Бала шэхесенен усешендэ хезмэт тэрбиясенен роле.
статья (младшая группа) по теме
Предварительный просмотр:
“Бала шәхесенең үсешендә хезмәт тәрбиясенең роле”
Тәрбиянең кайсы гына өлкәсен алып карасаң да, ул хезмәт белән тыгыз бәйләнгән . Әйтик, аң-белем алу, үзеңдә әхлаклылык һәм эститек тәрбия нормаларын булдыру, ихтыяр көче тәрбияләү- болар барысы да кешенең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Хезмәт- чыннанда, күәтле тәрбия көче. Әгәр хезмәт балаларның рухи дөньясына үтеп керсә, дуслык һәм иптәшлек шатлыгы бирсә, башкарган эшенә карата канәгатьлек хисләре уятса, тырышлык кызыксынучанлык үстерсә, аларда авырлыкларны җиңеп чыгу шатлыгы тудырса, әйләнә- тирә дөньяда яңадан-яңа матурлыклар ачса, беренче гражданлык хисе- кеше тормышы өчен кирәкле материаль байлыклар тудыру теләге булдырса, хезмәт әнә шул вакытта бөек тәрбияче була да инде.
Кеше дөньяны хезмәт ярдәмендә танып белгән вакытта матурлык иҗат итүгә омтыла, шуның белән хезмәт, иҗат, танып белү матурлыгы хиcен үстерә. Хезмәтнең һәм эмоциональ- эстетик тәрбиянең бердәмлегенә әнә шул рәвешле ирешелә.Хезмәт матурлыгын барлыкка китерү- тәрбиянең тулы бер өлкәсе ул.
Хезмәт һәрвакытта да кеше тормышының нигезе булып, кеше тормышы һәм мәдәниятының барлык яхшы якларын тудыруда нигез булып тора. Шуңа күрә тәрбия эшендә дә хезмәт төп нигез элементларының берсе ул.
Хезмәт билгеле бер иҗтимагый җәмгыятьтә булган материль яки рухи байлык җитештрүгә юнәлдерелгән эшчәнлек ул. Кеше, теге яки бу эшне башкарганда, үзенең көчен, иҗатын, осталыгын никадәр күбрәк куйса, аның нәтиҗәсе дә шулкадәр югарырак булачак. Ә бу- кеше үз эшеннән канәгать булганда, яңа күнекмәләр үзләштерүдән һәм осталыкка ия булудан ямь тапканда гына мөмкин.
В. А. Сухомлинский фикеренчә, бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы, мәдәниятле белемле итәчәк. Нәкъ менә хезмәт кенә баланың табигый үсешен билгели, тумыштан салынган сәләтен ача ала. Аны хезмәткә күнектергәндә һәм хезмәт итәргә әзерләгәндә бер нәрсәне онытмаска кирәк: баланың җәмгыятькә нинди файда китерәчәклеге турында гына түгел, ә хезмәт аның үзенә нәрсә бирә алачаклыгы турында уйларга кирәк. Һәр бала да нәрсәгәдер сәләтле. Аны бары тик күрә һәм ача белергә генә кирәк. Баланың сәләте, таланты хезмәт эшчәнлеге шартларында гына үсә ала.
Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе бирүнең тагын бер әһәмиятле ягы бар: хезмәт белән шөгыльләнү баланы мәктәпкә тәрбияләргә ярдәм итә. Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар. А. С. Макаренко әйтүенчә, хезмәт дөрес оештырылганда бала шатлык хисләре кичерә, хезмәтнең тәмен тоя.
Мәктәпкәчә яшьтәге бала гадәттән тыш актив була. Ул үзен чолгап алган дөньяны пассив түгел, бәлки актив рәвештә танып белә башлый. Хәрәкәтчәнлек, кызыксынучанлык, белергә тырышучанлык һәм мөстәкыйльлеккә омтылу- мәктәпкәчә яшь тәге баланың характерлы сыйфатлары. Барлык бу үзенчәлекләр иң элек уенда күренәләр.
Мәктәпкәчә яшьтәге баланың уенында ук инде хезмәт элементлары була: күп уеннар кешеләрнең эш эшләүләреннән гыйбәрәт була яки шуңа ошатуны эченә ала; уеннарда кулланыла торган материл һәм уенчыклар карап торуны таләп итәләр- аларның барысын да урыннырына җыеп куярга, кайбер уенчыкларны юарга, чистартырга, төзәтергә кирәк була. Балалар үзләренең әйберләрен тәртипле тотарга өйрәтелгән булырга тиешләр; димәк, алар үзләренә хезмәт күрсәтү буенча хезмәттә катнаша башлыйлар.
4-6 яшьлек балалар олы кешеләргә табын әзерләргә, савыт-саба җыештырырга бик теләп булышалар. Балалар мондый эшләргә үз уеннарының дәвамы итеп карыйлар. Алар олы кешеләр кушкан төрле эшләрне бик теләп башкаралар.
