"Кыш көнендә кыргый хайваннарның тормышы”.( шөгыль эшкәртмәсе)
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Сабирова Рамзия Галимзяновна

Кыш көнендә кыргый хайваннарның тормышы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt.docx31.61 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                                                                              (Мәктәпкә әзерлек төркеме )

        

                                                  Тәрбияче : Сабирова Рәмзия Галимҗан кызы

                                                 

                                                    2015 ел

Максат: Ел фасылы – кыш турында  балаларның белемнәрен  ныгыту, баету. Табигатькә сак караш, үз-үзеңне тота белү кагыйдәләре тәрбияләү.Шигьри әсәрнең эчтәлеген аңлауларына, сорауларга дөрес җавап бирүләренә ирешү; тәрбияче артыннан аерым сүзләрне, фразаларны кабатларга теләк уяту; ел фасыллары турындагы белемнәрен тирәнәйтү; кышкы табигатьнең матурлыгын күрә, соклана белүләренә шартлар тудыру. Сөйләмдә сыйфатларны дөрес кулланып тулы җөмлә белән җавап бирергә өйрәтү.Балаларның бәйләнешле сөйләм телләрен , логик фикерләү сәләтләрен үстерү.  Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету (аю, бүре, куян, төлке, керпе), яшәү рәвешләре белән таныштыруны дәвам итү. Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү. Хайваннарга мәрхәмәтле караш тәрбияләү.Балаларны  рус телендә кыргый  хайваннар  исемнәре белән таныштыруны дәвам итү, өйрәнелгән лексиканы дидактик материаллар, уеннар аша ныгыту. Балаларның игътибарлылыкларын арттыру, зиһеннәрен үстерү.

Алдан эшләнелгән эш: кыш турында хикәяләр, шигырьләр уку, кышны хайваннарның ничек кышлаулары, туклануы турында әңгәмә алып бару. Кышкы табигать турында күзаллауларын киңәйтү, агачларны, табигать күренешләрен күзәтү.

Әсбаплар: Урман рәвешендә җиһазландырылган бүлмә. Чыршы, каен агачлары, керпе, аю, төлке, бүре, рәсемнәре. “Урман” көе. Д/у өчен ясалган поезд вагоннары, кыргый хайваннар рәсеме, гөмбә, бал, ..рәсеме. Проектор. Китап “Туган телдә сөйләшәбез” 3-4 яшь, 4-5 яшь, 5-6 яшь.

Сүзлек: кыргый хайваннар, җәнлекләр, яшәү шартлары, гадәтләре, чикмән, бәс, күмелгән, күбәйгән.

Эшчәнлек барышы.

Сәламләшү.

Тәрбияче: Исәнмесез , балалар!

Балалар:Исәнмесез, Рәмзия апа!

Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар!

Доброе утро, дети!

Балалар: Здравствуйте!

Тәрбияче: Кәефләрегез ничек?

Балалар: Бик яхшы.

Шигырь укыйм:

Тәңкә карлар сибелгән

Җир ап-акка күмелгән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Тәрбияче: Балалар, бу шигырьдә кайсы вакыт турында әйтелә?

Бала: Кыш турында!

Тәрбияче: Кыш русча ничек була?

Бала: Зима.

Тәрбияче: Әйе, безнең табигатькә кыш хөкем сөрә әле. Урамда да, урманда да кыш. Шигырьдә нинди сүзләр әйтелә?

Бала: Тәңкә карлар сибелгән, җир ап-акка күмелгән.

Тәрбияче: Кар нинди төстә була?

Бала: Ак төстә.

Тәрбияче: Ак төсне русча әйтегез.

Бала: Белый.

Тәрбияче:Кар башка төстә буламы?

Бала: Юк, булмый.

Тәрбияче:Шигырьдә нинди агач исемнәре телгә алынды?

Бала: Чыршы, каен, имән.

Тәрбияче: Аларга нәрсә булган?

Бала: Кардан чикмән кигәннәр.

Тәрбияче: Нәрсә ул чикмән?

Бала: Җылы тун.

Тәрбияче: Искә төшерик әле, кыш айларына нинди айлар керә?

Бала: Декабрь, гыйнвар, февраль.

 Тәрбияче:  Нинди айлар үтеп киттеләр? 

Бала: Январь ае

Тәрбияче:  Ә хәзер нинди ай бара?

Бала: Февраль ае

Тәрбияче: Кыш айлары ничә айдан тора инде?

Бала: 3 айдан.

Карагыз әле, нинди матур  картиналар, нинди агачлар үсә икән монда? (Проектордан чыршы урманы рәсемен күрсәтү.)

Балалар: Монда чыршылар үсә.

Тәрбияче: Чыршылар нинди төстә?

Балалар: Яшел төстә.

Тәрбияче: Балалар, ә хәзер югарыга карагыз әле, нәрсәләр күрәсез?

Балалар: Болытлар күрәбез…

Тәрбияче: Нинди зур болытлар тора безнең матур аланыбыз өстендә. Сез ничек уйлыйсыз, кыш көнендә болытлардан нәрсә явар икән?

Балалар: Карлар ява.

Кышкы урманда шигырен укыйм

Бар җирдә дә йомшак кар җәймәсе,

Аланнар да, ап-ак юллар да.

Өсләренә көяз чыршыларның

Ак ефәктәй бәсләр уралган.

Таң тууга, энҗе бөртекләре

Балкый анда алсу нурлардан.

