Конкурс совместно с родителями "Сез юл кагыйдәләрен беләсезме?"
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме
Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары һәм аларның
әти-әниләре, әби-бабалары белән үткәрелгән бәйге.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
sez_yul_kagyydlren_belsezme_.doc | 61 КБ |
Предварительный просмотр:
Әлмәт шәһәре “37нче “Әкият” компенсация төрендәге балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе»
“Сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?”
(Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары һәм аларның
әти-әниләре, әби-бабалары белән үткәрелгән бәйге)
Эшне башкарды:
Вәлиева Миләүшә Мәзхәт кызы. 1 категорияле тәрбияче
2011-12 нче уку елы
Бәйгенең максаты
Балаларның, әти-әниләр, әби-бабайларның юлларда хөвефсез йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен ачыклау, исләренә төшерү. Юл билгеләре, транспорт төрләре турында белемнәрен камилләштерү. Уенда катнашу-чыларны юлларда очрый торган киеренке хәлләрне чишәргә күнектерү. Уткүзләр турында белемнәрен ныгыту. Башваткычлар чишеп, Кюизенер таякчыклары белән төзеп, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген барлык балаларга да, өлкәнннәргә дә аңлату. Өч буын арасында дуслык һәм татулык хисләре тәрбияләү.
Методик алымнар: Сораулар, уеннар, киеренке хәлләрне чишү, слайдлар, рәсемнәр карау, төзү, гомумиләштерү, башваткычлар чишү, әти-әниләр белән эшләү.
Сүзлек:: “киеренке хәл”, “ребус”, “Кюизенер” — яңа сүзләр;
уткүз, педаль, чылбыр, руль, кисәтүче, тыючы сүзләрен искә төшерү.
Алдагы эш: Балалар белән юлларда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен искә төшереп тору; әти-әниләр белән, әби-бабайлар белән сөйләшүләр уздыру;
әти-әниләр белән берлектә башваткычлар, “Күргәзмәбез кисәтә!” дигән стенгазаталар, яңа юл билгеләрен уйлап чыгару буенча күргәзмәләр оештыру; “Помидор — светофор” җырын, шигырьләр өйрәнү; конспект буенча слайдлар төзү; залны бизәр өчен әйтем сүзләрен язу; уеннар ясау, геройлар өчен киемнәр булдыру.
Җиһазлау: Катнашучылыр, хөкемдарлар өчен өстәлләр, урындыклар, уткүз макеты, кабарткычлар, махсус транспорт төрләре, тыючы, кисәтүче, боеручы, хезмәт күрсәтүгә ишарә итүче юл билгеләре рәсеме, яңа юл билгеләре, Кюизенер таякчыклары, слайдлар күрсәтү өчен аппаратура һ.б.
Бәйге барышы
Бәйрәм үтәсе бүлмә алдында «Күргәзмәбез кисәтә!» темасына әти-әниләр, балалар катнашында ясалган стенгазаталарга күргәзмә оештырылган. Зал бәйрәмчә бизәлә. Зал артына «Юлда булсаң — бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” дигән әйтем сүзләре эленгән. Залның түрендә кызыл, сары, яшел җәймәләр ябылган өстәлләр. Алар артында 3 кешедән торган 3 команда утыра.
А.б.: Хәерле кич, кадерле әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар, балалар, килгән кунаклар! Бүген сезнең белән бик мөһим очрашуга җыелдык. Без өч буынны очраштырып, барыбызның да тормышы өчен кирәк булган мәсьәләләрне чишәрбез. Безгә гомер шундый бурыч белән бирелгән, без аны һәрвакыт сакларга тиеш. Гомер безгә җир шарында яшәү бәхете бирә. Ә кеше яшәү өчен һәрвакыт энергияле, эшкә яраклы җитез, тапкыр, сәламәт булырга тиеш. Сау-сәламәт кеше гел юлда, гел хәрәкәттә. Димәк, хәрәкәттә булгач, безнең бүгенге очрашуыбыз да юл йөрү кагыйдәләренә кагыла.
