Сөйләм үстерүдә тәрбиячеләрнең әти-әниләргә ярдәме.
консультация (старшая группа) на тему

Баланы дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, үз фикерен башкаларга ачык , аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәтү балалар бакчасының төп бурычы булып тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rabota_s_roditelyami.docx19.84 КБ

Предварительный просмотр:

Сөйләм үстерүдә

 тәрбиячеләрнең әти-әниләргә ярдәме.

Баланы дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, үз фикерен башкаларга ачык , аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәтү балалар бакчасының төп бурычы булып тора. 

Ата-аналар –бакчабызда һәрчак көтеп алынган  кунаклар.Аларны “сыйларлык”,аларга тәкдим  итәрлек “сый”бездә җитәрлек. Иң элек ата-ананың күзе “Без беләбез” дигән күчерелмә папкаларга төшә.Монда һәркем үзенең баласы турында ,бакчада нәрсәләр өйрәнгәннәрен  (табышмак мы ул, ,шигырьләр ,экиятләр ,бармак уеннары)белә ала,һәм тиешле мәгълүмаларны укый ала. Балалар бакчасында өйрәнгән шигырьләрне ныгыту өчен өйгә алырга тәкъдим итәбез. Бергәләп эшләсәк зуррак нәтиҗәләргә ирешербез дип уйлыйбыз.(Слайд 3)

Балаларга рус телен өйрәтүгә гаиләнең дә җитди игътибар итүе кирәк.  Ата-аналар өчен балалар турында язылган китаплардан күргәзмәләр оештырабыз, әти-әниләр өчен күчерелмә папкаларда мәгълүмат әзерлибез,памяткалар ясалды, (слайд 4) укылган әсәрләрнең эчтәлеге буенча балалар белән әңгәмәләр уздыру өчен киңәшләр бирәм, аерым шөгыльләр үткәрәм.(слайд 5)

Уен һәм күнегүләр өчен материал сайлаганда, җиңелрәктән авырракка күчү принцибын истән чыгарырга ярамый. Мәсәлән, башта аваз ялгыз ишетелсен: яфрак кыштыртый  -ш-ш-ш, самолет оча  -р-р-р; аннары сузык авазлар кушып әйтәбез: шу-шу-шу, ра-ра-ра. Соңыннан исә, бу авазлар кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтергә кирәк. Мәсәлән, шугалак, ракета. Яңа һәм авыр сүзләрне үзләштерү барышында махсус күнегүләр һәм алымнар кулланам. “Татар халык киемнәре” темасында бирелгән сүзләр (чулпы, читек, камзул, калфак һ.б.) аеруча авыр үзләштерелә. Мондый сүзләрне аңлатканда тавыш ассоциясе ярдәмгә килә. Болай эшләгәндә, балалар сүзләрне тизрәк отып ала (чулпы – чул-чул-чул тавышы чыгаралар, чәчне үргәндә арам, пы-пы-пы – чулпы).

Әти-әниләр кулланырөчен тел шомарткычлар  картотекасын  ясап куйдым,ул һәр темага аерым,ә балалар белгәнен аерым битләргә кисеп куйдым.(слайд  6)

Ата-аналар җыелышында чыгыш ясаганда, УМК киң куллануы турында әйтелде. Бала ана телендә камил сөйләшергә өйрәнсен өчен гаиләдә дә эшне дәвам итәргә кирәк. Шуңа күрә без әти-әниләр белән бергәләп эш алып барырга омтылабыз. УМК составына кергән мультфильмнарны өйдә карарга биреп җибәрәбез.( слайд7)

Баланы икенче телне аңларга, сөйләшергә, аралашырга өйрәтү өчен, рус теле шөгыльләре белән генә чикләнмим, бу эшне даими рәвештә төркемнәрдә, төрле режим моментларында, саф һавада булганда да алып барырга тырышам.(слайд8)

Төркемдә “Әти-әниләр почмагы” булдырылды. Анда без өлкәннәрне татар халкының тормышы, милли бәйрәмнәре, сәнгате белән таныштыруны максат итеп куйдык.Балалар белән әкиятләр сәхнәләштерәбез.Әти –әниләр безгә битлекләр дә ясап алып килделәр.

(слайд 9)

Дидактик уеннар ясарга да әти-әниләр булышты. (слайд 10)

Әти-әниләребез бакчабызның сайтына кереп яңалыклар карыйлар,яналыкларны без гел яңартып торабыз.Шулай ук анда әти-әниләр өчен киңәшләребез дә бар.(слайд 11)

Татар халык иҗаты әсәрләрнең тәрбияви әһәмияте аеруча зур.Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр,әкиятләр,табышмаклар һәм башкалар балаларда тел матурлыгын тоемлау тәрбиялиләр,танып белү эшчәнлеген,сүз байлыгын үстерәләр.Без занятияләрдә “ Мин башлыйм ,ә син дәвам ит” дигән уенын еш уйныйбыз.(Бер бала мәкаль башын әйтә,икенчесе дәвам итә).Шул максат белән балалар белән, баланы ашатканда,йоклатканда кулланыла торган юаткычлар өйрәттем.Балалар үзләренең алган тәэсирләрен: күргәннәрен һәм ишеткәннәрен сөйләргә яраталар, Һәм өйгә кайтканда,кич беләнүзенең  хисләрен,тәэсирләрен   иң якын кешесе ,ана-атасы белән бүлешә.(слайд 12,13) .

Балалар белән хоровод уеннарын өйрәннәбез.Балаларга мин өйрәткән хоровод.хәрәкәтле уеннарны туган коннәрегездә,гаилә бәйрәмнәрегездә уйнагыз дип әйтеп җибәрәм.Төркем тәрбиячеләре аларны аннары режим моментларында кулланалар.(слайд 14)Төрле милләт уеннарын уйныйбыз.Бармак уеннарын өйрәнгәннән соң ,әти-әниләргә кабатлар өчен материалны әзерләп куям.(слайд15)

Безәти-әниләр белән төрле кичәләр уздырабыз,рәсем күргәзмәләре еш булып тора,балалар әти –әниләре белән берлектә кул эшләре,рәсемнәр алып киләләр(слайд 16,17).Яхшы мөнәсәбәтбелән  ата-ана күнеленә үтеп кереп,аларның талантлы якларын ачарлык тәрбиячеләр эшли бакчабызда.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбиячеләр иҗаты

                                                    ...

Федераль дәүләт таләпләре нигезендә тәрбиячеләрнең көндәлек эш планын төзү

       Без тирән үзгәрешләр һәм социаль – икъдисади үзгәртеп корулар чорында яшибез. Белем бирүнең беренче баскычы булган мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең эше дә кө...

"Әнисә кунакка чакыра". Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле.

Программа эчтәлеге.Белем бирү:·        сөйләмдә ягымлы сүзләрне (әти-әтием, әни-әнием, әби-әбием, сеңел-сеңлем) кулланырга өйрәтү, [ә] авазының әйтелешен ныгыту, аны...

Машина һәм самолет. Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шәгыле.

Бурычлар:1)    балаларны уенчыкларның өлешләрен, төсен, формасын аерырга һәм атарга өйрәтү; исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштыру күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү; у сузык авазын ...

Куянга кунакка Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен сөйләм үстерү (коммуникация) шөгыле.

Тема: Куянга кунакка.Программа: От рождения до школы.Төре: Өйрәнгән материалларны беркетү.Яшь үзенчәлеге: 1 нче кечкенәләр төркеме (2-3 яшь)Төп белем бирү өлкәсе: Сөйләм теле үстерү.Интеграцияләнгән б...