"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүдә тәҗрибә эшчәнлеге"
презентация к уроку по окружающему миру (старшая группа)
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Бүгенге көндә, кызганычка каршы, экология һәм табигать - ананың халәте бер дә мактанырлык түгел.Бигрәк тә аянычлысы - кешеләрдә экологик культура җитми. Шуның өчен мин әлеге чыгышымның темасын бик актуаль дип саныйм. Табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү һәм экологик культура башлангычы тәрбияләү – балалар бакчасында балаларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Чөнки кече яшьтән үк әйләнә-тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган балада табигатьне ярату тойгыларын тәрбияләү, шулай ук аны сакларга өйрәтү – бик кыен эш . Әйе, табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый белергә, кирәк вакытта ярдәм дә күрсәтә белергә кирәк. Ә моңа табигатьне белү, аңлау нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин.
Табигать белән элемтәгә керү, күзәтү, хезмәт, уен, сәнгать эшчәнлеге, төрле тәҗрибәләр аша балаларның белемнәрен ныгыту – бу экологик белемне күтәрүнең һәм башлангыч экологик культура бирүнең төп ачкычы. Балалар үзләренең табигате белән һаман нидер эзләнүдә, яңалыкны күреп өйрәнүдә.Тирә - як мөхит белән таныштыруны тәҗрибә эшчәнлеге аша оештырганда - балаларның кызыксынучанлыклары тагын да арта, күзәтүчән- лекләре, фикерләү сәләтләре үсә. Тәҗрибәләр һәм күзәтүләр вакытында алган белемнәрдән баланың хәтер сандыгы баей, сөйләм теле үсә. Эзләнүле, өйрәнүле тәҗрибә эшчәнлеге - баланың гадәти халәте, аның дөньяны өйрәнәсе, танып беләсе килә. Бала өчен өйрәнү, ачыклау, ачыш ясау кебек гамәлләр –таныш булмаган дөньяга адым ясау дигән сүз. Бу - уйлану һәм иң мөһиме яңа ачышлар ясаганда үзеңне күрсәтү, фикереңне уртаклашу, башлангыч экологик культура формалашу өчен зур мөмкинлек.
« Сөйләсәң – мин онытырмын, күрсәтсәң – исемдә калмас, ә сөйләп, күрсәтеп тоттырсаң - аңлармын» , дип әйтелә кытай мәкалендә. Дөресе дә шул, бала ишетеп, күреп һәм үз кулы белән тотып эшләгәндә генә яңалыкны тиз ота, тоеп аңлый һәм хәтеренә сеңдереп калдыра. Мөстәкыйль рәвештә ачышлар ясау балага “ничек?” һәм “ни өчен?” сорауларына җавап табарга булыша.Тәҗрибә ярдәмендә балалар яңа белемгә омтыла, иҗади эзләнә, аның күңелендә тагы да яңа сораулар туа, ул үзлектән төрле нәтиҗәләр ясарга өйрәнә.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу - балаларның рухи дөньясын баета, гадәти әйберләрдә төрле яңалыклар күрергә, әйләнә – тирәнең матурлыгын тоярга, уйланырга һәм килеп туган проблемалардан чыгу юлын эзләргә өйрәтә. Экологик культура башлангычы тәрбияләүдә хезмәтнең дә әhәмияте аеруча зур. Шуңа күрә түтәлләрдә яшелчәләр үстерү, кошларга оялар, җимлекләр ясау, бүлмәдәге гөлләрне тәрбияләү, чәчәкләр, яфраклар киптерү, гербарийлар ясау кебек эшләр – безнең эшебездә бик кулай эш алымы булып тора. Безнең балалар да әлеге эшләрдә бик актив катнашалар, хезмәттән кәнәгатләнү хисе алып, уңышлары белән уртаклашалар.
Кеше - табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн, бер генә сәгать тә тора алмый. Аңа көн саен су, азык-төлек, җылылык, яктылык кирәк. Шуңа күрә дә табигатькә мөнәсәбәт - кешеләргә булган мөнәсәбәт кебек шәфкатьле булырга тиеш. Кече яшьтән табигатьне аңлап, аны яратып үсү бик мөhим. Без үзебездән соң килгән буынга кешеләр тарафыннан җимерелгән бушлык түгел, ә шаулап чәчәк атып утырган җир калдырырга тиеш : Эх, күңелле безгә бергә , Агачларны сындырмагыз! Табигать кочагында. Кош оясын ватмагыз! Менә шуны истә тоту Сулыкларны пычратмагыз, Бик кирәк шул чагында: Зинһар чүп - чар атмагыз! Эссе һәм коры чакларда Урманда ут якмагыз ! Табигать ул - әни кебек , Табигатьне саклагыз !!!
