Ата-аналарга
материал на тему
Бала тәрбияләү турында ата-аналарга чыгышлар, киңәшләр.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ata_analarga_insportal.doc | 46 КБ |
Предварительный просмотр:
Бишек җыры җырлансын.
Бишек җырлары баланы тынычландыру,
тату, тирбәтеп йоклату өчен хезмәт итә-
ләр. Ана күңеле бала тирбәткәндә салмак
кына яңгырый торган, матур сүзле җыр-
лар җырларга кирәклеген тоя. Һәм сабый-
лар әниләренең тыныч,салмак тавышына
изрәп йоклап китәләр.
Бишек җырлары белем һәм тәрбия би-
рү көченә дә ия. Алар сабыйның тыныч
холыклы булып үсүенә ярдәм итә. Шуны
да онытмаска кирәк: бала әнисенең җы-
рын тыңлап, аңа кушылып җырларга, үсә
төшкәч, җыр сүзләрен кабатларга тели. Шулай итеп,бишек җырлары аша, сабый
туган телендә сүзләрне әйтергә,тирә-якны танып белергә, фикерләү сәләтен, сөйләмен үстерергә өйрәнә, үзе дә сүзләрне әйтергә омтыла.
Бишек җырларының тагын бер гаҗәеп
үзенчәлеге бар: алар,артык вәгазь укы-
мыйча гына, баланы ничек яшәргә, кешеләргә ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, ата-ананы, туганнарны хөрмәт
итәргә һәм башка күркәм сыйфатларга ия
булырга өйрәтәләр. Менә ананың үзенең
сабыена тели торган сүзләре:
Имәндәй нык бул,
Чыршыдай биек бул,
Каендай ак бул,
Чишмәдәй саф бул.
Әлеге бишек җырының беренче юлларында ук ана үзенең баласына сәламәт, әхлакый саф булып үсүен тели.
Аннары ул җырны болай дип дәвам итә:
Ата-аналы бул,
Алтын канатлы бул,
Бай дәүләтле бул...
Бала үз анасы авызыннан әхлакый-
эстетик дәресләр ала :
Бабайны күрсәң, “бабай”,-дип әйт,
Әбине күрсәң, “әби”,-дип әйт.
Өлкәнне күрсәң, “абый”, “апа”дип
әйт,
Кечене күрсәң, “сеңлем”, “энем”,
дип әйт
Кечене кече ит, олыны олы ит.
Тәмле, татлы телле бул,
Ата- анаңа игътибарлы бул.
Бишек җырының алдагы юлларында ана баласында туган телне, халык иҗатын ихтирам итү, табигатькә сакчыл карау хисе тәрбияли:
Бүләк итәм, балам, туган телеңне...
Күңелемә тулган олы хисләрне,
Чылтыр чишмәле, алсу иртәне,
Әкият тулы айлы кичләрне.
Шулай итеп, бишек җырлары – бишектәге баланы тәрбияләү өчен иң мөхим чара. Шуларны истә тотып, без әти-әниләр, тәрбиячеләр, үзебезнең шагыйрь һәм композиторлардан сабыйларда иң матур тойгылар, иң әйбәт сыйфатлар тәрбиялерлек җырлар көтәргә хокуклы.
Бишек җырлары аша сабый тшүге мәртәбә матурлык, ананың йөрәк җылысы ,ата-ананың мәхәббәте, үз халкының рухы, туган йорт кебек төшенчәләр белән очраша.
Бишек янында*
Татар халык җыры
Әлли- бәлли итәр бу,
Йокыларга китәр бу,
Бәү-бәү итеп, күз йомып,
Изрәп кенә китәр бу.
Алма кебек тәгәрәп,
Үсеп буйга җитәр бу,
Абыйлары артыннан
Казаннарга китәр бу.
Казаннарда укыгач ,
Галим булып җитәр бу.
Әлли-бәлли итәргә
Ал бишеге бар аның,
Алдына алып йоклатырга
Үз әбкәсе бар аның.
Ал бишеге бар аның,
Гөл бишеге бар аның,
Тәрбияләп үстерергә
Үз әнкәсе бар аның.
