“ Карга боткасы”
план-конспект занятия по музыке на тему
Открытый показ развлечение в рамках тематической недели для воспитателей по теме: “ Использование игровых приемов и технологии в обучении дошкольников”
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
karga_botkasy_st.gr_.docx | 526.79 КБ |
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
Муниципальное Автономное Дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 356 комбинированного вида» Кировского района г.Казани Республики Татарстан
“ Карга боткасы”
Открытый показ развлечение в рамках
тематической недели для воспитателей
по теме: “ Использование игровых приемов
и технологии в обучении дошкольников”
организованной на базе МАДОУ “Детский
сад № 356.
Вафина Г.Н.
воспитатель 1квалификационная категория
Исмагилова Р.Р.
воспитатель высшая квалификационная
категория
2014 г.
Өлкәннәр төркемендә “Карга боткасы” бәйрәме сценариясе.
Максат: Балаларда туган илгә, туган шәһәребезгә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү. Төрле милләт халкының иҗатын, тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүне дәвам итү һәм аңа кызыксынучанлык хисе тәрбияләү.
Бурычлар:
1. Балаларның төрле жанрдагы музыкаль әсәрләрнең эчтәлеген аңлау сәләтен үстерүне дәвам итү, әсәрләрдә чагылган хисләргә карата эмоциональ мөнәсәбәт булдыру.
2. Бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә балаларның үзләренең, әти-әниләрнең катнашу активлыгын үстерү.
3. Шигырьләрне, әкиятне сәнгатьле итеп сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү, әкият буенча тамаша уйнау һәм рольләрне башкару осталыкларын үстерүне дәвам итү, геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирергә өйрәтү.
3.Татар халкының милли бәйрәмнәре турында балаларның белемнәрен киңәйтү, бәйрәм шатлыгын башкалар белән уртаклашу теләге тудыру. Балаларда бәйрәм хисе, күңел күтәренкелеге,үзара дусларча мөнәсәбәт булдыру.
Җиһазлар:
агачлар, магнитофон, шарлар, дуслык турында рәсем, сый җыю күренеше өчен декорацияләр.
Методик алымнар: әңгәмә, уеннар, күрсәтү, сәхнәләштерү.
Тәрбияченең алдан эшләнгән эше:
Шигырләр, милли җырлар, уеннар өйрәнү, залны бизәү өчен җиһазлар әзерләү, биючеләргә костюмнар әзерләү .
Зал бизәлеше:
- плакат (халыклар дуслыгы),
- язгы алан күренеше,
- залны шарлар белән бизәү,
- агачлар, агач төпләре.
Балалар белән алдан эшләгән эш:
Әңгәмәләр үткәрү, экскурсияләр оештыру, шигырьләр, җырлар, уеннар өйрәнү, биюләр өйрәнү.
Шәхси эш:
Пассив балаларны уенга тарту, әңгәмә барышында активлаштыру.
Күңел ачу иртәсенең барышы:
Зал матур итеп бизәлгән: бер якта өй тора, өй кырыенда эскәмия тор,.залның түрендә аланлык,аланлыкта учак өчен утын әзерләнгән, ботка пешерер өчен дәу кәстрүл тора. Залга балалар парлашып керә.
1.Ачылды ак калын юрган,
Исте апрель җилләре.
Кошлар кайта, сагындырып
Туган үскән илләре.
2.Под окном запрыгали воробушки
И вернулись к нам веселые грачи
И запел певец весенний скворушка
Песенки веселые свои.
3.Көннәрен юлда үткәреп,
Куанышып очалар.
Канатларын күтәреп,
Яз китерә ич алар.
Җыр “Яз килә” (утыралар) ;(каргалар киенергә чыгып китәләр)
Алып баручы: Кышның салкын бураннары утә,
Менә кабат җиргә язлар җитә.
Таллар бөре ача, кояш көлә,
Кара карга җиргә тавыш бирә (кошлар тавышы)
Карга булып киенгән 4 бала чыга.
1.Карга әйтә: кар, кар!
Туем җитте, бар, бар!
2. Ярма, күкәй алып бар,
Сөт – маеңны алып бар,
3. Ипи – итең алып бар,
Кар,кар,кар!
4. Каргага әйтә: кар,кар!
Мичтә бәлеш бар, бар,
Мичтән бәлеш алыр идем,
Өйдә кунак бар, бар! (Каргалар бии)
Алып баручы: Борын-борын заманнарда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр. Алар язны җылы яклардан кошлар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен, карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны "Карга боткасы" дип атаганнар. Аланда уйнаганнар, җырлаганнар, күңел ачканнар. Ахырда ботка ашый торган булганнар. Әйдәгез балалар, без дә өйләргә барыйк, сый – хөрмәт җыйыйк.
Җыр: Ал чия төпләрендә,
Гөл чия төпләрендә,
Сулар сибеп үстеләр
Тәрәзә төпләрендә. (балалар өй янына баралар.)
1-нче бала ишек шакый:
Өйдәме түтәй?
Тизрәк бир күкәй.
Бирсәң безгә күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.
Әби: Мәгез, мәгез алыгыз балалар!
2-нче бала ишек ача:
Өйдәме бабай?
Май кирәк, ярма кирәк,
Карга туена бар да кирәк.
Тагын булса он чыгар,
Пешерербез бер чумар.
Бабай: - И балакайларым, сезне бәйрәм белән тәбрик итәм.
Алып баручы: Әби, бабай, әйдәгез сез дә безнең бәйрәмгә рәхим итегез.
