“Әхләкый тәэсир итү- тәрбиянең төп бурычы ул”
консультация на тему
Предварительный просмотр:
“Әхләкый тәэсир итү- тәрбиянең төп бурычы ул” К.Д.Ушинский
Бала әле яралгыда вакытта ук ата-ана баланың нинди булып үсүе турында хыяллана. Алар үзләренең балаларын намуслы, шәфкатьле, тирә-юньдәге кешеләргә игътибарлы, миһербанлы, кылган эшләренең асылына төшенә торган; яхшыны яманнан аера белә торган итеп күрәселәре килә. Балада бу сыйфатларны бик кечкенәдән үк формалаштыра башларга кирәк.һәр баланың табигатендә өлкәннәр дөньясын аңларга, катлаулы тормышта үз урынын табу өчен күбрәк олылар булып уйнарга, тормышның төрлечә үрелгән вакыйга сын кабатларга тырышу теләге ята. Ул зурларның һәрбер хәрәкәтеннән, үз-үзен тотышыннан, хәтта сөйләшү тоныннан да үрнәк ала, аларга охшарга тырыша.бала кечкенә вакытта нинди үрнәк алса, ул аны гомере буе онытмый, бала тирә-юньдәге бер генә нәрсәне дә игътибарыннан читтә калдырмый.шуңа күрә өлкәннәрнең балалар бакчасындамы, мәктәптәме, өйдәме, урамдамы һәрвакыт балаларга бар төр тәрбиягә үрнәк булып торуыбызны онытмаска кирәк. Балаларга әхлак тәрбиясе бирү ясле-бакчадан, аның бусагасыннан атлап керү белән башлана. Бала яслегә килгән беренче минуттан үк аңа булган игътибар, үз-үзеңне тоту, иптәшләренең игътибары балага зур йогынты ясый. Балаларның группага кергәндә исәнләшеп керүләре; ясле-бакчада төгәл режим белән яшәүләре үк әхлак тәрбиясенең беренче баскычы булып тора. Ясле-бакчага пөхтә итеп киенеп килү.чәчне матур итеп тарап кую, чиста итеп юыну, үзең уйнаган уенчыкларны тиешле урынга матур итеп җыештырып кую, өлкәннәргә ярдәм итү- болар барысы да балаларга әхлак тәрбиясе бирү булып тора. Ясле группасында балаларга әхлак тәрбиясе бирү һәр режим моментында да алып барыла.
Мәсәлән: баланы иртән группага кергәндә исәнләшү, көндә иртәнге гимнастика ясыйбыз.алар алдыннан кулны сабынлап юарга, корытканчы сөртергә өйрәтәбез. Ашаганда чәпелдәтмичә ашарга өйрәтү, тәлинкәне чиста калдырып ашап бетерү дә әхлак тәрбиясенең бер өлеше булып тора. Ашап туйгач “рәхмәт” әйтеп китү, кулны,авызны юу-шулай үк әхлак тәрбиясе бирү булып тора. Ризык капкан килеш сөйләшүнең әдәпсезлек икәнен балаларга төшендерәбез.
5 еллык арада “бала гомерендә беренче күргән төсләр чуарлыгын”нан, сызыкларның юнәлешен һәм ачыклыгын, предметларны эченә алган күләмнәрнең өч үлчәнешлелеген аңлап алырга тиеш. Бу вакыт эчендә бала гаять күпсанлы предметларның нәрсәгә хезмәт итүен аңлап истә калдырырга һәм аларның кайберләреннән файдаланырга өйрәнә.
Беренче биш ел дәвамында бала үз хәрәкәтләрен идарә итәргә өйрәнә.тәүге адымнарын атлаганнан соң, ул сабыйлык чорының үсеш баскычлары буйлап”алга һәм югарыга” омтыла. Җәмгыятьнең барлык кешеләре өчен үтәлүе мәҗбүри булган кагыйдәләрен үзләштереп, дөньяны өйрәнә, таный белә. Сынап-уйнап, дөньяда үз урынын эзли. Кайбер өлкәннәр уйлавы буенча, нәниләр бу елларны уен белән мавыгып кына үткәрмиләр.бу гадәттән тыш мөһим чор "баланың бөтен организмында, бөтен психикасында чагыла торган киеренкелек һәм катлаулыклар белән шыгрым тулы.
