Балалар бакчасы һәм гаиләнең рухи-әхлак тәрбиясе бирүдә хезмәттәшлеге.
консультация

Гатина Гузель Хаметхафизовна

Консультация для родителей на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ata_-_analar_beln_esh_tore.docx26.16 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар бакчасы һәм гаиләнең рухи-әхлак тәрбиясе бирүдә хезмәттәшлеге.

Баланың шәхес булып формалашуында рухи-әхлакый тәрбия зур урын алып тора. Аның рухи кыйбласы нинди, гамәлләре шундый була. Ә гамәлләре югары әхлак нормаларына, рухи кыйммәтләренә нигезләнсә генә кеше үзенә һәм башкаларга файда китерергә, тормышта үзенең лаеклы урынын таба ала.

       Баланы мәрхәмәтле,инсафлы,шәфкатьле,акыллы итеп тәрбияләү бала дөньяга аваз салгач та иң беренче көннәрдән үк гаиләдә башлана. Исем кую йоласын үтиләр, бәби туе уздыралар.Һәр әти-әни үз баласына бәхет, сәламәтлек теләп, картлыкта үзебезгә таяныч, терәк, җәмгыятебезгә кирәкле кеше булсын дип, зур өметләр баглап, вакытларын кызганмыйча,сабырлык белән тәрбияләп үстерү эшенә чума.

      Бер бизмәндә дә үлчәнми торган тырышлык, көч белән балаларны үстерәбез. Ләкин ни өчен соң әдәпле балалар янәшәсендә проблемалы балалар да бар соң? Бүгенге көндә бу сорау безнең бөтенебезне дә борчый: әти-әнине, бакчаны, мәктәпне, җәмгыятьне.

       Баланы әти-әни балалар бакчасына җитәкләп алып килгән беренче көненнән үк балага тәрбия бирү эше гаилә һәм бакча арасында үрелеп алып барыла башлый.

           Бакча администрациясе, психолог, тәрбиячеләр һәм гаилә әгъзалары арасында төрле чаралар оештыра. Мәсәлән:

  • Һәр гаилә белән очрашу, әңгәмәләр үткәрү.
  • Һәр төркемдә әти-әниләр җыелышлары үткәрү.
  • Психолог белән очрашу, консультацияләр үткәрү.
  • Анкеталар уздырып, аларга җаваплар алу.

        Бу чаралардан соң һәр әти-әнине борчыган сораулар ачыклана, аларның теләкләре искә алына, педагоглар бакчага килгән, аның белән хезмәттәшлек иткән гаилә үрнәкләрен күрәләр. Яшерен түгел, балалары белән бакчага күп төрле гаиләләр килә. Кайберләре бик тәрбияле, әхлаклы, ә кайберләренә бу тәрбия җитеп бетмәгәннәре дә бар.

         Әти-әниләр дә үз нарасыйлары өчен тәрбияче сайлыйлар, аның белән танышалар, профессиональ осталыгын күрергә телиләр. Төрле яклап сынаулы караш ташлыйлар.

      Бакча админстрациясе кадрлар мәсьәләсенә бик җитди карый. Һәр педагогның махсус югары белеме, өч ел саен үз белемен күтәрү курсларында укуы мәҗбүри шарт. Аның өстенә бакча, шәһәр, район, республика күләмендә бик күп чаралар, конкурс һәм акцияләр уздырыла. Аларда безнең тәрбиячеләр актив катнашалар, бүгенге көн проблемаларын күтәрәләр, профессиональ мөмкинлекләрен киңәйтәләр һәм осталыкларын арттыралар.

       Әхлак тәрбиясе бирү эшендә берничә вазыйфаны куллану бик мөхим. Аны гамәлдә куллану безгә эшебездә зур ышаныч тудыра. Аларның берничәсен генә искә төшереп китик:

  • Балаларга бертигез итеп, хөрмәт белән кара;
  • Йомшак итеп, үз итеп, шәфкатьле итеп эндәш;
  • Башка милләт халыклары белән тыныч яшәргә өйрән,аларны хөрмәт ит;
  • Педагогик белемнәреңне тулыландырып тор;
  • Уз- узеңне туктаусыз тәрбиялә;
  • Югары культуралыкка омтыл;

       

       Бакчада үткәрелгән әти-әниләр җыелышларының көн тәртибендә әхлак, хезмәт тәрбиясе мәсьәләләре еш карала..

