Могҗизалы су.
опыты и эксперименты по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Багутова Назира Миннахметовна

Балаларны су һәм аның үзлекләре турындагы белемнәрен системалаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mogzhizaly_su.pptx620.06 КБ
Microsoft Office document icon mogzhizaly_su_.doc56.5 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 6

сыек каты газсыман

Слайд 7

Табигат ь тә су әйләнеше

Слайд 8

ЯҢГЫР БӘС ТОМАН БОЛЫТ БОЗ КАР Су ул-

Слайд 9

Суны саклыйк «Вода – бесценный дар природы» Вода в морях и океанах, В озерах, реках и прудах. Она в посёлках и деревнях, В больших и малых городах. Вода – бесценный дар природы Все наслаждаются тобой. Цените воду, это важно, С водой мы связаны судьбой. Автор: Ирис Ревю



Предварительный просмотр:

Багутова Нәзирә Миннәхмәт кызы

Саба районы Явлаштау  “Ромашка” балалар бакчасы, 1 квалификацион категорияле тәрбиячесе

Зурлар төркемендә танып белү эшчәнлеге.

Тема: Могҗизалы су.

Максат: Балаларны су һәм аның үзлекләре турындагы белемнәрен системалаштыру. Тәҗрибәләр ярдәмендә балаларның танып – белү эшчәнлекләрен үстерү.

Тәрбия бурычы: Балаларда уңай эмоцияләр булдырып, тәҗрибәләр эшләргә теләк һәм кызыксынучанлык тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Бердәм эшчәнлек аша төркемдә күтәренке кәеф атмосферасы булдыру һәм логик фикерләп, уйланучан мәсьәләләрне бергәләп чишү алымнарын табуны үстерү.

Белем бирү бурычы: Танып белү һәм тикшереп карау эшчәнлегендә балаларның тәҗрибәләр ясап, суның үзлекләрен (сыек, каты, газсыман) билгеләү буенча үз фикерләрен әйтә белергә күнектерү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып – белү.

Интеграл белем бирү өлкәләре: танып – белү, сөйләм үсеше, физик тәрбия, музыка.

Методик алымнар һәм чаралар: сюрприз – момент, күзәтү, сорауларга җавап.

Җиһазлау: һәр балага җитәрлек санда ак халатлар, башка кияргә башлыклар, су салынган шешәләр, икешәр стакан, калаклар, икешәр таш, гуашлар, пумалалар, чәй содасы салынган савытлар, салфеткалар, уксус. Глобус, хат, посылка.

Сүзлек өстендә эш: лаборатория, эзләнүче лаборант, каты, сыек, газсыман.

Алдан эшләнгән эшләр: су турында шигырьләр уку, тәҗрибәләр, күзәтүләр үткәрү.

Эшчәнлек барышы.

  1. Оештыру. Уңай халәт булдыру.

Тәрбияче: Балалар, хәлләрегез ничек?  Әйдәгез, бер – беребезне сәламләп алыйк әле.

  • Хәерле көн, минем бакчам!
  • Хәерле көн, бар табигать!
  • Хәерле көн, дуслар!

Өстәлдә конверт ята.

Мотивация.Тәрбияче: Балалар, монда ниндидер конверт бар. Адресын укып карыйк әле, безгә микән? (Без кайсы районда, авылда яшибез, бакчабызның исеме ничек? Балалар җавап бирәләр). Шулай булгач, бу хат безгә икән бит! Укыйк әле.

“Хөрмәтле “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар. Мин сезне үземнең лабораториямә чакырам. Әгәр минем табышмакларыма җаваплар тапсагыз, сезгә ишекләр ачык. Минем бер үтенечем дә бар әле. Сез лабораториядә нишләгәнегезне миңа язып калдырсагыз, мин бик рәхмәтле булыр идем. Ихтирам белән лаборатория хуҗасы”

Табышмак әйтәм.

  1. Исе дә юк, төсе дә юк.

Аннан башка тормыш та юк. (Су)

  1. Аңа бөтен дөнья сыйган

Елга һәм океаннар.

Төньяк полюс та бар анда

Табыла урман – кырлар.

Диңгезләр дә ага анда

Тау ягыннан үрелеп.

Теләсәң, йөртә аласың

Кулларыңда күтәреп.

- Дөрес, балалар, глобус.

Нәрсә ул глобус? (Җир шарының макеты)

- Глобуста коры җир күбрәкме, сумы?

Сезнең суны кайларда очратканыгыз, кулланганыгыз бар?

Ә без суны каян алабыз? (краннан) кранга су каян килә? (торбалардан) ә үсемлекләр, хайваннар, кошлар сусыз яши алалармы?

Балалар, күз алдына китерегез әле, әгәр җирдә су бетсә, нәрсә булыр иде?

Б: Су бетсә, җирдә тереклек юкка чыгар иде.

Т: Әйе, балалар, кеше ашамыйча 3-4 атна тора ала, ә сусыз 3- 4 көн генә яши ала.

Ә хәзер урыннарыбызга утырыйк та, экранга карыйк әле (презентация карау)

Т: Балалар, су һәм аның үзлекләре турында сезнең беләсегез киләме? Алай булгач, әйдәгез лабораториягә барыйк. Сез эзләнүче – лаборантлар булырсыз, ә мин җитәкче булырмын. ( Балалар киемнәрен кияләр)

Т: Балалар, лабораториядә үз -  үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен төгәл үтәүне онытмаска кирәк. Тавышланмаска, әйберләргә рөхсәтсез кагылмаска, сак эшләргә кирәк. Слайд №1

2. Актуальләштерү. Т: Балалар, бүген без су белән төрле тәҗрибәләр ясарбыз. Сезнең алдыгызда сулы шешә һәм 2 стакан. Ә хәзер шул шешәдән суны 2 стаканга да агызыгыз әле.

