“Ел фасылларының күркәм мизгелләре”
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему
Табигать күренешләрен белдерүче сүзләр белән таныштыру һәм сөйләмдә куллану күнекмәләре бирү; бәйләнешле, образлы, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
el_fasyllarynyn_kurkm_mizgellre.docx | 18.11 КБ |
Предварительный просмотр:
“Ел фасылларының күркәм мизгелләре”
Максат: Табигать күренешләрен белдерүче сүзләр белән таныштыру һәм сөйләмдә куллану күнекмәләре бирү; бәйләнешле, образлы, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Кулланылган әсбаплар: Кыш, көз, яз һәм җәй фасыллары сурәтләнгән рәсемнәр, магнитофон, барабан, туп, “агач киемнәре”, яфраклар.
Шөгыль барышы.
Т: Балалар, без бүген ел фасылларына сәяхәткә чыгабыз. Табигатьтәге үзгәрешләр һәм күренешләр турында сөйләшербез. Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз, җавабы сездән.
Тәңкә карлар сипкән,
Җирне ап-ак иткән.
Чыршы, каен, имән
Кардан чикмән кигән.
Бу кайчак?
Б: Кыш.
Т: Әйе, бик дөрес. Балалар, әйдәгез әле кыш фасылының айларын искә төшерик.
Б: Декабрь, январь һәм февраль.
Т: Нинди ел фасылыннан сон кыш җитә?
Б: Көз фасылыннан соң.
Т: Бик дөрес. Балалар, кыш турында кем нинди сүзләр белә? (Кыш сүрәтләнгән рәсем бирелә. Балалар шуңа карап кышкы күренешләр турында сөйлиләр.)
Б: Кыш көне кар ява. Җир өсте ап-ак кар белән каплана. Урамда салкын җил исә. Һ.б
Т: Әйе, бик дөрес, балалар. Хәзер мин сезгә кышкы күренешләр турында берничә табышмак әйтәм, ә җавабы сездән.
Кулсыз, күзсез, буяусыз
Ясый ул төрле бизәк.
Беркем аны өйрәтми,
Ул үзе шундый зирәк. (Суык)
Йолдыз-йолдыз вак кына,
Ак мамык сымак кына.
Өс киеменә куна,
Тәнгә тисә, су була. (кар бөртеге)
Т: Балалар, ә кыш көне нинди бәйрәмнәр үткәрелә?
Б: Яна ел һәм Ватанны саклаучылар көне.
Т: Әйе, балалар, бик дөрес.Ә кыш көне җил искәндә, нинди күренеш күзәтәбез?
Б: Буран чыга. Буран карны очыра, туздыра.
Т: Булдырдыгыз. Ә хәзер, балалар, сәяхәтебезне дәвам итәбез. Балалар, хәзер урамда нинди ел фасылы?
Б: Яз
Т: Әйе. Кыш үтте, яз җитте. Ә каян беләбез соң без яз җиткәнен?
Б: карлар эри, ташу ага, агачлар бөреләнә, көн озыная, ә төн кыскара һ.б.
Т: Дөрес, балалар. Без барыбыз да яз җиткәнен түземсезлек белән көтәбез. Чөнки яз көне бар табигать уяна, җанлана. Яз фасылында без күп кенә табигать күренешләрен күзәтә алабыз. Менә мин сезгә хәзер Гасыйм Лотфиның “Яз җыры” исемле шигырен укыйм, сез игътибар белән тыңлагыз.
Яз җыры.
Язгы ташкын башлануын
Хәбәр итеп дөньяга,
Зәңгәр бозлар агып китте
Зәңгәр сулы дөньяга.
Шаулап акты гөрләвекләр,
Яуды ләйсән яңгыры.
Шәһәрләрдә, авылларда
Яңгырады “яз җыры”.
(Шигырь буенча әңгәмә. Яз рәсеме күрсәтелә. Балалар яз күренешләре турында сөйлиләр.)
