Тәҗрибә-эксперименталь эшчәнлек
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему
Балалар төрле тәҗрибәләр аша суның һәм һаваның үзлекләре белән танышалар.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tzhrib-eksperemental_eshchnlek.docx | 31.62 КБ |
Предварительный просмотр:
Мәктәпкәчә тәрбия учреждениесендә тәҗрибә – эксперименталь эшчәнлек
Сарман “Ләйсән” балалар
бакчасында экологик кичә.
Фәсхетдинова Гөлфинә
Алмас кызы
Программа эчтәлеге: Балаларны җирдә яшәү өчен мөhим булган табигый байлыклар hәм табигать күренешләре белән таныштыруны дәвам итү, «су», «hава» төшенчәсе hәм аларның үзлекләре белән таныштыру; табигый күренеш булган җилнең барлыкка килү сәбәпләрен ачыклау; логик фикерләү сәләтләрен үстерү; балаларны тикшерү эшчәнлегенә җәлеп итү hәм аңа кызыксыну уяту; эшнең нәтиҗәсен күрә белергә өйрәтү; игътибарлылык, узара ярдәмләшү хисләре тәрбияләү.
Җиhаз (hәр балага):
- Сулы савыт (зәңгәр төстә)
- Стакан.
- Кәгазь.
- Көпшә
- Яссы савыт.
- Көймәләр.
- Резин уенчык.
- Агач шакмак.
Тәрбиячегә :сулы савыт, стакан, кәгазь, полоскага киселгән кәгазь, шар, шар-жил, кайчы, салфетка, кургәзмәлелек, ике көймә.
Сузлек өстенәдэ эш: көпшә, куыкчык, тәҗрибә, лаборатория.
-Балалар, сез бакчага килгәндә ап-ак кар өстеннән килдегез. Ул сезгә нинди теләкләр теләп аяк астыгызда шыгырдады икән? Ничек уйлыйсыз ? (Хәерле иртә, көнегез уңышлы булсын, шөгельдә тыңлап ныклы белем алыгыз х.б.)
-Балалар, сез бүген аеруча шат, бәхетле куренәсез. Мин сезгә көнегезнең дә шулай матур үтүен телим. Бугенге шөгылебез дә аеруча кызыклы булырга охшаган. Игътибар иткәнсездер, өстәлдә ниләр генә юк. Алар белән нишләрбез икән сон?
Фокусчы керә.
-Исәнмесез, балалар, кунаклар. Мине таныдыгызмы? Мин – Фокусчы.
-Рәхим ит, Фокусчы. Без синен килүеңә бик шатбыз. Бәлки безгә үзеңнең берәр тылсымыңны курсәтерсең.
-Бик шатланып. Менә бу стаканда нинди су?
-Чиста.
-Хәзер мин ул суны сихерлим (Фокусчы балаларга сиздермичә, суга краска сала, салфетка белән каплап тылсымлы сүзләр әйтә.)
«Крибли, крабли, бумс!». Таягы белән селтәнеп ала. Салфетканы ачканда су зәңгәр төскә керә.
- Син хактан да зур тылсымга ия икәнсең. Бәлки безгә үзеңнең тылсымыңның серен ачарсың?
-Бу бик гади. Аны белү өчен сезгә үткән шөгылегезне искә төшерергә кирәк. Ә миңа китәргә вакыт, сау булыгыз.
-Сау булыгыз.
-Балалар, без үткән шөгыльдә су белән тәҗрибәләр ясап, аның үзлекләре белән таныштык. Әйдәгез шуларны искә төшерик эле. Су ул нинди?
-Төссез
-Иссез
-Сыеклык
-Агучан
-Салкында бозга әйләнә
-Кайнаганда парга әйләнә
-Эретүчән
-Үтә күренмәле
-Фокусчы узенең тылсымын суның кайсы үзлегенә таянып эшләгән.
-Эретүчән. Ул безгә күрсәтмичә суга краска салган hәм су зәңгәр төскә кергән.
- Димәк, фокуслар күрсәтә өчен иң беренче предметларның, табигый байлыкларның үзлекләрен белергә кирәк.
Моны без тәҗрибәләр ярдәмендә белә алабыз. Тәҗрибә ул –үз кулың белән эшләп предметларның гади hәм гади булмаган үзлекләре белән танышу, бер – берсенә булган тәэсирләрен күзәтү.
Бүген тәҗрибә ни белән булыр икән? Моңа җавапны табышмакны чишкәч белербез.
Ипи түгел, су түгел
Авыр түгел, аз түгел
Ансыз яшәү мөмкин түгел.
- hава.
-Димәк, без бүген җирдәге тереклек өчен мөhим булган hава hәм аның үзлекләре белән танышырбыз.
