“Кышкы урманга сәяхәт”.
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Зарипова Ильсеяр Рамазановна

Балаларда танып белү күнекмәләрен үстерү, кыш, кышкы күренешләр турында белемнәрен системалаштыру.Сөйләм үсеше, социаль –аралашу үсеше,  тирә-юнь белән 

 карның сыйфатлары белән таныштыру; кыш, кышкы күренешләр турында белемнәрен системалаштыру   сизү органнары ярдәмендә балаларның аңлау, кабул итү, танып белү мөмкинлекләрен үстерү, образлы күзаллауларын үстерү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема:

“Кышкы урманга сәяхәт”.

Төп белем бирү өлкәсе:

Танып белү

Интеграль  белем бирү өлкәләре:

Сөйләм үсеше, социаль –аралашу үсеше,  тирә-юнь белән таныштыру

Яшь үзенчәлекләре:

Икенче кечкенәләр төркеме

Максат:

 балаларда танып белү күнекмәләрен үстерү, кыш, кышкы күренешләр турында белемнәрен системалаштыру.

Танып белү өлкәсе төре:

  Тирә-юнь белән таныштыру

Танып белү өлкәсе буенча программа эчтәлеге:

 карның сыйфатлары белән таныштыру; кыш, кышкы күренешләр турында белемнәрен системалаштыру   сизү органнары ярдәмендә балаларның аңлау, кабул итү, танып белү мөмкинлекләрен үстерү, образлы күзаллауларын үстерү.

Социаль- аралашу өлкәсе буенча программа эчтәлеге:

балаларны бер-берсенә юл куярга өйрәтү, күтәренке  кәеф булдыру, бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

 Сөйләм үстерү өлкәсендә программа эчтәлеге.

  Ж-ш авазларын автоматизацияләү өстендә эш,балалаларның 3-4 сүздән торган җөмләләр төзеп җавап бирүләренә ,җөмләләрене дөрес төзүләренә ирешү.Әйтенүләрне гади сөйләмгә кертергә өйрәтү.

Методик алымнар һәм чаралар:

тәҗрибә үткәрү, сорауларга җавап, уеннар уйнау, әңгәмә,диалогик сөйләм.

Җиһазлау:

Проектор,ноутбук,экран,кош рәсемнәре киселгән,чыршы агачы макеты.Савытта кар,банкаларда сулар(капкачларында төрле төстә буяулар)

Сүзлек өстендә эш:

 Салкын,йомшак,эри,төссез,йон үстерә.

Алдан үткәрелгән эш:

 Кышлаучы кошларны рәсемнәрдән танып белергә өйрәтү, уеннар өйрәнү, кыш һәм кышкы күренешләр турында сөйләшү,

Алга таба эш:

 

Эшчәнлек структурасы:

I.Кереш өлеш: исәнләшү . Бармак уены”Саумы кояш”

II. Төп өлеш:

1. 1Кар турында әңгәмә.

 1.2.Кар белән тәҗрибә үткәрү.

1.3. Кар бөртеге белән кышкы урманга сәяхәткә китү.

2.1Экрандагы кыргый хайваннар  турында әңгәмә.

2.2.Уен “Ак куян”

3.1..Агачтагы кошларны карау,исемнәрен әйтү.

3.2.Уен “Күрсәт әле үскәнем”

4.1Төркемгә кире кайту.

4.2.Тәҗрибәгә куеп калдырган карны карау.

5.Капкачларына эчтен буяу сөртелгән сулы банкалар белән тәҗрибә-уен(төсләрне ныгыту)

III. Йомгаклау

“Кояшны чакыру” әйтенүе белән шөгыльтәмамалана.

Балалар төркемгә кереп түгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче:Балалар әйдәгез әле бергәләп бармакларыбыз белән уйнап алабыз.

Балалар: Саумы иртә,

Саумы кояш,

Саумы һава,

Саумы йомшак җил,

Саумы туган ил!

Тәрбияче: Балалар безнең урамда кайсы ел фасылы әле?

Балалар: Кыш фасылы.

Тәрбияче:Мин сезгә бер табышмак әйтәм тыңлагыз әле.”Үзе ямьсез ыжгыра,кар буранны туздыра?” Нәрсә ул балалар?

Балалар: Җил.

Тәрбияче:Әйдәгез әле җил булып алабыз,Ыжжж-ыжжж-ыжжж.Рәхмәт булдырдыгыз.

Тәрбияче:Тагын бер табышмак тынлагыз эле.”Ак ашъяулык таптым,җир өстенә яптым” Кыш көне безнең нәрсә ява эле балалар?

Балалар: Кар.

Тәрбияче:Савытка салынган карны күрсәтә. Кар нинди ул?

Балалар Кар ак, салкын, йомшак , эреп суга әйләнә.

Тәрбияче:Әйдәгез карнын суга әйләнгәнен ,эрегәнен күрер өчен бу савытны җылыга куеп торабыз. Тәрбияче кар бөртеге күрсәтә.Менә бу кар бөртегенен эрисе килми икен.езне сэяхэтке чакыра үзе белән.  

Тәрбияче:Балалар әйдәгез без сезнең белән менә бу кар бөртегенә ияреп кышкы урманга сәяхәткә барып кайтабыз.Әйдәгез бөтерелеп очабыз..

