Урманга сәяхәткә
план-конспект занятия по математике (младшая группа)
Предварительный просмотр:
Яшь төркеме | Икенче кечкенәләр төркеме |
Тема | Урманга сәяхәткә |
Максат | гомуми математик формаларны күзаллауны камилләштерүне дәвам итү. |
Үстерү бурычы | Балаларның сөйләмен, хәтерен, игътибарын, фикерләвен үстерү |
Тәрбия бурычы | бирелгән үрнәк буенча, геометрик фигураларны табу күнекмәләрен булдыру; -“күп” – “аз”, “зур” – “кечкенә” сүзләрен активлаштыруны; төп төсләрне куллануны ныгыту; Хайваннарга карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү. |
Төп белем бирү өлкәсе | Нәфис-эстетик үсеш |
Интеграль белем бирү өлкәләре | аралашу,иҗади,сәнгать, коммуникация. |
Методик алымнар һәм чаралар | Психогимнастика,Аз хәрәкәтле уен “Үз фигураңны тап”,санау,бию хәрәкәтләре |
Җиһазлау - күрсәтмә материал | төрле төстәге геометрик фигуралар (түгәрәк, өчпочмак, шакмак); геометрик фигуралар ясалган билетлар; зур һәм кечкенә тартмалар; зур һәм кечкенә кишерләр; 2 чыршы; куян һәм төлке уенчыклары; чыршы ясар өчен, өчпочмак салынган конвертлар |
Индивидуаль эш | Санау алымнарын искә төшерү,аңлату,гем.фигураларны карау. |
Сүзлек өстендә эш | Вагон,тартма,конверт,имитация |
Алдан үткәрелгән эш | Җәнлекләр рәсемен карау,аларга хас сыйфатларны ачыклау,аларның яшәү рәвеше белән таныштыру.Бию хәрәкәтләре өйрәнү. |
Эшчәнлек төзелеше | I.Кереш өлеш (барышы 3 минут) Максат:Балаларда эшчәнлеккә кызыксынучанлык уяту,уңай мотивация булдыру. 1.психогимнастика 2.эшчәнлекнең темасын аңлату II.Төп өлеш Максат:геометрик фигуралар,төсләрне аеру күнекмәләрен ныгыту,күмәкләшеп эшләү формаларын үзләштерү. 1.Фигураларны конвертка җыю. 2.Җәнлекләрнең күңелен күтәрү. 3.Алар белән бергәләп санау. III. Йомгаклау Максат:Балаларның белемнәренә,санау күнекмәләренә, эшенә нәтиҗә ясау. 1.Балаларны мактау. 2.Бергәләп күңелле бию. |
Кереш өлеш Психогимнастика: балалар тәрбияче белән түгәрәккә басалар һәм кулга кул тотынышып түбәндәге сүзләрне кабатлыйлар: Без бик тату балалар Әйе, әйе, әйе! Һичбер күңелсез түгелләр Әйе, әйе, әйе! Борылырбыз, елмаербыз – Күктәге кояш кебек! “Бер, ике, өч!” – диярбез, “Шөгыльгә әзер!” – диярбез, Әйе, әйе, әйе!!! Балалар һәрберсе үз урыннарын алганнан соң, тәрбияче аларның игътибарын тартмада яткан төрле төстәге шарларга юнәлтә Исәнмесез балалар! Поездга утыру. - Балалар, ә сез сәяхат итәргә яратасызмы. (әйе) Бүген без сезнең белән, менә шушы поезда, сәяхәткә, урманга барабыз. Карагыз әле, ә безнең поезның вагоннары күпме, әллә инде азмы? (күп) Әйе, дөрес. Поездның вагоннары күп, барыбызга да җитәчәк. Тик безгә, иң элек урыннарыбызны табырга кирәк. Хәзер мин сезгә билетлар таратам. Бу билетларда, төрле фигуралар сурәтләнгән. Сез, шундый ук фигураларны вагоннарда табып утырырга тиешсез. (балалар урыннарын табып, урындыкларга утыралар) Менә инде, без барыбыз да урыннарыбызны таптык. Билетларыгызны урындык астына куегыз да, юлга кузгалыйк. (поедз тавышы кушыла) - Куян белән очрашу. Менә балалар, без урманга да килеп җиттек. Инде әйдәгез азрак урманда йөреп алыйк. Балалар, карагыз әле, кем ул чыршы артына качкан? (куян) Безнең куян нәрсә ашарга ярата әле? (кишер) Куянның бакчасында күпме кишер үскән? (күп) Беренче түтәлдә куянның күпме кишере бар? (берәү) Ә бу түтәлдә күпме? (күп) Балалар, кишерләрне игътибар белән карагыз әле. Алар нәрсәләре белән аерылалар?