Советы родителям (на татарском языке). Ата-аналарга киңәшләр
материал по теме
Ата-ана - төп тәрбияче. Тәрбия кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ata-analarga_kinshlr.docx | 14.43 КБ |
Предварительный просмотр:
Ата-аналарга киңәшләр
- Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез.Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.
- Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез.Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу –табигать законы.
- Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.
- Бала - тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк. Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.
- Балагыз нинди булуына карамастан яратыгыз - талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да. Аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.
- Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.
- Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны дөрес бүлү - сезнең эшегез.
- Баланың борчылганын күрсәгез, тик ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала тынычлансын, үзе үк барысын да сөйләр.
- Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә әче икмәк әзерләмәгез.Чөнки ни чәчсәң, шуны урырсың.
Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Ата-ана - төп тәрбияче. Тәрбия кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк.
Ата-ананы cөендерүче һәм мәңге хәтердә калучы мизгелләрнең берсе – балалар тарафыннан әйтелгән беренче сүз. Кайбер ата-аналар сабыйның сөйләшә башлавын аның усеш дәрәҗәсе бәйлиләр. Бу бик үк дөрес түгел.
Балалар психологиясе буенча белгеч, профессор Ларри Ферсон тарафыннан 2 мең бала арасында үткәрелгән тикшерүне 1 яшьлек балаларның 0-50 сүз белүләрен, ә 2 яшь тулган сабыйның сүзлек хәзинәсе 50-600 сүз тәшкил итүен күрсәтте. Профессор, шулай ук, баланың лексикасын баетуда ата-ананын һәм тирәлекнең роле зур дигэн нәтиҗә ясаган. "Әгәр көн буена баланы телевизор каршында утыртып, аның белән сөйләшмәсәгез, әлбәттә, баланың теле ачылмас”,-ди ул.
Ата-аналарга ун киңәш
- Балагызның узегез кебек яки сез теләгәнчә булуын таләп итмәгез. Аңа үзегез булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.
- Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчөн түләү таләп итмәгез. Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башта кешегә тормыш бирәчәк һәм бу табигать законы.
- Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә әче ипи әзерләмәгез. Чөнки ни чәчсәң, шуны урасың.
- Аның проблемаларына югарыдан карамагыз. Аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки балнаң тормышы тәҗрибәсе бик аз була.
- Түбәнсетмәгез!
- Кешенең иң әһәмиятле очрашулары – балалар белән очрашу икәнен онытмагыз. Балагызга күбрәк игътибар бирергә тырышыгыз, чөнки балада без кемне очратачагыбызны беркайчан да белә алмыйбыз.
- Балагыз өчен нәрсә дә булса алмыйсыз икән, узегезне гаепләмәгез.
- Эшли алып та эшләмәгән очракта үзегезне гаепле саный аласыз.
- Бала – сезнең бөтен тормышыгызны узгәртә, астын-өскә китерә торган тиран түгел, ә тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк. Ачыкларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.
- Чит балаларны да яратырга өйрәнегез. Үз балагызга эшләтергә теләмәгән әйберләрне, башкаларның балаларына эшләмәгез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тест для родителей на татарском языке.
Әти-әниләргә консультация. Үз баларыбызга без яхшы яки начар тәрбиячеме? Үз вазифаларыбызны тиешле дәрәҗәдә үти алабызмы? Уйлап карыйк әле, без нинди әти-әни? Үз-үзегезне сынап карагыз...
Тест для родителей на татарском языке.
Әти-әниләргә консультация. Үз баларыбызга без яхшы яки начар тәрбиячеме? Үз вазифаларыбызны тиешле дәрәҗәдә үти алабызмы? Уйлап карыйк әле, без нинди әти-әни? Үз-үзегезне сынап к...
Консультация для родителей «Обучение татарскому языку в ДОУ»
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение«Детский сад присмотра и оздоровления № 8 «Гнездышко»г. Азнакаево Республики Татарстан Консультаци...
Консультация для родителей "Обучение татарскому языку русскоязычных детей"
Обучение татарскому языку русскоязычных детейБесспорным является положительное влияние двуязычия на развитие памяти, умение понимать, анализировать и обсуждать явления языка, сообразительность, ...
Консультация для родителей "Обучение татарскому языку русскоязычных детей"
Консультация обучение татарскому языку....
Консультация для родителей «Изучаем татарский язык»
Воспитание двуязычных детей это процесс очень индивидуальный и гибкий, который можно и нужно приспосабливать к реальностям жизни конкретной семьи. Но успеха можно достичь только в том случае, если с р...
Памятка для родителей "Изучаем татарский язык"
Памятка для родителей по татарскому языку. здесь размещен лексический минимум для детей 4 - 7 лет, перечень мультипликационных фильмов "Союзмультфильм" на татарском языке....