Өйнең яме бала белән.
(чыгыш)
Аталар һәм балалар мәсьәләсе бик борынгыдан килә.”Элек шулай иде, ә хәзер...”-дип сүз башлый күптән үз балаларын аякка бастырган, бүген килеп әби-бабай булган ата-ана. Бала тәрбияләү мәсьәләсенә килгәндә, ике буын арасында еш кына нинди дә булса каршылыкларга юлыгансың , бәхәсләшәсең, һәм һәрберсе үзен хаклы дип саный, берсе дә юл бирергә уйламый. Әле үзләре дә балалыктан чыкмаган яшь әти- әниләргә авырга туры килә. Әмма, ничек кенә булмасын, гаиләдә бала белән ата-ана арасында җылы дустанә мәнәсәбәтләр булырга тиеш. Кече яшье балалар белән ничек уртак тел табарга соң?
Сабый һәм ата-ана арасындагы беренче каршылык-
лар.
-Минем яшел төстәге күлмәк киясем килми! Зәңгәр күлмәгемне киям! Монысын кичә кидем инде , ике көн рәттән бер үк күлмәктә йөрмим!
-Кызым, зәңгәр күлмәгеңне яңа юып куйдым. Әйдә инде,кояшым, киреләнмә,балалар бакчасына соңга калабыз бит! Әйдә ,алайса менә бу кып-кызылын ки, роза чәчәге кебек булырсың. Менә колготкиеңны да ки.
-Юуу-ук! Миңа зәңгәр күлмәк кирәк. Кызылын да,яшелен дә кимим. Колготки да кимим, җәй көне эссе була. Бернәрсә дә кимим, бакчага да бармыйм, -дип, Лилия кулындагы киемнәрен өстәлгә ыргытты да, иреннәрен турсайтып, караватына барып ятты. Шул ук минутта сабый баланың күзеннән, бар дөньяга ачулы күз яшьләре атылып чыкты һәм ул тыела алмыйча үксеп-үксеп еларга кереште.
Мондый хәл балалар бакчасына җыенганда көн дә иртән диярлек кабатлана. Ләйсән өч яшьлек кызы Лилия белән инде нишләргә белми. Тыныч холыклы, ягымлы кызчыгын соңгы арада алыштырып куйдылармыни?! Киреләнә, юктан сәбәп табып елый, тиккә генә кәефе төшә. Я аңа иртән пешкән ботка ошамый , хәттә бер сәбәпсез киреләнергә дә күп сорамый. Ана баласына яхшылап та аңлатып карый, бераз тиргәп тә ала, әмма Лилиянең холкы гына бер дә яхшы якка үзгәрми.
Кризисның төп билгеләре.
Әйе кече яшьтәге балалы гаиләгә әлеге язылган очрак яхшы таныштыр. Чынлап та, нигә бу яшьтә сабый баланың холкы үзгәрә, ул киреләнә башлый? Һәм бу очракта ата-анага нишләргә? Психологлар раславынча, балаларда, яшьләренә карап, өч төрле кризис чоры була: 3 яшьтә, үсмер һәм урта яшьтә. Сабыйга 3яшь тулгач,иң авыр, куркыныч чор үткән төсле тоела.Чөнки йокысыз төннәр,минут саен биләүләр юу- болар барысы да артта калды. Әмма йокысыз төннәр ватык уенчыклар,баланың көне буе үзсүзләнеп йөрүе белән алышына. Сабый юк кына нәрсәгә дә үпкәли, үрсәләнеп елый. Менә шушы була инде 3яшьнең кризисы.Бу кризисны бала да, аның әти-әнисе дә бик авыр кичерә.Ә бар сәбап менә нәрсәдә.3 яшькә кадәр нарасый үзен әнисе белән бербөтен итеп тоя, ә аннан соң инде ул аерым холыклы, мөстәкыйль кеше икәнен аңлый башлый
Бар ата-ана да бу мөстәкыйльлеккә әзер булмый, аны чынга кабул итми, шуңа да бала үз сүзенә елап-киреләнеп ирешә башлый. Бу бигерәк тә балага ни эшләргә ярый, ә нәрсә ярамаганын аңлатканда сизелә. Психологлар бу кризисның берничә билгесен күрсәткәннәр:
Олыларның бар тәкъдименә дә бала “юк” дип җавап бирергә ашыга. Бу тәкъдим нинди булуга карамастан. Шуңа да бала, хәтта үз теләкләренә каршы килеп, барысын да киресенчә эшли.
