"Шүрәле урманында"
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)

Ахметшина Алсина Ильдусовна

"Туган телдә сөйләшәбез" (УМК)  "Урман"пректы буенча

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shurle_urmanynda.docx28.21 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 126 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”  мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

Мәктәпкә әзерлек төркемендә

“Туган телдә сөйләшәбез” УМКсы буенча

(“Урман” проекты)  

“Шүрәле урманында” исемле

 ачык-шөгыльнең план-конспекты

 

                                                                                           

                                                                                         Төзеде һәм үткәрде:

                                                            тәрбияче:

                                                                                         

                                                                                          Ахметшина А.И.

                                                                                             

2017 ел

Тема: “Шүрәле урманында”( “Урман” проекты)

Максат: Балаларның урман, андагы тереклек турындагы белемнәрен тирәнәйтү. 

 

Бурычлар:

-Балаларның табигатьне саклау турындагы күзаллауларын киңәйтү.

-Балаларда күмәк сөйләшүдә катнашу, бер-береңне тыңлый белү күнекмәләре формалаштыру.

-Балаларның сүзлек запасын арттыру, сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен, тапкырлыкларын, күзәтүчәнлекләрен,хәтерне  үстерү.

- Пиктограммалар кулланып, җөмләләр уку күнекмәсен булдыру.

- Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту.

- Балаларда урманга һәм аның байлыкларына сак караш тәрбияләү.

Җиһазлар:  

Агачлар, чыршылар, агач төпләре, кошлар,күркәләр,  чәчәкләр, күбәләкләр; өй; конверт белән хат; “Табышмаклар аланы” исемле  конверт;  “Булсаң зирәк – әйт тизрәк” исемле конверт; “Җөмлә укы!” уены(пиктограммалар); тукмак; туп; магнитофон, диск; яулык.

Методик алым һәм ысуллар:

 Әдәби сүз (табышмаклар, шигырь),уен, сөенечле мизгел, сорау-җавап, сөйләү, күрсәтү, аңлату, ял минуты, техник чара,үстерешле диалог, рәсемнәр һәм пиктограммалар куллану, мактау, мөстәкыйль эш, Шүрәле киемнәре.

Алдан башкарыла торган эш:  

Бармак уеннарын искә төшерү, урман турында мәкаль һәм әйтемнәр  өйрәнү,  атрибутларны әзерләп кую, З.Гомәрованың “Урманда” шигырен яттан өйрәнү.

Эшчәнлек барышы:

(төркем урман кебек бизәлгән - агачлар, чыршылар, агач төпләре, чәчәкләр, кошлар, күбәләкләр. Бер почмакта өй тора, анда Шүрәле бармагы кысылган килеш утыра )

Тәрбияче:

-Балалар, минем яныма якынрак килегез әле, карагыз әле, бүген нинди кояшлы, матур көн!  Бер-беребезгә карап елмаешыйк, үзебезнең күңел җылыбызны бүләк итик.

Кулларга без  тотындык,

Бер-беребезгә елмайдык.

Җылы күчте кулларга,

Рәхәт булды дусларга.

- Менә рәхәт булылып китте. Балалар, бүген эшкә килгәндә, урман почтальоны миңа хат бирде.  Ул  хат безнең дустыбыз Шүрәледән  икән. Әйдәгез, шул хатны укыйк (хатны укый):

“Кадерле минем дусларым!  Бармагым кысылган килеш хаман йөрим, бер кем дә миңа ярдәм итми, барысы да миннән курка. Нәни дусларым, бәлки сез урманга килеп , миңа ярдәм итәрсез. Сез бит акыллы, зирәк, тәртипле балалар! Тиздән мәктәпкә дә барырга  җыенасыз икән. Зинһар өчен, миңа ярдәм итегез.  Минем янга килеп җиткәнче,  тукталышлар очрар, һәр тукталышта биремнәр булыр. Сез, үзегезнең  белемнәрегезне кулланып, шул  биремнәрне үтәсәгез, минем янга бик тиз килеп җитәрсез. Сезгә уңышлар телим, көтеп калам!”

