Җиңү салюты
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему
Икенче кечкенәләр төркемендә танып белү hәм аппликация буенча интеграль дәрес эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tema1.doc | 45.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Җиңү салюты
Максат: Балаларны “сугыш” төшенчәсе, ул алып килгән кайгы-хәсрәт, солдатларның батырларча көрәшүләре, безнең халык өчен Бөек Җиңүнең роле белән таныштыру.
Диалогик сөйләмне, хәтерне үстерү. Сүзлек запасын очучы, танкист, диңгезче (моряк) сүзләр хисабына баету.
Илебезнең үткәненә кызыксыну тәрбияләү. Туган якка, Ватанга мәхәббәт хисләре, хөрмәт тәрбияләү. Җиhазлау: Магнитафон,бомбежка тавышы яздырылган диск,күгәрчен рәсеме,чакыру кәгазе,уенчыклар(машина, самолет,танк,көймә,верталет),баш киемнәре(танкист,моряк,очучы),рәсемнәр,ак тасмалар ябыштырылган бала саен төсле кәгазьләр.
Эшчәнлек барышы:
Сары кояшка сәлам!
Чиста hавага сәлам!
Олылар hәм кечеләр, сезгә чын йөрәктән сәлам!
Кәефебез күңелле hәм яхшы булсын өчен, куллар тотынышыйк, күзләрне йомыйк ,йөрәгебездә булган җылылыкны бер-беребезгә бирик. Күзләребезне ачыйк, елмаеп бер-беребезгә хәерле иртә hәм яхшы кәеф телик.
Тәрбияче:Балалар, ничек уйлыйсыз, бездә сүзләр күпме яки азмы?
Балалар:Күп.
Тәрбияче:Без бик күп сүзләр арасында яшибез.Шул сүзләр арасыннан «тәмле сүзләрне» табырга кирәк. Балалар:конфет,алма,торт,шоколад.груша hәм башкалар. Тәрбияче:Ә хәзер «күңелле» сүзләрне эзләп табабыз. Балалар: Бүләк, мультфильм, цирк hәм башкалар. Тәрбияче: Балалар безнең бит күңелсез сүзләр дә бар. Нинди «күңелсез» сүзне әйтә аласыз? Балалар: елау,авыру. Тәрбияче:Балалар тагын бик куркыныч сүз «сугыш» сүзе бар. Ни өчен сугыш сүзе куркыныч? Балалар: ( җавап алына) Тәрбияче:Балалар,әйдәгез хәзер тәрәзәне ачабыз да урамда нинди тавышлар ишетелгәнен тыңлыйбыз. Балалар: машина тавышы, агачлар тавышы, кешеләр сөйләшкән тавышлар, көлгән тавышлар. Тәрбияче: Бу яхшы тавышлар. Күп еллар элек бүгенгедәй матур, кояшлы көн булган. Кешеләр көтмәгәндә котычкыч хәбәр ишеткәннәр.Безнең җиребезгә дошман хөҗүм иткән hәм сугыш башлаган. Бөтен яктан менә шундый тавышлар ишетелгән.(магнитафоннан бомбежка тавышы ишетелә).Сезгә сугыш тавышы ошадымы. Балалар:Ошамады. Тәрбияче: Сез hәркөнне нинди тавыш ишетергә теләр идегез? Балалар: шат тавышлар. Тәрбияче: Ни өчен сезгә сугыш тавышы ошамады? Балалар: (җавап алына)
Тәрбияче: Сугыш ул безнең илгә зур кайгылар hәм җимерүләр алып килгән. Йортлар янган, кешеләр hәлак булган. Бу сугышта дошманга каршы солдатлар батырларча көрәшкәннәр. Алар арасында очучылар,танкистлар,диңгезчеләр булган .
Ишек шакылдаталар.
Тәрбияче: Кем безгә кунакка ашыга, ишекне ачып карыйм әле. «Күгәрчен» безгә чакыру кәгазе алып килгән.
Бик кызык кая чакыралар икән. Укып карыйм әле. «Кадерле балалар, сезне хәрби техникалар урнашкан күргәзмәгә чакырабыз, анда сез сугыш вакытында солдатларга дошманны җиңергә ярдәм иткән хәрби машиналар белән танышырсыз.
Күргәзмәне оештыручылар» Тәрбияче:Күргәзмәгә барабызмы? Балалар: барабыз.
