Табигать – кеше тәрбияләүнең бай чыганагы.
консультация по окружающему миру (средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

Хайрутдинова Айсылу Ахметвалиевна

Самоанализ опыта работы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tabigat_-_keshe_trbiyalunen_bay_chyganagy.doc76 КБ

Предварительный просмотр:

Табигать – кеше тәрбияләүнең бай чыганагы

        Тирә-юньне пычратудан, табигатьне кешеләр тарафыннан уйламыйча эшләнгән төрле алымнардан саклау – бүгенге көннең иң әһәмиятле мәсьәләләреннән берсе. Безнең киләчәгебез – балалар. Һәм без аларның сәламәтлеге, әхлак тәрбиясе турында кайгыртырга  тиешбез. Күренекле педагог В. А. Сухомлинский: “Табигать – кеше тәрбияләүнең бай чыганагы” – дип язган.Ә моңа балаларга яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.

        Шуңа күрә үз алдыма экологик тәрбия бирүне тирәнтен өйрәнүне максат итеп куйдым. Моның өчен төркемдә шартлар тудырудан башладым: экологик почмак булдырдык. Табигать почмагына яшҗ үзенчәлегенә туры килерлек гөлләр: бегония Рекс, алоэ, герань, бриофиллюм, традисканция утырттык. Балаларның фикерләвен үстерү өчен уеннарның әһәмияте зур булганлыктан, төркемне дидактик уеннар белән тулыландырдык. Ә тәҗрибәләр бала күңелендә сорау тудыра, уйланырга мәҗбүр итә, шунлыктан, шөгыльләрдән тыш төрле экспериментлар үткәрдек:

  1. Ком белән тозны чагыштырдык;
  2. Ком белән балчыкны чагыштырдык;
  3. Ташлар белән тәҗрибәләр;
  4. Агач белән тәҗрибәләр;
  5. Камыр белән тәҗрибәләр;
  6. Суның өчен халәтен ачыклау, су белән уеннар;
  7. Кар һәм боз белән уеннар (тәҗрибәләр) һ.б.

        Экология буенча эшләү балаларда тирә-юньне теләп күзәтергә, алар күңелдә яңадан-яңа сораулау тудыра, кызыксынуларын арттыра. Мәсәлән: ни өчен кошлар җылы якка оча? Ни өчен өрәңге агачы орлыгының канатлары бар? Көзен бөҗәкләр кая китә? һ. б. меңләгән сорауларга җавап табар өчен өстәмә материалларны күп кулланырга туры килде. Җанлы һәм җанлы булмаган табигатьне аера белү өчен таш белән агачны, үлән белән комны чагыштырып карадык. Әзер җавап бирмичә, уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен үстерергә, үзләренә нәтиҗә чыгарырга юл куйдык. Һәр баланың җавабын тыңлап, бергәләп гомуми нәтиҗә чыгарырга тырыштык. Әкренләп балалар аңында җанлы һәм җанлы булмаган нәрсәләр турында беренче төшенчәләр формалаша барды.

        Кыш көннәрендә балалар кошлар турында кайгырттылар, өйләреннән ярма, көнбагыш ише нәрсәләр алып килделәр. Әтиләре, абыйлары белән җимлекләр ясадылар. Саф һавага чыкканда, аларны җимлекләргә салдылар. Һәм һәр көнне нинди кош килүен, кемнең җимлегендә сыйлануын күзүтергә яраталар иде, кышын ачыккан кошларны кызганалар иде. Нинди кош нәрсә яратканын ачыкладылар. Мәсәлән, песнәкләр, сөяктә калган итне яратып чукыйлар, күгәрченнәр – ботка, көнбагыш, чыпчыклар – орлыклар, ярма яраталар. Һәр кошның үзен тотышы турында бер-берсенә сөйлиләр иде. Буш вакытларында җимлекләргә очып килгән кошларның рәсемнәрен дә ясадылар. Шуңа мин аларның киләчәктә яхшы күңелле балалар булып үсүләренә ышанам.

        Безнең балалар бакчасының участокларында бик күп агач-куаклар үсә. Елның төрле вакытларында туган якның агачларын, куакларын, үләннәрен күзәтәбез. Өйрәнгән табышмаклар, сынамышлар, шигырьләрне искә төшерәбез. Көзен миләшнең янып торган җимешләренә, аллы-гөлле яфракларына карап сокланабыз, кыш буе аның кошларны азык белән тәэмин итеп торуы турында сөйләшәбез. Агач-куаклар янында фотоларга төшәбез, газета чыгардык. Шулай итеп, балаларга туган җирнең матурлыгын тоярга, аңа һәрвакыт ярдәм итәргә кирәклеге турында өйрәнәбез. Яз, җәй айларында үләннәр белән таныштырабыз, кайсын рәсемнән күрсәтәбез, кайсысының үсемлеген. Мәсәлән, үги ана яфрагы, бака яфрагы, меңъяфрак кебек үләннәрнең файдасы турында сөйлибез. Аларның тамыр, сабак, яфрак, чәчәк өлешләреннән торуын; орлыклары җитешкәч, төрле юллар белән таралып, яңа үсемлекләр үсеп чыгуын аңлатабыз. Ә кыш буе балалар әниләре шул үләннәрдән ясаган төнәтмәләрне эчеп, сәламәтлекләрен ныгыталар.

