Уен өйрәтү алымы. Чыгыш.
статья (средняя,старшая,подготовительная группа) по теме
Бу чыгышны тәрбиячеләргә семинарларда һәм конференцияләрдә кулланырга була.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
leysan_uen.doc | 52.5 КБ |
Предварительный просмотр:
“Катнаш төрдәге” Балтач №4 балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
“Уен - өйрәтү алымы”
Хузина Л.Т.
Балачак- кешенең хәтерендә гомер буе саклана торган аерым бер дөнья ул. Шуның эчендә шатлык, бәхет, үз-үзең булып калу патшалык итсә-бик әйбәт.Бу дөнья балаларның серле һәм хыялый уенары белән бәйле. Нинди милләттән булуына карамастан балачак уены белән бәхетле. Бик мөһим булган уен периодыннан башка мәктәп яшендәге баланың да өйрәнүе, укуы уңышлы булмый, ә соңгарак шәхес буларак үсеше дә тулы була алмый.Балаларга иң җиңел бирелә торган тел уен теле! Уен барышында балалар дөньяны таныйлар, үсәләр, шәхес буларак формалашалар. Нәкъ менә уен- үсеш барышында килеп туган катлаулы мөнәсәбәтләрне чишәргә ярдәм итә.
Уен- гомумкешелек культурасының уникаль феномены. Нәкъ менә уен бала өчен уникаль социаль күнекмәләр бирә .Балалар уены – кешелек җәмгыятенең тарихи үсеше барышын барллыка китерелгән үзенә бер төрле мәдәни мәгърифәт. Эшчәнлекнең бу төре балаларның өлкәннәр тормышында катнашу омтылышын тормышка ашыру чарасы булып хезмәт итә. Бер яктан караганда, уен мәктәпкәчә чорга карый; икенче яктан караганда, ул тәрбия чарасының бер элементы. Аның ярдәмендә балаларның мәктәпкәчә чорда белем бирү һәм тәрбияләүнең күп кенә бурычлары хәл ителә.
Мәктәпкәчә чорда уенның тәрбия, белем бирү һәм үстерүле әһәмиятләре гел ассызыклап киленде. Мәсәлән , Л. А. Венгер, Р.И. Жуковская һ.б.ның хезмәтләрендә уеннарның төрле төрләренең баланы социализацияләүдә, аны психик яктан үстерү дә һәм баланың социаль- әхлакый формалашуында роле күрсәтелә.А.П. Усова, Т.А. Репина мәктәпкәчә яштәге балалар арасында үзара коллективлык мөнәсәбәтләрен үстерү дә “балалар җәмгыятен” үстерүдә уенның әһәмиятен билгеләделәр. Л. В. Артемова хезмәтләрендә уен вакытында үз-үзен тотуның иҗтимагый мотивлары күрсәтелә. Д. Б.Элькнин , Л. С. Выготский һ.б. баланың акылын үстерүдә иҗади уеннарның һәм кагыйдәле уеннарның әһәмиятен ачтылар. Д.В. Менжерицкая, С. Л. Новоселова һ.б. хезмәтләрендә иҗади уеннарның баланы сәнгати-эстетик яктан үстерү дә роле күрсәтелә.
Ватаныбыз психологиясендә Д. Б. Элкнин эшләгән уен концепциясе кабул ителгән Аның хезмәтләрендә бала уенын үстерүдә түбәндәге этаплар аерып күрсәтелә: 3 яшькә кадәр предметлы, 3-7 яшьләргә кадәр кагыйдәле уеннар. Уен үсеше этаплары баланың яше белән тыгыз бәйләнештә түгел: уенның гадидән катлаулыга таба күчеше баланың яшенә дә, аның уйнау тәҗрибәсенә дә бәйле.
Психологиянең теоретик нигезенә караганда мәктәпкәчә чор баласы эшчәнлегендә төп ролне уен алып тора. Нәкъ менә шуның ярдәмендә бала үсешенең төп юнәлешләре: иҗади күз аллау, образлы фикерләү, үзаң, үз-үзен иркен тоту кебек сыйфатларга нигез салына һәм алар эффектлы формалаша.
Уен аша балалар:
- үзләренең шәхси тормыш планнарын төзергә өйрәнәләр;
- аңа ирешү өчен гамәлләрен һәм чараларын билгелиләр;
- башка кешеләр белән конструктив аралашу һәм хезмәттәшлек итү мәктәбен узалар.