-Өстәлдәге салфеткаларны алып бит тирәсендә җилфердәтегез әле нәрсә сизәсез? Бу – hаваның хәрәкәте. Димәк, безнең әйләнә тирәбездә hава бар. Без кая гына бармыйк, кайда гына булмыйк: диңгездәме, корыдамы, самолетка утырып, болытларга очып менәбезме, иң тирән коега төшәбезме - hәркайда hава бар. Ләкин күрмибез генә. Су пары кебек hава да күзгә күренми, чөнки ул утә куренмәле. Күзгә күренмәсә дә hаваны сизеп була. Уч төпләрегезгә сулышыгызны өреп карагыз әле. Нәрсә сизәсез? Сезнең сулышыгызга ул җылына. Димәк, без сулыйбыз. Сулыш алмыйча тору бик кыен. Барлык кешеләр, җәнлекләр, кошлар борын аша сулый. Ә үсемлекләр ничек сулый соң? Яфракларындагы кечкенә, күзгә күренми торган тишекләр аша сулыйлар. Яшәү өчен hава да су кебек ук мөhим икән. Без аның барлыгын ничек белә алабыз соң? Моның өчен тәжрибә ясап карарга кирәк.
1.Тәҗрибә. Сулы стаканга бер башы бөкеләнгән көпшә салып карыйм. Ул стаканның төбенә төшеп җитми. Кул белән этеп төшерсәм дә ул кире калка. Сез дә эшләп карагыз әле. Көпшә төпкә төшәме? Аның эченә су керәме соң? Хәзер көпшәнең бөкесен алып салып карыйк. Ни күзәтәсез? Көпшә эченә су керде hәм ул суга батты. Нигә алай икән? Мин хәзер шушы тәҗрибәне стакан белән эшләп карыйм. (балалар күзәтә) Стакан эченә су керми. Әгәр стаканны аз гына янтайтсак (авыштырсак) сез ни күрәсез? Стакан эченнән hава куыкчыклары чыга,ә стакан эченә су керә (балалар да эшли).
Бу тәҗрибә белән без шуны аңладык. Стакан hәм көпшә эчендә hава булган. Ул күзгә күренмәсә дә урын алып торган. Бөкене ачкач hәм стаканны янтайткач (авышкач) ул чыккан hәм урыны бушагач ул урынга су кергән.
hаваны шушы урын алып тору үзлеген кулланып бер фокус күрсәтә алабыз. Менә суда көймә. Әгәр аны су төбенә төшерсәк ул нишли? Сулана, эченә су керә. Ә хәзер мин аны стакан белән каплап сулы савыт төбенә төшерәм. Менә ул су асты көймәсенә әйләнде. Хәзер стаканны ипләп кенә алам, ә көймә исән-имин өскә калка. Әйдәгез сез дә шушы тәҗрибәне эшләп карагыз әле.
Без язганда каләмнең шыгырдаганын ишетәбез, тактага акбур белән тигән тавышны, су акканны ишетәбез. Ә ишетү аркылы hаваның барлыгын белә алабызмы?
2.Тәҗрибә. менә бу шар эчендә нәрсә бар? Әгәр аны бәйләп куйган җебен кисеп алсам нәрсә булыр иде? (Кисеп алам) Шардан hава чыга. hаваның чыккан тавышын тыңлыйбыз. hава күренми. Ә аннан чыккан hава кәгазьне селкетә. Димәк, hаваны ишетергә мөмкин. Ә hава хәрәкәте җил барлыкка китерә.
Әйдәгез hаваның бу үзлеген кулланып уен уйнап алыйк. Сезнең алдыгызда савыт белән су – күл, диңгез булсын. Анда көймә тора. Ул йөзәме? Юк. Әйдәгез сез җилләр булыгыз. Суга өреп карагыз. Нәрсә барлыкка килә? Дулкын. Күпме көчлерәк өрсәгез, шул кадәр зур дулкыннар барлыкка килә. Җил ярдәмендә көймәләрне йөздереп була. Җил булмаганда алар йөзми.
Моннан шундый нәтиҗә ясыйбыз. hава агышы агачларны селкетә, диңгез күлләрдә, океаннарда дулкын барлыкка китерә.
Физминутка.
Минем магнитафон тасмасында су hәм җил тавышы яздырылган. Бу тавышны аера алабызмы? Хәзер басып тыңлыйк. Су тавышына елга акканын күрсәтик, ә җилгә агач селкенгәнен.
Балалар hаваның без бар җирдә дә барлыгын без әйтеп үттек инде. Без өстәлгә, урындыкка кул тидереп карый алабыз. Без аларны бармак битендәге тире белән тоябыз, тиеп сизәбез. Ә hаваны сизә алабызмы? Моны без сезнең алдыгыздагы резин уенчыклар белән тәҗрибә ясап белә алабыз.