Сез язгы күренешләр турында нинди табышмаклар беләсез?
Б: Өй артында дөп-дөп кое казый. (Тамчы)
Борынсыз чыпчык боз тишә. (Тамчы)
Үзе тук кебек,
Кайгысы юк кебек,
Җылый башласа, туктамый. (Яңгыр)
Т: Балалар, без сезнең белән яңгыр һәм кояш турында нинди эндәшләр беләбез әле?
Б: Яңгыр яу, яу, яу, Кояш, чык, чык, чык,
Сыерларда сөт булсын Майлы ботка бирермен.
Хайваннарда тук булсын. Әти китте базарга,
Игеннәрнең башлары Тәти кашык алырга,
Ач булмасын, тук булсын. Ашарсың да туярсың,
Яңгыр яу, яу, яу. Баш очыңа куярсың.
Т: Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер әйдәгез бераз ял итеп алыйк.
(Такмаклы уен уйныйлар.)
“Яңгыр”.
Без уйныйбыз болында
Күктә болыт югында,
Нинди аяз зәңгәр күк,
Бүген яңгыр яумас күк.
Дөбер-дөбер дөбердек,
Күктән килде гөрелдек.
Шыбырдарга тотынды,
Кемнәр качып котылды?
(Беренче куплетны – “Болында” уйнаучы балалар, икенче куплетны тәрбияче яки аерым бала әйтә. “Яңгыр” булган бала шөлдерле барабан тотып утыра, ул иптәшләрен “юешләтергә” (кулы белән кагылып) тырыша. )
Т: Балалар, яздан соң нинди ел фасылы килә?
Б: Җәй.
Т: Әйе, бик дөрес. Җәй! Һәрберебезнең түземсезлек белән көтеп алган ел фасылы. Балалар, ничек уйлыйсыз, ни өчен без җәйне шатланып көтеп алабыз?
Б: Чөнки җәй көне кояш кыздыра, урамда җылы, рәхәт, су коенып була, җиләк-җимешләр өлгерә, бөтен җир ямь-яшел төскә төренә.
Т: Әйе, балалар, бик дөрес. Җәй көне болында берсеннән-берсе матур чәчәкләр күп була. Ә сез нинди чәчәк исемнәрен беләсез?
Б: Ромашка, мәтрүшкә, кыңгырау чәчәк, һ.б.
(Җәй рәсеме буенча эш.)
Т: Балалар, карагыз әле күк йөзенә, нәрсә бу?
Б: Салават күпере.
Т: Салават күпере кайчан чыга соң ул?
Б: Яңгырдан соң чыга. Монда күптән түгел генә яңгыр явып үткән.
Т: Бик дөрес. Ә җәй көне еш кына яңгыр яуганда тагын нинди күренешләр күзәтергә була?
Б: Күк күкри. Ялт-йолт яшен яшьни.
Т: Хәзер мин сезгә җәй турында берничә табышмак әйтәм.
Кигән киеменең бизәге
Бөтен дөньяны бизәде. (җәй)
Ялт итәр дә йолт итәр,
Тигән җирен ут итәр. (яшен)
Шундый матур бер күпер,
Кеше йөрми, ат керми. (Салават күпере)
Т:Булдырдыгыз, балалар, ә хәзер сәяхәтебезне дәвам итик. Мин сезгә хәзер М. Җәлилнең бер шигырен укыйм, игътибар белән тыңлагыз. Шигырь нинди ел фасылы турында бара?
Киң болыннарда, Көннәр суынды,
Урман-кырларда Чишмәләр тынды.
Агачлар, гөлләр Безне калдырып
Кибеп сулдылар. Кошлар да китте.
Уйсу җирләрдә, Кошлар шикелле,
Елга, күлләрдә Безгә гөр килеп
Көзге салкыннан Мәктәптә укыр
Сулар туңдылар. Вакытлар җитте.
Т: Нинди ел фасылы турында бу шигырь, балалар?
