Экологик тәрбия кече яшьтән үк башлана.
консультация на тему

Шарифуллина Дульфира Киямовна
 
Скачать:

Предварительный просмотр:

Экологик тәрбия кече яшьтән үк  башлана.

Безнең  сулаган hавабыз, эчә торган суыбыз бик пычрак; үстергән яшелчәләребез, җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Сәламәтлегебезгә зыян килү сәбәпле, без экологияне гаеплибез. Бер караганда бу бик дөрес диеп уйлыйм. Чөнки табигать,  бөтен тереклек зур куркыныч астында калды. Күп кенә елгалар кипте, яшел болыннар да корыды. Завод-фабрикалардан чыккан пычрак газлар кеше сәламәтлегенә зур куркыныч яный. Иң аянычы үсеп килүче яшь  буын өчен.

Табигатьнең бөтенлеге, киләчәге һәм кешелек язмышы - барысы да  үзебездән тора. Шуңа күрә табигатьне сакларга кирәк.Табигать – безнең бүгенге байлыгыбыз гына түгел, киләчәгебез дә. Аның байлыгын бездән соң килгән буыннарга да калдырырга кирәк, бу һәр кешенең   уртак бурычы. Кеше – табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Без кешеләр, табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмыйбыз. Чөнки , барлык тереклек ияләренә дә эчәр өчен  саф су, сулар өчен чиста һава кирәк, тукланырга сыйфатлы азык кирәк. Шуңа күрә табигатькә, аның байлыкларына  карата сак булырга кирәк.

Тәрбия эшен бала кечкенә чагында ук башлау мөһим. Без, тәрбиячеләр  балалар бакчасында балаларга экологик тәрбия бирү өлкәсендә дә эшлибез.Балаларда  табигатькә, тереклек ияләренә карата сакчыл караш тәрбияләп, туган якка, аның табигатенә карата  мәхәббәт уятырга тырышабыз. Кешелеклелек, киң күңеллелек кебек сыйфатларны тәрбиялибез. Бала үскән саен күбрәк  табигать белән кызыксына, әйләнә-тирәдәге күренешләр турында аның күбрәк беләсе килә. Үзен кызыксындырган сорауларга җавап эзли.

Экологик тәрбияне мин үзем хезмәт аша бирергә тырышам. Бүлмә гөлләренә бергәләп су сибәбез, корыган яфракларын җыябыз, төпләрен йомшартабыз, тузаннарын сөртәбез. Хезмэт процессында табигатьнең матурлыгы күренә, аңа сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләнә. Яз көнендә чәчәкләр, яшелчәләр утыртабыз һәм тәрбиялибез. Җәй көне үзебез утырткан чәчәкләргә карап сокланабыз. Чәчәкнең матурлыгын күрергә,  хуш исен тоярга, балаларны гүзәллеккә, матурлыкка омтылырга өйрәтәм. Чәчәкләр бит тормышыбызга ямь бирә. Балалар үз куллары белән башкарган хезмәт нәтиҗәләрен күреп шатланалар.  

Кыш көннәрендэ балалар белән бергәләп кошлар турында кайгыртабыз, ярмалар, ипи валчыклары белән тукландырабыз. Бу эшкә ата-аналарны да җәлеп итәбез. Өй шартларында балаларның әтиләре, яки бабайлары белән бергәләп җимлекләр, кош оялары ясаулары-тәрбия эшендә зур роль уйный. Бала беренчедән хезмәткә тартыла, үзенең әтисе белән горурлана һәм кошларга карата шәфкатьле була. “Кошлар ашханәсенә” килгән бездә кышлаучы кошлар белән танышабыз. Яз җиткәч, күчмә кошларның сайрауларын тыңлыйбыз. Кошчыклар үскән чорда, аларның ни кадәр зарарлы бөҗәкләрне юк итүләрен аңлатабыз. Табигать шартларындагы әлеге тәрбия чаралары гына “Кече туганнарыбызга”, әйләнә-тирә мөхиткә карата миһербан-шәфкатьле булып үсәргә этәргеч бирә.

