Әхлак сыйфатлар
материал на тему
Гаиләдә балаларның әхлак сыйфатларын формалаштыру
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
gaild_balalarnyn_hlakyy_syyfatlaryn_formalashtyru.docx | 20.56 КБ |
Предварительный просмотр:
Семьяда баланың әхлак сыйфатлары, характеры формалаша, ул нәрсә начар, нәрсә яхшы икәнен аерырга тырыша. Тәрбияче белән ата-ана бердәм тәрбияви эшләр алып барганда гына баланың үсмер һәм индивидуаль үзенчәлекләрен ачыклап була. Балаларның ясле-бакчада тормышлары үзгәрә, алар зурлар һәм үз яшьтәшләре белән мөнәсәбәткә керәләр, яңа тормыш эшчәнлеге белән танышалар, аерым кагыйдәләр системасына буйсыналар.
Баланың үз-үзен тотуга уңай тәэсирне көндәлек режим ясый. Ныклы режим баланың нормаль усешенә төп шарт. Режимны саклау баланы билгеле бер вакытта ашату һәм йоклату белән чикләнми, ә аның көне занятиелар, уеннар һәм билгеле бер күләмдә хезмәт белән тулыланырга тиеш. Әгәр көндезге аш соңга калса, баланың аппетиты югала, ул ашаудан баш тарта, көйсезләнә. Кайбер ата-аналар телевизордан кичке тапшыруларны караганда, ял көннәрендә көндез йокламаска рөхсәт итәләр. Бу баалаларга бик зарарлы. Өйдә дә ясле-бакча режимыннан читкә тайпылмаска кирәк. Якшәмбе көнне дә бала гадәттәгечә торырга тиеш, зурлар белән гимнастика ясарга,юынарга, зурлар ярдәме белән киенергә, урынан җыештырырга, иртәнге ашны ашарга тиеш. Көндезге аш алдыннан бала белән прогулкада булырга. Ашагач 1-1,5 сәгать йоклатып алырга кирәк. Кичке аш алдыннан да прогулкада йөрергә һәм сәгать тугыздан да калмыйча йокларга яткырырга кирәк.
Бала гаиләдә әти-әнисенең нәрсә белән шөгыльләнуен, бер-берсенә нинди мөнәсәбәттә булуын күзәтә, аларга охшарга тырыша. Ул зурлардагы кимчелекләрне аера белми, шуңа күрә һәр эшне дә әти-әнисе, абыйсы,апалары кебек башкара. Моны ата-аналарга һәрвакыт истә тотарга кирәк.
Зурларның бер-берсенә мөнәсәбәте, кычкырып сөйләшүләре, гаиләдәге ачуланышулар балага тискәре йогынты ясый.Зурлар үзләрен тота белергә, бәхесле сорауларын бала югында чишәргә тиешләр. Гаиләдә бер-береңә тыныч тавыш белән эндәшергә, кимчелекләрне әкрен һәм кыска итеп әйтергә кирәк. Бөек совет педагогы А.С.Макаренко:”Сезнең тормыштагы тон начар булса, бернинди дә дөрес педагогик методларыгыз файда бирмәс, ә тыныч дөрес тон үзе үк балаларга дөрес караш бирә ала, “ – дигән.
Балаларны кечкенәдән үк хезмәткә өйрәтергә кирәк. Бала зурларга өстәл әзерләшергә, савыт-сабаларны юарга ярдәм итә ала. Мондый хезмәт балаларны мөстәкыйльлеккә омтылуларын үстерә. Бала зурлар дәрес хәзерләгәндә үз-үзен тота белә башлый, ул тыныч кына рәсем ясый, әвәли. Ул 30-40 минут үзе генә шөгыльләнә ала. Кече яшьтән үк балаларны культура-гигиеник күнекмәләргә өйрәтергә кирәк. Мөстәкыйль рәвештә кулны юарга, суны тирә-якка чәчмәскә, киемен юешләмәскә, битне һәм кулларны сөлге белән сөртергә, аны үз урынына элеп куярга өйрәтергә кирәк. Өйдә һәр баланың үзенә аерым сөлгесе, сабыны, теш щеткасы, авыз чайкау өчен үз кружкасы булырга тиеш. Балаларны кул, бит, үз киемнәрен чиста тотарга, тәртипле итеп ашарга күнектерергә кирәк. Әгәр зурлар өйдә бу таләпләрне төгәл үтәсәләр, балалар да гигиеник кунекмәләрне тизрәк үзләштерәләр. Балаларны өстәл янына дөрес итеп утырып ашарга, кашыкны дөрес тотарга, ашаганнан соң авызны салфетка белән сөртергә, рәхмәт әйтергә өйрәтергә кирәк. Беркайчан да балаларга урамда юылмаган куллары һәм бияләйләре белән ашарга рөхсәт итмәгез. Шулай ук аларны мөстәкыйль чишенергә, киенергә,сәдәфләрен эләктерергә өйрәтергә, өйгә кергәч пальто белән йөрмәскә, ә салып куярга кунектерегез. Мәсәлән: 3 яшьлек Ленага әнисе яңа күлмәк һәм ботинка алды. Кич белән кызы яследән кайткач әнисе:”Синең күлмәгең һәм ботинкаң озак вакытлар яңа һәм матур торсын өчен, син аны һәрвакыт мин өйрәткәнчә куй,”- ди. Булмә дә матур була, әгәр барлык әйберләр дә тәртиптә булса, дип искәртә.