Б: Көз фасылы турында.
Т: Нинди күренешләр сурәтләнгән ? Агачлар, гөлләр нишли? Көзге салкыннан елгаларда, күлләрдә сулар нишли?( Балаларның җавабы)
Димәк, предметларны гына түгел, табигатьтәге серле һәм еш үзгәрүчән күренешләрне белдерүче сүзләр дә бар икән. Көз көне көннәр күбесенчә болытлы була, яңгырлар бик еш ява, елгаларда, күлләрдә сулар ката, агачлар башта сары яфракка төренәләр, соңрак аларның яфраклары коела, көннәр салкыная. Болар барысыда табигатьтәге көзге күренешләр дип аталалар.
Балалар, ә хәзер әйдәгез бераз ял итеп алыйк. Көз көне без яфраклар коела дидек. Менә безнең бүлмәдә дә бик күп яфраклар коелган. Безгә бу яфракларны җыярга кирәк. Ләкин аның бер шарты бар: 1 нче бала – имән агачы, икенче бала – каен, 3 нче бала – чыршы, ә 4 нче бала – өрәңге агачы була. Һәрбер агач үзеннән коелган яфракларын гына тиеш, ә калганнар аларга булыша.
Т: Без сезнең белән бүген ел фасылларына сәяхәт ясадык. Нинди ел фасылларында булдык инде без?
Б: Кыш, яз, җәй һәм көз.
Т: Балалар, без табигатьне тасвирлаучы бик матур сүзләр өйрәндек. Бу сүзләрне сөйләмдә һәрвакыт кулланыгыз. Ә хәзер мин сезгә тагын бер уен тәгъдим итәм. Бу уеныбыз бүгенге шөгылыбездә өйрәнгәннәрне ныгыту булыр.
“Туп белән уен”. Башта сорау әйтелә. Мәсәлән: “Көз көне яңгыр явып үткәннән соң салават күпере чыгамы?”, ә бала сорауга дөрес җавап бирергә тиеш. Дөрес җавап бирә алмый икән уеннан төшеп кала.
Т: Шуның белән шөгылебез тәмам. Игътибарлы булганыгыз өчен бик зур рәхмәт үзегезгә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект занятия "Ел фасылларына сэяхэт"
Занятие было подготовлено для участия в конкурсе "Эколидер", организованный на муниципальном уровне, а также был показан на творческом отчете детского сада, посвященном дню поэзии. Через это занятие, ...
"Тәрбиәче һөнәренң якты мизгелләре"
Безнең эштә иң кирәге – сабырлык. Кечкенәләр бит әле, алар белән гел сөйләшеп, аралашып торырга кирәк. Гел яннарында булып, уйнатып, юатып торсаң гына үзләрен тыныч тоталар.Без аларны, алар безн...
“ЕЛ ФАСЫЛЛАРЫНА СӘЯХӘТ”
ЭКОЛОГИК ТӘРБИЯҺӘМ СЫНЛЫ СӘНГАТЬ ШӨГЫЛЕН БЕРЛӘШТЕРГӘНКОМПЛЕКСЛЫ ДӘРЕС КОНСПЕКТЫ...
Язгы мизгелләр
Балаларны язга хас булган күренешләр белән таныштыруны дәвам итү , язгы табигатьтәге гади бәйләнешләрне (кояш ныграк җылыта – көннәр җылына – кар эри һ.б.) атау хисабына сүзлек запасын киңәйтү һәм акт...
Кыш фасылының мизгелләре.
Кышкы табигатьнең күркәм мизгелләренә соклану хисе уяту....
Күңелле мизгелләр.
Җәйнең матур , кояшлы көннәрендә бакчабызга йөрүче балалар рэхэтлэнеп урамда уйнадылар....
Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә йомгаклау эшчәнлеге Тема: “Язгы мизгелләр”
9 нчы номерлы икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә йомгаклау эшчәнлеге...