Экологик культура тәрбияләү, ул үз эченә табигатькә, тирә – як мөхиткә, шулай ук үз сәламәтлекләренә уңай эмоциональ мөнәсәбәт тәрбияләү, тормышта билгеле бер тиешле кагыйдәләрне үтәүне ала. Экологик культура тәрбияләү – шәхескә экологик белем һәм тәрбия бирү дигән сүз. Балаларда экологик культура башлангычы тәрбияләү эшенең максаты түбәндәгечә: Балаларга тере һәм тере булмаган табигатьтәге үзара бәйләнешне аңларга өйрәтү. Табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тотарга, табигатькә зыян салмаска, яшеллекне һәм җан ияләрен яратырга өйрәтү һәм аларга сакчыл караш тәрбияләү. Тәҗрибәләр вакытында балаларның тирэ - як белэн кызыксынучанлыкларын , күзәтүчәнлекләрен, логик фикерләү сәләтләрен, мөстәкыйль эзләнү эшчәнлекләрен үстерү, сөйләм телләрен баету. Балаларда экологик аң, экологик кул ь тура, рухи - әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Түбәндәге бурычларны үтәгәндә генә без үзебезнең алга куелган максатка ирешә алабыз: Шөгыльләрне, төрле эшчәнлекне балаларны кызыксындырып, мавыктыргыч итеп оештыру. Тәҗрибә эшчәнлеге өчен шартлар тудыру. Балаларның игътибарлыкларын, хәтерләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү. Тирә - як мөхиткә соклану хисләре һәм сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру.
Мин зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без – табигать дуслары” исемле түгәрәк эшен алып барам.Түгәрәк эшенең эчтәлеге буенча кайбер темалар турыдан – туры тәҗрибәләр белән бәйле. “Су – яшәү чыганагы”, “Тамчыкайның сәяхәте”, “Кайда соң син һава?”, “Ком илендә”, “Серле вулканнар”, “Магник сере”, “Яктылык хикмәтләре”, “Салават күпере” һ.б. Су, hава, ташлар, туфрак, үсемлекләр, ком белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне яхшырак аңларга ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен камилләштерә. Тәҗрибәләр ярдәмендә бала яңа белемгә омтыла, иҗади эзләнә, аның күңелендә яңа сораулар туа, ул үзлектән, төрле юллар белән нәтиҗәләр ясарга өйрәнә. Мәсәлән, су белән тәҗрибәне алыйк. Без балалар белән суның төрле үзлекләрен өйрәнеп кенә калмыйбыз (су –үтә күренмәле; суның тәме һәм исе юк; су – сыеклык; пар – ул су; боз – каткан су; суның формасы юк һ.б), аның тере һәм тере булмаган табигать белән бәйләнештә булуын, барлык тереклек ияләре судан башка яши алмаганын, суның яшәү чыганагы икәнен ачыклыйбыз. Димәк суны сакларга кирәк дигән нәтиҗә ясыйбыз. Сулыкларның чисталыгын ничек саклап калырга була соравына җаваплар эзлибез.
Һаваның үзлекләре белән танышканда (һава күзгә күренми; һаваны сулыйбыз; һава күчеп йөри; ябык пространстводан һава күчми; һава гел хәрәкәттә; һаваның күләме бар һ.б), балалар белән һаваның кеше тормышында әһәмиятен аңлыйбыз: без һаваны сулыйбыз, суламыйча яши алмыйбыз, әмма сулаган һавабыз чиста булганда гына сәламәтлегебезгә уңай йогынты булуын ачыклыйбыз. Шулай ук һаваның чисталыгын ничек сакларга була соравы буенча сөйләшәбез. Шул исәптән сулыш органы турында да өйрәнәбез.
Безнең тәҗрибә эшчәнлегеннән күренешләр
Гомумиләштереп әйткәндә, тәҗрибәләр һәм күзәтүләр ярдәмендә балаларга экологик белем һәм тәрбия биреп, без балаларда экологик культура башлангычын булдыра алабыз. Тәҗрибә эшчәнлеге балаларга бик ошый һәм мин киләчәктә дә түгәрәк эшемә тагы да яңа, кызыклы тәҗрибәләр кертеп, балаларны кызыксындырып, тәҗрибәләр өчен тулы шартлар тудырып эшемне дәвам итәчәкмен.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү концепциясе
Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника каза...
Сәяхәтләр аша балаларга экологик тәрбия бирү
Минемчә, табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү-балаларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Чөнки яшьтән үк әйләнә-тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган...
Бакчада балаларга экологик тәрбия бирү алымнары
4 – 6 яшьлек балаларга эколгик тәрбия бирү эшен оештыру....
Яшь үзенчәлекләренә карап балаларга экологик тәрбия бирү
Ата- аналар җыелышы өчен чыгыш....
Катнаш төркемендә балаларга экологик тәрбия бирү.
Табигатьне яратырга, сакларга, аңларга, матурлыгына сокланырга, табигый байлыкларны ишәйтергә омтылучы экологик яктан культуралы, әхлакый аңлы , иҗади фикер йөртүче шәхес...
Федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә балаларга экологик тәрбия бирү.
2015 нче һәм 2016 нчы елларда Казан шәһәренең "ТИСБИ" идарә университетында һәм Зур Сәрдек балалар бакчасында семинарда укылды....
Танып белү эзләнү эшчәнлеге аша балаларга экологик тәрбия бирү
Экологическое воспитание детей дошкольного возраста - новое направление педагогики, складывающееся в последние годы и сменившее традиционно представленное в программах ознакомление детей с природой. П...