ата-аналар өчен чыгыш
консультация на тему
балаларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
chygysh_ehlak_terbiyase.docx | 31.35 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы
“Пучы балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү бюджет
муниципаль учреждениясе
Килешенде Расланды::
өлкән тәрбияче бакча мөдире: _____________Л.Ә.Нургалиева ________Р.Н.Гиздуллина
Гаиләдә һәм балалар бакчасында
әхлак тәрбиясе
(ата-аналар җыелышында чыгыш)
Тәрбияче: Латипова Р.Р.
2016 ел.
Соңгы вакытта телевидение, радио, газета-журналлар илдә җинәятчелекнең көннән-көн кискенләшә баруы турында хәбәр итәләр. Чыннан да кеше үтерү, көчләү, талау, кешене кыйнау, имгәтү һ.б. күптөрле җинәятләрнең ташкын сыман арта баруын ишетеп , күреп беләбез. Ул гына да түгел , кайбер очракларда шаһитлар да булабыз. Галимнәр раславынча һәм үзебез күргәнебезчә, Россиядә соңгы елларда алкоголизм чире белән чирләүче хатын-кызлар, ирләр, хәтта балалар саны кискен артты. Ул гына да түгел наркомания, таксикомания һәм кеше әхлаксызлыгының чиге булган фахишәлек аркасында дәвалап булмаслык СПИД чире- XX гасыр чумасы килеп чыкты. Бу афәтләр язмыш хатасымы, әллә безнең рухи әхлак сыйфатларыбыз түбән булуданмы?
Нәрсә соң ул ӘХЛАК? Иң элек шуны ачыклап үтик. Әхлак тумыәтан, уку, өйрәнү, гаилә тәрбиясе һәм башка юллар белән ирешелгән рухи халәт, сөйләгән сүзләрдә, эшләгән эшләрдә, ясаган хәрәкәтләрдә күпчелек тарафыннан дөрес дип табылган норма.
Балаларда кечкенәдән әдәплелек,инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү ата—аналарның, тәрбияченең иң изге бурычы . Бала тәрбияләүдә иң җаваплы чор—җиде яшькә кадәр,чөнки әхлаклылык сыйфатларының нигезе нәкъ шушы вакытта салына. Димәк, балага үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Тәрбия – ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур осталыгы, тырышлыгы һәм түземлеге таләп итә торган дәвамлы эш ул. Гаиләдә нигез итеп салынган, балалар бакчасында тагын да үстерелә, камилләштерелә.
Балалар бакчасында әхлак тәрбиясенең эчтәлеге балада әхлак сыйфатлары булдыруның киң планлы юнәлешенә нигезләнә. Әлеге юнәлеш балада җәмгыятькә, кешеләргә, хезмәткә һәм балаларның үз-үзенә әхлакый мөнәсәбәт тәрбияләүне эченә ала. “Тәрбияле бала” әсәрендә Ризаэддин Фәхреддин болай дип яза: “Алтыннын да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала – дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән алыштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр; ни сораса да, бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар вә кимсетерләр генә”, - дигән . Әхләк тәрбиясе бирү эзлекле, даими алып барылырга тиеш . Гаиләдә бирелгән әдәплелек сыйфатлары алга таба балалар бакчасында тагында үстерелә, камиләштерелә. Балаларга рухи әхләк тәрбия бирүдә халык иҗаты—фольклорның роле бик зур. Халык авыз иҗаты ул рухи әхләк тәрбиясе чыганагы .Халык авыз иҗатының балалар өчен иң үрнәк җанры булып минемчә, әкиятләр санала. Әкиятләр аша - балаларда белем алу, хезмәтне сөю, һөнәр алу, дуслык, үзара ярдәмләшү кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләнә һәм киресенчә - ялкаулык, саранлык, комсызлык гаепләнә. Һәм әлбәттә, балаларның унай эмоцияләрен тәрбияләүдә, иң күп мөмкинчелекләр әкияттә. Һәр әкияттә яхшылык белән усаллык арасында чик салынган. Алар килешмәүче дошманнар. Алар һаманда көрәштә, ләкин киң күңеллелек һәрвакыт җиңә. Шуңа күрә әкиятнең йогынтысы баланың рухи дөньясына тәэсир итүе көчле. Бүгенге әкиятләр балаларны дус-тату, тыңлаучан, юмарт, түземле, ягымлы булырга.