Без барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашабыз.Ә юл аңа кагылышлы кагыйдәләрне төгәл үтәүне таләп итә. Бүгенге очрашуыбыз юкка гына өч буын белән берлектә түгел, чөнки газиз балаларыбызны балалар бакчасына безнең сөекле әби-бабаларыбыз да йөртә. Шулай булгач, алар да балалар гомере өчен җавап бирә, алар да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.
А.б.: Бакча бүген гөрләп тора,
Шаулап тора, күрегез!
Өч буын катнашында
Ярыш була, белегез!
Бер яшьлектә, бер картлыкта, диеп
Җыелдылар бүген әбиләр,
Бабайлар да сынатмаска уйлый,
Нык уйларлар әти-әниләр.
(катнашучы 3 бала уртага чыга)
1 бала: Әни-әби катнашканда
Без ничек түзеп торыйк.
Бакчага гына йөрсәк тә
Күп белүче без булыйк!
2 бала: Юл йөрү кагыйдәләрен
Бик яратып өйрәндек.
Уйладык, истә калдырдык,
Тормышта —
Кирәклеген аңладык.
3 бала: һәркөн искә төшерсәк тә,
Булыр кебек әзерәк.
Юл кагыйдәләрен өйрәнү
Булсын, дибез, күберәк.
А.б.: Әйе, бүген өч буын очраша: балалар, әти-әниләр һәм әби-бабайлар. “Сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме? дип аталган очрашуыбызны башлыйбыз.
Ярышыбызда өч команда катнашыр. Ә хәзер, көчле алкышлар астында команда членнарын уртага чакырыйк.
(Өч кеше: бабай яки әби, әти яки әни, баладан торган командалар чыгып зал уртасына чыгып П формасында басалар)
Безнең жюри членнары: өлкән тәрбияче Луиза Вәзир кызы, өлкән шәфкать туташы Роза Гомәр кызы, татар теле тәрбиячесе Әлфинур Рәвгать кызлары сезнең белемнәрегезгә бәя бирерләр.
Ярышыбызның беренче этабы “Әйдәгез, танышыйк!” дип атала. Командалар безне үзләре белән таныштырып китәрләр.
(Һәр команданың капитаны үз командасы белән таныштыра.)
Димәк, бүген “Юл сакчылары”, “Хәерле юл!”, “Уяу җәяүлеләр” командалары катнаша. Сезнең белән танышуыбызга без бик шат.
Ярышның икенче этапы “Тыңла. Уйла. Җавап бир” дип атала.
(Һәр командага өчәр сорау бирелә. Команда членнары киңәшләшеп җавап бирәләр. Җавап булмаган очракта башка команда членнары җавап биреп, командага очко җыя алалар.).
Сораулар:
- Нәрсә ул юл? (Транспорт хәрәкәт итә торган урын)
- Транспорт уткүзе белән, җәяүлеләр уткүзе нәрсә белән аерыла? (Җәяүлеләр уткүзендә ике төс — кызыл һәм яшел, ә транспорт уткүзендә өч төс — кызыл, сары, яшел)
- Уткүзләр нигә кирәк? (Юллардагы хәрәкәтне көйләү өчен)
- Кемнәр алар пассажирлар? (Транспортка утырып йөрүчеләр)
- Җәяүле сукмагы кемнәр өчен? (Җәяүлеләр өчен)
- Нәрсә ул урам? (Юллар, парклар, өйләр, ишек аллары, кибетләр һ.б.)
- Тыючы билгеләр нинди формада була? (Түгәрәк формасында)
- Кисәтүче билгеләр нинди формада? (Өчпочмак формасында)
- Җәяүлеләр юл аша чыга торган җирне нигә “зебра” диләр? (Ул буй-буй сызыклы, зебра дигән хайванга охшаган)
А.б. Ярышыбызны дәвам итәбез. Бу бәйге аша без, сезнең транспорт төрләрен ничек белүегезне ачыклап китәрбез.
Уен: “Төркемнәргә бүл, нәрсә артык икәнлеген әйт!”
(Транспорт төрләре, тыючы, кисәтүче билгеләр бирелә Ясалган рәсемнәрне бер төркемгә гомумиләштереп җыярга. Артык рәсемне табарга. Ни өчен артык икәнлеген аңлатырга )
А.б. Хәзер хөкемдарлар нәтиҗә ясаганчы Р.Курамшинның Ш.Гәлиев сүзләренә язган “Помидор-светофор” җырын тыңлап китәрбез.
