Федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә балаларга экологик тәрбия бирү.
материал по окружающему миру (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа)

2015 нче һәм 2016 нчы елларда Казан шәһәренең "ТИСБИ" идарә университетында һәм Зур Сәрдек балалар бакчасында семинарда укылды.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Кукмара  районы Адай авылы балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесе

 Тема :Федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә балаларга экологик тәрбия бирү.

        Тәрбияче: Закирова Альбина Шарипян кызы.

        2015ел

Әйләнә-тирә күренешләргә карата күзәтүчәнлек ,игътибарлылык тәрбияләү мөһим бурыч булып тора. Балаларны кече яшьтән табигатьнең серләренә төшендерә башлыйбыз.Шулай эшләгәндә сабый күңелендә әйләнә-тирә белән кызыксыну туа ,ул әкренләп табигатьтәге матурлыкны күрә һәм аңлый белергә өйрәнә.

        Табигать  матурлыгы, рухи гүзәллек бала тәрбияләүдә зур роль уйный.Бала күңелендә дөняның ,төрле вакыйгаларның нечкәлекләрен тою һәм аңлый белү сәләте тәрбияли.

Табигать – мәрхәмәтлелек чыганагы.Аның матурлыгы баланың рухи дөньясына үтеп керә.Табигать аша  аңарда яхшылык эшләү,кешелеклелек,мәрхәмәтлелек,кеше хәленә керә белү,явызлыкка каршы тора белү кебек сыйфатлар баетыла.Күңелендә яхшылык эшләү хисе тупланмаган ,яхшы уй теләге булмаган бала тереклек ияләренә һөҗүм ясый,алары җәзалый,һәлак итә.Баладагы кешелексезлек аның табигатьне күрә алмавына китерә.Табигатьнең матурлыгы эмоциональ ,эстетик һәм мораль тәрбия чарасы буларак шәхесне матурлый.

Бала табигатьне ихлас күңеленнән күрә һәм аңлый белсен өчен ,минемчә түбәндәгеләр шарт. Табигатьнең матурлыгы нечкә хисләр тәрбияли,башка кешенең  яхшылыгын тоярга ярдәм итә.Моның өчен балалар белән табигаьткә еш чыгарга кирәк.

Иң беренче чиратта ,әйләнә –тирә мохитне күзәтә белү зарур.

Бала тирә-юннең матурлыгын бөтен яклап тоярга ,аңларга тиеш.

Табигаьтнең матурлыгы балада фикерләү сәләтен дә үстерә ала.

Табигать кочагында танып белү процессында бала дулкынландыргыч хисләр кичерә ,дөньяны эмоциональ –эстетик яктан күрә белә башлый.

Без көзен , язын балалар белән  болынга сәяхәт ясарга яратабыз .Көз көне көз бизәкләренә ,чуар төсләргә яңача карыйлар,көзге кояш нурларында яңа төсмерләр күрәләр.

Язгы табигаткә бөтенләй башкача карыйлар.Табигать  дөнясының матурлыгы балаларга яңача бөтенләй  көтелмәгәнчә тәэсир итә.Балаларның гаҗәпләнүдән күзләре зур ачыла.Бөр елгасы ярлары буйларында беренче язгы төс алган тал куаклары кояш нурларында әкияти ,сихри төсләргә кереп уйный.

Бакчабыз участогында бик күп агачлар тирә-юньгә ямь биреп утыралар.

Һәр елны көзен дә, язын да балалар белән яшь үсентеләр утыртабыз. Бу чарага безнең әти-әниләр дә бик теләп кушылалар .Алар  миләш,.карлыган, алмагач,нарат,чия үсентеләре алып килделәр. Көз көне яфракларның саргаеп коелуларын ,кыш көне агачларга бәс кунуларын күзәтәбез.Яз көне бөреләр, яфраклар барлыкка килүен күзәтсәк ,ә җәй көне җимешләрен  күреп сөенәбез. Яфракларны,күркәләрне белем бирү эшчәнлекләрендә кулланабыз.