Уен- нәтиҗәле танып белү, социаль, физик , психик үсеш чарасы, балада гомумкешелек мәдәнияты нигезләре формалашу чарасы. Бала үсешендә уенның әһәмияте ватандашларыбыз Л. С, Выготский, А.Н. Леонтьев, Д.Л, Элькнин, А.В. Запорожец хезмәтләрендә һәм чит илләрнең М. Пиаже, И, Ивич , Дж. Брунер һ.б. хезмәтләрендә каралды. Уен барышында баланың киләчәк тормышында кирәкле психик процесслар һәм аларны тромышка ашыру механизмнары үсә һәм бала үсешенең якын киләчәк теориясе һәм перспектив теория контекстында яңа төрле эшчәнлек мотивлары туа. Халык педагогикасында әйтелә бит : “җитәрлек уйнамаган балада укуга кызыксыну тиз сүнә”. Шуңа күрә, мәктәпкәчә чорда уен аерым бер кыйммәткә ия: ул балада кызыксынучанлык, яңа белемнәр алуга омтылыш формалашуга булышлык итә. Теләсә нинди аерылгысыз өлеше-кагыйдәләр .Иҗади уенда-ул уен барышы шартларына кергән яшертен кагыйдәләр. Балалар рольләрне башкару тәртибен һәм эзлеклелекнең мөһимлеген кабул итәләр, сайлап алынган рольнең уендагы гамәлләргә туры килүенең мөһимлеген башларыннан кичерәләр. Кагыйдәле, дидактик һәм хәрәкәтле уенарда балаларның үз-үзләрен тоту мөстәкыйльлеге үсә. Бала үз гамәлләрен үрнәккә яратырга өйрәнә. Үрнәк булып әйләнә-тирәләрнең үз-үзен тотышы, фикере һәм бәяләве торырга мөмкин. Мәктәпкәчә чор азагында бала үз-үзен тотуны идәрә итәргә, кагыйдәләргә, тәртипләргә, таләпләргә буйсынырга өйрәнә.
Шөгельләрне кызыклы, төрле уеннар, әкият геройлары, кул чукларына гимнастика, әкиятләр белән үреп алып бару тагында уңышлы итә.
Иң беренче балаларны җыю, игътибарларын туплауга, шигъри юллар яки сүзле уеннар уен активизаторлар белән башлап җибәрү тагын да әйбәт.
Мәсәлән: Минем нәни дусларым
Тиктормас кошчыкларым
Ягез әле килегез
Тирәле тезелегез!
Бераз ял итеп алыйк .
“Кояш чыга – бу иртә
Көндез кояш югары
Кояш бата – кич җитә
Без йоклыйбыз аннары.”
- Ә тәүлекнең хәзер кайсы вакыты?
- Иртә.
- Әйдәгез бер-беребезгә хәерле иртә телик.
(парлашып басып)
Хәерле иртә сиңа
Хәерле иртә миңа
Хәерле иртә сезгә
Хәерле иртә безгә
Яки: Балалар бирегез әле миңа кулыгызны, кулыгыздагы җылыгызны. Менә балалар без кулларны тоташкач, рәхәт һәм җылы булып китте.
“ Елмая көлә кояш
Сездә елмаегыз әле бераз”
Менә хәзер бигрәктә күңелле булып китте.Сезнең елмаю башкаларга да күчсен.
Яки : “Елмаюны бүләк итеп” дигән уен уйныйбыз.Бер әкият герое яки тәрбияче “Бер, ике, өч, елмаю дустыма күч!” – дип аны үз артыннан ияртә, шулай итеп бер рәткә җыелып басу.
Кул эшләре, рәсем, әвәләү шөгелләрендә балаларның бармакларында, кул чукларына гимнастика бик кирәк – ул мелкий моториканы үстерә, ныгыта, сөйләм телләрен баета.
Мәсәлән : Бармак – бармак
Кайда булдың?
Бу абый белән
Урманга бардым
Бу абый белән
Кырда йөгердем
Бу абый белән
Ботка ашадым
Бу энем белән
Җыр җырладым
Бусы ашаган
Бусы ашаган
Бусы ашаган
Бусы кечкенә булганга
Кетер – кетер
Казан төбен кимергән .
