Кисәтү билгесе
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Салахова Эльвира Баграмовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kisetu_bilgese_kurkynych_borylysh.docx15.47 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:       Кисәтү билгесе  «куркыныч борылыш” белән таныштыру

Максат:

Өйрәтү:   балаларны кисәтү билгесе “Куркыныч борылыш” белән таныштыру; юл        билгеләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

Тәрбияләү: сөйләм күнекмәләрен тәрбияләү.

Үстерү:   күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, танып – белү эшчәнлеген үстерү.

                                              Барышы:                                                                                     Балалар, бүген мин сезгә куян малае Шаян турында бер вакыйга сөйлим. Шаянкай иптәшләре белән туп тибеп уйнарга яраткан. Әнисе аның каршы килмәгән. Тик уйнарга чыгып киткәндә “Юлга чыгып уйнама!” дип әйтә торган булган.

Балалар, ни өчен әнисе улына шулай дип әйткән?

 Менә берничә көн инде яңгыр яуган. Шаянкайга бик күңелсез булган. Чөнки ул уйнарга чыга алмаган. Әйдәгез әле Шаянкайга булышабыз. Әгәрдә табышмакка дөрес итеп җавап бирсәгез без болытларны  куып җибәрә алырбыз.

      Алда да бар, артта да бар

      Борылган да , сырылган

      Озын булып сузылган? (юл)

Дөрес балалар, менә сезнең ярдәмегез белән без болытларны куып җибәрдек.

Карагыз әле күктә нинди матур кояш чыкты. Аның нурлары гади түгел, серле нурлар. Аларда нинди серләр яшеренгәнен белү өчен, кояшның һәр нурын алып карарга кирәк. Кояшның нурларына сораулар язылган.

1 Сез нинди юллар беләсез?

2 Машиналар йөри торган юл ничек дип атала? (шоссе)

3 Җәяүле йөри торган юл ничек дип атала? (тротуар)

4 Урам йә юл аша чыгу урыннарындагы махсус сызыклар? (зебра)

5 Нинди юл билгеләре була? (тыючы, кисәтүче, күрсәтүче, сервис)

Менә кояшның нурларын ачып бетердек. Кояш чыгу белән Шаянкай уйнарга чыгып йөгергән. Туп белән уйный-уйный юл читенә килеп җиткәнен сизмидә калган. Туп тәгәрәп юлга чыгып киткән. Ә бу вакытта машина килеп чыккан. Машина көчкәрән туктап калган.

Балалар, Шаянкай нәрсә эшләгән? (туп артыннан йөгереп юлга чыккан)

Ул дөрес эшләгәнме?

Кайда уйнарга кирәк?

Сез ничек уйлыйсыз, шоферга машинаны туктатырга кыен булды микән? Ни өчен? (чөнки яңгыр яуган, юл тайгак)

Тайгак юл тагын кайчан була? (кыш көне бозлавык була; көз көне яфрак күп коелгач юллар тая)

Менә шоферларга юлларда куркыныч урыннарда игътибарлы  булсыннар өчен махсус билгеләр куялар. Бу билге тайгак юл дип шоферларны  кисәтә.

Ә хәзер әйдәгез әле уен уйнап алабыз. Юллар төрле була. Мин озын юл дип әйтәм. Ә сез шуның киресен әйтергә тиешсез.

Озын-кыска, тигез-сикәләтәле, коры-юеш, киң-тар, туры-урау.

Булдырдыгыз!

Ә хәзер әйдәгез әле бераз ял итеп алабыз.

Тигез юлдан, тигез юлдан

Атлый безнең аяклар (атлыйлар)

Таштан-ташка сикерәбездә (сикерәләр, чүгәләп калалар)

Чокырга килеп чыгабыз (басалар)

Тагын атлап китәбез. (атлыйлар)

Өстәлдә берничә билге бар. Сез шул билгеләр арасыннан кисәтүче билгеләрне табып күрсәтегез.(шулай үк тоючы билгеләрне төркемлиләр)

Менә балалар Шаянкаайга бу юлы бер нәрсәдә булмаган.

Яңгыр яуганда көчле җил булган. Җил бөтен юл билгеләрен куптарып, ватып бетергән. Ә шаянкай аларны  җыеп алып кайткан. Әйдәгез әле бу билгеләрне төзеп куябыз.

Ә хәзер әйдәгез әле әйтемнәрне, мәкальләрне искә төшерәбез. Мин әйтә башлыйм, сез дәвам итәрсез.

Юлда да акыл кирәк!

Юлда булсаң, уяу йөр!

Әкрен барырсың – ерак китәрсең.

Бүген без сезнең белән бик күп әйберләрне искә төшердек. Юл кагыйдәләрен белү бик кирәк. Аны кечкенәләр дә, зурлар да үтәргә тиеш. Юл йөрү кагыйдәләрен бервакыттада бозмаска кирәк. Шул вакытта гына сез сәламәт, акыллы булырсыз.