(алар зур һәм кечкенә) Безнең куянга ярдәм кирәк бит. Балалар әйдәгез аңа булышыйк. Үзенең кишерләрен ул, зурларын – зур тартмада, ә кечкенәләрен – кечкенә тартмада саклый. Хәзер без аңа шушы кишерләрен жыеп бирик. (һәр бала бер кишер алып, аның зурлыгын әйтеп, дөрес тартмага сала) Балалар куян белән саубуллашыйк та, алга таба китик. (куян белән саубуллашу) - Ял минуты. Балалар урманда җил исеп китте бугай. Әйдәгез әле, без дә җил белән уйнап алыйк. Җил исә, исә-исә, Агачларны селкетә. Җил тына-тына, тына, Ә агачлар үсә дә үсә, үсә дә, үсә. - Төлкедә кунакта. Балалар, карагыз әле. Бер өй тора. Кем яши икән анда? (өй артыннан төлкене чыгару; балаларның жавабы) Үзенең өе янында, төлке нинди агач үстергән? (чыршы) Ә чыршы безнең нинди төстә? (яшел) Безнең төлкенең кәефе юк икән бит. Аның бик күп чыршы утыртасы килә икән, ә үзе генә булдыралмый. Балалар,булышабызмы төлкегә? (әйе) Алай булса, утырыгыз өстәлләр янына. Сезнең һәрберегез алдында конверт эчендә фигуралар ята. Карагыз әле, нинди фигуралар ул? (өчпочмаклар) Әйе, дөрес- өчпочмаклар. Хәзер без сезнең белән шушы өчпочмаклардан, чыршылар ясыйбыз. Иң аска без нинди өчпочмакны куябыз? (иң зурысын) Дөрес.Аннары ниндиен? (кечкенәрәген) Иң өстә нинди өчпочмак булачак инде безнең? (кечкенә) (балалар мөстәкыйль рәвештә, өчпочмакларны бер-бер артлы тезеп баралар) Бик дөрес балалар. Менә без сезнең белән, төлкегә күпме чыршы ясап бирдек. Инде хәзер төлке белән дә саубуллашыйк та, төркемгә кайтыйк. Кире вагоннарга утырыйк. (поезд тавышын тыңлау) Балалар, шулай итеп без сезнең белән бүген кая бардык? (урманга) Без анда кемнәрне очраттык? (куян,төлке) Куянга без ничек булыштык әле? (кишерләрне дөрес тартмаларга тутырдык) Төлке янында нишләдек? (аңа чыршы утыртырга булыштык) Балалар, сезгә бүгенге сәяхат ошадымы? (әйе) |
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль Башкарма комитетының
“Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе
47 нче гомумиүстерелешле балалар бакчасы
Гади математик күзаллауны формалаштыру
Тема: “Урманга сәяхәт”
(2 нче кечкенәләр төркеме балалары өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты)
Әзерләде:
47 нче балалар бакчасы
тәрбиячесе Мостафина Р.С
Түбән Кама шәһәре
2015 нче ел
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Урманга барабыз"
Нәниләр төркеме балалары өчен ачык шөгыль конспекты...
конспект занятия в подготовительной группе"Сихерле урманга сәяхәт"
Конспект занятия по английскому языку для дошкольников на тему "Животные"...
Урманга сәяхәт.
Көзге урманга сәяхәт.Максат: Көзге табигатьне күзәтү.Табигатьтә булган үзгәрешләрне күзәтүләр буенча сөйләп бирү. Агачларның исемнәрен искә төшерү. Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен, алард...
Җәйге урманга сәяхәт
Тирә-юньдәге предмет күренешләрен танып белергә өйрәтү. Балаларда урман үрнәгендә экологик система булдыру, башка җан ияләре белән тыгыз бәйләнештә торуын аңлату, сөйләм телләрен үсте...
"козге урманга сэяхэт"
МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ» ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...
"Урманга сәяхәт"
Җир йөзендә кешенең тормышыннан һәм сәламәтлегеннән дә кыйммәтрәк һичбер нәрсә булмавын һәркайсыбыз аңлый. Аны юкка гына дәүләтнең милли байлыгы димиләр. Халыкның сәламәтлеген саклау проблемасына яңач...
Козге урманга сэяхэт
Балаларны урман белэн таныштыру...