- Балалар, Шүрәле дустыбызга  ярдәм итәбезме?  (әйе). Ул бит безнең бәйрәмнәребезгә дә  килә, дусларны бәладә калдырырга ярамый бит. Шулаймы, балалар? (Әйе). Балалар, тик урманга киткәнче, әйдәгез искә төширик, урманда үз-үзеңне ничек тотарга кирәк соң?(шауламаска, чүпләмәскә, чәчәкләрне таптамаска, агачларны сындырырга ярамый, кошларны куркытырга ярамый һ.б.).  Кагыйдәләрне беләсез икән, алайса киттек. Урман бик ерак түгел.Шуңа күрә  без анда җәяү генә барырбыз, җәяү йөрү сәламәтлеккә дә бик файдалы (бераз баралар)

- Менә килеп тә  җиттек. Балалар. урманда нинди матур, саф һава.  Ишетәсезме, балалар, урманда кошлар сайрыйлар (кош тавышлары куела) .

Беренче тукталышыбыз“Табышмаклар аланы” дип атала. Әйдәгез, чирәмгә утырып, карыйк әле (табышмаклар укыла һәм УМК рәсемнәре күрсәтелә) :

1. Җәй шакылдый бу чүкеч,

    Кыш шакылдый бу чүкеч,

 Ничек чыдый бу чүкеч? (тукран)

2. Килә бер батыр атлап,                     3. Үзе бәләкәй булса да,

   Аягы баса лап – лап,                             Үзеннән зур күтәрә (кырмыска)

   Урманда йөри,

   Умартадан бал эзли  (аю)                                   5.Энәсе бар, ә тегә алмый (керпе)

6.Тызлый да, бызлый,                                                7. Көндез йөклый, төнлә тычкан күзли (ябалак)

   Үпкән җире сызлый ( озынборын)

8.Йөртә ул озын колак,        9. Нечкә билле,

   Үзе гаҗәеп куркак.(куян).        Көлтә койрыклы (төлке)

10.  Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң, уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып (күбәләк)

- Балалар, бу табышмаклар нәрсә турында? (кыргый хайваннар, кошлар, бөҗәкләр). Булдырдыгыз, балалар, дөрес. Балалар, юлыбызны дәвам итик. Икенче тукталышка килеп җиттек. Бу “Булсаң зирәк – әйт тизрәк” тукталышы (карточкада биремнәр, балалар җавапларын әйтәләр):

- Нинди үсемлек безне чага - ......(кычыткан)

- Яңа ел агачы - ...... (чыршы)

- Җәнлекләр патшасы – ...(арыслан)

- Урман санитары -... (бүре)

- Балны бик яратса да, умарта асрамый – ...(аю)

- Елгаларда плотина төзүче җәнлек – ...(кондыз)

- Кызыл күкрәкле кош - ....(кызылтүш)

- Бал бирүче бөҗәк - ....(бал корты)

-Безнең якка иң беренче кайтучы  кош - .....(кара карга)

- Табигать  уяна торган ел фасылы - ....(яз)

 - Дөрес, ә хәзер  язның кайсы ае? (май).  Ә бүген ничәнче май? ( бал-ның җаваплары). Ә атна көне нинди? (бал-ның җаваплары). Без сезнең белән “Атна” дигән бармак уенын өйрәнгән идек, искә төшерик әле:

1,2,3,4,5,6,7                                      Шимбә, Якшәмбе,

Дүшәмбе, сишәмбе,                                     Без булабыз өйдә.

Чәршәмбе, пәнҗешәмбе,                                  Әни бәлеш пешерә,

Аннары килә  җомга,                                     Бик күңелле безгә.