3яшьтән 7 яшькә кадәрге чорны психологлар һәм педагоглар уен яше дип атаганнар. Сабый тирә-юньдәге үзе күреп күзәткән бар нәрсәне уен итеп кабатлап, олылар дөньясын танып өйрәнә һәм аңа кушылып китә.аңарда инде азмы-күпме тормыш тәҗрибәсе туплана. Баланың хәтере искиткеч яхшы.Ул бик игътибарлы, кызыксынучан. Дөньяга тикшеренүче, күзәтүче беренче ачыш ясаучылар күзе белән карый.
Бала үз тирәсендәге олы кешеләрнең барлык кылган эшләрен, сүз-кыланмышларын кабатлый.бу яшендә без балалар белән мөмкин кадәр күбрәк һәм ешрак уйнарга, үзебезгә таныш уеннарны өйрәтергә, алар белән гади генә булса да яңа уеннар уйнап табарга тиешбез.
Бала үз-үзен тоту культурасына уен белән күнектерү, аны кешеләр белән аралашырга өйрәтү; һәм ниһаять уйнаганда, баланы дисциплинага,тәртипкә һәм хезмәткә күнектерергә кирәк. Иҗади, дидактик,хәрәкәтле, сюжетлы-рольле уен моментларында балаларга әхлак тәрбиясе бирү зур роль уйный. Мәсәлән: уенчык белән сак уйнау; аны теләсе кая атмаска кирәклеген төшендерү; курчакларны өлешләргә аермаска кирәклеген өйрәтү-болар барысы да әхлак тәрбиясе, һәм без боларга һәрвакыт игътибар итәбез.
Уен барышында сорамыча иптәшенең уенчыгын алмаска, кечкенәләргә ярдәм итәргә; бераз уйнагач уенчыкны алмашып уйнарга кирәклеген өйрәтәбез.Иптәшеңә ямьсез сүзләр әйтмәскә, нинди сүзнең ямьсез сүз икәнлегенә шунда үк кисәтү ясыйбыз.
Шулай үк киенү-чишенү вакытларында бер-берсенә ярдәм итү;зурларның кечкенәләргә ярдәм итүе балаларда иптәшенә карата кайгыртучанлык, миһербанлык тәрбияли.Без бу адымны саф һавага чыккач,кергәч,йоклар алдыннан чишенү һәм йокыдан торгач киенү моментларында һәр көнне файдаланабыз.
Саф һавага чыккач кошлар, табигать турында сөйләшеп алу кирәк. Табигатьне сакларга кирәклеген төшендерергә кирәк. Бу да әхлак тәрбиясе бирүнең бер төре булып тора.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мультфильнарның бала психикасына тәэсире
Мультфильмнарның бала психикасына ничек тәэсир итүен тикшерү....
Участие в региональном семинаре: “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында милли тәрбиянең асылы” («Роль национального воспитания в развитии и обучении дошкольников в условиях ФГОС ДО»)
Статья по использованию фольклора в воспитательном процессе...
Бармакларның сөйләм үсешенә тәэсире.
Бармакларның сөйләм үсешенә тәэсире....
"Курчак театрының балалар сөйләменә тәэсире".
Курчак театрын белеп куллану балалар бакчасының көндәлек эшчәнлегендә зур ярдәм булып тора. Курчак театры балаларга зур шатлык биреп кенә калмый, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне дә үстерә, тирә-юньне...
“Оясында ни күрсә, очканда шул булыр”. Гаиләнең балага тәэсире.
Гаиләнең балага тәэсире турында чыгыш.Тәрбия һәр яшь шәхеснең яңа шартларда яшәргә сәләтле, әхлаклы һәм социаль актив булып үсүен тәэмин итәрлек педагогик шартлар булдыру ул.Баланы ничек итеп тәрбиялә...
Ата- аналар өчен консультация: "Музыканың сихри тәэсире"
Турдыкулова Назлыгөл Надил кызы.Алабуганың 30 балалар бакчасының музыка җитәкчесе.Без көндәлек тормышта заман җырларын тыңларга яратабыз.Безнең белән бер рәттән балалар да шул көйләрне тыңлап үс...
Гаиләнең төп бурычы
Әти – әниләр өчен консультация...