Быел да 14-майда –Урман утырту көнен билгеләп үттек. Тирә- юнебезгә  яшеллек бирүче,сулар авабызны чистартучы  агачларны утырту ,саклау  барыбызның да уртак бурычы ул.

Безнең авылыбыз чишмәләргә бик бай. Ел саен балалар белән чишмәләргә сәяхәт ясыйбыз .Аларны күзәтеп кенә калмыйбыз ,аларга файда китерергә тырышабыз .Тирә якларындагы чүп –чарларны җыеп ташлыйбыз.

Авылыбызда иң бай тарихлысы-“Шаех- баба” чишмәсе.Ул изге чишмә булып санала ,суын күп кенә авыруларга дәва итеп кулланалар. Аңа сукмакның беркайчан да өзелгәне юк .Аны авылыбыз халкы да кадерләп-хөрмәтләп тора .

        Авылыбызның тау кырыйларында да чишмәләр күп .Саф ,тәмле сулары белән  халкыбызны сөендерәләр.  Сәяхәтләр вакытында балаларга чишмәләрне пычратмаска,тирә –юньнәрен чистартып торырга кирәклеген  аңлатабыз.Бергәләп чишмәнең җырын тыңлыйбыз.

Бакчабызда балалар белән бергәләп матур гөлләр үстерәбез . Аларны күзәтәбез,матурлыкларына сокланабыз.

        Яз җитү белән ел саен бүлмәдә чәчәк орлыклары чәчәбез. Аларның тишелеп чыгуларын ,үсүләрен күзәтәбез. Көннәр җылынгач үсентеләрне бакчага  матур түтәлләр ясап утыртабыз .Җәй көннәрендә сулар сибеп,чүп үләннәреннән арындырып үстерәбез.

Бакчабыз “Миләшкәй” дип атала. Ә”Миләшкәйне” миләшсез ничек күз алдына китереп була инде ?

Экология һәм әйләнә –тирә мохитне саклау елы кысаларында быел “Суган ничек үсә?” дигән темага проект буенча эш алып барылды.Балалар белән  суган турында шигырьләр ,табышмаклар,әйтемнәр өйрәндек. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән суган турында әкиятләр уйлап чыгарып сөйләдек.

        Суганны суга да , җиргә дә утыртып карадык . Кояш яктысында да , караңгыда да үсешен күзәттек. Яз җитү белән орлык суганнарын  күп итеп бакчага  балалар белән бергәләп утырттык . Орлык суганнарын әти-әниләр ярдәме  белән булдырдык . Җәй буе су сиптек, чүп үләннәреннән  арындырдык . Көз көне мул уңыш җыеп алдык. Балалар суганны рәсемгә дә төшерделәр .

Иң кызыгы ,әти-әниләр ,әбиләр  ярдәме белән язылган әкиятләрне уку булды. Тыңлаганнан соң балалар әкиятләрне бик теләп сөйләделәр дә әле.

           Балалар күңелендә матурлык  һәм мәрхәмәтлелек орлыклары чәчү,нәниләрне табигатьне саклаучылар итеп тәрбияләү  -безнең изге бурыч.Шуңа  күрә без үзебездән  соң килгән буынга кешеләр тарафыннан җимерелгән  бушлык түгел, ә шаулап чәчәк атып утырган җир калдырырга тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү концепциясе

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника каза...

Сәяхәтләр аша балаларга экологик тәрбия бирү

Минемчә, табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү-балаларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Чөнки  яшьтән үк әйләнә-тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган...

Бакчада балаларга экологик тәрбия бирү алымнары

4 – 6 яшьлек балаларга эколгик тәрбия бирү эшен оештыру....

Катнаш төркемендә балаларга экологик тәрбия бирү.

Табигатьне  яратырга, сакларга, аңларга, матурлыгына  сокланырга, табигый байлыкларны ишәйтергә  омтылучы  экологик яктан культуралы, әхлакый аңлы , иҗади фикер йөртүче  шәхес...

Танып белү эзләнү эшчәнлеге аша балаларга экологик тәрбия бирү

Экологическое воспитание детей дошкольного возраста - новое направление педагогики, складывающееся в последние годы и сменившее традиционно представленное в программах ознакомление детей с природой. П...