Без барабыз  бакчага.                               (сүзләрне туры китереп хәрәкәтләр ясала)

- Юлыбызны дәвам итик. Өченче тукталыш күренә. Бу  “Ял итү” тукталышы .Ә хәзер ял итеп алыйк.  (Ял минуты“Урманда”)

Бергәләшеп, җыйналып,            (бару

Килеп җиттек урманга.                   хәрәкәтләре)

“Хәерле көн” теләп безгә        (уң кулларын өскә күтәреп

Күктә кояш елмая.                                                                                   селкиләр)

Канатларын җилпи-җилпи,                           (кулларын як-якка

Күбәләкләр очалар.                                                                       җәеп селкиләр)

Ал, кызыл, сары, зәңгәр –         (кулларын өскә

Нинди матур алар!                                                         күтәреп селкиләр)

Яшел урман аланында        (чүгәләп,

Без чәчәкләр җыябыз.        чәчәкләр өзәләр)

Ап-ак ромашкалар өзеп,        (куллар белән

Такыялар үрәбез.                     үрү хәрәкәтләре)

Ак каеннар төпләреннән        (чүгәләп

Без гөмбәләр эзләдек.         йөриләр)

Агач башында уйнаган                                  (торалар,

Тиеннәрне күзләдек.                                                       өскә карыйлар)

Матур чәчәкләр кочып,        

Гөмбәле кәрзин тотып.

Юлны дәвам итик без,

Шүрәләне табыйк без.

- Менә ял да итеп алдык, юлыбызны дәвам итик.  Дүртенче тукталышка  җиттек. Бу “Уеннар” тукталышы.

1. “Киресенчә әйт!” уены (паласка утырып, тукмак тәгәрәтү).

  • Мин әйтәмен «биек»,

Син әйтәсең ... («тәбәнәк»).

  • Мин әйтәмен «бик кыска»,

Син әйтәсең ... («бик озын») .

  • Мин әйтәмен «алга»,

Син әйтәсең ... («артка»).

  • Мин әйтәмен «әкрен»,

          Син әйтәсең ... («тиз») .

  • Мин әйтәмен «кечкенә»,

          Син әйтәсең ... («зур») .

2. “Җөмлә укы!” уены  (пиктограммалар кулланып, җөмләләр уку: Тиен елый. Керпе гөмбә ярата. Аю йоклый. Куян кишер ашый. Төлке урманда яши. Бүре груша яратмый. Мин урманга барам. Урманда кар ява. Бу урман. Урманда кошлар сайрый.) .

- Булдырдыгыз, балалар!  Балалар, карагыз әле бу урманда нинди матур чыршылар үсә. Аларның күркәләре дә бар икән. (Гаҗәпләнеп): Балалар, ә  чыршы янында нәрсә ул?(чүп). Урманда чүп калдырырга ярыймы соң?(юк). Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз,әгәрдә бөтен кеше урманда чүп калдырса, ниләр булыр икән? (балаларның җаваплары). Бу чүпләрне нишләтәбез инде?(җыябыз).Карагыз әле, монда пакет та бар, әйдәгез шунда җыек. Аннары бакчага кайткач чүплеккә ташларбыз. Шулаймы, балалар? (әйе)(чүпне җыялар).

-Менә булды. Балалар, Шүрәленең  өе дә күренә. Шүрәле, дус, без килеп җиттек. (Шүрәле чыга)

Ш: Исәнмесез, нәни дусларым! (елаган кебек әйтә)Мин сезне көттем, ярдәм итегез, зинһар өчен.

- Балалар, тизрәк, Шүрәлене коткарыйк (Шүрәленең кулын ычкындыралар).

Ш: Менә рәхәт булып китте. Бик зур рәхмәт сезгә, мине коткардыгыз. Сезнең өчен бик борчылдым, биремнәрне үти алырсыз микән,минем янга килеп җитә алырсыз микән дип уйлап утырдым. Ә сез бик акыллы,зирәк,кыю балалар икәнсез.Ә урманда сезгә ошадымы сон?

Балалар: әйе, ошады.

- Ошады, урман бит ул безнең байлыгыбыз. Балалар, әйдәгез әле, халкыбызның урман турындагы мәкаль һәм әйтемнәрен   искә төширик.

  • Урманга шырпы белән бармыйлар.(Римма)
  • Җимешен аша, ботагын сындырма.(Динә)
  • Бер дә юкка үлән йолкып йөрмә.(Алинә)
  • Кош оясын туздырма, башың авыртыр.(Аяз)

- Балалар, без Зәһирә Гомәрованың “Урманда” дигән шигырен өйрәнгән идек, кем сөйләп күрсәтә? (бер бала сөйли) Надира  или  Ислам

Кояш көлеп торганда

Килеп кердек урманга.

