Татарстан - минем Республикам
методическая разработка по окружающему миру (старшая группа) по теме
разработка занятий по ознакомлению с Республикой
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatarstan_-_minem_respublikam._beznen_shhr.doc | 147.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны
ана теленә һәм татар теленә
өйрәтү шөгыльләрендә
кулланырга мөмкин булган
татар халык авыз иҗаты әсәрләре
Тема. Татарстан – минем Республикам. Безнең шәһәр.
Мәкальләр.
1. Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – халыкзыз, нәселен белмәгән- нәселсез.
2. Үз илем – алтын бишек.
3. Алтын – көмеш яуган җирдән туган – үскән ил артык.
4. Дусыннан аерылган ел буе елар, иленнән аерылган гомер буе елар.
5. Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй ил булмас.
6. Бердә түгел илдә көч.
7. Иленнән аерылган – канаты каерылган.
8. Туган илнең төтене дә тәмле.
9. Әдәп башы – тел.
10. Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел.
11. Болгар йорты – Идел йорт, Идел эче – имин йорт.
Халык җырлары.
Ак чәчәкле илебез,
Гөл чәчәкле илебез.
Җир шарындә кояш булып
Балкый безнең илебез.
Биек тауның башларында
Шаулап үсә пар каен.
Чәчәк ата Туган илем,
Матурлана көн саен.
Шигырьләр.
Г.Тукай. “Туган авылым”, “ Туган тел”
Уеннар.
1.“ Түбәтәй”
2. “ Кәрия – Зәкәрия”
Тема. Көз.
Табышмаклар.
1.Үзе тук кебек, кайгысы юк кебек, елый башласа, туктамый.( Яңгыр)
2. Уты юк – төтене бар.( Томан0
3. Үзе дулый , үзе елый. (Җил)
4. Түбә аркылы казлар үтте, бөтен җирне сазлар итте. ( Яңгыр,болыт)
5. Ук, башы алтын чук. ( Бодай)
Мәкальләр.
1. Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы.
2. Көз бай булма, яз бай бул.
3. Көз кычкыра: “ Уңдырам!”- дип, ә яз әйтә: “ Тукта әле, мин нәрсә әйтермен”- дип.
4.Көзге көн ул бала кебек: әле көлә, әле елый.
5. Язын азыксыз, көзен киемсез юлга чыкма.
6. Җәй эшләсәң – көз ашарсың.
Сынамышлар.
1. Беренче кар көндез яуса – кыш салкын, төнлә яуса , җылы булыр.
2. Көз озын килсә, яз соң килер.
3. Агач яфрак коймый кар яумый.
4. Имәндә чикләвек күп булса, кыш салкын була.
5.Әгәр беренче кар коры булса, җәй яхшы булыр, ашлык уңар.
Сөмбеләгә әйтү.
Ашлык булып җирдә үсә
Уңыш бит ул Сөмбелә!
Бөтен җирне нурга күмә
Кояш кебек Сөмбелә.
Санамыш.
Арыш, бодай бүләбез,
Аны болай бүләбез.
Тигез, уңган, таза, нык.
Таза – ныкка – биш капчык,
Ялкау, чытык, мактанчык.
Мактанчыкка – буш капчык.
Буш капчык – уеннан чык.
Уеннар.
1. “ Кояш һәм яңгыр”
2. “ Миңлебай”
3. “ Күрсәт әле, үскәнем”
Әкиятләр.
1. “ Аю белән бабай”
2. “ Алтын бөртекләр”
3. “ Камыр малай”
Тема. Яшелчәләр.
Табышмаклар.
1. Җир астында – җиз казык. ( Кишер)
2. Кат – кат тунлы , карыш буйлы. ( Кәбестә0
3. Түгәрәк – ай түгел, сары – май түгел, койрыгы бар – тычкан түгел.(Шалкан)
4. Ормый, сукмый, үзе кешене елата.( Суган)
5. Ашка салсаң, тәм кертә, борынга керсә, төчкертә.( Борыч)
6. Чәчәге агачында, алмасы тамырында.( Бәрәңге)
7. Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай. ( Карбыз)
8. Җир астында кызыл әтәч. ( Чөгендер)
9. Озын яшел – түтәлдә, сары, тозлы – кисмәктә.( Кыяр)
10. Түтәлдә яткан чагымдә, тулып торам ай кебек.
Табынга ярып куйганда, эчем сары бал кебек. ( Кавын)
11. Итләч, йомры, яшелен өзеп алдып, яшердем,
Гаҗәпләндем, бераздан, кояшсыз да кызарган. ( Помидор)
Мәкальләр.
1. Бәрәңге – ярты икмәк.
2. Кишер – эчеңә килешер.
3. Суган сирәк булса, башы олы булыр.
Сынамыш.
Суган кабыгы калын булса, кыш салкын килер.
Тел көрмәкләндергеч.