Әлбәттә, кечкенә Ленаның әйберләрен матур һәм яңа килеш тотасы килә. Әле аңа үз әнисе көн саен аны күзәтеп тора,булыша. Балада кирәкле күнекмәләр барлыкка килә, ә инде бу күнекмәләр гадәткә әйләнсен өчен гаиләдә Лена үзе булдыра алырдай эшләрне башка берәу дә эшләми. Мондый эшне барлык гаиләдә дә булдырырга мөмкин.
Балалар зурлар хезмәте белән кызыксыналар, аларда эшләп карау теләге туа. “Комачаулама, ватасың,тимә, узең пычранып бетәсен” кебек сүзләрне һич кулланмагыз. Ә киресенчә, “мунчаланы алып кил әле, өстәлгә салфеткаларны куй” кебек эшләрне кушарга кирәк. Бу вакытта баланың хезмәткә кызыксынуы, башланган эшне ахыргача эшләп бетерү теләге, пөхтәлек, мөстәкыйльлек кебек кыйммәтле сыйфатлар тәрбияләнә.
Бала үзенә шөгыль таба алмаса, аңа ярдәм итәргә кирәк. Ясле-бакчада нинди рәсем ясаулар, әвәләүләре турында сорарга. Сезнең балагыз моны эшләргә өйрәнгәнен белү өчен өйдә дә рәсем ясатырга кирәк, өйдә дә баланың рәсем альбомы, карандашы, пластилины булсын. Үзләре рәсем ясагач, карандашларны алып куярга, уенчыкларны җыярга өйрәтергә кирәк. Бала үз хезмәтенең нәтиҗәсен белгәндә, аның хезмәт сөючәнлеге арта.
Уен – бала тормышында төп эшчәнлек. Өйдә бала иркенләп уйнарлык почмак булырга кирәк. Балага күп уенчыклар алырга ашыкмагыз. Әгәр ул уенчыклар белән бөтенләй уйнамаса, аны берникадәр вакытка алып торыгыз, соңыннан бирсәгез ул уенчык белән кызыксынып уйный башлый. Балаларга музыкаль уенчыклар алу да кирәк. Дудочка, бубен, металлофон, гармун алырга кирәк. Бала төзү материаллары белән кызыксынып уйный. Һәр яңа уенчыкны балага биреп кенә калмаска, ә аның белән ничек уйнарга кирәклеген аңлатырга.
Әнисе кызының курчакны дөрес итеп тотмавын күргәч: “Нишләп син кызыңның башын аска куйдын?Аңа кыен бит, менә ничек итеп тотарга кирәк,”- диеп аңлатса бик яхшы.
