Челтер-челтер чишмә ага
методическая разработка по окружающему миру (подготовительная группа) по теме
Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен чишмәгә сәяхәт
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
chelter-chelter_chishm_aga.docx | 14.61 КБ |
Предварительный просмотр:
Челтер-челтер чишмә ага
(Мәктәпкә әзерлек төркеме белән чишмә буена сәяхәт)
Максат: туган ягым Мамадыш янындагы чишмәнең изге җир булуын балаларга төшендерү, игътибар, сак караш тәрбияләү.
Җиһазлар: чәйнек, кечкенә чиләкләр, бәрәңге.
Тәрбияче: Балалар,мин сезгә бер табышмак әйтәм,игътибар белән тыңлагыз әле.
“Бертуктаусыз көн-төн ага,
Бөтен кеше рәхмәт әйтә аңа.”,
Нәрсә булыр икән бу?
Балалар:Чишмә.
Тәрбияче:Әйе,дөрес әйттегез,балалар.Безгә бүген Алсуның әбисе Нүрзия әби кунакка килде.Ул безне үзе өчен бик кадерле булган изге урын чишмә буена алып барыр.Сез шуңа
ризамы?
Балалар:Әйе.
(Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү).
Тәрбияче:Кайсыларыгызның чишмәгә барганы бар? (җаваплар тыңлана)
Чишмәгә төшү.Чишмә турында сөйләшү.
Нүрзия әби сөйли:
-Авылда туып үскәнгәме,аның болыннарыннан чәчәк өзеп, тауларыннан җиләк һәм чикләвек җыеп, басуларыннан “уфалла”арбасы тартып печән җыеп йөргәнгәме,чишмәлә-
ренең татлы суын эчкәнгәме,авыл табигате миңа бик якын, балалар. Аның һәрбер чикерт-
кәсе, күбәләге, су буендагы таллары, кырларындагы һәр тургае мине беләдер.Кайвакыт авылга озак кайтмыйча торсам:”Апа, бу юлы озак кайтмыйча тордың”-дип үпкәлиләр сыман. Әле дә исемдә,бабам миңа алма рәсемнәре төшкән кечкенә повидло савытларына
сап куеп бирде-менә дигән чиләкләрем булдым.Ә көянтәне үзе ясап биргән иде. Менә шул вакытта мин әни белән чишмәгә суга йөри башлаган идем.
Чишмә үзенең челтер-челтер тавышы белән безне каршы ала.Су шундый тиз ага, чиләкләрнең тулганын күрми дә каласың.Ә әниемнең чиләкләре зур булганга, суны күзәтергә өлгереп була.Чиста саф су тау астыннан саркып чыга.Җиләктән кайтучылар монда сугылмыйча, шифалы суны эчмичә калмыйлар,чөнки аларның арыганнары да бетә.
Менә балалар, бу чишмә минем яшьлегем белән шулайрак бәйләнгән .Исеме дә бит аның
Ак чишмә дип атала.
Тәрбияче:Рәхмәт сиңа, Нүрзия әби. Ә мин сезгә чишмәләрнең барлыкка килүе турында
кыскача сөйләп алам.Кое, колонкалар булганчы, балалар, кешеләр суны чишмәләрдән
эчкәннәр. Алар я тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыкканнар.Чишмәгә бару өчен,
басма,баскыч ясаганнар, менә без дә сезнең белән баскычтан төштек.Чишмә суы улактан ага, ул тимер торбадан ясалган, әлек улаклар агач каерысыннан булган. Чишмә ул изге урын, шуңа күрә кеше аны матурлый, бизи, чистартып тора.
Тәрбияче:Балалар,әйтегез әле,чишмәләр ни өчен кирәк?
Балалар:
-суын эчәр өчен,
-юыну өчен,
-табигатьне бизәү өчен.
Тәрбияче:Әйе,кеше сусыз яши алмый.Кеше организмы үзе дә нигездә судан тора,суы бетсә, үлә.Су –тормыш чыганагы.Чиста су,саф һава, икмәк безгә яшәү өчен бик кирәк.
(Бер кыз чиләкләренә су ала,калганнар аның су алуын күзәтәләр)
Балалар, кызлар чишмәгә теләк тели-тели барганнар.Алладан тазалык,саулык,бәхет сораганнар.Кешенең характеры булган кебек, чишмәләрнең дә үз холкы була. Әйдәгез, тыңлыйбыз,чишмә нинди икән ул? Ничек ага?
