“Экскурсия маршрутын өйрәнү”
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая, подготовительная группа) по теме

Шарафиева Лилия Фаизовна

          Белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.

          Төркем: Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек

          Проблема: урамдагы хәвеф-хәтәрне ничек булдырмаска?

          Максат: балаларның җәяүлеләрнең урамда хәрәкәт итү, юлны аркылы чыгу кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.

          Бурычлар:

          1.Микрорайон картасында ориентлашырга, маршрутны чагыштырырга өйрәтүне, юл билгеләрен ныгытуны дәвам итү. Күзәтүчәнлекне, игътибар, сөйләмне, тиз фикерли белүне, реакция тизлеген үстерү.

          2.Белемгә омтылыш, үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап табу теләге үстерү.

          3.Урамда үзеңне тоту культурасы күнекмәләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekskursiya_marshrutyn_oyrnu.docx18.75 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Экскурсия маршрутын өйрәнү”

Белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.

Төркем: Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек

Проблема: урамдагы хәвеф-хәтәрне ничек булдырмаска?

Максат: балаларның җәяүлеләрнең урамда хәрәкәт итү, юлны аркылы чыгу кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.

Бурычлар:

1.Микрорайон картасында ориентлашырга, маршрутны чагыштырырга өйрәтүне, юл билгеләрен ныгытуны дәвам итү. Күзәтүчәнлекне, игътибар, сөйләмне, тиз фикерли белүне, реакция тизлеген үстерү.

2.Белемгә омтылыш, үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап табу теләге үстерү.

3.Урамда үзеңне тоту культурасы күнекмәләре тәрбияләү.

Алдан башкарыласы эшләр:

-педагоглар белән: микрорайон картасында ориентлашырга, балалар бакчасы-“Әкият” курчак театры маршрутын тирәнтен өйрәнү;

-үстерешле тирәлек булдыру: маршрут буенча слайдлар ясау, театральләштерелгән уен өчен костюмнар әзерләү, юл билгеләре, светофор, юл өсте җәяүле билгеләре булдыру;

-әти-әниләр белән: экскурсия турында, маршрут буенча сөйләшү алып бару, балалар белән бергә өйдә экскурсия маршрутының рәсем-схемасын ясарга тәкъдим итү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

-урамдагы куркыныч ситуацияне күрә һәм аннан чыгу юлларын таба белү;

-өлкәннәр һәм иптәшләре белән иркен аралаша белү;

-тиз фикер йөртә белү.

Башка белем бирү өлкәләре белән бәйләнеше: “сөйләм үсеше”, “Социаль-шәхси үсеш”, “нәфис-нәфасәти үсеш”.

Конспект “Балаларны зур шәһәрнең үстерешле тирәлегендә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү” проектының бер өлеше булып тора.

Белем бирү эшчәнлегенең барышы:

Тәрбияче һәм балалар түгәрәккә җыелалар:

Әй, балалар, килегез,

Бер-берегезгә карагыз.

Куллар белән исәнләшик,

Бер-беребезгә елмайик.

Әңгәмә. Тәрбияче: балалар, балалар бакчасыннан кайларга экскурсиягә барганыбыз бар? (Бөек Ватан сугышы музеена, герой шагыйрь М.Җәлил музей-квартирасына, мәктәп китапханәсенә бардык).  Без анда ничек бардык? (автобус белән, җәяү бардык). Без сезнең белән тагын кая экскурсиягә барырга планлаштырабыз? (“Әкият” курчак театрына). Кайдан кая барабыз?(слайд 1) Курчак театры кайсы урамда урнашкан? (Петербург урамында урнашкан).  Ул балалар бакчасына якын урнашкан, анда җәяү барырга була. Экскурсиягә җәяү барасы булгач, безгә аның маршрутын өйрәнергә кирәк.

Төп өлеш. Без сезгә өйдә, әти-әниләрегез белән бергә, балалар бакчасы- “Әкият” курчак театры маршрутының рәсем- схемасын ясарга тәкъдим иткән идек. Сез барыгыз да актив катнаштыгыз, бик яхшы. Әйдәгез, балалар, рәсемнәрегезне карыйк әле. Барыгызның да рәсем-схемалары төгәл, аңлаешлы ясалган, хәзер без рәсемнәрегез буенча һәм экрандагы рәсемнәргә  карап маршрутны өйрәнә башлыйбыз. (Балалалар утыралар).

 Безнең балалар бакчасы урнашкан урам ничек атала? (Спартак урамы).

Әйдәгез урамда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында искә төшереп  сөйләшик. (Үзеңне тыныч тотарга, бер-береңнән калмаска, таныш түгел чит кешеләр белән әңгәмә кормаска).

Балалар, бакчадан чыккач, Муратның рәсеме буенча уң якка борылырга кирәк, бу нинди урам? (Спартак урамы). Экранга да карыйк әле. (Слайд 2). Урамның кайсы өлешеннән барабыз? (Тротуардан, уң як кырыеннан). Мурат, әйдә аңлат әле, бераз баргач нинди урамга килеп чыгабыз? (Туфан Миннуллин урамына килеп чыгабыз) (Слайд 3 күрсәтелә) Бу урам буйлап бераз баргач, юл чатына килеп җитәбез. Нәрсә ул юл чаты? (Ул юллар киселеше). (Слайд 4 күрсәтелә) Хәзер безгә юлны аркылы чыгарга кирәк. Кайсы урыннан юлны аркылы чыгарга мөмкин? (җир өсте җәяүле юлы билгесе буенча, светофор сигналына карап, башта сулга, аннары уңга карап).

Юлны аркылы чыккач юлыбызны ничек дәвам итәбез? Рәсемгә карап кем аңлатырга тели? (Турыга, тротуарның уң як кырыеннан, Т.Миннуллин урамы байлап). (Слайд 5 күрсәтелә). (Юл кырыенда нинди юл билгеләрен күрүләре турында сөйләшергә була).

Балалар карыйк әле, юлның уң ягында нәрсә, сул ягында нәрсә урнашкан? (Сул ягында серковь (Слайд6), уң ягында туган авылым күңел ачу комплексы(Слайд7). Әйдәгез бездә ял итеп алыйк.      Физ. минут.

Тротуардан баргач нинди урамга килеп чыгабыз? (Бер бала рәсем-схема буенча сөйли: Петербург урамына килеп чыгабыз). Хәзер безгә юл аркылы чыгарга кирәк. (Слайд 8).  Бу юл чатында юл хәрәкәтен нинди светофорлар көйләп тора. (Җәяүлеләр һәм транспорт светофорлары). Балалар кагыйдәләрне үтәп юл аша чыгулары турында аңлатып сөйлиләр.

Муратның рәсем схемасы буенча хәзер кайсы якка таба борылабыз? (Уң якка таба борылыбыз). Хәзер юлыбызны ничек дәвам итәбез? (Тротуарның уң як кырыеннан, турыга барабыз). Һәм “Әкият” курчак театрына килеп чыгабыз. Курчак театрына карагач нәрсә дип әйтәсе килә? (Зур, матур, бизәлгән, якты).(Слайд 9)

Балалар безнең монда костюмнар бар. Бу костюмнар кайсы әкият геройларыныкы? Бу костюмнар белән нишләргә була? Әйдәгез үзегезне яшь артистлар дип хис итегез.(Балалар костюмнарны үзләре алып кияләр һәм әкиятне күрсәтәләр).

Инсценировка (юл хәрәкәте буенча)

Уенлы практик өлеш. Балалар кайтканда ничек кайтабыз? (Шул ук маршрут буенча) Безгә ничә юл чатын үтәргә кирәк булачак? (Ике юл чатын үтәбез). (Светофор, юл билгесе, җир өсте җәяүле юлы куела).  Менә юл әзерләнгән, юл аркылы ничек чыгабыз? (Балалар үзләре аңлаталар һәм  күрсәтәләр).

Ситуция:Бер бала юл аркылы чыкканда туп белән уйнап чыга. (Шулай ук балалар аңлаталар). 

Йомгаклау өлеше. Балалар без бүген нәрсә өйрәндек?  (Балалар бакчасы-“Әкият” курчак театры маршрутын өйрәндек). Бик яхшы.  Хәзер без бу хәвефсез маршрут буенча экскурсиягә бара алабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие - экскурсия по экологии "Экскурсия в весенний парк"

Экскурсия в весенний парк совместно с родителями. Ознакомление с весенними растениями и деревьями....

Экскурсия в мини – музей «Транспорт» Тема экскурсии: «Знакомство с видами специального транспорта: пожарная машина, скорая помощь, полицейская машина»

Тема «Транспорт на страже жизни и здоровья человека» Группа: средняя, 4 экскурсовода, гости из другой группы среднего возраста. Цель экскурсии: создать условия для обогащения представлений детей о мир...

совместная деятельность по познавательному развитию. Экологическая тропа Сезонные экскурсии в природу. Экскурсия в позднюю осень.

Цели: ·         Увидеть, как природа готовится к зиме.·         Пронаблюдать взаимосвязь некоторых природных явлений.·...

Конспект тематической экскурсии по нравственно-патриотическому воспитанию в подготовительной группе "Из истории родного города. Экскурсия к градообразующему предприятию ТПЗ".

Конспект тематической экскурсии по нравственно-патриотическому воспитанию в подготовительной группе "Из истории родного города. Экскурсия к градообразующему предприятию ТПЗ". Цель: познакомить с истор...

Виртуальные экскурсии по городу - герою Волгограду. Экскурсия третья "Экскурсия по Центральной набережной"

Царицын, Сталинград, Волгоград!Ты памятник, ты труженик, солдат!Ты удостоен званий и регалий,Звучит победно звон твоих медалей,Царицын, Сталинград и Волгоград.(Т. Лаврова)...