Без Бәдәр белән бәрәңгегә барганда, Бәдәрнең бидрәсенә балчык белән бәрә - бәрә бардык.
Үртәвечләр.
1.Сираҗетдин – туң бүксә,
Ашама син кәбестә.
Аша син кишер,
Ул сиңа бик килешер.
2. Суфый суган ашаган,
Кабыгын җиргә ташлаган.
Әле генә бишектә иде,
Йөгереп йөри башлаган.
Уеннар.
1. “ Яңгыр яуганда”
2. “ Ай кирәкме, кояш кирәкме”
3. “ Кәбестә”
4. “ Яшелчәләр”
5. “ Шалкан”
6. “ Ватык телефон”
7. “ Без бәрәңге утырттык”
Әкиятләр.
1. “ Аю белән бабай”
2. “ Шалкан”
Тема. Җиләк – җимешләр.
Табышмаклар.
1 - Алма!-дисәң дә алалар, нәрсә соң ул балалар? (Алма)
2. Түгәрәк-түгәрәк шар кебек,кызыл-кызыл кан кебек.
Әчедер дә татлыдыр, йотыйм дисәң, ташлыдыр. (Чия)
3. Озын курай үләндер, кызыл алка элгәндер. ( Кура җиләге)
4. Кызыл төймә таптым, авызыма каптым. ( Җир җиләге)
Мәкальләр.
1. Бер җиләк белән тук булмассың.
2. Бакча ясамый, алма булмый.
Сынамыш.
1. Чия яфраклары коелып бетми торып, күпме кар яуса да, барыбер эреп бетә.
Санамышлар.
1.- Зәйни, Зәйни, Зәйнәбем,
Атны кая бәйләдең?
- Алмагачка бәйләдем.
Алма төште “шап” итеп,
Зәйнәп чыкты “ ялт” итеп.
2. Бер алма, ике алма,... ,ун алма – кызыл алма!
3. Бер чиләк, ике чиләк, ... ,ун чиләк – кура җиләк!
Тизәйткеч.
1. Җәен җиләк җыйганда,
Җиңен ерткан Җамалый.
Елама- елама, Җамалый,
Елап җиңең ямалмый.
Әйтенүләр.
1. Җиләк җыйганда : берсен кап, икенчесен йот,өченчесен әзер тот.
2. Җиләккә барганда : тулыр микән,тулмас микән; тулса, түгелмәс микән.
Уеннар.
1. “ Җиләк җыям, как коям”.
2. “ Аю – бүре”
3. “ Яңгыр яугалаганда”
3. “ Ватык телефон”.
Тема. Гаилә.
Мәкальләр.
1. Әти-әни чын дустым, дус-ишләрем – юлдашым.
2. Әнкәм йорты – алтын бишек.
3. Әткәй – шикәр, әнкәй – бал.
4. Өйнең яме әни белән.
5. Яктылык – кояш янында, яхшылык - әни янында.
6. Әни суккан авыртмый.
7. Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана, тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.
8. Балага иң күәтле кеше – ата.
9. Аталар сүзе – акылның үзе.
10. Ана - шәфкать диңгезе.
Бишек җырлары.
1.Әлли- бәлли бәбкәсе,
Кая киткән әнкәсе.
Каенлыкка җиләккә
Алиягә бүләккә.
2. Әлли-бәлли итәргә
Ал бишеге бар аның.
Алдына алып йоклатырга
Үз әбкәсе бар аның.
Тизәйткеч.
Зурлый белсәң , зурлар зурлар,
Зурлаганны зурлый зурлар.
Бармак уеннары.
1. Бу бармак – бабай,
Бу бармак - әби,
Бу бармак - әти,
Бу бармак - әни,
Бу бармак – нәни бәби,
Аның исеме – чәнти!
2. – Бармак, бармак, кайда булдың?
- Бу абый белән урманга бардым.
- Бу абый белән кырда йөгердем.
- Бу абый белән ботка ашадым.
- Бу энем белән җыр җырладым.
Уеннар.
1. “ Күрсәт әле, үскәнем”
2. “ Ак калач”
3. “ Кәрия – Зәкәрия”
4. “ Чума үрдәк, чума каз”
5. “ Әйт, күгәрчен”
6. “ Утыр – утыр, Мәликә”
7. “ Чыжылдап коймак пешә2
8. “ Кап та коп”
Әкиятләр.
1. “ Зирәк карт”
2. “ Өч кыз”
3. “ Көйсез бала”
4. “ Ике кыз”
5. “ Үги кыз”
Тема. Йорт хайваннары.
Табышмаклар.
1. Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми. ( Кәҗә)
2. Яшел төймә күзләре, янып тора үзләре; төлке түгел, койрыклы; кеше түгел, мыеклы. (Песи)
3. Аллы – гөлле чәчәкләрне кетер-кетер ашый ул. Шуннан ап-ак сөт ясап, көн дә безгә ташый ул. ( Сыер)
4. Кешенең дусты, йортның сакчысы. (Эт)
5. Кием сорамый, бик уңган. Җәен- кышын бер туннан. ( Сарык)
6. Сабан туенда узыша, бар эшемә булыша. Утырдым исә биленә, илтә кирәк җиремә. (Ат)
7. Мырык-мырык мырылы, бик каты икән борыны. ( Дуңгыз)
Мәкальләр.
1. Сыерның сөте телендә.
2. Азыклы ат арымас.
3. Ат тартмый, азык тарта.
4. Кәҗә бар җирдә каза бар.
5. Кәҗә белән кәбестә дус түгел.
6. Сыеры барның сые бар.
Сынамышлар.
1. Җәй көне ат аягын тибенсә, яңгыр булыр.
2. Көн яңгырлы буласы булса, эт аз ашый, күп йоклый.
3. Мәче тырмашса, җил чыгар.
4. Көз көне кар иртә явып, сыерлар көтүне сагынып мөгрәшсәләр, ул кар эреп, көтү яңадан чыгар.
Тизәйткечләр.
1. Мин агамның дагаланган атын дагалаганмын.
2. Сигез сыер асраганчы симез сыер асра.
3. Мич башында биш мзче,
Биш мәченең биш башы.
Биш мәченең биш башына
Ишелмәсен мич ташы.
4. Кече Кәримнең, Кәримов Кәбирләрнең,кәкре койрыклы кәҗәләре келәткә кипкән кишер кимерергә кергән.
Такмаклар.
1. Ике песи суга бара 2. Ике сарык юлга чыккан,
Көянтә-чиләк асып. Кулларында чумадан.
Ике тычкан карап кала, Иреннәрен буяганнар,
Капка төбенә басып. Ә битләре юмаган.
Эндәшләр.
Чакырабыз кәҗәне: кәҗ-кәҗ-кәҗ!
Чакырабыз маэмайны: маһ-маһ-маһ!
Чакырабыз аткайны: бах-бах-бах!
Чакырабыз песине: пес-пес-пес!
Мавыктыргыч.
Песм, песи, пескәем,
Келәткә кермә , бал ашама.
Базга төшмә, май ашама.
Прес, прес, прес!
Уеннар.
1. “ Мияу, мияу, нинди төс?”
2. “ Песи белән тычканнар”
3. “Йонлач көчек”
4. “ Сыер сатыш”
5. “ Кәҗә”
6. “ Бүкән”
7. “ Песием, песием”
8. “ Бүре һәм сарыклар”
9. “ Мияулы”
10. “ Бүре һәм көтү”
Әкиятләр.
1. “ Кем нәрсә ярата?”
2. “ Кәҗә бәтиләре һәм бүре”
3. ” Саламторхан”
Тема. Йорт кошлары.
Табышмаклар.
1. Канаты бар, аягы бар, үзе йөзә белми. ( Тавык)
2. Йомры йомшак, сары йомгак, йөгереп йөри чирәмдә.( Чеби)
3. Башы тарак, койрыгы урак, кычкырта быргысын, уята барысын.( Әтәч)
4. Йон йомгагым бөдрә, су күрдеме йөгерә. ( Бәбкә)
5. Соскы борын – бакылдык, күп сөйләшә - такылдык. ( Үрдәк)
6. Суда юынып алды, өсте коры калды. ( Каз)
Сынамышлар.
1. Май ае салкын булса, игенгә туклык булыр, чебешкә юклык булыр.
2. Казлар суда чумып-чумып уйнаса, яңгыр булыр.
3. Кояш баегач әтәч кычкырса, көн аяз булыр.
4. Кыш көне каз аягын күтәреп торса, салкын булыр.
Тел көрмәкләндергеч.
Тавы-тавы биек икән,
Тавыклары симез икән.
Тау-тау итеп тавыклары
Күкәй салып йөри икән.
Әйтенү.
Тилгән, тилгән,
Чеби урларга килгән.
Бер аягы камырдан,
Бер аягы тимердән.
Көш,карак, көш, карак,
Торабыз карап.
Үртәвеч.
Ибрай,
Тавыкларга сип бодай.
Әтәчләрең кычкыра,
Кәҗәләрең пошкыра.
Такмак.
Ак әтәч курай тарта,
Тавык гармун уйната.
Шул моңнарга чыдый алмый
Ата каз елап ята.
Уеннар.
1. “ Чума үрдәк, чума каз”
2. “ Очты- очты”
3. “ Күрсәт әле, үскәнем”
4. “ Казларым, кайтыгыз”
5. “ Төлке белән тавыклар”
6. “ Карга белән тавык”
Әкиятләр.
1. “Төлке белән каз”
2. “ Каз белән аккош”
3. “ Ата каз”
4. “Чукмар белән Тукмар”, “ Сертотмас үрдәк”- А. Алиш әкиятләре.
Тема. Кыргый хайваннар.
Табышмаклар.
1. Җәен – соры, кышын – ак , аңа шулай яхшырак. ( Куян)
2. Көлтә-көлтә койрыгым, селки-селки барамын.
Кетәклеккә кереп мин , тавык-чебеш аламын. ( Төлке)
3. Энәсе бар , ә тегә алмый. ( Керпе)
4. Сорыдыр төсе, үткендер теше, урманда йөри, бозаулар эзли. ( Бүре)
5. Җәен урманга патша, кышын кардан да аста. ( Аю)
6. Кош түгел-оча, ябалактан курка, чикләвекне ярата, сызгырса, урманны яңгырата. ( Тиен).
Мәкальләр.
1. Аюдан курыксаң – урманга барма, бүредән курыксаң – сарык асрама.
2. Ике куянны берюлы кумыйлар.
3. Кышка таба тиен дә запас җыя.
Сынамыш.
Көз көне куяннар бер эздән йөрсәләр, кыш көне күп кар явар.
Тизәйткеч.
Курка шул бер курыккан,
Куркак куян шунлыктан,
Каптырыр дип колактан,
Курыккан бер куактан.
Куркып куркак куяннан
Бака суга чумган да,
“ Котылдым!”- дип куанган.
Уеннар.
1. “ Ак куян” 5. “ Аю-бүре”
2. “ Ак куянкай” 6. “ Казларым, кайтыгыз”
3. “ Ак аю” 7. “ Бүре һәм сарыклар”
4. “Төлке белән тавыклар” 8. “ Бүре һәм көтү”
Әкиятләр.
1. “ Кәҗә бәтиләре һәм бүре” 5. “ Ахмак бүре”
2. “Хәйләгә каршы хәйлә” 6. “ Абзар ясаучы төлке”
3. “ Төлке белән бүре” 7. “ Балыкчы аю”
4. “ Төлке белән каз” 8. “ Ике кыз”
Тема. Кыш.
Табышмаклар.
1.Бабай килгән сагынып, ак чикмәнен ябынып. ( Кыш)
2.Җир өстендә ак мамык. ( Кар)
3. Колак, борынны уып , өеңә кертә куып. ( Салкын)
4. Йолдыз-йолдыз вак кына,
Ак мамык сымак кына.
Өс киемеңә куна,
Тәнгә тисә, су була. ( Кар бөртеге)
5. Үзе су , үзе каты. ( Боз)
6. Үкерә дә котыра, бөтен җирне тутыра. ( Буран)
7. Кышын таудан шуабыз, җәен җыеп куябыз. ( Чана)
8. Шома табанлы гына, атсыз да алга чаба.
Җитез булса аяклар, кулда була таяклар. ( Чаңгы)
Мәкальләр.
1. Кыш арбаңны, җәй чанаңны әзерлә.
2. Кыш туңсаң, җәй җылынырсың.
3. Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.
4. Кышкы кар - көзге икмәк.
5. Җәен әйрәнсез, кышын юргансыз булма.
Сынамышлар.
1. Кар күп булса, иген уңар.
2. Февраль карга бай – апрель суга бай.
3. Кояш кыш көне кызарып чыкса, салкынча була.
4. Болытлар түбәннән килсә - каты суыкны көт.
5. Әгәр морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аяз, суыта; әгәр төтен җиргә ятса, көн җылыта.
Такмаклар.
1. Нардуган, Нардуган, 2. Яңа елыгыз котлы булсын,
Нардуган, хуҗалар, Ашлыгыгыз яхшы булсын,
Котлы , мөбәрак булсын, Башагы биш карыш булсын,
Тормыш түгәрәк булсын, Сыерыгыз сөтле булсын,
Мал-туарыгыз артсын, Атыгыз көчле булсын.
Колыннарыгыз чапсын,
Игеннәрегез бик уңсын,
Күкәй кебек тук булсын,
Нардуган, Нардуган!
Тел көрмәкләндергечләр.
1. Кар аттым, кар аттым, ап-ак карны каралттым.
2. Карга каргаганга карап , кар яумый тормас.
3. Кара карга кардан бара канатларын кага-кага.
Тел шомарткыч.
Чаңгычының чаңгысы
Шуа-шуа шомара.
Чаңгың шомарсын дисәң,
Кирәк ешрак шуарга.
Уеннар.
1. “ Күрсәт әле, үскәнем” 5. “Туңдырам”
2. “ Ватык телефон” 6. “ Нардуган”
3. “ Почмак алыш” 7. “Ак куянкай”
4. “ Йөзек салыш” 8.” Майламыйча купмый”
Әкиятләр.
1. “ Кем көчле”
2. “ Балыкчы аю”
3. “ Төлке белән бүре”
4. А Алиш. “ Куян кызы”
Тема. Кышлаучы кошлар.
Табышмаклар.