Алтын көзнең сары-кызыл яфракларына, кып-кызыл миләшләренә, вак алмаларына, баланнарына һәм башка  җимешләренә сокланабыз. Салкын кышта әлеге җимешләрнең кошлар өчен төп азык чыганагы булуы хакында сөйләшәбез. Әлеге ысул белән балаларга туган җирнең матурлыгын тоярга, аңа hәрвакыт ярдәм итәргә кирәклеге турында өйрәтәм. 

Ел әйләнәсендә экскурсияләргә барабыз. Экскурсия вакытында балалар табигать белән турыдан-туры аралаша: үсемлекләр hәм хайваннар дөньясы белән якыннан танышалар. Табигатьтә һәр җан иясенең үсемлекләр  белән һәм икенче төрдәге тереклек ияләре белән бәйләнешен  өйрәтәм. Бала табигатькә никадәр якын булса, ул аны шулкадәр ныграк ярата, саклый, туган төбәкнең кадерен белә, башкалардан да шуны таләп итә.

Балалар белән   табигать дуслары кагыйдәләрен ныгытабыз:

  • Бөҗәкләрне рәнҗетмә - алар чәчәкләрдән нектар эзлиләр.
  • Үрмәкүчне үтермә - алар кан эчүче бөҗәкләрне аулыйлар.
  • Кош балаларын куркытма, йомыркасын ватма.
  • Агач ботакларын сындырма.
  • Чәчәкләрне өзмә - чәчәге өзелгән үсемлек җимеш бирми.
  • Чүпләрне теләсә кая ташлама - чүпләр үлән тамырларын зарарлыйлар һәм корыталар, табигатьне пычраталар.

Без балаларны үзебезнең туган  як табигатен яратырга, аның байлыкларын сакларга өйрәтергә тиеш. Без, зурлар, балаларны кечкенәдән үк табигать күренешләре белән кызыксындырсак, тереклеккә мәхәббәт хисен тәрбияләсәк, аларга карата мәрхәмәтлелек хисе уята алсак, балалар зур үскәч, тирә-юньгә карата  яхшы мөнәсәбәттә булырлар. 

Экологик тәрбия һәръяклап булырга тиеш. Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп җиткереп булмый. Экологик тәрбия иң башта әти-әниләрдән башлана. Чөнки 3 яшькә кадәр бала формалашкан була, әйләнә-тирәгә карата беренче мөнәсәбәт өй шартларында туа.    Балаларга экологик тәрбияне бергәләп, без-тәрбиячеләр, ата-аналар бирергә тиеш. Килешеп эшләгәндә генә, табигать безне саф һавасы, челтер чишмәләре, сайрар кошлары белән каршы алыр.

Шарифуллина  Дульфира  Кыям кызы,

1-нче категорияле тәрбияче.

Муниципаль автоном белем бирү учреждениесе

9 нчы санлы катнаш төр  “Алан ”балалар бакчасы

Яр Чаллы шәһәре

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү концепциясе

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника каза...

« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»

Чыгышның темасы :« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»    Сабыйларның гомуми үсешен булдыру, аларның сәламәтлеген ныгыту, күңелләренә әхлак кагыйдәләрен сеңдерү-бү...

2 нче кече яшьтәгеләр төркемендә шөгыль конспекты

Конспект: “Серле капчык”2  нче кече яшьтәгеләр  төркемендә тирә-юнь белән таныштырудан ачык шөгыльМаксат: уенчыкларга нигезләнеп балаларның сүзләрне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтүне ныгыту, пре...

Презентация по методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик тәрбия бирү» "" 2011-2015 год

Презентация по  методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик  тәрбия бирү» "" 2011-2015 год...

« Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә» темасына әти –әниләр җыелышы конспекты. (икенче кечкенәләр төркеме өчен)

Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балаларның ата-аналар җыелышы Ата-аналар җыелышында катнашучылар: ата-аналар, балалар,  тәрбияче.Тема. Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә.Мак...