Хезмәт эшчәнлеген рациональ оештыру максатыннан, без, группада хуҗалык- көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм ашханәдә кизү (дежур) тору өчен, алъяпкычлар тектек, курчакларның күлмәкләрен, кирәк-яракларын һәм уенчыкларны юарга аерым табаклар булдырдык.Барлык әйберләр дә махсус урында саклана
Балалар белән эшләү дәверендә мин шуңа инандым: аларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүне кече е яшьтән үк башларга кирәк.
Хезмәт эшчәнлеге аркасында балаларның гомуми үсеш дәрәҗәсе арта , төрле нәрсәләр белән кызыксыну даирәләре киңәя, кечкенә генә булса да хезмәттәшлек формалары һәм эш ярату, тапшырылган эшкә җаваплы карау кебек сыйфатлар өстенлек ала. Алар белән бергәләшеп эшләү,кирәк вакытта киңәш белән ярдәм итү, балаларның кечкенә генә уңышларына да сөенү, мактау бала шәхесендә иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә.
Яз, көз көннәрендә балалар чәчәк, яшелчә бакчаларындагы кайбер эшләргә зур теләк ярдәм итәләр, мәсәлән, участокны чистартуда, клумбалар, түтәлләр хәзерләүдә, үсемлекләр утыртуда һәм аларга су сибүдә, уңышны җыеп алуда да катнашалар.Бу вакытта эш кораллары белән танышалар, алар белән ничек эшләргә, эш барышында сак эш итәргә өйрәнәләр. Ә көз көне инде үзләренең башкарган эшләренең нәтиҗәсен күреп бик шатланалар.
Балалар бүлмәдәге үсемлекләрне, гөлләрне карап үстерәләр. Алар шулай ук һәр эшкә, шөгыльләргә кирәкле материал әзерләргә, тәрбиячегә булышырга бик яраталар. Шулай итеп балалар мәктәпкәчә яшьтә үк инде хезмәт әле бик нык рәвештә уен белән бәйләнгән чакта ук инде, хезмәт тәртибенә, җыйнаклыкка өйрәнә баралар
Хезмәтнең кайбер төрләре белән экскурсияләр вакытында практик рәвештә танышабыз. Мәсәлән: яз һәм көз айларында колхозчыларның хезмәте белән танышу максатыннан амбар алдына, паркка бардык. Балалар игенчелектә, терлекчелектә эшләүче әти-әниләре, туганнары турында горурланып сөйлиләр.
Почтага барып почтальон хезмәте белән, кибеткә, шифаханәгә, тегү цехына барып олылар хезмәте белән таныштык.Күргәннәребезне бакчага кайткач бергә уртаклашабыз. Балалар үзләштергән белемнәрен сюжетлы-рольле уеннар вакытында актив кулланалар.Алар бигрәктә “ Гаилә”, “Кибет”, “Шифаханә”, “Балалар бакчасы”,”Пешекче” уеннары уйнарга яраталар.Бу бүтәнчә булырга да мөмкин түгел, чөнки балалар уеннарны күргәннәреннән чыгып уйныйлар.
Хезмәт тәрбиясе биргәндә баланың гаиләдә ничек һәм нинди тәрбия алуы да зур әһәмияткә ия. Тәрбиячеләр гаилә белән тыгыз бәйләнештә торган хәлдә, анда хезмәт тәрбиясенең ничек куелуына игътибар итәргә һәм киңәшләре белән ата-аналарга ярдәм итәргә тиешләр дип саныйм. Әгәр дә бала ашаганнан соң савыт-сабасын җыеп, ә инде зуррак үскәч юып та куя икән моннан ата-анага зыян килми, киресенчә, аның баласы мөстәкыйль булырга өйрәнә. Мин ата-аналарга балаларын бакчага китергәндә яки алып киткәндә киенү-чишенү кебек эшләрдә балаларның үзләренә мөмкинлек бирергә киңәш бирәм. Дөрес, бала үзе генә озак киенә, аның каравы ул моңа тизрәк төшенә, кул хәрәкәтләре дә ныграк җитезләнәчәк.Әниләр белән сөйләшкәндә, мин аларның кыз балаларына нинди тәрбия бирлүәренә игътибар итәм.
Алар кыз балаларына тузан сөртү, савыт-саба юу кебек эшләрдә катнашырга мөмкинлек тудырырга тиешләр. Әтиләр дә уллары белән вак-төяк эшләрне бергәләп башкарсалар бу балалар киләчәктә менә дигән гаилә төзеп, үз балаларын да шул юнәлештә тәрбияләячәкләр. Минем моңа бер шигем дә юк, чөнки андый гаиләдән килгән балалар бакчада да үзләрен итагатъле, ярдәмчел итеп тоталар. Бала белән бергәләшеп эшләгәндә,аның кечкенә уңышын да мактый белергә,кирәк урында ярдәм итәргә дә онытырга ярамый. Киресенчә булганда,бала эшкә карата суынырга, аны теләмичә генә башкарырга мөмкин.
Без, балаларны бакчага кабул иткән көннән үк иң гади хезмәт процесслары белән таныштыруны максат итеп куябыз. Иң әһәмиятлеләре дип түбәндәгеләрне саныйбыз.