1. Кыш һәм җәй буе кызыл читек кигәне,
Күк ефәктән күлмәге, ул һәркемнең сөйгәне. ( Күгәрчен)
2. Агач башы тукылдык, тукый-тукый тук булдык. ( Тукран)
3. Кырау булсын, кырпак булсын, китмәс дустым.
Җәен-кышын салмый сары алъяпкычын. ( Песнәк)
4. Койрыгын алса – башы ябыша,
Башын алса – койрыгы ябыша. ( Саескан)
5. Урмый, чәчми, ил өстендә көн итә. ( Чыпчык)
Мәкальләр.
1. Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.
2. Атсыз ир – канатсыз кош.
Сынамыш.
Кыш көне чыпчыклар агачның очына кунсалар – көн салкын була, түбән ботакларына кунсалар – җил чыга.
Санамышлар.
1. Әлчи-бәлчи, әни күлмәк үлчи,
Чәүкә - чыпчык, син –кал, син – чык!
2.Җепсез орчык, чәүкә, чыпчык,
Кар, балчык, син- кал, син – чык!
Тизәйткечләр.
1.Саескан ак кофта белән кара сарафан кигән.
2. Карга кара, кара, карга! Каррык-каррык каркылдама!
3. Өйгә кергән бер чыпчык,
Очып йөри чып-чып.
- Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык,
Очып чык, чыпчык, чык кошчык!
Әйтенүләр.
1. Карга әйтә: “ Кар, кар, 2. Саескан, саенскан,
Нәни чеби бар,бар Бүрәнәгә ябышкан.
Берсен алыр идем, Бер аягы тимердән,
Сакчылары бар, бар” Бер аягы камырдан. Шу-шу!
3. Тук – тук , тукран, 4. Чәүкә әйтә: “ Чар-чар!
Тукылдатып утырам. Гариф укый начар.
Агачтагы кортларның Өсте-башы тузанлы,
Барын ашап бетерәм. Китаплары буяулы,
5. Песнәк, песнәк, кил тизрәк, Язуы да рәтсез,
Җим бирәм сиңа әзрәк. Гариф укый дәртсез”
Бармак уены.
Карга килде – казан асты,
Торна килде – тоз салды,
Саескан килде – салма салды,
Күгәрчен килде – күп ашады,
Кетеки бәби туймый калды,
Кетер-кетер казан төбен кимер.
Уеннар.
1. “ Чыпчыклар һәм песи” 7. “ Тамчы там”
2. “ Оча-оча” 8. “ Сандугач-күгәрчен”
3. “ Тук-тук, тукран” 9. “ Күрсәт әле, үскәнем”
4. “ Күгәрчен гөрлидер” 10. “ Тукран”
5. “ Карга белән тавык” 11. “ Әйт, күгәрчен”
6. “ Ябалак” 12. “ Алтын кашык”
Әкият.
1.” Ябалак”
Тема. Күчмә кошлар.
Табышмаклар.
1. Үзе йомырка басмый, баласын да чыгармый. ( Күке)
2. Коймада - өй, өйдә - җырчы. ( Сыерчык)
3. Тыңлыйлар бу тавышны сукыр тиен акчасыз.
Төннәр буе сайрый ул – май бакчаның патшасы. ( Сандугач)
4. Бер кошым бар: тынмый, агачка оя кормый,
Өе – җирдә, җыры – күктә. ( Тургай)
5. Бер иҗеге әйтеп тора нинди төстә икәнен,
Икенчесен “кош-ш!”, дисәгез, сизмәс очып киткәнен. ( Аккош)
6. Боты озын, боты озын, камышлыкта көнозын,
Сазлык җирләрдә йөри: “Тату торыйк!”- дип сөйли. ( Торна)
Мәкальләр.
1. Каз килсә - яз килә.
2. Карга килсә, кар китәр.
3. Бер карлыгач килеп, яз булмый; бер саескан килеп кыш булмый.
Сынамышлар.
1. Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.
2. Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.
3. Сиртмә койрык килеп бозга кунгач, боз тиз китәр.
Санамышлар.
1. Кыш китте, яз килде, 2. Моңлана тургай,
Үрдәк белән каз килдә. Сайрый сандугач,
Март, апрель, май. Кәккүк, карлыгач,
Майдә бар дә җай, Чыркылдык чыпчык,
Яшәргән тугай. Син – тор, син – чык!
Тел көрмәкләндергечләр.
1. Тор-тор, торналар, торкылдашып торалар,
Торганнары очып китә, тормаганын оралар.
2. Кара каргаларның кара карлыган кебек кара борынлы балаларын караңгы төндә югалтканнар.
Әйтенүләр.
Сыерчык, сыерчык, күк күлмәгең киеп чык;
Үзеңнеке булмаса, атаңныкын киеп чык;
Атаңныкы булмаса, анаңныкын киеп чык;
Анаңныкы булмаса, бабаңныкын киеп чык.
Уеннар.
