Урман – күпкатлы йорт
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему
Балаларнын урман бергәлеге турындагы белемнәрен кинәйтү, урманда үсүче агачлар, яшәүче кыргый җәнлекләр hәм кошларнын яшәү шартлары турында белемнәрен ныгыту. Сөйләмдә исемнәрне сыйфатлар белән бәйләргә өйрәтуне дәвам итү. Балаларнын диалогик сөйләмен үстерү. Урманга карата соклану хисе, мәхәббәт hәм сакчыл караш тәрбияләу.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
urman-kupkatly_yort.docx | 16.94 КБ |
Предварительный просмотр:
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ “МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ” МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
“Урман – күпкатлы йорт”
(Зурлар төркемендә әйләнә-тирә белән таныштыру шөгыленең план конспекты)
Төзеде һәм таныштырды:
гомуми үстерешле 76 нчы балалар
бакчасының 13 нчы төркем тәрбиячесе
Закирова Рәзидә Минсалих кызы,
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ
Тема: «Урман – күпкатлы йорт»
Прогр. әчтәлеге: Балаларнын урман бергәлеге турындагы белемнәрен кинәйтү, урманда үсүче агачлар, яшәүче кыргый җәнлекләр hәм кошларнын яшәү шартлары турында белемнәрен ныгыту. Сөйләмдә исемнәрне сыйфатлар белән бәйләргә өйрәтуне дәвам итү. Балаларнын диалогик сөйләмен үстерү. Урманга карата соклану хисе, мәхәббәт hәм сакчыл караш тәрбияләу.
Сузлек: урман байлыгы, Күке, сандугач, юкә, имән, дару уләннәре, мул, бай, умырзая.
Алдан уткәрелгән әш: шигырьләр ятлау, урман турында хикәя, шигырь уку, д/у уйнау, хәр уенны , урман турында иллюстрацияләр, агач рәсемнәрен карау.
Материал: урман күренеше тасвирланган картина, агач рәсемнәре, д/у. Агачнын исемен әйт, һәр уен өчен битлек (аю, буре).
Методик алымнар: нәфис суз, тәрбияче сөйләме, шигырь уку, табышмаклар әйтү – жавап табу, сораулар – жаваплар, иллюстрацияләр карау, дид уен hәм уйнау.
Шөгыль барышы:
- Балалар, кем минем сорауларыма дөрес итеп жавап бирә, шул үз урынына кереп утыра.
- Хәзер елнын кайсы вакыты? (яз)
- Яз ае нинди айлардан тора?
- Хәзер яз аенын нинди ае бара, hәм ул чират буенча ничәнче булып тора? (жаваплар)
- Булдырдыгыз. Матур, тиз итеп утырдык.
Бугенге шөгыльгә безнең кунаклар да килде. Ягез Бер тапкыр карап алабыз hәм бөтен игътибарны миңа юнәлтәбез.
Урман турында шигырь укыла.
Табышмак мисалында
Язын ямь бирә,
Жәй салкын бирә,
Козен тәм бирә,
Кышын тун бирә! (Урман)
- Балалар, бу шигырь нәрсә турында? (жавап)
- Бүген без сезнен белән урман турында сөйләшәрбез. Моның өчен бергәләшеп урманга сәяхәттә булырбыз. Ин әлек әйдәгез әле урманга барганда, юлда уз-узебезне ничек тотырга кирәклеген искә тошерик (парлашып басабыз, тавышланмыйбыз, игътибарлы булабыз).
(Балалар кузләрен йомалар, мизгел очендә урман аланчыгына килеп чыгалар).
Матур көй яңгырый – кошлар сайрый, агачлар шаулый.
Альмир башкаруында шигырь укыла
Хәерле көн телим, урман-анам,
Кояшлы көн телим мин сиңа!
Кошларың гел шулай сайрап торсын
Чәчәкләрдән хуш ис беркелсен.
- Балалар, сез урман дигән сузне ничек анлыйсыз? Нәрсә ул урман?
- Урман ул – күп агачлар, матур хуш хисле чәчәкләр үсүе, моңлы кошларның сайравы, жиләкләр үсүен урман дибез.
- Урманда нәрсәләр усә?
- Нинди агачларны атый аласыз?
(hәр баланы диалогка тарту, барысынын да жавап бируләренә ирешу)
- Каен, чыршы, имән, юкә, өрәнге
Ә хәзер Х. Камильнен «Имән» агачы турында шигырен тыңлап үтегез.
Минем исемем имән,
Мин күптән яшәп киләм –
Бик көчле агач имән,
Жилләргә – давылларга
Берсенә дә бирешмәм.
- Балалар, ә агачларнын кешеләргә нинди файдасы бар?
- Каен, имән, юкә, чыршы ботакларыннан себерке әзерлибез.
- Юкә чәчәген дару уләне өчен жыябыз.