3. Тәҗрибә. Бер кулыгыз белән уенчыкны кысыгыз hәм hаваның агышын икенче кулыгызга яки битегезгә юнәлдерегез. Сез hаваның килеп бәрелгәнен сизәрсез. hава хәрәкәтләнгәндә аны тиеп сизәргә мөмкин.
Кул белән агачны, ташны кысып карасак, безнең кулыбыз аларны кысылуга бирешмәүләрен сизә. Ә hаваны да кул белән шулай ук сизеп була микән? Моның өчен уенчыкның тишеген бармак белән ныклап басып, уенчыкны кысыгыз . Сез аны баягы кебек кыса аласызмы? Тишекне ачыгыз – җиңел кысыла. Тишек ябык чакта аны нигә кысып булмады? Чөнки тупның эче буш түгел, анда hава бар.
Димәк, без hаваның барлыгын төрле сизү органнары белән белә алабыз.
Җил тавышы ишетелә. Бүлмәгә очып шар керә. Бауга хат бәйләнгән.
-Мин – җил. Сезнең шөгылегезне тәрәзә аша күзәтеп тордым hәм ул миңа бик ошады. Сез шөгылегездә җирдәге тереклек өчен яшәү чыганагы булган тагын бер табигать байлыгы hава белән тәҗрибәләр ясадыгыз. Аның турында нәрсәләр белдегез? Минем сорауларга җавап бирсәгез, мин сезгә шарны бүләк итәрмен.
- Балалар, hава турында нәрсәләр белдек соң?
- hава хәрәкәтеннән нәрсә барлыкка килә?
- hава кайларда бар?
- Җавапларыбызны йомгаклап шушы рәсемнәргә карап, җирдәге тереклек өчен нәрсәләр кирәк икәнен әйтеп үтик әле.
- Су, hава hәм Кояш.
- Дөрес, балалар. Суның, җирне, hаваны пычратмагыз. Аларның кадерен белегез! hәрбер кеше, өлкәнме, бала гына мы, суны, hаваны сакларга, аларга мәрхәмәтле булырга, чиста тотарга, пычратмаска, агуламаска тиеш. Шулай булганда гына табигать үзенең байлыкларын кешеләргә бирә hәм җирдә тереклеклек дәвам итәчәк.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
«Син һəм юл» проектының мəктəпкə хəзерлек төркеме белəн оештырылган эшчəнлек
Балаларның юл йөрү кагыйдəлəрен белүлəре буенча белемнəрен ныгыту, уеннар аша юл билгелəре буенча белемнəрен камиллəштерү. Игътибарлылык, җитезлек, фикерлəү сəлəтен үстерү. Балаларда бəйрəм кəефе булд...
физик культура һәм матаматикадан катнаш эшчәнлек
Физик культура һәм матемавтикадан катнаш эшчәнлек Зурлар төркеме өчен шөгыль кон...
Ана теле шөгыльләрендә интеграль эшчәнлек алымнарын куллану.
Ана теле шөгыльләрендә интеграль эшчәнлек алымнарын куллану. Безнең балалар бакчасы иҗади-эстетик юнәлештә эшләүче бакча. Шуңа күрә белем бирүне нәкъ шушы юнәлешткә туры килүче төрле...
“Шаккатмалы һава” Зурлар “а” төркемендә үткәрелгән эксперименталь танып белү эшчәнлеге
Әлеге эксперименталь эшчәнлектә зурлар төркеме балаларының «һава» турындагы белемнәре системалаштырылды, камилләштерелде, уйлау-фикерләү сәләтләре үсте....
Проект.Татар халык уеннары аша балаларга милли тәрбия бирү. Педагогикик киңәшмәдә чыгыш."Эксперименталь эшчәнлек аша балаларда танып белү эшчәнлеген үстерү."
Өлкәннәр төркемендә татар халык уеннарын кулланып милли тәрбия бирү.Уеннарны өйрәнүнең перспектив планы,уеннар,уеннар баырышы,оештыру алымнары бирелгән...
Проект экспериментально – исследовательской деятельности с детьми старшего дошкольного возраста по теме: «Отправляемся в страну Эксперименталию»
Экспериментирование – эффективный метод познания закономерностей и явлений окружающего мира и как никогда экспериментирование является одной из актуальнейших проблем современности.Детское экспер...
“Һава һәм аның үзлекләре” Зурлар төркемендә танып белү өлкәсе буенча эксперименталь эшчәнлек язмасы
Белем бирү эшчәнлеге язмасы зурлар төркеме балалары белән эксперименталь эшгчәнлек оештырганда куллану өчен....