Бала нәрсәне булса да таләп итә, мәсәлән, уенчык алуны. Аның кирәкме – юкмы икәнлеге мөһим түгел, бары тик аның таләп иткәне чынга гына ашсын. Сабый үзенең тирә - ягындагы кешеләр белән уртак тел таба алмый. Ул әнисе, дәү әнисе белән тупас сөйләшә, туганнары белән сугыша.
Бала үзенең ямьсез кыланышлары өчен гафу үтенми, аларны дөрес дип саный.
Әти-әниләрнең, әлбәттә, моңа бик ачуы килә һәм алар баланы катырак тәрбияләү ысулын да кулланырга мөмкин. Тик нәтиҗә генә сез көткәнчә булмый. Бу очракта олыларга җитди эш итү мөһим.
Сабыйга бу кризисны кмчерүгә ничек ярдәм итәргә соң?
Ата-аналарга киңәшләр:
- Баланың тискәреләнүенә бик кискен карамагыз.
Бу - нормаль хәл.Әмма холкын контрольдә тота белергә кирәк. Шуңа да иң яхшысы,нарасыегызга бар мәхәббәтегезне күрсәтегез. Әмма бу аны очындыру дигән сүз түгел. Ягымлы сүз баланың бар ачуын басарга мөмкин.
- Сабыегызга күбрәк мустәкыйльлек бирегез һәм аның эшләренә бик катышырга тырышмагыз.
- Балалар әти-әниләреннән үрнәк алып, аларны кабатлый,шуңа да, әгәр үзегез чамадан тыш хисле кеше икәнсез, аны гаепләргә ашыкмагыз.
- Сабыйга сайлау хокукы бирергә кирәк.
- Баланың ачуы кабарган чагында, аңа нәрсә дә булса аңлатырга тырышу нәтиҗәсез булыр. Иң яхшысы, тынычлансын өчен, аны кешесез урынга алып барыгыз.
- Конфликттан котылу өчен берәр уен кулланырга була. Мәсәлән, аның ашыйсы килмәсә,курчакларын “ашатырга” мөмкин.
- Сабыйга һәрвакыт ул нинди зур үскән һәм ул барысын да эшли алганын әйтеп торыгыз.
- Нарасыегызга үзегезнең бар мәхәббәтегезне күрсәтегез. Ул сез аны бик яратканыгызны һәрвакыт тоеп торырга тиеш.
- Бала белән олыларча, яшьтәшегез кебек сөйләшергә тырышыгыз.
Барысын да уйлап эш итсәгез, һичшиксез,
сабыегыз белән мөнәсәбәтләр җайланыр. Бары
тик бераз түземлелек, сабырлык һәм акыл гына
кирәк. Вакыт үтеп, барысы да үз урынына
утырыр. Балалар безнең тормышның бизәге һәм
ул сезнең мәхәббәт җимеше икәнен генә оны –
мыйк.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Советы родителям (на татарском языке). Ата-аналарга киңәшләр
Ата-ана - төп тәрбияче. Тәрбия кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк....
Ата – аналарга балаларда дуслык хисләре тәрбияләү алымнары
Материал написан для участия в городском КМО проходивший на базе МБДОУ "Детский сад присмотра и оздоровления для детей с урологическими заболеваниями № 64" г.Нижнекамск тема КМО "Дуслык белән көчле бе...
Ата-аналарга.
Балага белем һәм тәрбия бирү....
Ата-аналарга киңәшләр
1. Ата-аналарның бурычлары2. Ата-аналарның хокуклары3. Бала тәрбияләүдә 10 кагыйдә...