Тагын шундыйлардан “ Кечкенә кешеләр “ уены. Ул бармаклар белән ген уйнала.
Кул чукларын ял иттерү өчен “ Чикләвекләр белән уен” бар.
а) учта өйртү;
б)кулның йөзендә йөртү;
в)йөздә тәгәрәтү;
г)өскә күтәрү;
д)чүгәләү.
Төрле жестлар белән уен коралларында уйнау да балалар күңеленә хуш килә. Шушылай уйный-уйный шөгельгә кереп китү балаларда активлык, кәеф күтәренкелеге уята.
Шөгельләрне темага карап кызыклы оештыру да көне буена уңай эмоция бирә. Мәсәлән төсләр темасын өйрәнгәндә “Төсләр белән уйныйбыз”, мульти-медияле геройлар “Шрек белән Фиона”, ”Барби”, яки балалар ярата торган “ Тынгы бабай” белән очрашу “Төсләр патшалыгында кунакта булу” балаларда уенга кызыксыну уята.
Мәсәлән :“ Сызыкның рәсемдәге роле” темасын уздырганда , “усал” һәм “әйбәт” сихерчене ясарга тагъдим итәм. Башта проблемалы сорау кую балаларның уйлау сәләтләрен арттыра.
“ Сез ничек уйлыйсыз бу сызыкларның кайсысы усал, кайсысы әйбәт сихерченеке?” Шуннан балалар сихерчене ясый башлыйлар тәрбияченең сөйләгән әкияте аша.
Тагын шундый бер әкият . Яшәгән ди бер нокта (. ) . Ул сукмак буйлап барган _________ аннан сикереп-сикекреп киткән _ _ _ _ _ шулай итеп балалар сызык белән дә таныша.
Шөгель уртасында балалар арып китсә психогимнастика ясату да бит мукулатураларын хәрәкәткә китерә.
Мәсәлән: “ Төрле кәефләр”
“ Телсез кино”
Тегү шөгельләрендә кызлар белән “ Золушка” әкиятендәге кыз булып уйныбыз. Ярма чүплибез, курчакларга матур күлмәк, сумка , муенсалар тегү дә балалар күңеленә хуш килә.
Шөгыль ахырыда “ Бер-беребезне мактап алыйк” уенын уйныйбыз. Парлашып басып :
Син яхшы
Син зур
Син акыллы
Син матур .
Мин сине яратам - дип кочаклашып шөгельдән яхшы кәеф белән таралышабыз. Шөгыльдән тыш вакытларда дидактик уөеннар уйнау да баланың фантазиясен, сөйләм телен, уйлау сәләтен арттыра. Мәсәлән : “ Парын тап”
“Салават күпере төсләре”
“Натюрморт төзе”
“ График диктант” һ.б.
Дидактик уен төренә тәрбияче әйтүе буенча рәсем ясауны да кертергә була . Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча рәсем ясала. Монда дидактик һәм уен мәсьләсе ачык күренә - бар кагыйдә тәрбияче кушуы буенча бала өскә - аска, уңга – сулга сызыклар үткәреп нинди дә булса узор, бизәк ясый. Мондый график диктантларны шөгельләр вакытында да иҗади шөгельләнгәндә дә кулланырга була. Ә барлыкка килгән рәсемне сөйләм үстерү шөгельләрендә хикәя төзү өчен файдаланырга бу. Бу уен балага пространствода ориентлашырга ярдәм итә.
Мәктәпкәчә чор учрежденияләренең эш практикасын анализлау бала үсешендә уенның ролен тану белән белем бирүнең өстенлеген күрүдә каршылыклар тирәнәюне күрсәтә. Күп кенә галимнәр , эзләнүчеләр мәктәпкәчә чорда уен һәм белем алу эшчәнлегендәге генетик бәйлелекләр таянып уеннан белем бирүгә салмак күчүнең мөһимлелегенә басым ясыйлар. Е.Е. Кравцова исбатлаунча, уен эшчәнлеге түбән булган балаларның уку эшчәнлеге дә түбән була. Д.Б. Эльконин баланың шәхнсен үстерүдә уен эшчәнлеге потенциалын куллану мөһимлегенә басым ясап күрсәтте. Ул сюжетлы-рольле уенның танып белүдәге эгоцентризмны җиңүдә әһәмиятен күрсәтте. Эгоцентризмның асылы-бала үз карашын башка төрле караштан чикли алмый, бу исә башкаларның карашын кире кагу, үзенең карашын гына дөрес дип санау була.Нәкъ менә уен балаларда беренче этик һәм мораль сыйфатлар формалаштыра , ул үз гамәлләрен һәм башкаларның гамәлләрен бәяли ала башлый.