       Хезмәт тәрбиясен бигрәк тә малай кеше әтидән, кыз бала әнидән алса, ул тагын да отышлы була. Бу урында бер әйтемне әйтми калырга ярамас:  Һөнәрле булып ул үссен, холыклы булып кыз үссен”.

        Балаларга әхлак тәрбиясе бирү -  ул балалар бакчасында өзлексез дәвам итә. Кадрлар белән эшләүдә,бакчаның әйләнә - тирәсе дә зур роль уйный, шуңа күрә игътибар үзәгендә аның предмет ара тирәлеге тора. Балаларның иң яраткан әти-әниләре, гаиләләре турындагы стендлар гел яңартылып тора, һәр бала үз гаиләсен, әти-әнисен күрә һәм аңарда горурлык хисләре тәрбияләнә. Балалар бакчасында дуслык, бер-береңә хөрмәт белән карау атмосферасы хөкем итә.

. Уздырылган һәр чара ачык ишекләр артында уздырыла.

      Безнең балалар бакчасында әти – әниләр өчен йомгаклау шөгыльләре, бәйрәмнәр, фестиваллщр, конкурслар үткәрелә.

        Баласына тәрбия, белем бирү эшендә армый- талмый катнашып, бәхетле киләчәккә юл салучы гаиләләр дә күп.

       Без, педагоглар, үз эшебездә бик еш тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән очрашабыз.  Мондый гаиләләргә игътибар икеләтә артык булырга тиеш дип беләм. Безнең бакчада да шундый гаиләләр шактый.  Алар арасында  бала тәрбияләүне намус эше итеп санап, менә дигән балалар тәрбияләүче аналар, әтине алыштыручы бабайлар, оныклары өчен җанын бирергә әзер әбиләр дә бар. Алар искиткеч матур эчке дөньялы балалар тәрбияли алалар. Мондый гаиләләрдә яшьтән үк хезмәткә өйрәтеп үстерү, җаваплы караш тәрбияли белү күзәтелә.

        Кеше тормышы ул үсемлек кебек. Орлыктан шытып чыксын, үссен, бөреләнеп бөтен гүзәллеге белән чәчәк атсын өчен, үсемлекне  карап үстерергә кирәк. Бала да дөньга килгәч, аны гаилә һәм җәмгыятькә кирәкле кеше итеп тәрбияләүдә күпме көч куела. Картлыкта таяныч,терәк булсын дип, ата-ана баласына бөтен җан җылысын биреп, өмет баглап үстерә.

         Дөрес, бала яхшы тәрбияне дә, яман юлга илтә торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин. Җибәрелгән ниндидер хаталар һәм читтән ясалган тәэсирләр (урам, телевидение) аркасында әти-әнинең өметләре кайвакыт акланмый кала. Ә балаларны моннан саклау иң беренче чиратта әти -әнинең, гаиләнең төп бурычы. Педагоглар балаларга, гаиләләргә дөрес юл күрсәтүчеләр, булышучылар гына. Балалар бакчасында педагоглар,тәрбиячеләр никадәр генә көчле, шәфкатьле булмасыннар, бүлмәләр никадәр генә бай булмасын, матур уенчыклар никадәр генә күп булмасыннар – боларның берсе дә гаилә җылысын, ананы алыштыра алмый.

      Балаларны, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтик дисәк, бу да иң беренче чиратта баланың үз әти-әнисенә хөрмәтеннән башлана. Димәк гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрдән бик күп нәрсә тора.Гаиләдә ясалма әдәплелек булса, ул балага тискәре йогынты ясый,  бала үзе дә шуңа ияреп китәргә мөмкин.

      Кайвакытта ата –аналардан шундый фикерләрне ишетергә туры килә: - Ул өйдә тәртипле, бакчадагы өчен сез җаваплы. Югыйсә тәрбия эше бервакытта да “синеке” һәм “минеке” була алмый. Ул фәкать бердәм эш иткәндә генә уңай нәтиҗә бирә. Гаилә белән бергәләшеп баланың эчке доньясын төзик. Тышкы ялтыравык әле ул мөһим нәрсә түгел.

          Педагог Ризаэддин Фәхреддин әйткәнчә “Изге балалар күктән төшмиләр, бәлки гаиләләр эчендә җитешәләр. Аның юлы исә - яшь вакытларыннан башлап яхшы тәрбия бирүдәдер. Бу эш ата-аналар өстендә иң олуг бурычтыр. Һичбер ата –ана үзенең баласына яхшы тәрбия бирү әдәп - әхлак өйрәтүдән дә артыграк бүләк бирә алмас. Ата-аналар үзләре доньга китергән балалар алдында зур җаваплылык тотканлыкларын яхшы аңларга тиешләр”.

       Тәрбия халыкта туган тел белән бергә барлыкка килгән. Гаилә, тәрбия, ана теле. Бу сүзләр гел янәшә. Алар бергә буыннан – буынга, гасырлар буена кешелекне дәвам иттерү чарасы, табигый ихтыяҗ буларак яшәп киләләр. Ана теле белән бала дөньяны танып белә, аны яратырга өйрәнә. Ана теле ярдәмендә яшь буын өлкәннәр белән аралаша, аңлаша, тормышта кирәкле күнекмәләргә, үз – үзен тотарга өйрәнә. Туган халкының тарихын, гореф – гадәтләрен, йолаларын күңеленә сеңдерә, нәсел җепләрен дәвам итүен аңлый.

       Ана теле проблемасы күп эшләр алып баруга карамастан һаман да яшәп килә. Күп кенә әти-әниләр үзләре белмәгәнлектән, ана теленә өйрәтү эшендә читтә калуны унай саныйлар. Ә төптән  уйласак, туган телдә сөйләшергә иң беренче гаилә өйрәтә. Ике телдә дә иркен аралашу өчен бүгенге көндә балалар бакчаларында барлык шартлар да тудырылган, мөмкинлекләр җитәрлек. Уйлап карасаң, әле беркемгә дә берничә телне белүдән начар булганы юк. Ана һәм рус телләрендә иркен аралашучылар – алар югары тәрбияле, зәвыклы затлар. Аларга карап сокланасың, шатланасың, хәтта көнләшеп тә куясың. Алар белән аралашу күпләргә тәм һәм ямь өсти, җәмгыятебезгә файда, әти-әниләр өчен шатлыклы көннәр китерәләр.

       Ана телен гаиләдә өйрәтү кирәкле югарылыкка куелсын иде. Бу проблеманы чишкәндә дә гаилә белән балалар бакчасы бердәм партнер булып, бер – беренә ярдәм кулы сузып хезмәттәшлек итәргә тиеш.

       Барыбызда балаларыбызны зур җаваплылык тоеп,үзара нык хезмәттәшлек нигезендә җанга – шатлык, йөзгә - аклык китерерлек, милли рухлы итеп тәрбияли алсак иде дигән теләктә тәмамлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасы һәм гаилә - гел бергә

Балалар бакчасы һәм гаилә - гел бергә. Гаилә һәм балалар бакчасы һәрберсе балага үзенчә тәрбия бирә.Бергә эшләгәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.Безнең “Кояшкай “ балалар бакчасы ата –анала...

Ата-аналар өчен мәгълүмәт: "Гаиләдә рухи - әхлакый тәрбия"

Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-янындагылары да бәхетсез була....

балалар бакчасы һәм гаиләнең балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә хезмәттәшлеге

Выступление на родительской конференции на тему: "Сотрудничества ДОУ и семьи в нравственном воспитании!"...

Әти-әниләр өчен консультация "Балалар бакчасы һәм гаилә бердәм булса"

Әти-әниләр өчен консультация "Балалар бакчасы һәм гаилә бердәм булса"...

Балалар бакчасы һәм гаиләнең бердәмлеге

Балалар бакчасы һәм гаиләнең бердәмлеге темасына доклад....

«Балаларның интеллектуаль һәи иҗади үсүендә уен куллану- балалар бакчасы һәм гаиләнең бердәм эше»

Главными воспитателями своих детей являются родители.Подрастающее поколение будет таким, какой будет семья. Но, как писал А.С. Макаренко "семьи бывают хорошие и семьи бывают плохие. Поручиться за...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе буенча балалар бакчасы һәм гаиләнең үзара хезмәттәшлеге.

quot;Ватан белән шәхси бәйләнешне сизмичә,  ата-бабаларыбызның, әтиләребезнең һәм бабаларыбызның ничек яратканнарын һәм аны ничек саклаганнарын белмичә, патриот булып булмый.Гаилә -  ул бал...