"Бүген бездә Сабантуй!"
план-конспект урока по музыке (старшая группа)

Сабантуйга багышланган сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bugen_bezd_sabantuy.docx15.86 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Бүген бездә Сабантуй.

Сабантуй узачак мәйдан матур итеп бизәлә, уен мәйданчыклары, утыргычлар әзерләнә.

Бирнә җыю күренеше.(Группадан группага йөреп бирнә җыялар)

1 а.б.: Бүген бездә сабантуй,

Эшләреңнең барын куй.

Тизрәк йөгер мәйданга:

Бәйрәм башлана анда.

2 а.б.: Кемдә нинди һөнәр бар?

Йөгерергә кемнәр бар?

Кызганмый табаннарны

Урагыз мәйданнарны.

1 а.б.: Ә көрәшә кайсыгыз?

Көч сынашып кайтыгыз.

Курыкмагыз егылудан,

Йөгереп артта калудан.

2 а.б.: Ансыз булмый сабантуй,

Колагыңа киртләп куй.

Булмаса һөнәрегез,

Читтән карап йөрегез.

1 а.б.: Хәерле көн! Исәнмесез! Бүген бездә сабантуй! Сабантуй - ул язгы эшләрне төгәлләү бәйрәме. Хөрмәтле балалар. Бүгенге көн – безнеке! Әйдәгез, бергәләп күңел ачыйк, халкыбыз элек-электән яратып уйнаган уеннарда катнашыйк, бәйрәм итик, ял итик!

 1 а.б.:Синдә җыр бар,

Миндә җыр бар –

Матур җырлар бик күп җирдә.

Синең җырың миңа күчсен,

Минем җырым сиңа күчсен –

Җырлыйк әле бергә-бергә.

Җыр:Зурлар торкеме башкаруында “Хэерле кон ” жырын тынлап китик эле. Рэхим итегез балалар.


Уен: капчык киеп йөгерү

1 а.б.: Кемдә нинди һөнәр бар,

Йөгерергә кемнәр бар?

Кызганмый табаннарны,

Урагыз мәйданнарны.

Уен: зур галош киеп йөгерү

Уен :кашыкка йомырка салып йөгерү.

2 а.б.: Чүлмәк ватыш уены –

Бигрәк тә кызык инде.

Әйдә, уйнап карагыз әле

Бу кызыклы уенны.

Уен :чүлмәк вату

1 а.б.: Булсын, әйдә, булсын, әйдә,

Шаулап-гөрләп торсын, әйдә,

Һаман бәйрәм, һаман туй,

Күңелле туй, шаян туй –

Ул бит безнең сабантуй!

Уен : таяк көрәштерү

Уен: Аркан тартышу

Татарча бию

Җыр: Мэктэпкэ эзерлек  торкеме башкаруында “ Гузэл туган ягыбыз” жырын тынлап китик эле. Рэхим итегез балалар.

2 а.б.: Сабантуйлар берләштерә,

Сабантуйлар көрәштерә:

Җиңүләр безгә ят түгел,

Җиңелсәң дә оят түгел –

Шуңа да ул Сабантуй!

1 а.б.: Сөлгеләрен җилфердәтә,

Батырларны җилтерәтә,

Биетә дә, җырлата да,

Көлдерә дә, елата да –

Шуңа да ул Сабантуй!

2 а.б.: Колгаларга да мендертә,

Капчык белән дә йөгертә,

Таныштыра, дуслаштыра,

Тик барыбыр хушлаштыра –

Шуңа да ул Сабантуй! (Р.Миңнуллин)

Алып баручы. Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар.  Без бүген татар халкының олы бәйрәме – Сабан туена җыелдык. Сабантуй- ул хезмәт, дуслык бәйрәме. Һәркемнең  көтеп алган изге бәйрәме. Барыгызны да шушы бәйрәм белән котлыйм. Балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләр, апаларыгыз исеменнән сезгә бәхетле балачак, ныклы сәламәтлек телим. Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын! Өстәллләребездә ризыклар мул булсын!

Киләсе очрашуларга кадәр!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бездә кышлаучы кошлар"

Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү;сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр куллану күнекмәләре бирү,эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, к...

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

Сәламәтлек, тәртип, чисталык- бездә чын дуслык.

Кечкенәләр төркемендә күңел ачу кичәсе....

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

Татарский народный праздник Сабантуй. Килегез дуслар кунакка, Сабантуй бүген бездә!

Цель: 1. Продолжать знакомить детей с традициями, культурой и обычаями татарского народа....

Интегрированная образовательная деятельность для дошкольников по образовательным областям: физическая культура, коммуникация и музыка на тему: “Сабантуй бәйрәменә рәхим итегез.- Добро пожаловать на праздник Сабантуй» (Сценарий праздника на детской площад

1 Ведущая:- Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?Дети: - Исәнмесез! Хәерле көн! Әйбәт. - Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн! Без бүген татар халкының олы бәйрәме...