Кояшта кунакта
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)
Предварительный просмотр:
“Кояшта кунакта”.
Бурычлар:
1. Сары, кызыл һәм яшел төсләрне ныгыту, аларны атый белү, түгәрәк формасын истә калдыру;
2. Кояш образын төс ярдәмендә рәсемдә күрсәтә белү; түгәрәк форманы тирә-яктагы предметлар белән чагыштыру;
3. Сөйләм телен, кече кул моторикасын үстерү; тәрбияче күрсәткән хәрәкәтләрне кабул итү һәм кабатлау сәләтен формалаштыру;
3. Балаларда чисталык, пөхтәлек, рәсем ясауга кызыксыну тудыру.
4. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһаз: мольберт, өй, Кояш – персонажы, аудиоязма, сенсорик уен “Кояшны җый”, сары гуашь, кисточкалар, салфеткалар, сары түгәрәк төшкән альбом бите.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче: Исәнмесез балалар!
Балалар: – Исәнмесез! – Балалар, карагыз әле, нинди матур аланлык! Ниндидер өй дә бар! Кем яши икән бу өйдә, мондый матур аланда? Беләсегез киләме, балалар? (Әйе). Әйдәгез, балалар, якынрак барыйк та, өйгә шакып карыйк. Ә ничек барырга икән? Безнең алда ике сукмак ята, яшел һәм сары төстә. Кайсы сукмактан китсәк өй янына барып чыгарбыз икән? (Сары). Дөрес, балалар. (Сукмак буйлап баралар, өйгә шакыйлар.).
Тәрбияче: Берәү дә чыкмый әле бу өйдән. Карагыз әле монда сез ничек уйлыйсыз, бу нәрсә?
Балалар: Кояш.
Тәрбияче: Дөрес, балалар, бу кояш. Кояш нинди төстә?
Балалар: Сары.
Тәрбияче: Ул нәрсәгә ошаган?
Балалар: Колобок, түгәрәк.
Тәрбияче: Димәк кем яши икән бу өйдә?
Балалар: Кояш.
Тәрбияче: Әйдәгез, кояшны бергәләп чакырабыз.
“Кояш, чык, чык!” эндәшен әйтү.
Кояш, чык, чык, чык,
Майлы ботка бирермен,
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Әти китте базарга,
Тәти кашык алырга.
Тәти кашык саф алтын,
Кирәкми безгә салкын!
Кояш: Исәнмесез, минем нәни дусларым! Мин кояш булам, сез миңа кунакка килгәнгә мин бик шат! Мин балалар белән уйнарга бик яратам. Әйдәгез әле бергәләп уйнап алабыз.
Сенсорик уен “Кояшны җый.
Кояш: Карагыз әле, балалар, сез ничек уйлыйсыз, бу нәрсә?
Балалар: Колобок, түгәрәк, кояш һ.б.
Кояш: Дөрес, балалар, бу кояш. Безнең кояшка нәрсә җитми?
Балалар: Нурлары җитми.
Кояш: карагыз әле, миндә ничә нур бар?
Балалар: Күп.
Кояш: Кояш ничек елмая? Менә шулай елмая.
Бергәләп кояшка нурлар куялар.
Кояш: Балалар сез җәй көне нәрсә белән уйнарга яратасыз?
Балалар: Комда
Кояш: Әйдәгез, без сезнең белән кояшны бармаклар белән комда да ясап карыйбыз.
Тәрбияче: Рәхмәт сиңа, кояшкай, кызыклы уеның өчен. Ә хәзер, балалар, әйдәгез бергәләп кояш рәсемен альбом битендә ясыйк. Өстәл янына килегез. Сезнең алда сары түгәрәк ясалган ак бит. Кояш рәсеме барлыкка килсен өчен безгә сары түгәрәккә нурлар ясарга кирәк. Кояшның нурлары төрле якка яктырталар: өскә, аска, як-якка. Әйдәгез куллар белән күрсәтәбез. (Куллар белән өсне, асны, як-якны күрсәтәләр).
Карагыз, мин ничек ясыйм. Кулымны сары төскә манам һәм аны сары түгәрәкнең кырыена уч төбен каратып басып куям.
Әйдәгез үзебез ясаган кояшны кояшка бүләк итик.
(Кояш балаларның эшләрен күреп сөенә, балаларны мактый, рәхмәт әйтә).
Кояш: Рәхмәт сезгә, балалар, булдыргансыз. Ә мин сезне шуның өчен биергә чакырам.
Музыкаль уен: “Кояшкай”
Кояш көлә, кояш көлә
Ул югары күтәрелә. (куллар белән кояш чыгуын күрсәтәбез)
Кояш көлә, без биибез,
Бик күңелле яшибез. (пружинкалар ясыйбыз).
Тәрбияче: Балалар безнең кояш кайчан шулай җылы итеп карый башлый.
Балалар: Яз җиткәч.
Тәрбияче: Әйе, балалар, яз җиткәч кояш дөньяны яктырта, җылыта, ямьләндерә. Кояш чыккач, безгә дә күңелле! Яз килүгә безнең кошлар да җылы яктан кайталар бит! Нинди кошлар кайталар? ( сыерчык, карлыгач) Ничек кайталар алар безгә? (Очып) Ә монда безнең белән нинди кошлар калалар? (Күгәрчен, чыпчык, тукран). Дөрес!
Тәрбияче: Кайсы кошларга без оялар ясап эләбез?
Балалар: Сыерчыкларга.
Тәрбияче: Әйе балалар,бик дөрес.
- Балалар, кошлар безнең нәрсәдән куркалар? (Салкыннан, эттән, песидән, машинадан). Әйдәгез, без сезнең белән “Кошлар һәм машина” уенын уйнап алыйк! (Уен) Малайлар безнең машина йөртсеннәр, ә без кызлар белән кошлар булырбыз.
Уен: “Кошлар һәм машина”.
Кояш: Рәхмәт сезгә, балалар! Уеннар уйнадык, җырладык, биедек. Миңа сезнең белән бик күңелле булды. Әле сезнең белән урамда тагын күрешербез. Сау булыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты
Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...
Дәу әнидэ кунакта
Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...
Доктор Айболитта кунакта
Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....
"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.
Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...
"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.
Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга: Исәнмесез,балалар!...
Кояшта кунакта Беренче кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль
Кояшта кунактаБеренче кечкенәләр төркемендә рәсем шөгыле...
Кояшта кунакта
Детство – это время самых ярких впечатлений, ощущений, познания окружающего мира....