Тәрбияче: Әйдәгез күзләребезне йомдык. Менә без күргәзмәгә килеп тә җиттек. Күзләребезне ачабыз.Карагыз әле монда. Нәрсәләр күрәсез?
Балалар: Самолет, корабль, танк, верталет,йөк машинасы, пушка, ракета.
Тәрбияче:Самолетны кем йөртә? Балалар: очучы. Тәрбияче: Танкны кем йөртә? Балалар: танкист. Тәрбияче: Корабльне кем йөртә? Балалар: диңгезче(моряк). Тәрбияче: Балалар сезгә күргәзмә ошадымы? Балалар:ошады. Тәрбияче: Балалар сезнең солдат буласыгыз киләме? Балалар: килә. Тәрбияче: Әйдәгез хәзер уйнап алабыз. «Кемнең экипажы тизрәк җыена» уены. Уенның тәртибен хәзер аңлатам. Кемнең кем буласы килә шул шапкаларны алып башыгызга киясез. Музыка астында тиешле техника янына килеп басасыз.(моряк,танкист,очучы шапкалары).Уенны башладык.
Тәрбияче: Балалар, менә без сезнең белән дус,тату уйнадык.Сез ничек уйлыйсыз сугышта диңгезчеләр үзләре генә җиңә алырлармы иде? Балалар: Җиңә алмаслар иде. Тәрбияче: Очучылар үзләре генә җиңә алган булырлар идеме? Балалар: Юк. Тәрбияче: Ни өчен? Балалар:(җавап тыңлана). Тәрбияче: Дөрес булдыра алмаслар иде. Бердәм булганда гына бар нәрсәне дә җиңеп чыгып була.Ничек уйлыйсыз сугыш яхшымы ул начармы?
Тәрбияче: Әйе, дошман күп кенә авылларны, шәhәрләрне яндырган. Авылда бер генә йорт та,кеше дә калмаган. Ләкин дошманга бирешмәгәннәр,җиңеп чыкканнар.Кешеләр сугыш бетүенә бик шатланганнар.Бер-берсен котлаганнар,елашканнар,hәлак булучыларны искә алганнар,кичке күктә бәйрәм салюты аттырганнар. Шул көннән алып бүгенге көнгәчә ел саен Җиңү көнен бәйрәм итәләр. Сугышта hәлак булганнарны искә алалар, дошманны җиңгән солдатларны котлыйлар. 9 май көнне безнең илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтә. Бу көнне бөтен ветераннар үзләренең медальләрен hәм орденнарын тагып Җиңү парадына чыгалар. Аларны котлыйлар, җырлар җырлыйлар, ә кич белән безнең илебез күгендә бәйрәм салютлары арттырыла. Әйдәгез без дә бәйрәм салюты ясыйбыз. Мин сезгә төсле кәгазләр әзерләп куйдым. Сезгә йолдызчыклар гына ябыштырып куярга кирәк.
(Музыка куям, музыка астында салют ясала.)
Балалар миңа сезнең салютларыгыз бик ошады. Салют нинди бәйрәмгә багышлап ясалды.(Җиңү бәйрәме)
Бу салютны без җиңү көнне әтиләргә,әниләргә, дәү әниләргә, дәү әтиләргә күрсәтербез.
Шуның белән безнең эшчәнлек тә тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Утренник "Салют! Победа!"
Праздник, посвященный Дню Победы для детей старшего возраста...
РИСОВАНИЕ ТЕМА: «Праздничный салют»
конспект занятия в рамках работы недели по патриотическому воспитанию...
методическая разработка спортивно-музыкального праздника ко Дню Победы на свежем воздухе "Салют Победы"
разработка интегрированного мероприятия для старших дошкольников...
Презентация "Салют Победы"
Презентация "Салют Победы"...
"Дню Победы - наш салют!"
Это музыкально-литературная композиция посвящена великому празднику День Победы. Дети старшей и подготовительной группы знакомятся с ветеранами войны, поют и танцуют для них....
"Дню Победы - наш салют!"
Этот материал помогает детям прочувствовать всю торжественность этого великого праздника....
Проект «Салют Героям 9 мая»
Дети в дошкольном возрасте плохо ориентируются в истории нашей страны, у детей не сформированы такие понятия: ветераны, захватчики - фашисты, герои, оборона, фашистская Германия, героизм. Развитие пре...