Балалар:
-челтер-челтер ага,
-җырлый-җырлый ага,
-шаулый-шаулый ага,
-суы чиста,
-салкын,
-тәмле,
-шифалы.
(Чишмә янын чистарту. Чишмәнең кая агуын күзәтү)
Тәрбияче:Әйдәгез, балалар, савытларны тутырып, чишмә суы алыйк та ,йөгереп чишмә артыннан барыйк.Ул кая илтә икән?
(Ә.Исхакның “Чишмә” җырын җырлый-җырлый болынга төшәбез.)
Челтер-челтер чишмә ага,
Көмеш төсле сулары.
Су өстендә җем-җем итә,
Көннең алтын нурлары.
Куш-та: Тау астында чишмәбез,
Су алырга төшәбез.
Татлы суын без аның,
Бик яратып эчәбез.
Безнең чишмә борыла-борыла
Зур инешкә коела.
Идел суы шундый бик күп,
Чишмәләрдән җыела.
Тәрбияче:Балалар, безнең чишмә дә башка чишмәләр кебек үк, Нократ елгасына коя, ул үз чиратында башка зуррак елгага кушыла.
(Ял итү өчен урын сайлау)
Тәрбияче:Әйдәгез, балалар, тылсымлы җәймә җәю өчен, матур, җайлы урын сайлыйк әле.
Хәзер тиз генә чыбык- чабык җыеп, учак ягып җибәрәбез, көлгә бәрәңге салабыз, чәй кайнатырга куябыз.Ул арада балаларшигырьләр сөйлиләр.
Р.Миңнуллинның “Чишмә “ шигыре искә төшерелә
Челтер-челтер ага чишмә,
Һич тә тыймалы түгел.
Ә сулары шундый йомшак-
Эчеп туймалы түгел., һ.б.
Тәрбияче:Балалар, чишмә-изге урын,шуңа күрә кеше аны матурлый, бизи, чишмә янына сөлгеләр эләләр, чүмечләр куялар. Чишмәләрне һәрвакыт чистартып торырга кирәк.Чөнки әби-бабаларыбыздан безгә калган изге чишмәләрнең суы шифалы, дәвалау
үзлекләренә ия.Минем сезгә шагыйрь И.Юзеевның бер шигыреннән өзек сөйләп үтәсем
килә.
Их, яшисе иде озак, мәңге,
Табигатьтән башка үле без,
Кемдер зарыгып, бер йотым
Су сорый-
Чишмәләрнең кадерен белегез!
(Бәрәңге ашау, чәй эчү. Соңыннан чүпләрне җыю, учакны күмү)
Тәрбияче: Иртәгә, балалар, һәрберебез матур һәм пөхтә итеп чишмәнең рәсемен ясап
килербез. Сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы?
Балалар:Әйе.
Тәрбияче:Миңа да бик ошады. Рәхмәт сезгә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Китап -белем чишмәсе,
Кулына тотып, матур рәсемнәренә сокланган, беренче китабын һәркем хәтерлидер.Әнисе , я әбисе укыган әлеге китап,я Тукайның "Шүрәлесе"булгандыр, Алишның әкиятләре, Ш.Галиевның"Шәвәлие...
Халкым чишмәсеннән су эчәм
Балалар фольклоры кулланып туган як турында белемнәрен арттырып, туган якка мәхаббәт уяту....
Челтерәп аксын чишмәләр
презентация...
Салкын чишмә аланында
Экскурсия в парк. Знакомство детей с красотой природы, со цветами....
"Туган тел саекмас чишмә"
Әти-әниләр өчен тәкъдим ителгән консультация балаларны кече яшьтән үз ана телләрен аңлап, дөрес сөйләшергә өйрәтүне максат итеп куя....
“.Тукай – шигъри чишмәбез”
1.Балаларның Г.Тукай турында белемнәрен тулыландыру.2.Күзаллауларын киңәйтү, логик фикерләү сәләтен, сөйләм, хәтерне үстерү.3. Әдәби әсәр аша белем алуга омтылыш, теләк булдыру. Матур әдәбиятка карата...
Ага чишмә челтер-челтер
Өлкәннәр төркеме белән үткәрелгән экологик кичәгә сценарий. Куеган максатлар: балаларга чишмәнең изге җир, аннан агучы суның табигый байлык икәнен аңлату; табигаткә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү; т...