Кышкы күңел ачулар
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме
Белем бирү эшчәнлеген интегральләштерү: танып белү, сәламәтлек, нзфасәти үсеш, матур әдәбият белән таныштыру.
Максат:
1) балаларның кыш турында белемнәрен киңәйтү;
2) һәр үзгәреш вакытында табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү.
3) балаларны рәсем буенча 4-5 җөмләдән торган хикәя төзергә өйрәтү.
Җиһазлау: курчак, кыш турында рәсем, клей, пумала, салфетка, кәгазь битләре.
Сүзлек: кар бабай, бәс, чана, оекбаш, кофта, башлык, шарф, чыбык, чаңгы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 18.96 КБ |
Предварительный просмотр:
Белем бирү эшчәнлеген интегральләштерү: танып белү, сәламәтлек, нзфасәти үусеш, матур әдәбият белән таныштыру.
Максат:
1) балаларның кыш турында белемнәрен киңәйтү;
2) һәр үзгәреш вакытында табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү.
3) балаларны рәсем буенча 4-5 җөмләдән торган хикәя төзергә өйрәтү.
Җиһазлау: курчак, кыш турында рәсем, клей, пумала, салфетка, кәгазь битләре.
Сүзлек: кар бабай, бәс, чана, оекбаш, кофта, башлык, шарф, чыбык, чаңгы.
1.Кереш.
Тәрбияче: Балалар, мин табышмак әйтәм, ә сез тыңлагыз. Табышмакта сүз кайсы ел фасылы турында бара?
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил, буран,
Бу кайчак туган?
Балалар: Кыш.
2. Төп өлеш.
Тәрбияче: Бик дөрес, табигатьтә кыш җитте. Ә кыш көне нинди үзгәрешләр күрәбез?
Балалар: Кыш көне кар куп ява. Без тау ясыйбыз, кар бабай тәгәрәтәбез. Агачлар, куаклар бәскә төренгән, җир өсте ап-ак.
Тәрбияче:Ә хәзер безгә Азалия шигырь сөйләп күрсәтә.
Азалия: ( М. Файзуллинаның "Кар яуганда" шигырен сөйли).
Энем минем кар яуганда
Чыга чана шуарга,
Артка карый- эз юк була,
Хәйран кала шуңарга:
-Апа, апа, кая качкан
Минем чана шуган юл?
- Мамык каралар явып узгач,
Кар астында калган ул.
(Ишек шакып, Айгөл исемле курчак керә.)
Балалар: Исәнме, Айгөл!
Айгөл: Исәнмесез , балалар!
Тәрбияче: Айгөл, син бигрәк юка киенгәнсең туңмадыңмы болай?
Айгөл: Туңдым шул.
Тәрбияче: Айгөл, ә син урамда кыш ел фасылы икәнен беләсенме?
Айгөл: ә кыш көне ничеккиенәләрсоң?
Тәрбияче: Син тыңлап утыр,ә безнең балалар сиңа ничек киенергә кирәклеген күрсәтерләр.Балалар, Айгөлгә безнең кыш көне ничек киенүебезне күрсәтегеә әле.
Балалар: Без җылы киенәбез. Иң беренче колготки, җылы оекбаш киябез, аннан соң чалбар, җылы кофта, башлык, куртка, бияләй киябез.Иң соңыннан җылы булсын өчен , шарф бәйлибез.Менә шулай без урамга чыгабыз.
Айгөл: Рәхмәт сезгә балалар мин җылы итеп киенеп йөрермен.
Тәрбияче: Айгөл син утырып тор, ә безнең балалар сиңа рәсем буенча кыш турында сөйләп күрсәтерләр.
1 нче бала: Урамда кыш. Бөтен җирне ап-ак кар каплаган. Балалаар уйныйлар.
2 нче бала: Кыш көне бик күңелле. Айсылу, чанасына утырып, тауда шуа. Марат кар бабай ясаган. Ул кар бабайның борынына кишер куйган, ә кулына чыбык тоттырган, башына чиләк кидергән.
Ә хәзер ял итеп алыйк. Ә Айгөл безнең арттан кабатлап барсын.
Уен: "Кар бөртекләре".
Кар, кар, кар ява,
Бураннарны туздыра.
Кулларга төшеп эри,
Үзе тик тиз туңдыра.
Йомшак карны алабыз,
Аннан туплар ясыйбыз.
Кар атышып уйныйбыз,
Бик күңелле яшибез.
Тәрбияче: Балалар. ә сез тауда шуарга, чаңгыда йөрергә яратасызмы?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Ә кышны тагын ничек яратасыз?
Балалар: Яңа ел җитүен , Кыш бабайның кунакка килүен яратабыз. Кыш бабай безгә бүләкләр алып килә. Тагын без, карны тәгәрзтеп, кар бабай ясарга яратабыз.
Интегеральләштерү.
Тәрбияче: Әйдәгез,без дә, өстәл янына утырып , кәгазьдән кар бабай ябыштырыйк. Ә урамга чыккач, кар бабай тәгәрәтеп ясарбыз. (Тәрбияче үрнәге буенча ясала.)
син, Айгөл, безнең балаларның эшләрен карарсың. Алар бик уңганнар, матур, пөхтә итеп ябыштыра да беләләр.
3. Йомгаклау.
Менә Айгөл , берсеннән- берсе матур рәсемнәр. Бергәләп элеп куйыйк без аларны.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Матур да соң кышкы урман
Максат:1.Балаларны кышкы үзгәрешләр,кышкы табигать,кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру. -балаларны сәнгать әсәрләренең тагын бер төре-пейзаж белән танышт...
Кышкы урман
Тема:Кышкы урманда.Бурычлар:1)балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау,исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү:озын колаклы куян,соры бүре;кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләре...
Кышкы урманга сәяхәт
Конспект занятия...
Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре
Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре...