Публикация в сборнике "Салют, Победа!" - литературный конкурс районного фестиваля самодеятельного творчества работников образования "Звездопад", посвященный 70-летию Великой Победы
материал (подготовительная группа) на тему

Файзрахманова Лейсан Борисовна

Авторское литературное произведение, посвященное 70-летию Великой Победы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shigyr.docx20.51 КБ

Предварительный просмотр:

Бабам хәтирәләре

Иртәңге таң нурын самолетлар

Кара төтен белән каплаган.

Бар җиһанның тынычлыгын бозып,

Фашист безгә сугыш башлаган.

Аямаган күпме халыкны ул.

Ана, бала диеп тормаган,

Үзәк өзгеч хәсрәтләргә салып,

Аткан, аскан, изгән, таптаган.

Илнең тугры, батыр солдатлары,

Җанын биреп, безне саклаган.

Бик тә авыр булган сугыш юлы,

Шул юллардан бабам атлаган.

Севастополь, Берлин турында ул,

Сөйли иде әрнеп, сызланып.

Әйтерсең лә,ишетелә сугыш кайтавазы,

Йөрәк яраларын яңартып.

Зарыгып көткән җиңү килгән.

Бу көн зур шатлыклар белән күмелгән.

Улларына, кызларына Ватан рәхмәт әйткән,

Азатлыгы өчен коллык, үлемнән.

Ветераннар!

Тыныч күгебез, саф һавабыз өчен,

Сезнең алда мең – мең рәхмәтле.

Сез булганга без яшибез бүген.

Сез булганга – без бик бәхетле!

“Сугыш “ дигән сузне беркайчан да

Ишетмәсен иде аналар.

Илебезнең күге  аяз булсын,

Ятим үсмәсеннәр балалар.

Ватан тынычлыгын саклап,

Сакта тора солдат абыйлар.

Тормыш һәрчак имин булсын,

Тыныч йокласыннар сабыйлар.

                                                                               Ләйсән Файзрахманова.

Туган телем.

                                     “Әни”,- диеп дәшкән иң беренчн сүз,

                                        Туган телем -татар телендә.

                              Адымнарның беренчесен мин атладым ,

                                       Татарстан - туган җиремдә.

                                       Кечкенәдән хәтеремә сеңгән,

                                     Бишек җырларының моңлысы,

                                    Әкиятле кичләр,назлы сүзләр -

                                       Туган телемдә бит барысы.

                                  Язмышымның озын юллары

                                          Аерса да туган илемнән.

                  Сагыну,сагыш,хәсрәт биләп алганда да,

                                 Көч алам мин туган телемнән.

                                  Телем – араларны якынайта,

                            Тоям әниемнең куен җылысын.

                      Туган илдән,газиз ана,туган телдән,

                              Кадерлерәк нәрсә бар тагын?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выступления на городском конкурсе "Лейся, песня!", посвященном 70-летию Великой Победы

Сценарий выступления детей подготовительной группы на городском конкурсе "Лейся, песня!", посвященном 70-й годовщине Великой Победы, представленный в форме музыкально - литературной композиции....

Сценарий праздничной литературно-музыкальной программы посвященный 70 летию Великой Победы - "СИЛЁН НАРОД НАШ ПАМЯТЬЮ!"

разработала учитель-логопед Зибукова С.В.МБДОУ ДС «Ручеек» г.Черногорск, республики Хакасия. Без уважения к истории своего Отечества нельзя воспитать у детей чувство собственного достои...

ПРОЕКТ К 70-ЛЕТИЮ ПОБЕДЫ «Я помню! Я горжусь!» Информационно-ориентированный проект посвященный 70-летию великой Победы в Великой отечественной войне.

Патриотическое чувство не возникает само по себе. Это результат длительного, целенаправленного воспитательного воздействия на человека, начиная с самого детства. В связи с этим проблема нравственно–па...

В рамках проекта «Поклонимся великим тем годам!» Сценарий конкурса чтецов, посвященный 70- летию Великой Победы над фашистскими захватчиками.

Патриотическое воспитание ребенка – это основа формирования будущего гражданина. Любовь к Родине начинается с отношения к самым близким людям – отцу, матери, дедушке, бабушке, с любви к своему до...

городской фестиваль самодеятельно-художественного творчества работников образования, посвященного 275-летию города Троицка

городской фестиваль самодеятельно-художественного творчества работников образования, посвященного 275-летию города Троицка...

Литературно – музыкальная композиция «А зори здесь тихие», посвященная 75 – летию Великой Победы

Автор: Шматова В.В. музыкальный руководитель МБДОУ ЦРР-ДС «Сказка» Тамбовской обл., г.МичуринскОписание материала: предлагаю вам конспект литературно-музыкальной композиции для детей старш...

Сценарий конкурса «Смотр строя и песни», посвященного 79-летию Великой Победы в Великой Отечественной войне среди воспитанников старшего дошкольного возраста

Сценарий конкурса  «Смотр строя и песни»,  посвященного 79-летию Великой Победы в Великой Отечественной войне среди воспитанников старшего дошкольного возраста...