өлкәннәргә карата мәрһәмәтле-шәфкатле ярдәмчел, булырга өйрәтә Шулай ук халык авыз иҗаты җәүһәрләре мәкальләр , табышмаклар тәрбия чыганагы булып тора. Мәкальләр балаларның фикерләү сәләтен үстерә, акылын ,тапкылыгын тирәнәйтә телгә мәхабәт тәрбияли. Мәкальләрдә халыкнын әхлакый идеаллары хезмәт соючәнлеге өлкәннәргә иhтирам ,әдәплелек , дуслык ,туганлык ,илгә булган чиксез мәхабәт , дөреслек ,сафлык кебек сыйфатлары чагылышы таба.Мәкаль элек-электән халыкның акыллы киңәшчесе , үгет нәсихәт бирүчесе булып килгән шулардан мәкальләр; Хезмәтнең тиресе ачы булсада Жимеше татлы. Эш беткәч уйнарга ярый. Олыласаң олыны -олыларлар үзеңне. Һәр нәрсәнең үз вакыты була. Язгы хезмәт—көзге хөрмәт. Тамчы кечкенә буса да,таш тишә.һ.б. « Карт белэн төлке» әкиятендә төлке бабайга начарлык эшли аның балыкларын чанадан ташлый . Биредә шушындый мәкальне эйтү урынлы «Хәйләле эштә хәер юк.». «Куркак юлдаш» әкиятендә мондый мәкаль кулланырга «Аерыпганны аю ашар бүленгәнне бүре ашар » , «Дустын иптәшеңнән яхшы булсын», чонки дусты иптәшен ташлап киткән. «Чукмар белэн тукмар »әкиятендэ,чукмар белән тукмар гел сугышканнар сонынан дуслашканнар .Бу әкияткә карата мондый мәкальне әйтергә урынлы « Дустың булмаса эзлә тапсан югатма» «Тыйнаклык кешене бизи”. Балаларның рухи яктан бай ,физик яктан сау-сәламәт булып үсүенә уеннарның әһәмияте зур.Балалар белән төрле уеннар уйнаганда коллективта үзара мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, бергәләп уйнау һәм эшләү осталыгы,тәрбияләнә. Бакчабызда, иң яратып, сагынып көтеп алган әби-бабаларыбыздан калган борынгы бәйрәмнәребез уңышлы гына алып барыла. Ул: Сөмбелә, Нәүрүз, Карга Боткасы, Сабантуй, һ. б. бәйрәмнәре. Бу бәйрәмнәр халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән рухи мирасын балаларга җиткерү, нәниләрдә милли мәдәниятыбыз һәм сәнгатебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә алыштыргысыз чара булып тора. Әлеге бәйрәмнәрдә балалар милли традицияләргә нигезләнгән үзара аралашу культурасына да өйрәнәләр. Иң мөхиме,балалар күңелендә шатлык хисләре, бәйрәм рухы туа, аларда бәйрәм тантаналарында катнашасы килү, бәйрәм шатлыгын үзара уртаклашасы килү теләге уяна. Бу бәйрәмнәрдә әти-әниләрнең катнашуы балаларда икеләтә шатлык тудыра.
Халык йола бәйрәмнәре балаларны хезмәт кешеләрен хөрмәт итәргә ярдәм итә, аларда әби-бабаларына, әти-әниләренә карата мәхәббәт тәрбияли. Бәйрәмнәрдә балалар милли киемнәр киеп бииләр яки ниндидә булса роль уйныйлар, ука белән чигелгән түбәтәйләрне, калфакларны,читекләрне куллары белән тотып карап, киеп карап, бала күңелендә халык осталарына карата искиткеч зур тойгылар, горурлык, мәхәббәт хисләре уяна. Мондый чаралардан соң, балалар да, олылар да бик канәгать кала, шуңа алар һәр кичәне , бәйрәмне көтеп ала, ярдәм итә һәм теләп катнаша. Бу бәйрәмнәрнең тәрбияви әһәмияте бик зур, чөнки алар балаларда дуслык , кардәшлек, туганлык хисләре рухи әхләк тәрбияли. Шуңа күрә, без бар бәйрәмнәрне дә бөтен бакчабыз һәм әти-әниләребез белән бергә уздырабыз. Чөнки, хәзерге икетеллелек шартларында, бердәмлек, дуслык, татулык, милләтара аралашу өчен – бик зур байлык булып бәяләнә.