(Хөкемдарлар нәтиҗә ясыйлар)
(Зур конверт тоткан Сәләви белән кабарткычлар тоткан Мәләви керә.)
Сәләви:(аптырап) Кая эләктек соң без? Болайда безнең башыбыз каткан, җитмәсә әллә нинди рәсемнәр биргәннәр, аңларлык та түгел.
А.б. Исәнләшмичә дә килеп кердегез, нәрсә булды сезгә? Нигә болай бик борчыласыз?
Мәләви: (борчылып кына) Ә-ә-ә, исәнмесез. Борчылмаслык мыни!? Олы юл кырыенда туп белән уйный идек. Безнең янга кулына каралы-аклы таяк тоткан абый килде.
А.б. Ә-ә-ә, ЮХИДИ хезмәткәре булгандыр инде ул.
Сәләви: (конвертны күрсәтеп) Безгә шушы конвертны бирде. “Иртәгә мин сезнең янга килеп, менә шушы конверт эчендәге рәсемнәрнең нәрсә аңлатканын сорыйм”—диде. Безгә шушы сорауларга җавап табарга кирәк. Әгәр җавап тапмасак, безне яңадан урамда йөртмәячәкләр.
А.б. Борчылмагыз, кая карыйк әле. (Конвертны ачып карый.) Монда борчылырлык урын юк. Сез бит юл кырыенда уйный идек дисез. Шуңа күрә биргән ул сезгә мондый рәсемнәрне. Сез монда кереп бик дөрес эшләгәнсез. Сезнең бу сорауларыгыз юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы. Без менә нәкъ сезнең темага кагылышлы сораулар өстендә эшли идек. Ә сезнең бу өч соравыгызга безнең өч командабыз җавап бирер.
(Чиратлаштырып өч очрак күрсәтелә. Командалар бу киеренке хәлләрдән чыгу юлларын аңлаталар)
- Марат, Азат, Алсу олы юл кырыендагы мәйданчыкта туп белән уйныйлар. Ә Булат җәяүлеләр сукмагында сикергечтә сикерә. Марат тупны тибеп капкага кертергә уйлады. Ләкин туп капкага түгел, ә олы юлга таба тәгәрәп китте. Балалар Булатны да, юлдан килүче машинаны да күрмичә юлга туп артыннан ташландылар.
Сорау: Балалар уен мәйданчыгын дөрес сайлаганнармы?
- Матур язгы көндә Илдус белән Айдар мәктәптән чыктылар. Алар олы юл кырыендагы ЮХИДИ хезмәткәрен дә, юлдан килүче машинаны да күрмичә юлның каршы ягында торучы дус малайлары янына йөгерделәр.
Сорау: Малайлар юл аша чыгу кагыйдәләрен үтәделәрме?
- Алия белән Артур җәяүлеләр юл аша чыгу урыныннан юл аша чыгып, ярты юлда туктап калдылар. Ә алар артыннан Оркыя әби дә үзенең оныклары белән юл аша чыгарга җыенды.
Сорау: Җәяүлеләр дөрес хәрәкәтләнәләрме?
(Командаларның җаваплары, фикерләре тыңланыла)
А.б. Менә күрдегезме инде, дуслар. Әгәр җәяүлеләр урамда үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен белмәсәләр, нинди фаҗигалар килеп чыгар иде.
Сәләви белән Мәләви: Аңлашылды. Бик зур рәхмәт сезгә.
Мәләви: Ә монда уйнарга ярыйдыр бит. Әйдәгез инде безнең кабарткычлар белән бер уйнап та алыйк. Сез дә ял итеп алырсыз.
А.б. Чыннан да, әйдәгез монда уткүзнең төсләре кебек кабарткычлар да бар.
Уен: “Уткүзне җый”
Һәр командага өч төрле кабарткыч бирелә. Алар чиратлап төсле кабарткычларны кул белән өскә чөеп хәрәкәт ясап, билгеләнгән урынга кадәр барып, андагы юл билгесенә игътибар итеп, кире әйләнеп килеп, тиз генә уткүз төзергә тиеш. Ял минуты.