Ата-аналар үз эшләре белән никадәрле генә шөгыльләнсәләр дә, балаларының нәрсә белән уйнаулары белән кызыксынарга тиеш. Балалар белән сөйләшергә кирәк. Бу вакытта баланың сөйләм теле үсү белән беррәттән, аның нәрсә белән кызыксынуын белә аласыз. Эзлекле рәвештә үткәрелгән әңгәмәләр бала белән ата-анасы арасында якын мөнәсәбәтләр урнашуга ярдәм итә. Балага әдәби әсәрләр, әкиятләр укыгыз, аларга аңлашылмаган сүзләр булса аңлатыгыз, ә укып бетергәч текст эчтәлеге буенча сораулар биреп карагыз. Балалар үзләре яраткан әкиятләрнең, әсәрләрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәсеннәр. Алынган фикерләре, белемнәре киләчәккә фикер йөртергә нык тәэсир ясый. Кечкенәләр нигә? Ни өчен? Нилектән? Сорауларны бирәләр, моңа кыска һәи аңлаешлы итеп җавап бирергә кирәк. Бала кызыксынучанлыгы арткан саен сораулары да күбәя тора. Балада культура-гигиена таләпләре гадәткә әйләнсен өчен аны һәрвкыт таләп итәргә, күзәтергә кирәк. Гаиләдә таләпләр бердәй булырга тиеш. Мәсәлән: әнисе тәртипкә өйрәтергә тырыша, ә әбисе оныгын җәлләп узе киемнәрен элә. Мондый кызганулар булмаска тиеш. Бала үз киемнәренә сакчыл карасын өчен, йоклар алдыннан үз әйберләрен әйбәтләп алып куярга өйрәтергә кирәк, ә барып чыкмаса, аның булдыксызлыгын әйтмәскә, аңа булышырга кирәк.
Баланың йоклау вакыты төгәл билгеләнгән булырга тиеш. Балага йоклау өчен аерым постель булдырырга кирәк. Постельны чиста тотарга, җилләтергә кирәк. Яктылыкны, радио-телевидениены сүндерергә кирәк. Бу баланың йокысына комачаулый.
Әгәр гаиләдә бала бер генә булса, ата-ана аның барлык теләкләрен үтиләр, ә баланың эгоист булып үсүенә исләре дә китми. Кечкенәдән үк бала зурлар турында кайгыртырга өйрәнсен, кешеләргә яхшылык эшләсәң ничек рәхәт булуына төшендерергә кирәк. Мәсәлән, кибеткә барырга җыенсагыз, сумкагызны балагыздан китертегез, аны ярдәме өчен мактарга онытмагыз. Хәзер мин беркайчан да кибеткә сумкасыз бармыйм инде, син миңа һәрвакыт китереп бирерсең бит дисәң, бала моңа шатланып риза була. Ул ярдәм кирәк булганда һәрвакыт яхшылык эшләргә омтыла башлый.
Балалар үскән саен аларның көйсезлекләре дә арта бара. Берәүләр: “Ускәч көйсезлек бетә ул”, ә икенчеләр:”Көйсезлек – характер ул, аны берничек тә бетереп булмый”, ә өченчеләр аның көйсез булуыннан зарланалар.
Балалар көйсез булып тумыйлар. Төп мәгънә – тәрбия бирүдә. Әгәр бала әти-әнисен тыңламаса, моның сәбәбен ачыкларга кирәк. Мәсәлән: әнисе кунаклар килгәч шигырь сөйләргә куша. Ә кызы сөйләми. Нинди тыңлаусыз бала ди әнисе. Ә кыз бөтенләй, әнисе уйлаганча тыңлаусыз тугел, аның хәтере начар, ул кунаклар алдында шигырьне яхшы сөйли алмыйм дип курка. Мондый очракта бала хаклы,сәбәбен генә ачыкларга кирәк. Шуңа күрә дә, бала тәрбияләгәндә ата-анадан зур түземлелек, игътибарлылык, күзәтүчәнлек сорала.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Физик сыйфатлар үсеше тәрбияләү
Балаларны сәламәтлекләрен ныгыту өчен багышланган чаралар....
Су һәм аның сыйфатлары
Конспект занятия окружающий мир...
Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.
Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...
Проект эшчәнлеген оештыру аша балаларда социаль-әхлакый сыйфатлар формалаштыру
Формирование у ребёнка социально-нравственных качеств через организацию проектной деятельностиРеализация проекта «Наш детский сад» 1 младшая группаЦель: формирование у детей социально-нравственных кач...
Консультация “Уеннар ярдәмендә балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү”.
1.Әхлак тәрбиясенең бурычлары .2.Яшь үзенчәлекләре.3.Әхлак тәрбиясе бирү нинди эшчәнлекләрдә тормышка ашырыла?4.Әхлак тәрбиясе бирүнең нәтиҗәлеге.5.Төрле кызыклы алымнар куллану....
Проект эшчәнлеген оештыру аша балаларда социаль-әхлакый сыйфатлар формалаштыру
Формирование у ребёнка социально-нравственных качеств через организацию проектной деятельностиРеализация проекта «Наш детский сад» 1 младшая группаЦель: формирование у детей социально-нрав...