Без әхлак тәрбиясе нигезен балалар бакчасында ук формалаштыра башлыйбыз. Бу тәрбияне уңышлы куюдан - баланың алдагы тәртибе хәл ителә. Без балаларда туган илгә мәхәббәт, тирә-юньгә мәрхәмәтле, шәфкатьле булуын, экологик тәрбияне, кешеләрнең хезмәтләренә сакчыл һәм хөрмәтле караш, һәркемгә ярдәмчел булу, һәр җирдә үзен матур тотуны тәрбиялибез.
Әхлак тәрбиянең бурычлары булып балаларда әхлак, әдәп хисләре тудыру, уңай тәртип күнекмәләре тәрбияләүдә тора. Әдәплелек - кешенең эчке мәдәниятен билгеләүче тамга. Кече яштән үк балаларда кеше хәленә керә белү, кызгана, сөенә белү формалаша. Уртанчылар төркемендә балаларда әхлак хисләре тагын да аңлырак була. Аларда эшче халыкны хөрмәтләү, зурлау хисе туа башлый. Өлкән төркемдә бала үзенең яхшы якларын булдырырга тырыша, бурычлы булу хисе туа башлый, гаделлек, хөрмәтле караш, аңа тапшырылган эшкә җаваплы караш туу формалаша башлый. Безнең бурыч - үзебезнең халкыбызга лаеклы матур киләчәк буын тәрбияләү.
Әхлак тәрбиясенең төп методы булып балаларның яхшылык эшләгән мисалларын башкаларга күрсәтү тора. Без балаларның кылган эшен дөрес аңлый белергә һәм гадел бәяләргә тиеш.
Аңлату методы. Аңлатып бирү методы бик кирәк. Әгәр бала үзен матур тотмаса тәрбияче калган балаларның игътибарын бу бала башкарган ямьсез мисалга туплый һәм алай эшләргә ярамаганлыкны аңлата. Балалар үзләрен матур тотарга кирәклекне аңлый башлыйлар һәм тәртипле булырга тырышалар.
Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Әйдәгез, балаларыбызны әдәпле, инсафлы итү өчен барыбыз бергәләшеп тырышыйк, чын мәгънәсендә әдәпле булырга өйрәтик.
Әдәпле кеше кайдан күзгә чалына?(әти-әниләрнең фикерләрен тыңлау)
- Исәнләшү;
- Тыныч, матур сөйләшү;
- Төрле ситуацияләрдә уңай фикергә килә белү;
- Тыйнак, мәрхәмәтле булу;
- Олыларга, кечеләргә игътибарлы булу;
- Юл куя белү......һ.б.
Сезнең гаиләдә әхлаклелек кагыйдәләренә өйрәтү ничек бара?
Бакчага килгәндә балага нинди сүзләр әйтәсез?
- “Бүген бакчага килгәндә сезгә әти-әниләрегез нинди сүзләр әйтеп озатты?” дигән сорау бирдем балаларга. 20 баланың 3се генә “Миңа әнием апаларыңны тыңла, занятиеләрдә катнашып утыр” дип әйтте.
Әти-әниләргә киңәшләр
“Җәза” биргәндә, баланың нәрсә өчен хөкемгә тартылуын
аңлавы мөһим. Чөнки аны аңламаса, ул хөкем итүчене
гаепләргә мөмкин. Тәрбия, тәртип кагыйдәләре, башка уен
кагыйдәләре кебек үк, төгәл үтәлергә тиешлегенә
инандырыгыз. Ул сезнең аны яратуыгызны танырга, әмма ул
кылгангамәлнең ярамаганлыгын, шуңа күрә башка алай
эшләргә кирәкмәгәнлекне аңларга тиеш.