1. “ Очты-очты”
2. “ Тамчы там”
3. “ Күрсәт әле, үскәнем”
4. “ Кап та коп”
5. “ Ике аккош”
Әкиятләр.
1.“ Хәйләгә каршы хәйлә”
2. А.Алиш. “ Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”
Тема. Яз. Нәүрүз.
Табышмаклар.
1. Ак юрганын алып куйдым, яшел юрганым җәеп куйдым. ( Яз)
2. Өй артында дөп-дөп кое казый. (Тамчы)
3. Яз килсә- киенә, көз килсә - чишенә. ( Агач)
4. Сорыйлар , көтәләр, килсшм бар да качалар. ( Яңгыр)
5. Тау башында җиз төймә,
Җиргә төшсә җир көлә,
Суга төшсә су кибә. ( Кояш)
Мәкальләр.
1. Яз яме чәчкә беләән, көз яме көлтә белән.
2. Язгы көн ел туйдыра.
3. Яз сөрсәң, көз урырсың.
4. Язгы хезмәт – көзге хөрмәт.
5. Язның байлыгы – кояш, көзнең байлыгы – уңыш.
Сынамышлар.
1. Март берендә аяз – аяз булыр бөтен яз.
2. Мартта яуган кар бакча җимешенә бик ярар.
3. Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.
4. Май ае салкын булса, игенгә туклык булыр, чебенгә юклык булыр.
5. Каен суы күп булса, күп акса, җәй яңгырлы булыр.
Санамыш.
Кыш китте, яз килде, Шалтырый сука-сабаннар,
Үрдәк белән каз килде, Моңая сыерчык,
Тау башлары ачылды, Җыр салды чыпчык,
Ак ташлары чәчелде, Син – тор, бу – чык!
Сайрыйлар тургайлар,
Эндәшләр.
1. Яңгыр яу, яу,яу! 2. Болыт, болыт килмә син,
Игеннәр яхшы булсын, Безнең юлны бүлмә син.
Үләннәр дә күп булсын Син килгәч без куркабыз,
Сыерлар да тук булсын, Өйгә кайтып китәбез.
Безгә ашарга сөт булсын.
3. Кояш,чык!
Болыт, кач1
Без уйнарбыз җылыткач!
Тизәйткеч.
Язидә яшел яулыгын ябынып яшенле яңгырда яшел яланга йөгерде.
Нәүрүз теләкләре.
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбәракбад!
Карга боткасында.
Карга әйтә: карр, карр ! Сөт-маеңны салып бар,
Туем җитте – барр,барр! Әпәй,итең тыгып бар,
Ярма, күкәй алып бар! Барр,барр,карр,карр!
Уеннар.
1. ” Тамчы там”
2. “ Миңлебай”
3. “ Ватык телефон”
4. “ Күрсәт әле, үскәнем”
Легенда.
“ Ни өчен чәберчек килмичә боз китми?”
Тема. Киемнәр.
Табышмаклар.
1. Баш-аяксыз, буе бар; гәүдәсе юк, кулы бар. ( Күлмәк)
2. Ике аеры, төбе бар, үзең белән бергә йөри – шуны бел.( Ыштан)
3. Йөрми түзә алмый, ишек төбеннән уза алмый. ( Аяк киеме).
Мәкаль.
Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар.
Үртәвеч.
Эһем-эһем, дигәчтен,
Килеп керде Минәҗтен.
Танымый да торам икән,
Кызыл ыштан кигәчтен.
Санамыш.
Әлчи-бәлчи,әни күлмәк үлчи.
Чәүкә, чыпчык, син- кал, ул – чык!
Тизәйткеч.
Андый төймә Ләбибәдә дә бар, Надидәдә дә бар.
Уеннар.
1. “ Яулык салыш”
2. “ Түбәтәй”
3. “ Талчыбык”
4. “ Ватык телефон”
5. “ Башмак киеп бию”
Әкиятләр.
1. “ Үги кыз”
2. “ Янган колакчын”
Тема. Ашамлыклар.
Табышмаклар.
1. Су түгел – сыек, кар түгел – ак. ( Сөт)
2. Тоз түгел – ак, бал түгел – татлы. ( Шикәр)
3. Тышы тамакка утыра,
Эче йөрәккә ята.
Барыннан да бигрәк,
Сабантуен ярата. ( Йомырка)
4. Үзе түгәрәк, урыны түрдәрәк,
Эче тулы күзәнәк.
Әчкелтем дә төчкелтем,
Бар нәрсәдән кадерле. ( Икмәк)
5. Минем белән ул адаш,
Мин – яз ае, ә ул – аш. ( Май)
Мәкальләр.
1. Ипидән зур нәрсә юк.
2. Ипи – иң зур байлык.
3. Икмәк – табынга нур сибүче,
Кешегә, илгә көч-күәт бирүче.
Уеннар.