Ата-аналар һәм тәрбиячеләр күзәтүенә караганда соңгы 5-6 елда балаларның уеннарында билгеле бер үзгәрешләр булып узды. Иң күзгә ташланганы-балалар бакчаларындагы балалар азрак уйный башлады, бигрәктә сюжетлы – рольле уеннар азая, кими бара. Төп сәбәбе- вакыт җитмәү. Чыннан да күп кенә учреждениеләрдә төрле шөгелләргә күбрәк вакыт бирелә. Нәтиҗәдә вакыт азая ,тирән эчтәлекле , ирекле уеннарга вакыт аз кала. Гадәттә ул уеннар арлы-бирле йөрү, бәргәләшү, этешү-төртешү рәвешен ала. Шуңа күрә педагоклар буш вакытны тыныч өстәл уеннарына : төрле мозайка, конструкторларга алыштыралар.
Күзәтүләрдә күренгәнчә , хәзерге балалар үз эшчәнлекләрен оештыра белмиләр,аңа мәгънә бирә белмиләр.Күпчелегендә күз аллау , иҗади фикерләү үсмәгән , мөстәкыйль фикерләү юк.
Мәктәпкәчә чор – шәхес формалаштыру өчен оптималь чор , шуңа күрә иллюзияләр кормаска ,зуррак үскәч , сәләт үзеннән үзе үсәр дип, үзеңне алдамаска кирәк.
Уенның ярлылыгы һәм гадилеге балаларның коммуникатив үсешенә зарар китерә, чөнки аралашу нигездә бергә-бергә уен вакытында бара.Уен кагыйдәләре, сюжет,рольләр бүленеше – аралашуның төп эчтәлеге. Уйнаганда , төрле рольләр башкарганда балалар вакыйгаларны төрле позицияләрдән карап күрергә , башкаларның мәнфәгатьләрен һәм гамәлләрен исәпкә алырга, нормалар һәм кагыйдәләрне үтәргә өйрәнәләр. Шулай булмаганда , мәгнәле аралашу да , бергә-бергә эшчәнлектә оешмаячак.
Менә шуңа күрә, специфик балалар эшчәнлеге буларак , кечкенә яштәге балаларда югалмаска тиеш, чөнки зур , күренекле галимнаребез К. Д, Ушинский, А.П. Усова, Л.С. Выготский – барысыда уен баланың үз вакытында, тулы үсеше өчен, аның шәхесе, интелектлы үсү өчен мөһим чара икәнен күрсәттеләр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Театраль уеннар аша ата-аналар белән эш"(семинарда чыгыш)
Күңел ачулар – каплау (компенсация) характерын йөртә: көндәлек һәм бертөрле тормыш хәлен каплый. Ул баланың тормышында матур момент булырга, аның тәэсирен баетырга һәм иҗади активлыгын үстерергә...
Гаиләдә балаларны тәрбияләүдә халык авыз иҗатының әhәмияте. Ата-аналар өчен чыгыш.
Балалар тормышында уеннарнын эhэмиятен кем генэ белми.Без «Сәламәт тәндә - сэламэт акыл», - дибез. Кеше ул йөзе белэн дэ, сузе белэн дэ ,жаны б\н дэ, матур булырга тие...
“Мәктәптәгечә яшьтәге балаларда үз халкына, тарихына , гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту” эш тәҗрибәсеннән чыгышы.
Мәктәптәгечә яшьтәге балаларда үз халкына , тарихына , гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту , үз мил...
Чыгыш: Тирә-юнь белән таныштыру аша сөйләм телен үстерү.
Бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә УМК ны куллану....
Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү - чыгыш
Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү...
Тәрбиячеләр өчен "Сөйләм үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте" дигән темага чыгыш һәм презентация
Сөйләм үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте....
Чыгыш.Тема:"Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү" (Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)
Балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бик хәрәкәтчән һәм актив. Аны тирә-юньдәге бар нәрсә кызыксындыра, ул олыларга бик күп сораулар яудыра, аның бөтен ...