Нерв киеренкелеге дәрәҗәсенә җиткән киреләнүләр
вакытында аңа нинди дә булса “җәза” бирү баланы
чыгырыннан чыгаруы бар. Шуңа күрә нәни кешегә үз сүзен
әйтергә, эчендә җыелган “начар” энергеясен чыгарырга
мөмкинлек бирегез.
Кылган эшләре өчен түләргә кирәк булганда, балага сайлау
мөмкинлеге бирергә кирәк. Тәҗрибәләр күрсәткәнчә, әти-
әнисе кушкан эшкә караганда, үзләре сайлаганы күпкә
катлаулырак була икән.
Тәрбия тәртипкә бәйле мәсьәләләр бала һәм өлкәннәр өчен дә
уртак булсын. Шул вакытта гына булган вакыйга-хәлләргә
читтән карап, фикер йөртергә, булган мәсьәләләрне чишү
өстендә эшләргә мөмкин. “Ярый” һәм “ярамый” ны аерырга
өйрәтү кирәк. Баланың булган энергиясен файдаланып, ярый
торган гамәлләргә юнәлтү киңәш ителә.
Балага кием сатып алганда, аның уңайлы булырга
тиешлегеннән чыгып сайлагыз. Бихисап каптыргычлар һәм
җыймалар, матур булса да, хәрәкәтләнгәндә балага
комачаулыячак. Кием алганда, киясе кешенең – сабыйның
фикере беренче урында булырга тиеш.
Бала теләп коенсын өчен, ванна бүлмәсен кызыклы һәм матур
итеп бизәгез. Моны бигрәк тә аның үзе белән бергә эшләү
файдалы. Идәнгә үрдәк бәбкәләре төшкән келәм җәю, ваннага
дельфинлы пәрдә кору, кранга берәр хайван башы
рәвешендәге фигура кидерү, плиткаларга кызыклы рәсемнәр
ябыштыру – барысы да баланың коенуын күңелле итәр. Ә
резин уенчыкларны үзе сайлап алып, күтәреп кереп,
ваннадагы суга ташлау сабыйда җаваплылык, үз-үзенә
канәгатьләнү хисе уятыр
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Уен өйрәтү алымы. Чыгыш.
Бу чыгышны тәрбиячеләргә семинарларда һәм конференцияләрдә кулланырга була....
"Театраль уеннар аша ата-аналар белән эш"(семинарда чыгыш)
Күңел ачулар – каплау (компенсация) характерын йөртә: көндәлек һәм бертөрле тормыш хәлен каплый. Ул баланың тормышында матур момент булырга, аның тәэсирен баетырга һәм иҗади активлыгын үстерергә...
Гаиләдә балаларны тәрбияләүдә халык авыз иҗатының әhәмияте. Ата-аналар өчен чыгыш.
Балалар тормышында уеннарнын эhэмиятен кем генэ белми.Без «Сәламәт тәндә - сэламэт акыл», - дибез. Кеше ул йөзе белэн дэ, сузе белэн дэ ,жаны б\н дэ, матур булырга тие...
Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш. Тема:"Баланы мәктәпкә әзерләү"
Бала мәктәпкә керер алдыннан билгеле бер күләмдә әзерлеккә ия булырга тиеш. Әзерлекне аңа балалар бакчасы һәм әти-әниләр бирә. Күпләреб...
Чыгыш.Тема:"Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү" (Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)
Балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бик хәрәкәтчән һәм актив. Аны тирә-юньдәге бар нәрсә кызыксындыра, ул олыларга бик күп сораулар яудыра, аның бөтен ...
Мәктәпкә әзерлекнең төп критерийлары. Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш
Әти-әниләргә балаларын мәктәпкә әзерләү буенча киңәшләр бирелә. Җыелышты чыгыш ясау өчен кулланырга мөмкин....
"Театраль уеннар аша ата-аналар белән эш" (Чыгыш)
quot;Театраль уеннар аша ата-аналар белән эш"(Чыгыш)...