1. “ Ак калач”
2. “ Коймаклар”
3. “ Кунаклар”
4. “ Кап та коп”
Әкият.
“ Кем нәрсә ярата?”
Тема. Кеше дигән асыл зат.
Табышмаклар.
1 Яратканга да ябышкан, яратмаганга да ябышкан.( Исем).
2. Ач, дисәң, ачыла; яп, дисәң, ябыла. ( Авыз)
3. Ти дигәндә , тими; тимә дигәндә, тия. ( Иреннәр)
4. Ике туган бер-берсен күрә алмый.( Күзләр)
5. Ун балага ике ана. ( Бармаклар, куллар)
6. Сөяге юк, теше юк, сөйләмәгән сүзе юк.( Тел)
7. Бер агачта ике яфрак. ( Колаклар).
Мәкальләр.
1.Ялгыз агачны җил сындыра.
2. Бердәмлеккә ни җитә.
3. Сәламәт тәндә сәламәт акыл.
4. Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.
5. Агач җимеше белән, кеше эше белән матур.
6. Рәхмәт кемгә дә рәхәт.
7. Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.
8. Сүз бирсәң ,үтә.
9. Тыйнаклык кешене бизи.
10. Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын.
Әкиятләр.
1. “ Үги кыз”. 6. “ Зирәк карт”
2. “ Ике кыз”. 7. “ Өч кыз”
3. “ Ике ялкау” 8. “ Саран белән Юмарт”
4. “ Кәкре каенга терәткән” 9. “ Тавык, Тычкан һәм Көртлек”
5. “ Куркак юлдаш” 10. “ Ялкау малай”
Ә авазы.
Тел көрмәкләндергечләр.
1. Әрәмәдәге әрем әче.
2. Мин әйтә алам. Кем әйтә ала? Әхмәт, син әйтеп кара.
3. “ Ә” дисәм, “ ә” ди,
“ Мә” дисәм, “ мә” ди.
Үзе бирми, бирсәм алмый,
Сүзгә җавап кайтармый.
4. Әлкән, әлкән, әлкән кош, әләкләшеп утыра.
5. Тәкәрлек, тәкәрлек, тәңкәң булса, миңа бир.
Табышмаклар.
1. Яссы, яссы яфрак, яткан җире туфрак. ( Кәбестә).
2. Җир астында җиз бүкән, ул ни икән? ( Бәрәңге).
3. Үлән араларында торам яшеренеп, ашыйсың килсә, ал мине өзеп.( Җиләк)
4. Чуар йомшак күлмәге, тотсаң, уңа бизәге.
Тоттырмый, китә очып, я кала җирдә посып. ( Күбәләк)
5. Яп-яңа савыт тишелеп беткән. ( Иләк)
Ү авазы.
Тел көрмәкләндергечләр.
1. Үчти,үчти, үчтеки, үсмәгәнгә кечтеки.
2. Үсмәгәнне үчти-үчти дип үстереп булмый.
3. Үгезегез үзегезнеке, мөгезе үгезегезнеке.
4. Күпер башында күп күркә, күп күркәдән кем өркә?
5. Бигрәк сөзгәк үгезегез , үгезегез – төп-төз мөгез!
Куркасызмы ул үгездән сез үзегез?
Табышмаклар.
1. Үзе күрми, кешегә күрсәтә,үзе өйрәнми, кешегә өйрәтә.( Үлчәү)
2. Икәү карап тора, икәү тыңлап тора, берәү сайрап тора. ( Күз, колак, тел)
3. Гөрли- гөрли җырлый ул, кызыл читек кия ул.
Күлмәкләре күгелҗем, татулыкны сөя ул. ( Күгәрчен)
4. Керләр өстеннән үтә, шуннан эше дә бетә. ( Үтүк).
5. Үзе йомырка басмый, баласын да бакмый.( Күке)
Ө авазы.
Тел көрмәкләндергечләр.
1. Өй биек, өйрәсе сыек.
2. Өй бурыйлар абыйларым: оча гына йомычка!
Шуны җыеп өеп барам- мин дә ярыйм йомышка.
3. Көнгер-көнгер-көнгерә, әй йөгерә, элдерә.
Көнгер-көнгер-көнгерә бөтенесен көлдерә.
4. Сөлге – сөртенер өчен, сөлге – көрәшер өчен.
Сөлге ул батыр өчен, күрсәтә алса көчен.
Табышмаклар.
1. Көлтә-көлтә койрыгым, селки-селки барамын.
Кетәклеккә кереп мин тавык-чеби аламын. ( Төлке)
2. Туп түгел – түгәрәк, күсе түгел – койрыклы.( Чөгендер)
3. Карыйм да күрәм, борылам да көләм. (Көзге)
4. Әллә мөгезе борынга, әллә борыны мөгезгә
Охшаганга исемне дә кушканнардыр үзенә.( Мөгезборын)
5. Гомер буе ял күрми, бер туктаса – кан йөрми.( Йөрәк)
6. Су түгел – сыек, кар түгел – ак.( Сөт)
W, в авазлары.