Музыка яңгырый  “Вальс снежинок”

Тәрбияче игътибарны проектордагы  өнендә йоклап ята торган аюга юнәлтә.

Тәрбияче:Балалар бу нинди хайван икән?

Балалар :Аю.Ул кыш көне өнендә йоклый.

Экранда төлке рәсеме чыга.

Тәрбияче: Балалар ә бу нинди хайван кайсыгыз белә?

Балалар:Төлке.Ул үзенә ризык эзли.

Экранда Бүре рәсеме чыга.

Тәрбияче:Балалар бу нинди хайван?

Балалар : Бу бүре ,ул да үзенә ризык эзли.

 Тәрбиче:.Карагыз әле балалар чыршы төбендә нәрсә утыра ул?

Балалар : Ак куян.

Тәрбияче:Ни өчен куян кыш көне ак була балалар?

Балалар:Бүреләрдән качар өчен ак кар төсендә йон үстерә.Тәрбиче:Балалар болар барысы бергә нинди хайваннар дип атала?

Балалар:Кыргый хайваннар.

Тәрбияче:Кыргый хайваннар кайда яши ?

Балалар: Урманда.

Тәрбиче:Балалар “Ак куян” уенын уйнап алабызмы куян белән?

Балалар : Әйе.

“Ак куян” уены

 Ак куянкай утырган,

Колакларын селкетә.

 Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

 2. Куян туӊа башлагач

Тәпиләрен  җылыта.

Менә шулай, менә шулай

Тәпиләрен җылыта.

 3. Куян һаман да туӊа,

Сикергәли ул шуӊа.

Менә шулай, менә шулай,

Сикергәли ул шуӊа.

 Куянны бүре куркытты,

Ул урманга элдертте

Кошлар сайраган музыка яңгырый.

Тәрбияче: Ниндидер кошлар тавышы да ишетелә бугай балалар.Безнең  агачка кошлар да килеп кунган.Карыйк әле, нинди кошлар икән,таныйсызмы балалар?

Балалар:Саескан, күгәрчен, песнәк, чыпчык, тукран, ала карга .Кошларның исемнәрен атыйлар һәм күрсәтәләр.

Тәрбияче:Бу кошларны барысын бергә ничек атыйбыз?

Балалар: Кышлаучы кошлар.

Тәрбияче:Балалар уйнап аласыгыз киләме?

“Күрсәт әле үскәнем”уены

-Күрсәт әле үскәнем ,ничек кошлар очалар?

-Менә шулай,менә шулай ,шулай кошлар очалар.

Күрсәт әле үскәнем ничек куян сикерә?

- Менә шулай,менә шулай ,шулай куян сикерә.

-Күрсәт әле үскәнем ничек җилләр исәләр?

- Менә шулай,менә шулай ,шулай җилләр исәләр.

Тәрбияче:балалар безнең төркемгә кайтыр вакыт та җитте,кар бортекләре булып алабызмы?

Әйдәгез әле карыйк безнең җылы урынга куйган карыбыз нишләде икен? Кар нишләгән балалар?

Балалар : Эрегән, суга әйләнгән.

Тәрбияче:Димәк балалар кар җылыда эреп суга әйләнә икән .

 Менә мин сезге серле банкалар да алып килдем.Аларга нәрсә салынган балалар?

Балалар:Су.

Тәрбияче:Суның исе,төсе бармы балалар?

Балалар: Юк.Ул иссез,төссез.

Тәрбияче:Хәзер мин сезге “фокус-мокус “ күрсәтәм.Банкаларны бер –бер артлы селки һәм сунын төсе үзгәрә.4 төс –сары,кызыл,зәңгәр,яшел төсләргә керәләр.Суларнын төсләре нинди булды.

Балалар: сары,кызыл,зәңгәр,яшел төсләр.

Тәрбияче:Бүген без сезнең белән кыш ае турында сөйләштек ,саубуллаштык,тиздән урамдагы карлар да эреп суга әйләнеп ерак елгаларга агып китәрләр.Әйдәгез яз фасылы тизрәк килсен өчен кояшны бергәләп чакырабыз.

Кояш чык,чык,чык.

Майлы ботка бирермен.

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Тәти кашык саф алтын,

Кирәкми безгә салкын!

Тәрбияче:Бүген сез нәрсәләр күрдегез,нинди яңа ачышлар ачтыгыз? Бүген ясаган тәҗрибә турында кемнәргә сөйләргә теләр идегез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кышкы урманга сәяхәт

Конспект занятия...

"Кышкы урманга сәяхәт" (вторая младшая группа)

НОД  в рамках методической недели по теме: «Двигательная активность детей в режиме дня» для воспитателей и родителей групп на  базе МБДОУ детский сад №34 «Радуга» г. Елабуга....

Кышкы урманга сәяхәт.(Путешествие в зимний лес)

( 2 нче кечкенәләр төркеме өчен)...

Кышкы урманга сәяхәт. Утранчылар төркемендә комплекслы шөгыль конспекты

Итоговое комплексное занятие  в средней группе на татарском языке: "Путешествие в зимний лес"...

Кышкы урманга сәяхәт

Балаларның кыш, киемнәр, кыргый җәнлекләр турындагы белемнәрен барлау һәм тулыландыру....

"Кышкы урманга сәяхәт".

quot;Кыш" темасын йомгаклап дәрес сценарие....

Кышкы урманга сәяхәт

Кышкы урманга сәяхәт...