Беренчедән, ниндидә булса әйбер ( предмет) ясау вакытында бала эшләячәк эше турында тулы күзалларга тиеш. Башкара торган хезмәтенең мотивлары, төп максаты, нинди материалдан файдалануы һәм эш ахырында нинди нәтиҗәгә киләчәге турында белергә тиеш.
Икенчедән, эш барышы этапларын, аның нәтиҗәләрен күрә белергә ярдәм итәргә кирәк.
Өченчедән, төрле предметларга уенчыкларга сак караш тәрбияләргә кирәк, чөнки болар бар да кемнәрнеңдер хезмәт җимеше булуын бала белергә тиеш.
Дүртенчедән, балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү иң әһәмиятле чаралардан санала.
Мөстәкыйльлек-мәктәпкәчә яшьтәге иң кечкенә чорында, өч яшьләр тирәсендә барлыкка килә торган әһәмиятле психологик яңа башлангыч. Нәкъ шушы чорда бала һәм зурлар арасында дөрес мөнәсәбәтләр формалашырга тиеш. Бала үзе эшләргә омтыла, ә зур кеше аңа юл күрсәтеп, теләсә нинди эшкә ихтирам тәрбияли, балага ярдәм итә.Киресенчә булганда, балада эшкә омтылыш суына, ул хезмәткә битараф була башлый.
Мөстәкыйльлеккә ирешкәч, бала үзен шәхес итеп сизә башлый. Үз-үзенә хезмәт күрсәтү эше бала өчен шулкадәр әһәмиятле, моны бүтән бернинди хезмәт белән дә алыштырып булмый. Шуңа күрә без балаларны кечкенә яшьтән үк, ягъни ясле группасында ук киенергә, чишенергә, юынырга, туалеттан файдаланырга өйрәтергә тырышабыз. Моны ата-аналардан да таләп итәбез. Кечкенәдән үк чисталыкка өйрәнгән бала гигиена культурасын һәм сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен тиз үзләштерә, бу анда гадәт булып формалаша.
Без тярбияче буларак, үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык:
-Балаларда иң гади күнекмәләр булдырырга ярдәм итү: колготкиларын кияргә өйрәтү, чишенгәч, аларны пөхтә итеп урындыкларга кую.
-Ашау вакытында өстәл янында утыру һәм гигиена кагыйдәләрен үтәү.
- Сабын, сөлге белән дөрес файдалану.
-Чиста булудан һәм пөхтә кием киюдән тәм табарга өйрәтү.
-Урамга чыкканда, киенү, ботинка- итекләрне дөрес итеп киергә, салырга өйрәтү һ.б.
Берече карашка гади генә булып тоелган бу күнекмәләр авыррак эшләрне тизрәк башкарырга ярдәм итәчәк. Баланы үз-үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләре булдырырга өйрәткәндә, аның өс-баш һәм аяк киемнәренең уңайлы булуыда да әһәмиятле. Ата-анага моны даими искәртеп торырга кирәк.
Бакчада һәр баланың шкафындагы элгечләрне, утыру өчен кечкенә урындыкларны , уенчыкларны, уен почмаклары өчен мебельләрне әтиләр карап, төзәтеп торалар. Әниләр, мәсәлән, курчакларга киемнәр тегүдә, ремонт эшләрендә катнашалар. Гомумән, Әти-әниләрне эшкә тарту аларның балалары белән кызыксынуларын арттырырга ярдәм итәчәк.
Шулай итеп тәрбия бирү дә читтә калырга тиеш түгел Бүгенге шартларда ата-аналар ярдәмен тоеп торганда гына, тәрбиячеләргә җиңел булачак, хезмәт тәрбиясе бирүнең дә нәтиҗәсе күренәчәк.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Бала тәрбияләүдә әтинең роле
Әти гаиләнең башлыгы . Ул кинәт кенә килеп чыккан ситуациядән чыгу юлын табарга тиеш Һәм һәрвакыт гаиләсе һәм баласын кайгыртып торырга тиеш. Балага кечкенәдән үк нәрсә ярый , нәрсә ярамый икәнен аңла...
Сәламәт бала тәрбияләүдә тәрбияченең роле
Балалар бакчасында сәламәт бала тәрбияләүгә багышланган чыгыш....
“Бала тәрбияләүдә театрның роле”
“Бала тәрбияләүдә театрның роле” Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, ...
Бала тәрбияләүдә әти роле.
ата-аналар белән эш...
"Бала тәрбияләүдә әти-әнинең роле"
"Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”...
Мәктәпкәчә яшьтәге баланың нәфис-нәфасәти үсешендә гаиләнең роле.
мәктәпкәчә яшьтәге баланың нәфис-нәфасәти үсешендә гаиләнең роле...
Мэктэпкэчэ яшьтэге балалар усешендэ уеннарныц эхэмияте
Иц житди шегыльне до балалар ечен кызыклы, мавыктыргыч итеп уткэру, укыту-тэрбия биру процессында теп бурычларньщ берсе.К. Д. Ушинский...