Әби: Балалар, ярма да бар,майда бар,тоз да бар, без ботканы пешерергә куйык.
Бабай: Мин учакны ягып җибәрим, ә син карчык ботка пешер.
Әби: Боткага сөт салыйк, ярма салыйк, май салыйк. Тәмле булып пешсен боткабыз.
Бабай: Карчык, ботка пешкәнче әйдә яшь чакларны искә төшереп алыйк әле. Бер яшьлектә, бер картлыкта диеп биеп, җырлап алыйк әле.
Бабай: Барып кердем өенә,
Бүрек элдем чөенә.
Биим әле туйганчы бер
Шушы такмак көенә.
Әби: Әй, дубыр, дубая,
Вай, дубыр, дубая
Сикереп, сикереп биегәндә,
Кәкре аяк турая.
Бабай: Иске дә шырпы кабы,
Яңа да шырпы кабы,
Быел алган итегемнең
Туза инде табаны.
Әби: Суда, суда
Суда йөзәләсеңме?
Мин сине күрми түзәлмим,
Ә син түзәләсеңме?
Бабай: Балалар, сез кошларны яратасызмы соң? Ә сез алар турында шигырьләр беләсезме?
Алып баручы: Уңган безнең балалар,
Шигырьләр күп беләләр
Хәзер сезгә әйбәт итеп
Шуны сөйләп бирәләр.
1нче бала: “Исәнмесез кошкайлар.”
Исәнмесез кошкайлар,
Безнең якын дускайлар.
Чәүкәләр, акчарлаклар,
Сыерчыклар, тургайлар!
Кыштан туеп беттек без,
Сезне сагынып көттек без.
Сезне көткән арада
Күп дәресләр үттек без.
Инде яз килде көлеп,
Сулар ага йөгереп,
Без оялар ясадык,
Сез килер көнне белеп.
2нче бала: Скворец
Превеселая
Весть:
Прилетел,
Наконец,
Навосел
Долгожданный скворец!
С первых всплесков
Весны,
Только солнце взойдет,
В перелестках, в лесах
И в садах он поет
Свой вливает мотив
Он в весенний разлив
Неустанный певец,
Долгожданный скворец.
3 нче бала: “Яз килә.”
Яз килә, яз килә,
Сыерчыклар килә,
Гөрләшеп, сайрашып
Җырчы кошлар килә.
4 нче бала: “Скворечник”.
Мы построили скворечник
Дом веселего скворца.
Возле самого крыльца
Все семейства вчетвером
Проживает в доме том!
Мать, отец и скворушки
Черненькие перышки.
Алып баручы: Балалар, әйдәгез бергәләп “Күрсәт әле үскәнем” дигән уен уйнап алабыз.
Әби: Минем матур алмаларым
Зур кызларым, зур улларым,
Иң кадерле,күз нурларым!
Әйдәгез бергәләп “Йөзек салыш” уенын уйнап алыйк. (Кемдә йөзек сикереп чык); ( уеннан соң утырабыз.)
Бабай: Балалар сез кошлар турында табышмаклар беләсезме?
. Гөлдер- гөлдер, гөлдер бу,
Кызыл тәпи - кемдер бу? (күгәрчен)
. Җэй тукылдый бу чүкеч,
Кыш тукылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч? (тукран)
. Чырык-чырык чыркылдый,
Бер җиргә дә ул китми,
Безнең белән дус яши,
Әйтегез, ул ни? (чыпчык)
Әби: Бабай, без балаларны тыңлап, ботканы онытып та җибәргәнбез, учагыбыз сүнеп бара тугелме?
Алып баручы: Балалар, ә без ботка пешеп чыкканчы бер биеп алыйк.
( Бию башкарыла)
Алып баручы: Ә хәзер балалар матур түгәрәк ясап утырыбыз хэм әби,бабай пешергән ботканы авыз итеп карыйбыз.
( Ботканы ашагач): Әби, бабай рәхмәт, ботка бик тәмле булды.
Алып баручы: Шуның белән бәйрәм кичәбез ахырына якынлашты. Сезгә барыгызгада уңышлар, нык сәламәтлек теләп калабыз!!!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ТАТАРСКИЙ НАЦИОНАЛЬНЫЙ ПРАЗДНИК “КАРГА БОТКАСЫ - ГРАЧИНАЯ КАША”
СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА...
Сценарий праздника КАРГА БОТКАСЫ
Самым популярным весенним праздником татарского народа несомненно является "Карга боткасы"В древние времена люди считали, что весну на кончиках своих крыльев приносят вороны. Поэтому как то...
Фольклорный праздник "Карга боткасы"
Конспект праздника на тему "Карга боткасы". Это праздник проводиться весной....
Карга боткасы
Балалар бакчасында фолклор кичәсе...
Тема: «Карга боткасы» (на татарском)
Максат: “Карга боткасы бәйрәме” белән таныштыру.Бурычлар:-тәрбия: татар халкының традияләренә һәм культурысына мәхәббәт,ихтирам тәрбияләү.-үстерү: сөйләм телен үстерү,игътибарлык,тапкырлык һәм р...
"Карга боткасы"
Балаларны элекеге бэйрэмнэр белэн таныштыру,кошлар турында белем биру,аларны сакларга ойрэту.Татар халык йола бэйрэмнэренэ кызыксыну уяту....
Карга боткасы
Праздник “Карга боткасы” это весенний праздник посвящённый прилёту грачей....