        Балалар белән экскурсиягә яки табигатькә йөрергә чыкканда һәрвакыт табигатьне саклау кагыйдәләрен искә төшерәбез. Күзәтүләремнән чыгып, шуны әйтә алам, балалар бу кагыйдәләрне сүздә генә түгел, тормышта да куллана беләләр.

        Балаларны табигать, әйләнә-тирә турында язылган әдәбият белән таныштырабыз. Балалар В. Танайсичукның экологик хикәяләрен, Т. А. Шорыгинаның “Яшел әкиятләрен” тыңларга яраталар. Шул әсәрләр буенча алар өйләрендә рәсемнәр ясап килделәр, ә иң матур рәсемнәрдән без альбом ясадык.

        Балалар белән төрле экологик бәйрәмнәр үткәрдек: “Урманда көзге бәйрәм”, “Җир бәйрәме”, “Кошлар көне” һ.б. Бу бәйрәмнәрдә балалар белемнәрен тирәнәйтәләр, җәнлекләрнең тышка әзерлеге белән танышалар. Бу бәйрәмнәр балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә дә гаятҗ зур урын тота.

        Төрле тәҗрибәләр үткәрү дә балаларга бик ошый. Көз көне участокның бер почмагына төрле азык калдыкларын, пластмасса, пыяла кисәкләрен күмеп куйдык. Һәм җәй җиткәч, аны казып карап, кайсыларының черемәгәнлеген ачыкладык. Ә азык калдыкларының ни өчен юкка чыгуын балалар аңлатып бирә алдылар (кортлар ашаган дип аңлаттылар). Пластмасса, плһнканың тиз генә черемәвенә, аларның үсемлекләргә, җир асты җан ияләренә комачауларын үз күзләре белән күрделәр. Бу тәҗрибәдән балалар төрле чүп-чарларны теләсә кая ташларга ярамавын ачыкладылар.

        Кыш көннәрендә кар белән ясаган тәҗрибәдән чыгып, балалар карның завод торбаларыннан чыккан төтеннән пычрануын, кулланырга яраксыз булуын белделәр. Су, һава, ташлар, туфрак, балчык белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне яхшырак аңларга ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен камилләштерә.

        Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. Экология буенча эшләү дәверендә ата-аналар белән үткәрелгән әнгәмәләр, биремнәр, ачык шөгыльләр, табигатькә чыгулар, табигатьтә файдалы хезмәттә катнашулар, балалар һәм ата-аналар белән бергәләп табигый байлыклардан, гамәлгә яраксыз нәрсәләрдән әйберләр ясау һ.б. болар барсы да бала белән ата-ананы, ата-ана белән тәрбиячене якынайтты, үзара аңлашып эшләүдә зур роль уйнады. Мин эшемдә һәрвакыт ата-ананың уңай йогынтысын тоеп тордым. Ата-аналар белән системалы рәвештә эшләгәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин булуын ачыкладым.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Су – яшәү чыганагы"

Максаты: 1.Балаларга  табигатьтә су, аның үсемлекләр, хайваннар, кешеләр тормышындагы ролен аңлату. 2.Балаларның күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен үстерү. 3.Табигатькә, яшәү...

"Cу - яшәү чыганагы"проект эше

Балаларга суның яшәү чыганагы икәнен төшендерү, тормышта елга һәм чишмәләрнең әһәмиятен аңлату. Суга сакчыл караш тәрбияләү....

"Су яшәү чыганагы"

Су темасына багышланган шөгылләр уздырганда куллану өчен материал...

Презентация по методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик тәрбия бирү» "" 2011-2015 год

Презентация по  методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик  тәрбия бирү» "" 2011-2015 год...

Мөстәкыйль проект эше «Су – яшәү чыганагы»

1. Актуальлелек.     Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Табигать – кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч. иң беренче чиратта, калын яшел урманнар...

Табигать-тәрбия чыганагы.

Заман балалар бакчасы тәрбиячеләре алдына зур бурычлар куя. ШуларныңИң әһәмиятлесе- онытылган гореф-гадәтләребезне барлап, телебезне саклап калу, сабыйларда югары әхлакый сыйфатлар һәм ана теленә мәхә...