Уен: “Диңгез шаулый”
А.б. “Диңгез бер шаулый, диңгез ике шаулый, диңгез өч шаулый (бәйгедә катнашучылар хәрәкәтләр ясыйлар) һәм тынып кала” (төрле фигуралар ясап катып калалар). Ә Сәвәли белән Мәләви нинди фигуралар ясалганын танырга тиеш була. (Искәрмә: Уен шулай ук җанатарлар белән дә уздырыла.
Җанатарлар белән “Билгегә исем куш” уены үткәрелә. Алар алдагы елларда бакчага йөргән балаларның әти-әниләре белән берлектә уйлап килгән яңа билгеләренә исем кушарга тиешләр)
А.б. Булдырдыгыз, рәхмәт сезгә. Ә хәзер хөкемдарларны тыңлап китик.
(Хөкемдарлар нәтиҗә ясыйлар)
А.б. Инде менә диңгезләрне дә шаулатып тындырдык. Ә хәзер әйтегез әле су транспортына нәрсәләр керә?
(Бәйгедә катнашучылар җавап бирәләр)
Чираттагы уеныбыз “Тылсымлы таякчыклар” дип атала.
Сезнең максат, рәсемдә бирелгән корабны Кюнзенер таякчыклары ярдәмендә ясау. Аннары үзлектән рәсемдәге корабка охшамаган икенче төрле кораб төзергә кирәк була. (Уенчылар төзиләр)
А.б. Ә менә бу башваткычларны безгә әти-әниләр ясап алып килделәр. игътибар белән карагыз әле, монда нинди сүзләр язылган.
Уен: Ребуслар чишү.
(Педаль, руль, чылбыр сүзләре укылырга тиеш)
А.б. Сүзне хөкемдарларга бирәбез. Алар барлык үткәрлгән бәйгеләргә нәтиҗә ясарлар. (Хөкемдарлар чыгышы. Бүләкләү.)
А.б. Хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар, балалар! Менә без бүген сезнең белән тормышыбыз өчен бик кирәкле мәсьәләләрне чиштек. Без бүген алган белемнәребезне тормышта кулланып, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. Һәркемгә хәерле юллар телим.
Очраштык без бүген, баш ваттык,
Аралаштык, көлдек, сөйләштек.
Өй мәшәкатләрен читкә куеп,
Имин йөрү өчен көрәштек.
Бердәмлек, дуслык, татулык –
Безнең өчен кирәк һәммәсе.
Күкләр аяз булсын,
Илләр тыныч булсын,
Әнә шулар тормыш мәгънәсе.
Сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Положение о конкурсе совместного творчества родителей и детей "Дары осени".
В положении определены цели, задачи, условия и сроки проведения конкурса....
Конкурс совместного творчества детей и взрослых "Вместе – взрослые и дети!"
В апреле 2013 года в детском саду «Солнышко» п. Каменск, проводился конкурс совместного творчества детей и взрослых «Планета детства»....
"Овощные фантазии с грядки" Организация конкурса совместного семейного творчества
Каждую осень в нашем ДОУ традиционно проводится конкурс семейного творчества из овощей " Овощная фантазия с грядки ". Творческий потенциал родителей безграничен и разнообразен, чему свидетельствуют ор...
Конкурс совместных поделок родителей и детей на тему "Осенняя фантазия"
Фото поделок из природного материала....
Конкурс совместного творчества детей и родителей "Осенний пейзаж"
Творческий конкурс совместной работы детей и родителей на тематику "Осенний пейзаж". По итогам конкурса путем голосования были определены три победителя и награждены грамотами 1, 2, 3 место. Всего в к...
Положение о проведении конкурса совместных работ "Пуговичный мир" для воспитанников и родителей.
- Сплочение детей и родителей в общую деятельность посредством осуществления совместной поисковой и творческой деятельности;Задачи конкурса:- раскрытие творческих способностей, воображения, фантазии;-...
Конкурс совместного творчества детей и родителей "Зимняя сказка"
Поделки детей и родителей к Новому Году....