Тәрбияче: Кыш көне иң кирәк әйбер нәрсә була?

Бала: Кар.

Тәрбияче: Ни өчен алай уйлыйсыз?

Бала: Кар булмаса, үсемлек тамырлары, агачлар туңа; кар булмаса язга дым булмый, дым булмаса, иген уңмый.

Тәрбияче:  Урамда елның кайсы вакыты?

Бала: Кыш.

Тәрбияче:  Ни өчен кыш дип уйлыйсыз?

Бала: Кар ява

Тәрбияче:  Тагын ни өчен кыш дип уйлыйсыз?

Бала: Салкын, кешеләр җылы итеп киенеп йөриләр

Тәрбияче:  Балалар, кыш көне суык, кояш чыкса да җылысы юк, җил, буран була.

Сез бакчага килгәндә игътибар иттегезме юлга? Нәрсә яуган?

Тәрбияче:   Кар яуган, кар каплаган.

Ә менә урманда кар күбрәк.  Урманда яшәүче хайваннар  турында сөйләшеп алабыз.  Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм ,сез җавабын әйтерсез.(Рәсемнәр элеп барам)

1) Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре -волк) 

2) Үзе ялагай,

Үзе хәйләкәр

Ул нәрсә булыр,

Йә, әйтеп җибәр. (Төлке - лиса)

 

3) Кош түгел, оча,

   Ябалактан курка,

  Чикләвекне бик ярата,

  Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен- белка)

 4) Җәен соры, кышын ак

   Аңа шулай яхшырак. (Куян - заяц)

5)  Асрамый да умарта,

Балны бик, бик ярата.

Кышын сөя йокыны,

Язгача тормый ята.(Аю- медведь) 

Физ. минутка   «Мишка»

Тәрбияче:   Балалар бу хайваннарны бер сүз белән ничек атыйбыз?

Бала: Кыргый хайваннар.

 Тәрбияче:   Аларның тән төзелешләрен карыйк әле , нәрсәләре бар?

Бала: гәүдә, баш, колаклар, күзләр, борын, тешләр, койрык,   тәпиләр).

Бала: Ә хайваннарның тәннәре нәрсә белән капланган?(

Бала: Йон белән.

Тәрбияче:   Төлке белән куянның койрыкларын чагыштырыйк әле.

Бала: Төлкенең койрыгы озын, йомшак, кабарып тора. 

Бала: Куянныкы ак, кыска

Тәрбияче:    Ә куян ничек котыла икән бүредән? (Качып). Әйе, дөрес, куянны буредән озын көчле аяклары коткарып кала. 

 Уен “Поезд вагоннарында нәрсәләр яши?”

(Рәсемдә поезд вагоннары. Тәрәзәдән бүре, төлке, куян, аю, керпе рәсеме күренә. Хайваннар үзләре күренми. Балалар кайсы хайван яшеренгәнен белергә тиешләр.)

 (Тәрбияче рәсемгә күрсәтеп) Маймыл икәнен ничек белдегез? (Банан ясалган)

Маймыл банан ярата икән. Ә син керпекәй, тагын ниләр ашыйсын?

Керпе: Мин тагын суалчан, коңгыз ашыйм, тычкан тотам. Шуның белән кешеләргә зур файда китерәм.

–          Керпекәй, менә бу сиңа бездән күчтәнәч. Рәхим итеп ал.(Кәрзин бирәм)

Керпе: Рәхмәт. Thank you! Мин дә сезгә буш кул белән килмәдем. Мин сезгә бер уен алып килдем (Бирә)

Балалар, бүген сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?  

Бүгенге сәяхәт сезгә охшадымы? (Әйе)

Сиңа нәрсә охшады? (1-3 бала)

Кыш ае суык булса да, бик матур, күңелле ай.

Тәрбияче: Балалар, сез бүген бик матур шөгыльләндегез, тырыштыгыз, рәхмәт сезгә, эшчәнлегебез тәмам. Карагыз әле, без уйнаган арада керпе безгә күчтәнәч китергән  һәм йокыга талган, әйдәгез әле, тыныч кына аны уятмаска тырышып үзебезнең бакчабызга кайтып китик. (Аяк очларында урыннарына барып утыралар.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

открытое занятие по экологии на тему: "Җирдәге тормыш" Верхнемактаминское МБДОУ "Ләйсән" воспитатель Шамгунова Э.М

Максат: Балаларда туган ил, туган җир,(төшенчәсен ныгыту), туган табигать, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

уен ул реаль тормыш.

консультация для воспитателей на тему игра....

Аюның туган көнендә

Балаларның яраткан бәйрәмнәре-  туган көнне һәркем көтеп ала. Бәйрәм барышында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү зур әһәмияткә ия....

Танып белү. Зурлар төркеме балалары белән «Кыргый хайваннар» темасына шөгыль

Балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету.Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү....

"Кыш көнендә кошлар"

Кыш- кошлар тормышы өчен бик авыр ел фасылы. Нинди кошлар, ничек  бу кыенлыкларны җиңеп чыга. Балаларда кошларга карата экологик белемле мөнәсәбәт формалаштыруны дәвам итү максатыннан чыгып төзел...

Зурлар төркеме белән ачык дәрес конспекты «Алсуның туган көнендә»

Задачи:  Пробуждать интерес к изучению татарского языка.Активно помогать каждому ребёнку в освоении татарского языка в рамках требований УМК.Совершенствовать все стороны речи: добиваться чистого ...