- Каен алкасын шулай ук дару буларак кулланабыз.
- Мин сезгә бер уен тәкъдим итәм
Сез чәчәк рәсеменә карап, агачнын исемен әйтергә тиеш буласыз?
Д/у «Агачнын исемен әйт»
- Булдырдыгыз, афәрин балалар
- Урманда нинди кошлар яши?
- Жырчы кошларга кайсы кошлар керә? Ни өчен аларны шулай дип атыйлар?
- Хәзер мин сезгә Бер табышмак әйтәм, ә сез ул табышмакнын кайсы жырчы кош турында булуын әйтә аларсызмы? Тынлыйбыз
Ары да чут-чут
Бире дә чут-чут,
Тоскә матур булмаса да –
Сайравына тиннән юк. (сандугач)
- Балалар, ә менә бу жырчы кошларны без башкача нинди кошлар дип тә атый алабыз
- Кучмә кошларга тагын нинди кошлар керә?
- Урманда кошлардан кала, тагын нәрсәләр Яши?
- Урманда яшәуче нинди кыргый жәнлекләрне беләсез? (жаваплар әйтелә)
- Ә менә шул кыргый жәнлекләрне нинди ике торгә йөртәләр.
- Ерткыч (хищники) hәм улән-ашаучы (травоядные). Кемнәр керүен ачыклау.
- Балалар, урманы күпкатлы йорт белән тиңләп буламы? Ни очен?
- Ә менә урманда яшәүйче – кошлар, боҗәкләр, кыргый җәнлекләр, шул йортта яши алырлар идеме?
- Булат, Сабина, Айдар ничек уйлыйсыз?
- Аделя, Айсылу, сезнен фикерегез ничек?
- Димәк, алар барысы да урмансыз яши алмыйлар. Аларга – сулар, hава, ашар ризык, йөрер өчен иркен урман – жир кирәк.
- Балалар, без куп вакытта урманы ял урыны буларак сайлыйбыз. Ни очен?
Ә урманда ял иткәндә – нинди кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк?
Урманда шауламаска, кычкырмаска, кырмыска оясын туздырмаска, кош ояларына тимәскә, агач ботакларын сындырмаска hәм ин мөhим учакны сундереп, чуп-чарны узебез белән алып кайтырга тиешбез. (ситуацияләр уку)
- Бу кагыйдәләрне берук исегездән чыгармагыз
- Урман аланында ял иткәндә, без әле жиләк тә ала-алабыз.
Хәр/уен «Җиләк – җыям, как коям»
Максат: җитезлек, олгерлек сыйфаты тәрбиләнү.
- Булдырдыгыз, бик житез икәнсез
Димәк, урман – жиребезнен матурлыгы, байлыгы. Әйдәгез әле урман сүзенә – сыйфатлар (нинди?) уйлап табыйк.
Урман – матур, кин, зур, чиксез серле, моңлы, кабатланмас, хуш исле, бай, мул, файдалы, үзгәручән.
Безнен урман – урман менә
Анна җиту – кая ул!
Монлы да ул, серле дә ул!
Файдалы да, бай да ул!
- Балалар, ә сезнен урманга нинди әйтер сузләрегез бар?
- Сакларбыз усемлекләрне!
- Озмәбез чәчәкләрне!
- Кош оясына тимәбез!
- Сакларбыз боҗәкләрне!
- Агач-куаклар утыртып – урманнар үстерербез.
- Рәхмәт балалар, булдырдыгыз.
Йөрдек урман аланында
Җәнлекләр, кошлар күрдек –
Серле урман аланында
Бик куп нәрсәләр белдек.
- Шунын белән бүгенге шөгылебез тәмам. Бүгенге шөгыльдә нәрсә турында сөйләштек?
- Сезнен җавапларыгыз мина бик ошады, бигрәк тә Ильшат, Альмир, Айсылу hәм Рамиль тырыш булдылар. Башкалар да алардан калылмаслар дип уйлыйм.
- Булдырдыгыз балалар.
Бер кайчан да рәнҗетмәгез
Урман бит ул саф hава –
Табигатьнен якын дусты
Булсын иде hәр бала!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)
Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...
Конспект йорт хайваннары
Йорт хайваннары...
Әкият – Матур йорт (портфель). Сценарий выпускного.
Балалар бакчасыннан чыгарылыш кичәсе.Сценарий выпускного в детском саду на татарсклм языке....
"Йорт хайваннары"
Тема: «Табигатьнең җанлы ияләре. Йорт хайваннары». Максат: Татар халкының фольклор әсәрләре аша балаларны йорт Хайваннары турындагы белемнәрен арттыру, ныгыту, аларның кешеләргә файдасы турында с...
Йорт һәм кыргый хайваннары. Презентация
Йорт һәм кыргый хайваннары...
презентация:"Йорт хайваннары һәм кошлары"
татарча табышмак җавап....
Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )
Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...