           Тып- тын булган,

           Агач башы – ялангач,

           Соңгы яфрак төшә калтырап,

           Әз генә җил шаяргач.

           Аоар бирешмиләр әле

           Көзнең яңгыр, җиленә.

           Ялтырап алган бизәкләр

           Әллә кайда күренә.

  2. Төп өлеш.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле тактадагы рәсемнәргә, елның кайсы вакыты сурәтләнгән?

Балалар: Көз.

Тәрбияче: Әйе балалар, көз фасылы сурәтләнгән. Ә кем көз билгеләрен атап китәргә тели?

Балалар: Яңгыр  ява, көннәр суыта, кошлар җылы якларга очып китәләр, яфраклар коела, бакчаларда җиләк- җимешләр өлгерә.

Тәрбияче: Бик дөрес балалар. Бакчалардан нинди җиләк – җимешләр җыйдык?

Балалар: Помидор, кыяр, кишер, чөгендер, алма, слива, һ.б.

   3. Ял минуты:

   Җил исә, исә, исә.

   Агачларны селкетә.

    Җил тына, тына, тына

    Агачлар зур үсәләр.

  4. Шөгыльне дәвам итү.

Тәрбияче: Балалар,әйдәгез әле көз турында өйрәнгән шигырьләрне сөйләп китик:

Амира: Күрәмсез, дусларым , көз килде тышта,

               Озак тормас килер ак тунлы кышта.

               Китә башлады инде бездән кошлар,

               Алар бездән ерак җирләрдә кышлар. (Г. Тукай.)

Ильназ: - Сыерчыгым нигә китәсең?

                  Сагынырмын сине киткәчтен.

               -   Көз җитте бит инде, мин туңам,

                  Килгән идем җәйге костюмнан.      (Б. Рәхмәт.)

Алия:       Үтте китте матур җәйләр,

                  Көзләр килеп җиттеләр.

                  Ак каенның яфраклары

                  Саргаешып киптеләр.                (К. Нәҗми.)

Тәрбияче: Рәхмәт балалар, бик матур сөйләдегез шигырьләрегезне. Хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны сынап карыйм, мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавапларын уйлап әйтәсез.

Тәрбияче:   Яз килсә киенә,

                      Көз килсә чишенә. (Агач)

                      Аяксыз, кулсыз капка ача.   (Җил)

                      Кырлар буш кала,

                      Яңгырлар ява.

                      Җирләр дымлана,

                      Бу кайчак була?        (Көз)

                      Кечкенә генә йорт эче тулы корт.  (Кыяр)

                      Җир астында алтын казык.   (Кишер)

Тәрбияче: Молодцы балалар, сез бик зирәк икәнсез.

  5. Әвәлү.Балалар без сезнең белән көз турында сөйләштек, шигырьләр сөйләдек, табышмакларга җаваплар эзләдек, көз фасылының билгеләрен ныгыттык. Ә хәзер без сезнең белән яшелчәләр йәм җиләк –мҗимешләр әвәлиячәкбез, өстәл артына рәхим итегез. Сезнең алдыгызда тозлы камыр, шуның белән тактадагы рәсемнәргә карап, кем нәрсә әвәләргә тели, җиләк- җимешм яки яшелчә әвәлибез.

    7. йомгаклау.

Тәрбияче: Балалар, сезнең эшләрегез, җаваплпрыгыз миңа бик ошады. Барыгыз да бик тырыштыгыз, молодцы! Балалар, ә сезнең үзегезгә шогель ошадымы, без нишләдек бу шөгыльдә?

Балалар: Табышмакларга җаваплар бирдек, көз билгеләрен ныгыттык,  яшелчә һәм җиләк- җимешләр  әвәләдек.

Тәрбияче: Барыгызга да рәхмәт.

Шөгыль тәмам. 

                     

     

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дидактическая игра «Туган ягым байлыклары» - «Богатство родного края»

Дидактическая игра«Туган ягым байлыклары» - «Богатство родного края»...