Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү
материал на тему
Опубликовано 28.01.2016 - 21:34 - Фардиева Лилия Мирсаяфовна
Советы родителям
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 31 КБ |
Предварительный просмотр:
Баланы урамда үз-үзен тәрбияле тотарга, куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга өйрәтүдә ата-ананы башка берәү дә алыштыра алмый!
Мәктәпкәчә яшьтәге бала түбәндәгеләрне үзләштерергә тиеш:
- Зурлардан башка юлга чыгарга ярамый!
- Юл – машиналар өчен генә, җәяүлеләр өчен – тротуар бар!
- Светофорда яшел ут янгач кына, җәяүлеләр сукмагыннан юлны аркылы чыгарга мөмкин!
- Билгеләнмәгән урыннардан һәм якын килүче транспорт алдыннан юлны аркылы чыгарга ярамый!
- Җәмәгать транспортлары тукталышында автобус, трамвай, троллейбусларның кузгалып киткәннәрен көтәргә һәм шуннан соң гына юлны аркылы чыгарга кирәк!
- Юл йөрү кагыйдәләре белән көндәлек, мәҗбүри итмичә, урамда, юлда һәм ишек алдында булган вакыйгаларны кулланганда гына баланы юл йөрү кагыйдәләренә төшендереп була!
Юл йөрү кагыйдәләрен беркайчанда үзегез бозмагыз!
- Урам кагыйдәләренә бала зурлардан үрнәк алып өйрәнә! Юл фаҗигаләреннән баланы саклау – зурларның бурычы.
- Ата-аналарга куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтүдә түбәндәге маршрутны кулланырга кирәк:
- “Балалар бакчасына минем юлым”
- Баланы юл вакыйгаларын күзәтергә өйрәтү урамга чыккан беренче көндә үк үткәрелергә тиеш. Моңа вакыйгаларны һәм хәрәкәтләрне күп тапкырлар күзәтү ярдәм итә. Моның өчен бакчага бару, кайтү юллары бик уңайлы.
Киңәшләр.
- Бала юлдан ашыгып йөрмәсен өчен өйдән иртәрәк чыгарга кирәк.
- Баланың машина юлын кистереп түгел, ә турыга чыгуын күзәтегез. Бала төшенергә тиеш: бу аның күзәтүен арттыра.
- Юлдан чыкканда бала белән сөйләшүне туктатыгыз. Ул бөтен уй-фикерен юлга юнәлтергә күнегергә тиеш.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Юлда йөрү кагыйдәләре
Балаларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштыру...

Конкурс совместно с родителями "Сез юл кагыйдәләрен беләсезме?"
Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре, әби-бабалары белән үткәрелгән бәйге....

Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң, Бел син юл кагыйдәсен!”)
Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәлэренеңөйрәтү буенча күңел ачу иртәсеплан-конспекты.(Зурлар төркеме).Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң,Бел син юл кагыйдәсен!”( Яки Шүрәле маҗаралары)...

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)
КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...