- Су нинди?

Б: Үтә күренмәле, сыек, төссез.

Т: Суның тәме бар микән, суны эчеп карагыз әле.

- Тәме юк.

Т: Ә без анда шикәр комы салсак, тәме үзгәрерме? (үзгәрә)

Ә исе бар микән? Иснәп карагыз әле.

- Исе юк. Слайд №2.

Т: Балалар, сезнең алдыгызда гуашлар бар. Ә хәзер 1 стакандагы суга үзегез теләгән төсне салыгыз һәм пумала белән болгатыгыз. Шуннан соң алдыгызда торган ташларны алып 2 стаканга да салыгыз. Кайсы стаканда таш күренер? Ни өчен? (чиста су үтә күренмәле була)

Димәк, бу табигатьтә сыек хәлдә була. Слайд№3

Балалар, карагыз әле, менә бу термос. Мин анда кайнар су салдым. Аның капкачын ачкач, нәрсә күтәрелер?

- Пар.

(Термосның авызына пыяла каплыйм)

- Пыялада су парлары, су тамчылары барлыкка килде.

Димәк, су табигатьтә газсыман да була икән. Слайд №4.

Тәрәзә шакыйлар. Ой, безгә Кар кызы посылка алып килде бит! Торт савытына салынган кар белән боз)

Т: Тиздән нинди бәйрәм җитә әле?(Яңа ел)

- Карагыз әле, анда нәрсәләр?

- Кар белән боз.

- Что это?(лед)

Т: Бозларны салфеткага куегыз әле. Бу нинди?

Б: Салкын, каты, төссез.

Т: Җылыда эри һәм нәрсәгә әйләнә?

Б: суга.

Т: Ә кар нинди?

Б: Ак (белый), йомшак (пушистый), мягкий, холодный.

Т: Кар – шулай ук су.

Кар белән боз эрегәч, суга әйләнә.

Су җылынгач, парга әйләнә.

Ә суны катыргач, ул – бозга, карга әйләнә. Слайд№5.

Кар, боз, пар – барысы да – Су.

Димәк, табигатьтә су нинди халәттә була икән?

Б: Каты, сыек, газсыман. Уен “Су тамчылары”

(Балалар “Йомшак су” җырына хәрәкәтләр ясыйлар, тәрбияче саннар күрсәтә, балалар шул сан кадәр бергә берләшеп басарга тиеш. Мәсәлән, 3 тамчы, 3 бала бергә баса; 4 тамчы – 4 булып басалар)

  1. Интегралләштерү.

Т: Балалар, хәзер без сезнең белән бик күңелле генә эксперимент ясарбыз.

Ул “Төсле вулканнар” дип атала.

1 этап. Сезнең алдыгызда сулы савытлар. Аларның берсен без кулландык, хәзер икенче стакандагы суны да үзегез теләгән төс салыгыз һәм болгатыгыз.

2 этап. Ә хәзер сулы савытларга 1 калак чәй содасы салабыз һәм болгатабыз.

(Суда бик күп әйберләр эри. Су ул эретүче дә).

3 этап. 2 стаканга да савыт – саба юа торган сыеклыкны ( моющей средство) тамызабыз һәм болгатабыз.

4 этап. Уксус салабыз. (Ул кайнап чыгачак).

Балалар урыннарына утыралар. (Экранга су әйләнеше рәсеме)

Балалар бу рәсем турында берәрегез берәр нәрсә әйтергә теләмиме?

Слайд №7 Экранда су әйләнеше рәсеме)

Слайд №8 Димәк, балалар, Су ул – бәс, томан, яңгыр, кар, болыт, боз.

Рефлексия. Балалар, без судан башка дә яшәп була дип әйтә алабызмы? (юк). (Балалар җаваплары) Табигатьтә су нинди халәттә очрый?

Безнең хатка җавап язасыбыз бар бит әле. Без сезнең белән бүген кемнәр булдык? Нишләдек? Өйгә кайткач, әти – әниләрегезгә дә су турында сөйләрсезме? Тагын тәҗрибәләр үткәрәсегез киләме? Һ.Б

Табигатьтә су күп дип әйтсәк тә, аны сакларга кирәк. Без суны ничек саклый алабыз. Суны кирәкмәгәндә агызмаска, чишмәләргә, елагаларны пычратмаска...) Үзебезнең яратып сөйли торган шигырьне сөйлик әле.

«Вода – бесценный дар природы»

Вода в морях и океанах,

В озерах, реках и прудах.

Она в поселках и деревнях,

В больших и малых городах.

Вода- бесценный дар природы

Все наслаждаются дар природы

Цените воду, это важно,

С водой мы связаны судьбой.

Автор: Ирис Ревю.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Могҗизалы юллар.

Юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту....

"Могҗизалы юллар”

Юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина....

Могҗизалы сәяхәт

Уртанчылар төркемендә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кабатлату шөгыле...

Могҗизалы юллар

Стихотворение собственного сочинения на конкурс по  ПДД "Могҗизалы юллар", который прошел в Казани, где стала лауреатом....

Авторское методическое пособие "Могҗизалы теремкәй" (методик кулланма)

Методик әсбаптагы шигырьләр бакчада уза торган бәйрәмнәргә, ел фасылларына, йорт xайваннарына, баланың яраткан уенчыкларына, туган җиребезгә һ.б. темаларга багышланган. Алар аңлаешлы,  кызыклы,...