Тел көрмәкләндергечләр.
1. Вәлинең ватык күзлеге безгә эшкә ярады :
“ В” хәрефен өйрәнгәндә шуңа гына карадык.
2. Тавы-тавы биек икән, тавыклары симез икән,
Тау-тау итеп тавыклары күкәй салып йөри икән.
3. Сорамадым соравын: алдым бабай боравын.
4. Алай икән, самавырың калай икән,
Борыны җиз икән, кайнавы тиз икән.
Табышмаклар.
1. Үзе – бер әрҗә, бөтен дөньяны күрсәтә. ( Телевизор)
2. Канаты бар, аягы бар - үзе йөзә алмый.( Тавык)
3. Түтәлдә яткан чагында тулып торам ай кебек,
Табынга ярып куйганда эчем сары бал кебек. ( Кавын)
4. Кечкенә генә җил капка ачыла да ябыла. ( Авыз)
5. Үзе җырлый, үзе сыйлый.( Самавыр)
6. Ике көпчәкле арба утсыз да алга чаба. ( Велосипед)
Җ авазы.
Тел көрмәкләндергечләр.
1. Җанлы җансызны кыйный, җансыз кычкырып елый. ( Барабан)
2. Җырла-җырла диясез дә, мин җырласам көләсез.
Җырлый белеп җырламасам, җырлый белми диясез.
3. Җилбер-җилбер җил исә, җитен башын җил кисә.
Җиңсә киеп җитен җыя колхоз кызы Гөлсинә.
4. Җәйнең ямьле көннәрендә җиләк җыя Җәмилә.
Табышмаклар.
1. Үлән араларында торам яшеренеп,
Ашыйсың килсә ал мине өзеп. ( Җиләк)
2. Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми.( Кәҗә)
3. Кулсыз, аяксыз тәрәзә кага. ( Җил)
4. Тукмак кадәр башы бар,аршин ярым мыегы.
Ача калса авызын , йотар кебек сыерны. ( Җәен)
Ң авазы.
Тел шомарткычлар.( мәкальләр)
1.Вәгъдә бирсәң – үтә, сүз бирсәң – сүзеңдә тор.
2. Эшләгәнең илеңә яхшы, өйрәнгәнең үзеңә яхшы.
3. Сөйли белсәң, тыңлый да бел.
4. Күзең авыртса, кулың тый; эчең авыртса, авызың тый.
Башың авыртса, телең тый; аягың авыртса, үзең тый.
Табышмаклар.
1. Җәйге эссе көннәрдә мине сагынып көтәләр.
Мин аз гына күренсәм, качып-посып бетәләр. ( Яңгыр)
2. Җир астында җиз бүкән, һәркөн ашыйсың, иркәм. ( Бәрәңге)
3. Кышын таудан шуабыз, җәен җыеп куябыз. ( Чана, чаңгы)
Һ авазы.
Тел көрмәкләндергечләр.
1. Хава чыкмый һавага, аңа һава алама.
Белмим, һава гаепле; белмим , Хава гаепле.
2. Һәммә ялкау гамәлсез, һәм һөнәрсез, һәм гамьсез.
Табышмаклар.
1. Ипи түгел, су түгел, авыр түгел, аз түгел. Ансыз мөмкин түгел. ( Һава)
2. Мәңгелек ут янында басып тора солдат абый.
Тик инде ничә еллар бер генә сүз дә дәшми. ( Һәйкәл)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация "Татарстан-моя республика"
Краткая информация для детей дошкольного возраста о республике Татарстан....
Татарстан - моя Республика
Занятие для детей старшей группы, цель которого расширить и укрепить знания детей о стране, в которой мы живем, познакомить детей с народными традициями и играми для детей. Воспитывать чувство гордост...
Конспект организованной образовательной деятельности на районном методическом объединении по теме: "Ознакомление с социальным миром" - "Татарстан - моя Республика"(подготовительная к школе группа)
Конспект открытой организованной образовательной деятельности по "Ознакомлению с социальным миром в подготовительной к школе группе "Татарстан - моя Республика"...
Сценарий посвященный празднику День республики «Татарстан — моя республика»
Сценарий посвященный празднику День республики «Татарстан — моя республика»...
Казан-минем Республикам!
А ты стоишь на волжском берегу,В лучах купаясь солнечного света.И я горжусь тобой, моя Казань.И города на свете лучше нету....
Татарстан минем республикам
Максат. Балаларда туган якка карата ярату хисләре тәрбияләү. Казан - республиканың һәм бөтендөнья татарларының башкаласы (флаг , герб, гимн) белән таныштыру ,балалар...
Сценарий посвященный празднику День республики «Татарстан — моя республика»
Сценарий посвященный празднику День республики "Татарстан-моя республика"...