Урман безне кумады,

Без бит аның кунагы.

Җиләк белән сыйлады,

Шатлык эчкә сыймады.

Шүрәле: Бик матур шигырь икән. Балалар,минем бармакларым бераз авырта әле,сезнең белән кети-кети уйный алмыйм инде,ләкин мин сезгә башка уеннар тәкъдим итә алам.Уйныйбызмы? (әйе).

1.“Сорау-җавап”уены

  • Минем турында әкиятне кем язган?
  • Ә Габдулла Тукай үзе кайда туган?
  • Минем кулымны бүрәнә ярыгына кыскан егетнең исеме кем?
  • Ә ул урманга нинди машинага утырып килгән?
  • Былтыр урманга нәрсәгә килгән?
  • Аның кулында нинди эш коралы булган?
  • Ә сез Тукайның тагын нинди әсәрләрен беләсез?

 2.“Ярый-ярамый”уены ( басып, туп белән)

- Чәчәкләрне күп өзәргә ярыймы!

- Кошларның ояларын туздырырга ярыймы!

- Урманда утырып, ял итәргә ярыймы?

- Агачларны сындырырга ярыймы!

- Ашарга яраклы гөмбәләрне җыярга ярыймы?

- Керпе балаларын өйгә алып кайтырга ярыймы!

- Агулы гөмбәләр җыярга ярыймы?

- Урманда учак ягарга ярыймы?

- Кошлар сайравын тыңларга ярыймы?

Әйдәгез, Шүрәле уенын уйнап алыйк.

3. «Шүрәле » уены(балалар түгәрәккә басалар. Шүрәле уртага баса, ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында утыра. Уйнаучылар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр):

Шүрәле,  Шүрәле,

Шүрәлене күр әле.

Каршыңда кем басып тора –

Ялгышмыйча әйт әле. (Җыр ахырында балалар туктап кала. Күзе бәйләнгән  Шүрәле урыныннан тора, тәрбияче бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. Әлеге бала Шүрәле  янына килә. Шүрәле капшап карап, аның кем икәнлеген әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчы Шүрәле була). Уен 3 тапкыр уйнала.

- Күңелле булды, Шүрәле, рәхмәт.   Шүрәле , безгә инде кире – балалар бакчасына кайтырга кирәк.

Ш: -Сезнең белән миңа бик күңелле булды.Кызганыч,китәсез,мине ялгыз итәсез...Сез бик акыллы, әдәпле, кыю балалар һәм урманның чын дуслары икәнсез. Урманга кайчан гына килсәгез дә, кадерле кунакларым булырсыз, рәхмәт сезгә.

- Шүрәле, дус, үзендә безгә кунакка кил, яме. (саубулашалар)

- Ә без кайтыйк инде (бераз баралар). Менә кайтып та җиттек.

Чыннан да, балалар сез бик акыллы, тапкыр, тәртипле булдыгыз. Урманның чын дуслары булып калырсыз дип уйлыйм. Шуның белән бүгенге эшчәнлегебез тәмамлана. Сез бик тырыштыгыз, актив булдыгыз, рәхмәт сезгә, балалар!  

-Балалар,әйдәгез инде кунаклар б/н дә  саубулашыйк.

Балалар: Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект занятия по рисованию "Шырлык урманында"

яңа сүрәтләү алымы экохенд- арт юнәлеше белән таныштыру. хәтердә калган буенча рәсемләу күнекмәләрен камилләштерү предметка хас үзенчәлекләрен бирә белүләрен ныгыту. рәсем занятиесендә продуктив эшчән...

"Әкиәт урманында"

Тәбиғәт һәм кеше араһындағы бәйләнеште  күрһәтеү:  ағастар тураһында белемдәрен киңәйтеү, ағастарҙың айырмаһын табырға өйрәтеү;логик фекерләү үҫтереү; оҡшаш һә...